Инструкция
консультация (основы безопасности жизнедеятельности, 1 класс) по теме

Муллаярова Сумая Талгатовна

куркынычсызлык кагыйдәрен төгәл үтәү өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл instruktsiya.docx17.66 КБ

Предварительный просмотр:

Инструкция №1

               Мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре .

1.Мәктәпкә 7 сәг 30 мин  та килергә .

2. Коридорда йөгереп йөрмәскә .

3.Укытучы рөхсәтеннән башка классларга кермәскә .

4.Үзеңнән кечкенәләрне кыерсытмаска .

5.Иптәшләрең белән дус , тату уйнарга , бер-береңне этмәскә.

6.Бер каттан икенче катка күчкәндә йөгермәскә .

7.Баскыч кырыенда басып тормаска.

8.Ашханәгә барганда тәртип белән барырга , йөгермәскә .

9.Качельдә атынганда сак булырга .

10.Мәктәп эчендә икенче аяк киеме белән йөрергә .

 

                                                   

              Инструкция  №2

              Көзге урманга экскурсиягә менгәндә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре.

1.Урманга барганда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

2.Асфальт юлдан барганда стройдан чыкмаска.

3.Укытучы рөхсәтеннән башка юлга чыкмаска .

4.Кисә торган очлы приборлар алып бармаска.

5.Укытучы рөхсәтеннән башка таныш булмаган үсемленк орлыклары , җимешләре ңыймаска , гөмбә өзмәскә.

6.Үзеңнең һәм иптәшеңнең тормышына куркыныч тудырырлык гамәлләр кылмаска.

7.Шырпы белән уйнамаска.

               Инструкция №3

               Кабинетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

Кабинетта вакытта һәр укучы өчен мәҗбүри:

1.Укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә.

2.Кабинеттагы чисталыкны сакларга.

3.Кабинеттагы милекне сак карарга.

Укучылар өчен катгый тыела:

1.Тәрәзә һәм шкафларны ачу.

2.Техник чараларны электр челтәренә урнаштыру.

3.Утны сүндерми лампочкаларны сөртү.

             Инструкция №4

             Физкультура дәресләрендә үтәләргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре .

1.Дәрескә спортзалга кергәндә тәртип балән генә керергә , йөгермәскә , бер-береңне этмәскә .

2.Спортзалда күнегүләр башкаргандаһәм уйнаганда сак булырга , иптәшеңне этмәскә , аяк чалмаска ,әйбер белән атмаска .

3.Спортзалдан укытучы рөхсәте белән генә чыгарга.

               Инструкция №5

               Көзге каникулга чыкканда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү                                                                  

               турында.

1.Шырпы белән уйнамаска .

2.Елга буйларына якын бармаска .

3.Боз өстенә кермәскә .

4.Юлларда уйнамасака.

5.Агачларга, биек урыннарга менмәскә.

6.Техника янына якын бармаска .

7.Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

8.Таныш булмаган кешеләргә ияреп китмәскә.

9.Җылы киенеп йөрергә. Сәламәтләгеңә игътибарлы булырга.

                   Инструкция №6

                   Хезмәт дәресләрендә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре.

1.        Эшне укытучы рөхсәте белән генә башла.

2.        Төзек булмаган эш корала белән эшләмә.

3.        Эш урынын чиста һәм тәртипле тот.

4.        Эш вакытында игътибарлы бул, сөйләшмә , чит эшләр белән шогыльләнмә.

5.        Эш коралларын кесәңдә йөртмә, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтә.

               Инструкция № 7

                Чаңгыда ,чанада шуганда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре.

1.Чаңгыда ,чанада шуганда  үзеңнең һәм иптәшләреңнең тормышына куркыныч тудырырлык гамәлләр кылмаска.

2.Техника һәм йорт торган урыннарда шумаска , махсус билгеләнгән урыннарда гына шогыльләнергә.

3.Чаңгы таякларын дөрес тотарга , иптәшеңә каратып селтәмәскә .

4.Чана шуганда таудан шуып төшүчеиптәшеңә каршы менмәскә, бары тик тауның сул ягыннан гына менәргә.

5.Чанада утырып кына шуарга , басып яки ятып шуарга ярамый .

6.Чана ,чаңгы шуарга барганда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

7.Бары тик төзек чаналар ,чаңгылар гына кулланырга .

                     Инструкция №8

                     Язгы каникулда үтәлергә тиешлә куркынычсызлык кагыйдәләре.

1.Шырпы белән уйнамаска.

2.Елга тирәләренә бармаска.

3.Боз өстенә кермәскә.

4.Юлларда уйнамаска.

5.Агач башларына менмәскә.

6.Юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

7.Техника янына бармаска.

8.Кар күп булган җирләргә кермәскә .

9.Кар көрәгән вакытта эш кораллары белән сак эш итәргә.

10.Таныш түгел кешеләр белән аралашмаска , ияреп китмәскә

                     Инструкция №9

                     Җәйге каникулда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре.

1.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә,шырпы белән уйнамаска.

2.Сулыклар янында игътибарлы булырга. Су коену кагыйдәләрен үтәргә.Ялгыз һәм өлкәннәрдән башка су коенмаска.

3.Юлларда , техника күп йөри торган урыннарда уйнамаска . Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

4.Агач башларына менмәскә

5.Таныш булмаган үсемлек җимешләрен ,орлыкларын ашамаска.

6.Куркыныч хәл килеп чыкканда , кичекмәстән өлкәннәргә хәбәр итәргә.

