Алда йөз юл- берсе синеке
план-конспект занятия по окружающему миру (3 класс)

Зарипова Разиля Нурлимановна

Максат:  урамда һәм юлларда, төрле куркыныч очракларда үзеңне

             дөрес тоту культурасын формалаштыру;

             укучыларны юл тамгалары белән якыннан таныштыру;

             ЮЙК өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alda_yoz_yul_-_berse_sineke.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Алда йөз юл- берсе синеке

Максат:  урамда һәм юлларда, төрле куркыныч очракларда үзеңне

             дөрес тоту культурасын формалаштыру;

             укучыларны юл тамгалары белән якыннан таныштыру;

             ЮЙК өйрәнүгә кызыксыну уяту.

 Барышы:

  -Исәнмесез, укучылар! Татар халкында борынгыдан ук килгән бер күркәм гадәт яшәп килә: юлчыларга юлга чыкканда: ”Хәерле юл!” дип озатып калу һәм: ”Исән-сау кайттыңмы?”-дип каршы алу. Безнең халык дөрес әйтә: юлда йөрер өчен дә акыл кирәк. Без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен һәм башка безгә куркыныч яный торган хәлләрне белеп торырга тиешбез. Чөнки имгәнүне булдырмау, сәламәтлекне саклау үз кулыбызда. Кагыйдәне үтәмәгән, белмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Үзебезгә кирәкле белемнәрнең ныклыгын, мөһимлеген ачыклау өчен төрле хәлләр белән “очрашып” карарбыз.

  Безнең илдә 1994 нче елда халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре кертелгән. Барлык машина йөртүчеләр аларны өйрәнә һәм куллана.Бу кагыйдәләр үтәлмәгән очракта төрле юл һәлакәтләре була, машиналар ватыла, иң аянычы: кешеләр имгәнә, үлә.

  Юл хәрәкәте кагыйдәләрен машина йөртүче генә түгел, җәяүле дә яхшы белергә тиеш. Чөнки еш кына җәяүлеләр гаебе белән юлларда төрле фаҗигалар була. Күбесенчә балалар зыян күрә. Бу бик кызганыч, авыр хәл. Кечкенәләрнең күбесе машина килгәнен дә күрми, тизрәк юлны аркылы чыгарга  ашыга, үзен куркыныч көткәнен уйламый да.

  Балалар, сез авыл җирендә яшисез, ләкин сезгә шәһәргә  бик еш барырга туры килә. Сезнең игътибар иткәнегез бармы, урам машина йөртүчеләр, велосипедта йөрүчеләр  һәм җәяүлеләр белән үз телендә ”сөйләшә”  белә.  Безгә урам телен аңлый белергә кирәк. Ул хәзер Юл Йөрү Кагыйдәләре дип атала. ЮЙК бик күптәннән барлыкка килгән. Ләкин ул бик гади булган.  Еллар үткән, ЮЙК катлауланган. Безнең илдә бердәм кагыйдәләр гамәлдә һәм аны шоферлар да, җәяүлеләр дә үтәргә тиеш.  Шуңа күрә безнең  бүгенге бурыч- белгән кагыйдәләрне ныгыту, яңаларын истә калдыру.

  Сез барыгыз да мәктәпкә йөрисез, ә мин сезне бүген гади булмаган мәктәпкә- “Светофорлар мәктәбе”нә чакырам. Бу мәктәпне тәмамлаган укучы белемле булачак.

- Балалар, мәктәптә дәрес нәрсәдән башлана? (Сорау бирүдән.) Дөрес. Без дә дәресне сорау бирүдән башлыйбыз. Сезнең белән “Хәрефкә карап җавапны әйт” дигән уен уйнарбыз. Уенның  кагыйдәсе мондый- мин сезгә хәреф күрсәтәм һәм сорау бирәм, ә сез шул хәрефтән башланган җавапны бирергә тиеш.

 “Я”- светофорның кайсы төсе урам аркылы чыгарга рөхсәт бирә?

        (Яшел).

 “А”- кайсы ишек пассажирлар чыгу өчен? (Арткы).

