Безопасность
творческая работа учащихся по обж (4 класс) по теме

Бурганова Римма Нурмухаметовна

«Безопасное электричество» —  об опасностях, которые подстерегают человека не знающего основные правила электробезопасности или сознательно нарушающего их, мерах предостережения и основах электробезопасного поведения.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                Сезгә Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары “Электр куркынычсызлыгы” турында үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итәләр. 

(«Безопасное электричество» — участникам конкурса предлагается рассказать  об опасностях, которые подстерегают человека не знающего основные правила электробезопасности или сознательно нарушающего их, мерах предостережения и основах электробезопасного поведения.)

       Сыйныф җитәкчесе: Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы.  

                         Лампочка вакыйгасы.

    Әнисе Әмирне йокысыннан уятканда гел бүлмәсендәге утларны яндыра иде. Электр яктысы Әмирнең күзен камаштыра. Бу лампочкага аның бик нык ачуы килде. Тизрәк бу лампочканы юк итәсе, аннан ничек тә котыласы килде Әмирнең. Ә лампочка аны күреп торды. Ләкин беркөнне Әмирне кызык итмәкче булды.Әмир өенә кич кенә кайтып керде, бүлмәсенә утны кабызып кермәкче иде, нишләптер ут кабынманды. Димәк, лампочка янган, дип уйлады ул. Урындыкка басып сак кына лампочканы алыштырмакчы булды. Ләкин ни өчен дер яңа лампочка урынына керергә уйламады. Әмир шулвакыт бармагын тыгып карамакчы иде, аның бөтен гәүдәсен, аяк-кулларын нәрсәдер чеметеп алды һәм ул идәнгә урындыгыннан егылып төште.Әмир күзләрен ачканда бөтен җир караңгылыкка чумган иде. Ул телевизорны кабызып карады, телевизор эшләмәде, компьютерны кабызды, ул кабынмады. Кинәт аңа куркыныч булып китте, әнисе дә әтисе дә  эштә иде. Аларга шалтыратмакчы иде, телефонны эшләмәде. Менә шулвакыт аның күз алдына иртән генә аның күзләрен камаштырып торган лампочка исенә төште. Эх, ни өчен мин шул лампочкадан котылырга теләдем икән соң, янып торсын иде , дип үкенде. Дөрестән дә электрдан башка яшәү мөмкин түгел икән бит.Аннан башка телевизор да, компьютер да эшләми. Ә әбиләребезнең әниләре ничек яшәде икән соң дип уйлап кына торганда эштән әти-әниләре кайтып җитте. Әмир булган хәлләрне сөйләп бирде. Әтисе коридорга чыгып автоматны кабызды, лампочканы алыштырды. Барлык өй эче яктырып китте. Әмир әтисенә төрле сораулар яудыра башлады:C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\энерго.jpeg

-Әти электр энергиясе кайдан килә соң?

-Электр станцияләреннән, улым.

-Электр тогы безгә ничек килеп ирешә соң?

-Ул безгә электрүткәргечләр яки  чыбыклар аша килә.

-Электр энегриясе килеп туктаган иң соңгы нокта?

-Розетка, улым минем. Шуңа күрә розеткага очлы әйберләр тыга күрмә яме, диде әтисе.

   Әтисе аңа бүтән электр приборларына рөхсәтсез кагылырга ярамаганлыгын  да кисәтте. Шушы вакыйгадан соң Әмир электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, ә югары сыйныфларда физика фәнен тирәнрәк өйрәнә башлады. Хәтта ул киләчәктә шул һөнәр буенча укырга  теләк белдерде. Ә менә беркөнне ул шигырьдә иҗат итте.

Мин дә өлкәннәр шикелле,

Электрик булырга уйлыйм.

Шуның өчен дә һәрвакыт

Электр турында уйлыйм.

Каян чыга, кем чыгара,

Электр каян килә?

Хәзер инде күп өйрәндем-

Каян килгәнен беләм.

Сак булырга кирәген дә

Өйрәтәләр мәктәптә.

Утны әзрәк яндырсаң,                            

Экономия –акчага.

Дусларым, электр тогы һәрбер кешедән дә көчле, аның белән эш иткәндә игътибарлы һәм сак булырга кирәк.      

                                                            Мавлиева Азалия Илнур кызы

                                Электр куркынычсызлыгы.

