Уку дәресендә уеннар.
план-конспект урока (4 класс) по теме

Уку дәресендә уеннарны 4 нче сыйныфта үткәрергә мөмкин.Монда "Кем өлгер һәм зирәк", "Мәкаль әйтәм","Авторны таны", "Хәтереңдә калдыр", "Әкият дөньясында" дигән уеннар уйнарга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_dresend_uennar.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                       

                 

                                                                             

        

                                                             

        

“Кем иң өлгер һәм зирәк”

Укучыларга сораулар бирелә, җавапны уйларга вакыт бирелми. Кем иң өлгер һәм тиз була, шул җавап бирә.Ахырдан иң күп дөрес җавап бирүче җиңә.

  1. Халык аваз иҗатының төп төрләрен атагыз.
  2. Әкиятләр эчтәлекләренә карап ничә төргә бүленә?
  3. Габдулла Тукай кайсы авылда туган?
  4. Габдулла Тукай ничәнче еллда туган?
  5. “Сертотмас” әкиятен кем язган?
  6. Хуҗасын эзләргә чыгып киткән үрдәк урманда өченчеләрдән булып кемне очрата?
  7. Шәүкәт Галиевның иң танылган шигырен атагыз.
  8. Мәкальне дәвам итегез:  эше барның.......................
  9. “Бакчачы” шигырен кем язган?
  10. Әниләре каргаган ике малайның исемнәре.

“Мәкаль әйтәм”

Укытучы кулында төенләнгән кулъяулык.Укытучы: -  мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, шушы кулъяулыкны кайсыгызга булса да ыргытам, әгәр дә мәкальнең яртысын әйтсәгез, төенне чишкән булырсыз.

 

  1. Ни чәчсәң, ...................... .
  2. Кем эшләми, ................... .
  3. Йөз сум акчаң булганчы, ................... .
  4. Кемнең сүзе хак, ............................. .
  5. Һәр эшнең ............................... .
  6. Яхшылык итсәң, ...................... .
  7. Китап уку ............................... .
  8. Туган илем - ........................... .
  9. Яхшы тел – яз кебек, .......................... .
  10. Теле барның ........................... .
  11. Үз илем - ......................... .
  12. Уйнавын уйна,....................... .
  13. Хөрмәт сөйсәң, ...................... .

Һәм башка мәкальләр өстәргә мөмкин.

“Әдәби викторина”

  1. Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер – ике уч он белән нәрсә пешереп була?
  2. Алтын таракның төшеп калган урыны.
  3. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? Ни өчен?
  4. Әби белән бабайга шалкан тартырга булышучы этнең исеме.
  5. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?
  6. Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк?
  7. Г.Тукайның бер шигыре “Әйдәле Акбай, .............” дип башлана. Шигырьне дәвам ит. Шигырь ничек атала?
  8. “Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик беогәләп...”

Бу шигырь юлларының авторы кем?

  1. Бер әби, әтәчләренең сугышуларына түзә алмыйча, берсен берничә көнгә күршеләренә кертеп          

     торган. Ул әдәби әсәрнең исеме ничек?

  1. Г.Тукайның йорт хайваннары турындагы әсәрләре.

  “ Авторны таны”

Түбәндәге әдәби әсәрләрнең авторларын әйт:

  “ Бикбатыр белән Биккуркак”

  “Ак бабай”

  “Өч аю” (әкият)

  “Йомшак су, йөгерек су”

  “Комсыз эт”

  “Әни кирәк”

  “Өстәл янында”

  “Әбине җәлләп кенә”

Хәтереңдә калдыр”

Парлап сүзләр әйтелә. Аларны хәтердә калдырырга кирәк. Аннары тикшереп карала. Һәр парлы сүзнең башта беренчесен укытучы әйтә, ә икенчесен укучы дәвам итә. Ә аннары, укытучы икенчесен әйтсә, укучы алдагы сүзне әйтә.

 Китап – китапханә

Шигырь – шагыйрь

Хикәя – язучы

Табышмак – сорау

 Мәктәп – укучы

Табиб - дару

Әкият дөньясында”

  1. Әкиятләр, гадәттә, ничек башлана?
  2. Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?
  3. Чуар тавыкның әби белән бабайга биргән вәгъдәсе.
  4. Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган?
  5. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое?
  6. Кәҗә белән сарыкның капчыгындагы әйбер?
  7. Буре ничек итеп койрыксыз калган?
  8. Боздан салынган өй ныкмы. әллә кайрыдан салынганымы?
  9. Сыкрчыкның мактанчык күршесе.
  10. Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы.

Ә син беләсеңме?

Әкиятләрдә аларны ничек атыйлар – уйла да әйт:

            Бака - ........................                                             (бакылдык)

            Тычкан - ..................                                              (чыелдык)

        куян - ........................                                              (куркаккай)

        төлке - ....................                                               (хәйләкәй)

        бүре - ....................                                                 (соры колак)

        аю - .......................                                                 (камыт аяк)

“Әкиятне таны”

Бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

    1 . Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та  

         бар.                                                                                             (“Карт белән төлке”)

  1. Елга, елга әйт әле: казлар кайсы якка очтылар?                     (“казлар – аккошлар”)

  1. Як – ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.                    (“Су анасы”)

  1. Матурым – матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы?

                                                                                                        (“Песиләр һәм күселәр”)

  1. Әйләнмәле карама,

Бәйләнмәле карама,

Соры бүре куып җитте,                                                                                                                             Яшерсәнә карама,

Яшерсәнә карама.                                                                        (“Гөлчәчәк”)

    6. Әйдә без бу алма агачын селкетик тә, алмасын коеп ашыйк......(“Ике ялкау”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халык уеннары аша - спортка.

Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)...

4 нче сыйныфта сүз төркемнәрен йомгаклау дәресендә үткәрелгән "Зур узыш" бәйгесе.

Бу бәйге - исем, сыйфат, фигыльне сүзләр арасыннан, җөмләләрдә дөрес аерып күрсәтә белүне камилләштерү максатыннан үткәрелде....

Уку дәресендә белем тикшерү

Уку дәресендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен әзерләнгән материал....

2 нче сыйныфта физкультура дәресендә балалар белән уздырылган спорт чарасы Тема: "Сәламәтлек-зур байлык” .

Укучыларда, Сәламәт яшәү рәвеше” программасын тормышкаашыру максатыннан,үзләрен һәрьяклап үстерүгә,физик культура белән актившөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү,аларның ихтыяр көчләрен,сәламәтле...

Әйләнә-тирә дәресендә уеннар

Кече  яшьтәге мәктәп балаларына экологик белем һәм тәрбия бирү уеннар аша  алып барылса, ул нәтиҗәлерәк, отышлырак була, чөнки уенда бала үзен иркен тота, теләп катнаша; аны уен үзе дә , аны...

Татар теле дәресендә уен технологиясе

Әлеге документта татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен кызыклы уен төрләре күрсәтелде....

Татар теле дәресендә уен технологиясе (презентация)

Алдагы проект эшенә багышланган презентация...