 “Т”- машиналар кайда туктый? (Тукталышта).

 “З”- җәяүлеләр өчен махсус чыгу юлы тамгасы. (Зебра).

  • Яхшы, балалар, сорауларга дөрес җавап бирдегез. Сораулар биргәннән соң дәрестә нишлиләр? (Яңа тема үтәләр.) Әйдәгез без дә шулай эшлик. Ләкин аның өчен бер уен уйнап алыйк. Минем кулда өч төрдәге карточка: кызыл, сары, яшел. Барыгыз да урыннардан торасыз. Кызыл карточканы күрсәтсәм -урында гына торасыз, сарыга кул чабасыз, яшел карточкага атлыйсыз.
  • Без балалар сезнең белән авыл җирендә яшибез. Авылда машиналар да, трамвай-троллейбуслар да тыз-быз чапмый. Безгә юл йөрү кагыйдәләре кирәкме?  (Фикерләрен әйтәләр).

- Безнең авылда сезнең нинди юл тамгаларын күргәнегез бар һәм алар нәрсәне аңлата? (Бирелгән тамгалардан күрсәтергә). Карлар эрү белән сез урамда уйный башлыйсыз. Бу очракта нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? (Олы юлда уйнамаска, велосипедта йөрмәскә, үзегездән дә кечкенәләрне утыртып йөрмәскә).

    - Хәзер мин сезгә ЮЙК багышланган мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез дәвам итегез.

- Юлга чыксаң, (юлдашың үзеңнән яхшы булсын).

- Юл газабы- (гүр газабы.)

- Юлда булсаң, бул өлгер, (юл кагыйдәсен нык бел!)

- Светофорга карасаң уңарсың, (карамасаң- бәлагә юлыгырсың.)

- Юл кагыйдәсен белгән- бик сак атлый,

  (Белмәгән- бик тиз аксаклый.)

- Юлдашыңа ихтирамлы бул,

  (Юл башында игътибарлы бул.)

- Күп йөрдем дип мактанма,

  (Күп белдем дип мактан.)

 - Балалар, сез арып та киткәнсездер инде, әйдәгез “Әйе яки юк” дигән уен уйнап алыйк. Бирем карточкаларга язылган. Сез укыйсыз һәм “Әйе яки юк” дип кенә җавап бирәсез.

 1. Син ЮЙК еш бозасыңмы? (Юк.)

 2. Син мәктәпкә тротуардан гына барасыңмы? (Әйе.)

 3. Юл янында яки юлда уйнарга ярыймы?(Юк.)

 4. Велосипед белән транспорт хәрәкәт итә торган юлга чыгарга ярый-

    мы? (Юк.)

5. Светофорның кызыл төсенә юлны аркылы чыгасыңмы? (Юк.)

6. Биш кеше бер велосипедка утырып йөрисезме? (Юк.)

- Ә хәзер инде үткән теманы ныгытып китик. Мин сезгә Шәүкәт Галиевнең “Светофорның өч күзе” дигән  шигырен укып китәм, ә сез шигырьне тулыландырырсыз.

 Урамнарны күзәтеп,

 Узганнарны кисәтеп,

 Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

Янып тора өч күзе,

Күреп тора ич безне,

Әйтеп тора өч сүзне:

- Кузгалма!- ди (кызыл күз.)

- Сабыр!-дия (сары күз.)

- Ярый!-дия (яшел күз.)

Без дә аңа карыйбыз,

Күзебезне алмыйбыз,

Ни әйткәнен аңлыйбыз:

- Кузгалма!- ди (кызыл сүз.)

- Сабыр!- дия (сары сүз.)

- Ярый!- дия (яшел сүз.)

  -Әфәрин, укучылар! Сез светофорның һәр төсенә нәрсә эшләргә икәнен беләсез. Светофор ул җәяүлеләрнең дә, шоферларның да иң якын дусты. Сезне алда әле зур эш көтә.  Ул тест биремнәре.

  1. Юл аша чыкканда иң беренче кайсы якка карарга кирәк? (Светофорсыз урында)

  а) уңга;

  ә) сулга;

  б) кайсы якка карасаң да ярый.

