Открытый урок на тему: "Әгәр юлың хәерле булсын дисән"
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс)

ШМО учителей начальных классов

Максат:

1) Балаларны юлда һәм урамда һәрвакыт зиһенне туплап, игътибарлы  Һәм сак йөрергә өйрәтү;

2) китап белән эшләргә, иптәшләреңнең җавапларын һәм чыгышларын рецензияли, тулыландыра белергә өйрәтү;

             Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ: Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ: Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү.

Коммуникатив УУГ: Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;

Танып-белү УУГ: Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Төп төшенчәләр: юл йөрү һәм сакчыллык кагыйдәләре.

Предметара бәйләнешләр: математика, әдәби уу.

Төп ресурслар: юл билгеләре, дәреслек, дәфтәр, тәркемнәрдә эш өчен карточкалар , презентация, Р.Гобәйдуллин   “Һәркем белергә тиеш” шигыре, “Сабак алдылар” Элвир Сафин хикәясе, “Салават күпере” журналыннан алынды, “Сагынам сине абыем” хикәясе, “Салават күпере” журналы 2005 нче ел 1сан.

Өстәмә ресурслар: тест биремнәре, уку эшчәнлеге алымнары, дәфтәр.

Киңлекне оештыру Фронталь эш, индивидуаль эш, парларда эш.

Класс: 3

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bahmanova_raushan_rakitovna_gr_yulyn_herle_bulsyn_2_disn.doc83.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Әгәр юлың хәерле булсын дисәң”

Баһманова Раушан Ракитовна

Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта

белем бирү мәктәбе башлангыч

сыйныфлар укытучысы

Максат:

1) Балаларны юлда һәм урамда һәрвакыт зиһенне туплап, игътибарлы  Һәм сак йөрергә өйрәтү;

2) китап белән эшләргә, иптәшләреңнең җавапларын һәм чыгышларын рецензияли, тулыландыра белергә өйрәтү;

             Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ: Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ: Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү.

Коммуникатив УУГ: Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;

Танып-белү УУГ: Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Төп төшенчәләр: юл йөрү һәм сакчыллык кагыйдәләре.

Предметара бәйләнешләр: математика, әдәби уу.

Төп ресурслар: юл билгеләре, дәреслек, дәфтәр, тәркемнәрдә эш өчен карточкалар , презентация, Р.Гобәйдуллин   “Һәркем белергә тиеш” шигыре, “Сабак алдылар” Элвир Сафин хикәясе, “Салават күпере” журналыннан алынды, “Сагынам сине абыем” хикәясе, “Салават күпере” журналы 2005 нче ел 1сан.

Өстәмә ресурслар: тест биремнәре, уку эшчәнлеге алымнары, дәфтәр.

Киңлекне оештыру Фронталь эш, индивидуаль эш, парларда эш.

Класс: 3

Дәрес барышы.

                          1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысез!

- Хәерле иртә, балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

2. Белемнәрне актуальләштерү.(2 слайд)

-Табышмак әйтү.

Мин аны күптән беләм!

Кызыл күзен ача ул,

Туктарга бит куша ул.

Яшеле болай әйтә:

-Кузгал, юлга, дус, әйдә!

Ул нәрсә?                                 (светофор)-3 слайд.

-Укучылар, ә беренче светофорны кайчан уйлап тапканнар соң?(Укучылар җавабы тыңланыла)

- Беренче светофор 1868 елның 10 декабрендә Лондонда Британия парламенты бинасы янында урнаштырыла. Аның сигналлары җигүле ат транспорты хәрәкәтен җайга салу өчен билгеләнгән, бу җәяүлеләрнең урам аша күчүен җиңеләйтә. Светофор табучы - Дж.П.Найт - тимер юл семафорлары буенча белгеч булган.

-Яхшы, укучылар. 19 гасырда ук фән һәм технология үсеш алган.

-Балалар, ә 2021 ел Рәсәйдә нинди ел дип игълан ителде? (Укучылар җавабы тыңланыла)

-2021 нче ел Рәсәйдә Фән һәм технология елы дип игълан ителде.

-Укучылар. Юл йөрү кагыйдәләрен белү ни өчен кирәк?

-Димәк бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Әйе, без бүгенге дәрестә кайбер юл кагыйдәләрен искә төшереп үтәрбез, юлда һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышып китербез.