   Бүгенге тормышны электрдан башка күз алдына китереп булмый. Өйдә, урамда, безнең әйләнәбездә көчәнешле электр җиһазлары һәм ут чыбыклары бик күп. Электр кешеләргә яктылык бирә. Аның уңай һәм тискәре яклары бар. Тискәре яклары тормышыңны һәм сәламәтлегеңне саклау өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәндә, төрле бәла-казалар килеп чыгуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә электр приборлары белән эш иткәндә сак булырга кирәк. Һәр приборга да электр тогы кирәк. Дөрес аларның һәрберсе электр ярдәмендә эшли һәм безнең тормышыбызны җиңеләйтәләр. Әнием кечкенә чагында, тау итәгеннән йорт казлары очып төшеп электр чыбыкларына бәрелеп аны өзә торган булганнар.Урамда ут өчәр, дүртәр көн булмыйча калган вакытлар да булгалаган. Дәресләрен әнием лампа, шәм яктысында хәзерләгән.

Элекеге заманнарда

Шәмнәр белән торылган.

Хәзер исә бөтен дөнья,

Электрга корылган.

  Ә хәзер ут бетәсен алдан ук кисәтеп куялар, чыбыклар өзелсә шул ук минутта бригада килеп эшләп тә китә. Әле өзелгән чыбыклар янында йөрергә ярамаганлыгын үткән-киткән кешегә дә әйтәләр безнең Әтнә районы электриклары. Әйе шул электр белән сак булырга кирәк. Ләкин шулай булса да, барлык кеше дә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп бетерми. Һәм бу бик күңелсез күренешләргә китерергә мөмкин.Менә авылыбыздагы бер кечкенә малай бервакыт абыйлары белән качышлы уйнаганда холодильник артына качкан.Ә холодильникның чыбыгы ялгап кына куелган булган. Шул бала чыбыкка таяган һәм кулын пешереп алган, аны ток суккан. Шулай ук бер бакча баласы розеткага кадак тыккан булган, аның да бармаклары пешкән, ә үзе бик каты курыккан. Безгә бу вакыйгаларны укытучы Борһанова Римма апабыз сөйләде. Өйдәге электрүткәргечләрне үзлектән төзәтергә ярамаганлыгын кисәтте. Шулай ук электр энергиясен сакларга кирәклеген дә аңлатты.Бүлмәдән чыкканда үз артыңнан утны сүндерергә онытмаска, электр приборлары белән сак булырга кирәк.Шулай ук электрүткәргеч чыбыклары янында агачларны селкетеп уйнарга ярамый.Чи агач электр тогы үткәргече булып хезмәт итүен дә белеп киттек без.Ә беркөнне безнең мәктәп янында электрик абыйлар баганаларны, чыбыкларны алыштырдылар. Без сыйныфыбыз белән алар янына бардык. Аларның эшләре белән кызыксындык, аларны фотога төшердек. Әйе, бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен безгә электр куркынысчызлыгының кагыйдәләрен гел истән чыгармаска кирәк дигән фикергә килдек.

C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\фото 2\DSC06256.JPGC:\Users\римма\Desktop\101_SONY\фото 2\DSC06182.JPG

                                       Фәйзиева Әдилә Хөсәен кызы

                      Үзен-үзе харап иткән.

     Яшәгән ди, калын урманда каравылчы.Аның бер малае булган.Ул бик тә ялкау, урманда йөрергә яратмаган, эшләмәгән.Өйдә телевизор гына карап яткан. Ә бер көнне яңалыклар тапшыруыннан багана башыннан аллюмин чыбык алып төсле металга тапшырган вакыйганы караган, димәк шундый юл белән дә акча эшләп була икән, уй килгән аңа.Әйе, ул ансат юл белән акча эшләмәкче булган.Башта ул урман янындагы авылларга барып кешеләрнең йорт тирәсендәге коймага чорналган чыбыкларны урлаган. Юлда яткан чыбыкларны да урлаган. Ә аннан соң күккә карап электр чыбыкларына кызыккан. Ә аннан ток уза, ә ул электр куркынычсызылыгы турында ишетеп кенә белгән. Ул җайлап кына багана башына менгән һәм кискеч белән кисәм дигәндә аны ток суккан. Егетебез шунда ук харап булган.

 Бу хикәям белән сезгә шуны әйтәсем килә, телевизордан карап төрле күренешләрне кабатламагыз, хәрам малга кызыкмагыз, электр куркынычсызлыгын онытмагыз.

                    Юлдагы чыбыклар.