7.Үзегезгә чит кешеләр белән аралашмаска , ияреп китмәскә.

8.Йорт хайваннары янында сак булырга.

                     Инструкция №10

                     Экскурсияләргә йөргәндә үтәләргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре.

1.Юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

2.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрентөгәл үтәргә.

3.Иптәшләрең белән дус, тату булырга .

4.Таныш түгел үсемлекләрне ашамаска.

5.Урман эченә кермәскә.

6.Агач башларына менмәскә.

                     Инструкция №11

                     Көзге бал кичәсендә үтәләргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре.

1.Кичәгә вакытыннан алда килеп , тәртипсезләнеп йөрмәскә.

2.Электр  приборларыны кагылмаска.

3.Йөгереп йөрмәскә.

4.Таныш түгел кешеләр белән аралашмаска.

5.Кичәдән олылар белән кайтырга.

6.Савыт-сабалар белән сак эш итәргә .

 

 

                     Инструкция №12

                     Кышкы каникулда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре.

1. Шырпы белән уйнамаска.

2.Юлларда уйнамаска.

3.Чана ,чаңгыда шуганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә .

4.Юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

5.Техника тирәлендә сак булырга .

6.Кар көрәгән вакытта эш кораллары белән сак эш итәргә.

7.Таныш түгел кешеләр белән аралашмаска , ияреп китмәскә

       

                     Инструкция №13

                     Урманга менгәндә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре.

1.Менгәндә тезелеп менәргә, стройдан чынмаска.

2.Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә .

3.Траспорт каршына йөгереп чыкмаска .

4.Урманга кермәскә .

5.Ташыш булмаган үсемлекләр ашамаска.

6.Иптәшләрең белән дус-тату уйнарга.

Инструкция  №14

 Гимнастик күнегүләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

1. Катлаулы гимнастик күнегүләргә керешер алдыннан гәүдәне язу кирәк.

2. Катлаулы күнегүләрне өлкәннәрдән башка  үзең генә эшләргә ярамый.

3. Снарядларда шөгыльләнә башлаганчы аларның төзеклеген тикшерергә кирәк.

4. Аркан буйлап акрынлап, аны куллар һәм аяклар белән эләктереп төшәргә кирәк.

5. Снарядтан сикереп төшкәндә ике аякка да басарга кирәк.

Инструкция №15.

 Хәрәкәтле уеннар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

1.Намус белән уйна, хәрәмләшмә.

2. Үз командаң уенчыларына ярдәм ит.

3. Көндәшләреңне кимсетмә.

4. Үзеңнең хаклы булуыңны йодрык ярдәмендә яисә тавыш чыгарып түгел, ә тыныч кына, түземлелек белән төшендер.

5. Отсаң – борыныңны күтәрмә.

6. Оттырсаң – елама. Үҗәт бул, икенче юлы һичшиксез җиңәрсең.

Инструкция №16.

Чаңгыда шуу занятиеләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

1. Чаңгыда җилсез көнне, һава температурасы  -10  -15 градустан , бераз җилле көнне -10 градустан түбән булмаганда йөрергә мөмкин.

2. Машина юлы аркылы чаңгыларны салып чыгу мәҗбүреи.

3. Тигезлекне югалтканда , кулны куймыйча, ян белән егылырга кирәк.

4. Таудан шуып төшкәндә , таякларны , очы белән каратып, артта тотарга кирәк.

Инструкция №17.

Йөгерү, сикерү һәм ыргыту күнегүләре вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

1. Шөгыльләнә башлаганчы, организмны әзерләү һәм төрле имгәнүләрдән саклау өчен, барлык әгзаларны язарга кирәк.

2. Тизлеккә йөгергәндә иптәшең белән бәрелешмәс өчен фәкать үз юлыңнан гына йөгерергә кирәк.

3. Озынлыкка яисә биеклеккә сикерергә керешкәнче , гимнастика маталарын дөрес урнаштырырга, ә сикерү чокырында комны бик әйбәтләп йомшартырга кирәк.

4. Снарядларны укытучы күрсәткән якка, яисә хәвефсез юнәлештә ыргытырга кирәк. Ыргыту мәйданчыгында кемдер булганда, снарядлар ыргытырга ярамый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Инструкция по технике безопасности

Инструкция по технике безопасностьи для логопеда....

должностная инструкция учителя начальных классов

В своей деятельности учитель руководствуется Конституцией Российской Федерации, Законом Российской Федерации «Об образовании», типовым положением «Об общеобразовательном учреждении», указами Президент...

Должностная инструкция учителя начальных классов

Этот материал напомнит  учителям начальных классов их права и обязанности в рамках ФГОС...

ИНСТРУКЦИЯ № 04-ПП ПО ОХРАНЕ ТРУДА ПРИ ПРОВЕДЕНИИ ПРОГУЛОК, ТУРИСТИЧЕСКИХ ПОХОДОВ, ЭКСКУРСИЙ

1. Общие требования безопасности2. Требования безопасности перед проведением прогулки, туристического похода, экскурсии3. Требования безопасности во время прогулки, туристического по...

ИНСТРУКЦИЯ ПО ПРАВИЛАМ БЕЗОПАСНОСТИ НА РЕКЕ И ВОДОЁМАХ

инструкция для воспитателя пришкольной летней площадки...

Инструкция по правилам безопасности.

В данной инструкции даны рекомендации по правилам безопасности обучающихся....

Должностная инструкция начальника лагеря.

Должностная инструкция начальника лагеря....