3. Танып-белү эшчәнлеге. 

-Укучылар, ә сез нинди юл йөрү кагыйдәләрен беләсез? Әйтеп үтегез әле. (укучыларның җаваплары тыңланыла)

-Бик яхшы, балалар. Сез юл кагыйдәләрен бик дөрес әйттегез. Хәзер мин сезгә юл билгеләре күрсәтәм, аларны кайда күргәнегез бар? Нәрсәне аңлаталар?

-Бу нинди билге?-4 слайд. (“Җәяүле юлы”, ул урамны аркылы чыгу өчен куела, бигрәктә шәһәрдә мәктәп яннарында, машина күп йөри торган урыннарга куела).

-Бу билге нәрсәне аңлата?-5 слайд (“Тыю билгесе” урам чатларына яки тыкрыкларга һ.б. урыннарга керергә ярамаганлыкны аңлата).

-Бу билге нәрсәне аңлата?-6 слайд  (“Җәяүлеләргә йөрү тыела” яки бу урында җәяүлеләр йөрергә тиеш түгел дигәнне аңлата

- Укучылар менә бу 7слайдта  юлда йөрү кагыйдәләре бирелгән. Ләкин анда хаталар җибәрелгән. Шул хаталарны табыгыз әле.

-Машина юлыннан йөрергә ярый.

-Юлны тиешле-махсус урыннан гына чыгарга ярый.

-Юлны светофорның сары уты янгач кына чыгарга .

-Машиналар йөргән җирдә чана шуарга ярый.

-Автомобильгә бары тик тротуар ягыннан утырырга һәм чыгарга ярый.

-Юлга чыккач йөгерү һәм туктап тору катгый тыела.

(Укучылар дөрес кагыйдәләрне сайлап алалар, группаларда эшлиләр, шуның нәтиҗәсендә балаларның дәреснең максатына ирешү дәрәҗәсе тикшерелә.)

-Кеше каядыр барырга җыенса, дуслары һәм туганнары аңа һәрвакыт “Хәерле юл!” диләр. әмма бу теләк тормышка ашсын өчен, үзеңә тырышлык куярга кирәк. Чөнки теләсә нинди юлда, хәтта ул бары тик өйдән мәктәпкә хәтле генә булса да, хәтәр хәлләр сагалый. Алрга дучар булмас өчен, юлда һәрвакыт, зиһенне туплап, игътибарлы һәм сак йөрергә кирәк.  Һәр юл куркыныч тудыра. Кеше өйдән чыга. Аның максаты билгеләнгән урынга тизрәк барып җитү. Ни өчендер кайбер кешеләр тиешле урыннарына билгеләнгән вакытка барып җитә алмыйлар, ә больницага эләгәләр. Ни өчен мондый хәлләр килеп чыга дип уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары тыңланыла.

-Ә хәзер укучылар безгә Айдар “Салават күпере” журналында басылган хикәяне укып китәр. Ул “Сагынам сине, абыем” дип атала.(8 слайд)

-Ә хәзер 2 нче хикәяне тыңлап үтик. Аны безгә Альберт укыр. Ул “Сабак алдылар” дип атала.(9 слайд)

- Балалар, менә ике хикәя белән таныштык. Сез бу очракта нишләр идегез? Бу хикәяләрнең сез үзегезгә нинди уңай якларын алдыгыз һәм балаларның нинди начар сыйфатларын күрдегез? (укучыларның   җаваплары тыңланыла.)

-Димәк, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аянычлы хәлләр китереп чыгара икән. Шуңа күрә, авылда яшәсәктә безгә юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк икәнлеген без аңларга тиешбез.

- Укучылар. Соңгы вакытта республика автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре санының артуы күзәтелә. Агымдагы елның җиде аенда шундый очраклар теркәлгән: Татарстанда 389 (шуның 8 Азнакай районыннан ) кеше һәлак булган һәм 3376 (37 се Азнакай районыннан) кеше тән җәрәхәтләре алган. Җәен юллардагы вәзгыять кискенләшә. Кызганычка каршы, эштә дә фаҗигале хәл белән бәйле очраклар теркәлә. Шуңа күрә юлларда һәм эш урыннарында сак булырга, игътибарлы булырга киңәш итәм.