2.”Кирпеч” юл билгесе нәрсә аңлата?

  а) “турыга хәрәкәт”;

  ә) “автобус тукталышы”;

  б) “хәрәкәт тыела”.

3. Светофорның нинди төсе янганда юл аркылы чыгарга ярый?

  а) кызыл;

  ә) сары;

  б) яшел.

4. Тротуарда ничек йөрергә?

 а) уртадан;

 ә) уңнан;

 б) сулдан.

5. Автобус, троллейбус, трамвайга кайсы ишектән керергә?

  а) алгы;

  ә) арткы.

6. Пассажирларга түбәндәгеләр тыела:

 а) йөк автомобиле кузовында басып бару;

 ә) йөк автомобиле кузовының бортына утырып бару;

 б) автобуста китап укып бару.

     7. Уклар белән тоташтыр:

    1.   01                а) газ хезмәте;

    2.   03                ә) янгын хезмәте;

    3.   04                б) ашыгыч ярдәм.

 (Тест биремнәре шунда ук тикшерелә, нәтиҗә ясала.)

  • Балалар, юлда йөргәндә төрле хәлләргә юлыгырга мөмкин. Кайбер кыен очракларда тапкырлык, зирәклек кирәк була. Тәүбәндәге табышмаклар аша сезнең тапкырлыкны сынап карыйк әле.

 Табышмаклар:

  • Алда да бар,артта да бар,

Борылган да сырылган, озын булып сузылган. (Юл).

  • Юл чатында тора батыр, күзләре төрле- төрле,

Берсен йома, берсен ача- аны белә һәр кеше. (Светофор).

  • Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез. (Велосипед).
  • Арбасы бар, аты юк, утырсаң алып китә,

Көче йөз атка җитә.(Машина).

  • Ат түгел ул кешнәми, йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр килә. Я, нәрсә бу, кем белә? (Трактор).

  • Юл уртасында тора,

Үзе елмая, көлә.

Кешеләр аңа карый,

Машиналар да тыңлый. (Регулировщик).

Хәзер дәресне йомгаклап сезнең белән презентация карыйбыз. (Слайдлар күрсәтелә, һәрберсенә анализ ясала.)

- Менә безнең дәрес тә тәмам. Бу әле бер генә дәрес. Ләкин сезне урамда, юлда, автобусларда тормыш дәресләре көтә. Шуңа күрә бу дәресне онытмагыз, исегездә тотыгыз.

Очрамасын сикәлтәләр

Барасы юлыгызда.

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт алдыгызда.

Рәзилә Зарипова,

Каразирек мәктәбе укытучысы.

Ютазы районы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Уен – рус балаларына татар теле өйрәтүдә иң үтемле чараларның берсе»

Проект эше - "Уен - рус балаларына татар теле өйрәтүдә иң үтемле чараларның берсе"...

Внеклассное чтение "Алдай улустун тоолу «Часкы»"

Темазы: Алдай улустун тоолу «Часкы».Кичээлдин  хевири: Тоолче аян-чорук кичээли.Сорулгазы болгаш чедип аар туннелдери:1.     Кожаларывыс алтайлар болгаш оларнын аас-чогаалы-би...

Умар Хапхалович Берсей – просветитель, баснописец

Сознавая настоятельную необходимость создания национальной письменности, У. X. Берсей занялся составлением черкесского букваря. По свидетельству М. Краснова, «в 1853 году Берсей представил свою ...

Интерактивный плакат "Улицы Алдана"

https://nsportal.ru/shkola/kraevedenie/library/2019/01/25/interaktivnyy-plakat-ulitsy-aldana...

Сценарий мероприятия, посвященного 112-ой Башкирской кавалерийской дивизии к 75-летию Великой Победы. “Оҙатып ҡалды күк Урал”

Цели и задачи:- пополнить знание об истории нашей Родины;- расширять представления учащихся о боевом пути Башкирской кавалерийской дивизии;- формировать чувство патриотизма, любви к Родине,- воспитыва...