Проектная работа."Дини бәйрәмнәр"
презентация к уроку по орксэ (4 класс) по теме

Мусина Рамзия Рафиковна

Проектная работа."Дини бәйрәмнәр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe_renal.pptx947.4 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

М ө селман б ә йр ә мн ә ре Шамшуаров Реналь 4 сыйныф

Слайд 2

Ни өчен мин бу теманы сайладым? Минем ислам динендәге бәйрәмнәр турында күбрәк беләсем килде.

Слайд 3

2014 елда мөселманнарның дини бәйрәмнәре 13 гыйнвар – Мәүлид бәйрәме . Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне . Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә . Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла , хәер , сәдака ( зәкят ) өләшенә . Күп кенә мөселман илләрендә , факеллар һәм фонарьлар кабызып , тантаналы мәрасимнәр уздырыла . 30 апрель – мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне . Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең , Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә . Шулай ук кече хаҗ , гомрә хаҗы кылына .

Слайд 4

2 май – Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич – Рәгаиб кичәсе дип атала . Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти - әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә . 21 май – Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (310нчы һиҗри , 922нче милади ел). 26 май – Мигъраҗ кичәсе . Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә – Аллаһ Тәгаләнең тәхете янына кылган мог­җизалы сәяхәте . Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиң . 13 июнь – Бараәт кичәсе , ягъни « ләйләтул-Бәраәт ». Бәхет һәм һәртөрле уңышлар , изгелекләр иңә торган изге көн . Нәкъ шушы төнне Аллаһ Тәгалә , һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып , кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә .

Слайд 5

28 июнь – чираттагы изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн . 28 июль – Гайдел-фитыр . Ураза бәйрәме . 3 октябрь – Гарәфә көне . Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне . 4 октябрь – Гайдел-Әдъхә , Корбан бәйрәме . Иң зур мөселман бәйрәме . Ураза тәмамлангач , нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме 3 көн дәвам итә . 5, 6, 7 октябрь – Тәшрикъ көннәре . Бу көннәрдә мөселманнар фарыз намазларын укыганнан соң , Аллаһ Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр . 25 октябрь – яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн (1436) ел. Бу айда күп итеп хәер ( зәкят ) бирелә , изге гамәлләр кылына .

Слайд 6

3 ноябрь – Гашура бәйрәме . Сөнниләр – Аллаһ Тәгаләнең ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөр­мәтенә , ә шигыйләр , Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнне мөбарәк , изге вә хөрмәтле санап , ураза тота . 19 декабрь – Сәфәр ае башланган көн .

Слайд 7

Мин үземнең проект эшемне тәмамладым. Проект эшен эшләгәндә үзем өчен бик күп кызык мәгълүмат тупладым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная работа, 2 класс, начало работы.

Проектная работа, 2 класс, начало работы....

Проектная работа в урочной и внеурочной работе младших школьников

Поиск новых средств приводит педагогов к пониманию того, что нам нужны деятельностные, групповые, игровые, ролевые, практико-ориентированные, проблемные, рефлексивные и прочие формы и методы учения и ...

Проектная работа по методической теме «ФОРМИРОВАНИЕ КЛЮЧЕВЫХ КОМПЕТЕНЦИЙ МЛАДШИХ ШКОЛЬНИКОВ ЧЕРЕЗ ПРОЕКТНУЮ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ»

В своей публикации я поделилась опытом работы по проектной деятельности в 1-4 классах....

ПРОЕКТНАЯ РАБОТА «Особенности использования технологии проектного обучения в начальной школе»

ПРОЕКТНАЯ РАБОТА «Особенности  использования технологии проектного обучения в начальной школе» Классификационные параметры технологии. Цели и задачи,типология,этапы работы над пр...

Проектная работа «Формирование умений самоорганизации учебной деятельности у младших школьников в процессе решения проектных задач»

Конкурсная проектная работа«Формирование умений самоорганизации учебной деятельности у младших школьников в процессе решения проектных задач»....

Альманах № 1, 2022 Исследовательские и проектные работы учащихся. Методические рекомендации для руководителей проектно-исследовательских работ.

Материалы альманаха подготовлены методическим объединением учителей начальных классов МОБУ Новобурейской СОШ № 3 Бурейского муниципального округа Амурской области. В нём представлены лучшие исследоват...