-Ял итү күнегүе.

-Хәзер мин сезгә Р.Гобәйдуллинның “Һәркем белергә тиеш” дигән шигырен укып китәм.(10 слайд)

-Шигырьдән чыгып нинди нәтиҗә ясар идегез?( укучыларның   җаваплары тыңланыла.)

4. Дәреслек белән эш.

“Әгәр син юлга чыксаң” текстын укыту.(8 бит)

-Хәзерге заман җәяүле кешесе нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз?(җыйнак, игътибарлы,сак)

-Ә хәзер әйдәгез әле җәяүлеләрнең тантаналы антын төзик. Шушы антны туганнарыгызга бирерсез.(тарату һәм хор белән укыту)

 Әти һәм әни, әби һәм бабай!

Бары тик юл кырыеннан гына йөрергә, машина юлыннан йөрмәскә, юлны тиешле урыныннан гына һәм светофорның яшел уты янганда гына, беркайчанда кызыл ут янганда юлны аркылы чыкмаска ант итәм!  

-“Уйлап кара!” биреме өстендә эшләү.(12 бит)

-Алисә һәм Җәүһәрнең тарихын ничек дәвам итәргә булыр иде.( укучыларның   җаваплары тыңланыла.)

-Җыйнак булу нәрсә дигәнне аңлата? (үз-үзеңә ышану, берничә секунд эчендә дөрес карар кабул итә белү)

5. Дәфтәрләрдә эш.

6. Танып- белү эшчәнлеген диагностикалау.

-Тест эшләтү.(11 слайд)

1. Юлда машиналар һәм җәяүлеләр юлның кайсы ягыннан йөриләр?

А) сул

Б) уң

2. Әгәр кеше машина эчендә утырса, сәяхәт итсә-ул кем була?

Е) пассажир

Ж) шофер

3. Җәяүлеләр йөрү өчен махсус ясалган юл ничек атала?

Л) тротуар

Н) шоссе

4. “Җәяүле юлы “ билгесе  нинди

Г) зәңгәр квадрат, ак өчпочмак  эченә кеше ясалган,

Д) кеше ясалган кызыл өчпочмак.

5.Юлны аркылы чыкканда башта кайсы якка карарга?

М) уңга

Е) сулга

6. Ничә яшьтән шәһәр урамнарында велосипедта йөрергә ярый?

В) 10 яшьтән

Ч) 14 яшьтән.

-Әгәр дә сорауларга дөрес җавап биргән булсагыз, сүз килеп чыгарга тиеш.

Ул нинди сүз? (белгеч)

7.Рефлексия. (12 слайд)

-Бүгенге дәрестән сез үзегез өчен нинди файдалы киңәшләр алдыгыз.

-Дәреснең кайсы өлеше сезгә ныграк ошады?

-Дәрестән нинди кирәкле материаллар алдыгыз?

8.Өй эше.(13 слайд) 8-12 битне укырга,

                                  12 бит 1,2 биремне үтәргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Использование исследовательской технологии на уроках окружающего мира. Открытый урок по теме «Приборы и инструменты» 2 класс.

Цель урока: Формирование представлений обучающихся  с назначениями различных приборов и инструментов.   Развитие  умений  исследовать микропрепараты под  микроскопом.Зада...

Открытый урок на тему: "Использование разнообразных методов и способов закрепления учебного материала на уроках сольфеджио в 1 классе"

Тип урока:  комбинированный.Вид урока:  урок – игра.Цель:  Формирование и развитие ритмического и мелодического слуха, закрепление терминологии  на основе  практических форм р...

Открытый урок на тему: "Тема и главная мысль текста. Характеристика героя. Леонид Пантелеев «Честное слово»."

Открытый урок по литературному чтению. Дата:  20.04.2018 г.Учитель начальных классов  МОУ «СОШ № 84» Чувилова Татьяна Анатольевна.УМК «Перспективная начальная школа»....

Открытый урок по теме Спорт. Введение в тему. Формирование навыков устной речи. 7 класс

Открытый урок  на тему Лексико-грамматический практикум. Имя существительноеЗадание для самостоятельной работы7 классНемецкий языкЛексико-грамматический практикум. Имя существительноеБардонова Ан...