      Борын-борын заманда яшәгәннәр ди куян, тиен һәм керпе. Алар узара бик дус яшәгәннәр. Әмма явыз бүредән бик курыкканнар, аннан гел качып посып кына йөрергә мәҗбүр булганнар. Бервакыт урман читендәге авыл кырыенда уйнап йөргәндә алар электр чыбыгы өзелеп төшкәнен күрәләр.Тиен, керпе электр куркынычсызлыгы турында ябалак апаларыннан өйрәнгән булганнар. Шулвакыт бүре өзелеп төшкән электр чыбыгы янына килә башлаган.Тиен агачтан-агачка сикереп усал бүредән дә курыкмыйча аңа электр куркынычсызлыгы турында әйтергә ашыккан.

-Бүре, бүре тукта. Аяк астыңа кара. Анда чыбыклар аунап ята.Син ашыкма, сине ток сугып үтерүе бар, - дип бар көченә кычкырган ул. Керпе дә мышный-мышный ашыккан. Өзелеп җирдә яткан чыбыкларга 8-10 метр дан да якынрак килергә ярамаганлыгын бүрегә ул аңлаткан. Шул көннән башлап бүре алар белән дус булып яши башлаган. Дусларым, сездә бүре хәлендә калмагыз, юлларда сак булыгыз, аяк асларыгызга карап йөрегез.

 Менә ул юлдагы чыбыклар. Мифтахова Гүзәл Фәнис кызы.C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\фото 2\101_SONY\DSC06262.JPG

Укытучы Борһанова Римма Нурмөхәмәт фикере.

Электрүткәргеч линияләре янында уйнау тормыш өчен бик куркыныч!

Очрамасын токлы чыбык

Барасы юлыгызда.

Тик якты ут янып торсын

Һәрвакыт алдыгызда.

 Вакыт машинасына утырып балачакка кайтасы иде.Әйе, менә шул балачакка. Кисәтәсе иде аны “Чү кагылма!Ток суга, ток суга!” Юк шул, үткәннәрне кире кайтарып булмый. Күпме генә тырышсак та үлгәннәрне кире торгызып булмый шул. Авылыбыз табигатьнең иң матур җирендә урнашкан.Өебез янынан кечкенә генә инеш ага.Шул елгага көндә иртән казлар су коенырга төшә.Юк алар тәпиләп түгел, ә тау өстеннән очып төшәләр шул.Ә очып төшкәдә электр чыбыкларына бәрелеп, буталып электр линияләрен өзеп бетерәләр иде. Аларга, үзләренә бер и булмый, ә безгә зыян.Чөнки ут бетә иде.Чыбыклар юлда аунап ята.Әле ярый укытучы апаларыбыз безне гел кисәтеп тордылар, нишлисең. Электр чыбыкларын бары тик электриклар гына ялгый ала шул. Ләкин кайберләре үз эшләренә намус белән карамый иделәр. Ә кайберләре көнне-төнгә ялгамый сиңа ярдәмгә ашыга.

- Ник дәресе каралмаган? Ут булмады апа, җитмәсә шәм дә юк иде, дигән җавапларны күп ишетергә туры килде балачакта. Ә хәзер минутында карала. Көн саен “Татэнерго” компаниесендә меңнәрчә кешеләр-төрле һөнәр ияләре эшли. Алар безгә яктылык бүләк итә, завод фабрикалар өзлексез эшләсен өчен көн озын хезмәт куялар.Аларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү йөзеннән, мин укучыларыма төрле чаралар, очрашулар үткәрәм. Электр куркынычсызлыгы хакында белемнәрен тирәнәйтәм. Төрле аяныч хәлләр булмасын өчен без укучыларның электр тогынан җәрәхәт алуын булдырмаска тиеш. Кечкенә энемә 5-6 яшьләр чамасы, ул бик шаян шук малай. Ә беркөнне розеткага кадак тыккан һәм бармакларын пешергән. Әле ярый пешкән генә. Инде аңа 16 яшь, ул әле дә шул вакыйганы онытмый, исенә төшергәли. Менә шундый мисаллар ярдәмендә һәрдаим укучыларны кисәтеп тору бик кирәк. Безнең “Әтнә таңы” газетасы каникуллар алдыннан укучылар өчен кисәтүләр ясый.Бу кисәтүләрне балаларга ата-аналар да аңлатса тагы да яхшырак булыр иде, чөнки бу кагыйдәләрне үтәмәү аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.  


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Якты һөнәр” 22 декабр ь – Энергетиклар көне Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары презентациясе У кытучы: Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы.

Слайд 2

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре! Сезне Энергетиклар көне белән ихлас котлыйбыз! Көн саен йортларны җылыту, яктырту,сәнәгать гигантларын һәм социаль учреждениеләрне электр энергиясе белән тәэмин итү бурычын үтәүче көчле рухлы кешеләрнең бәйрәме бу! Иң мөһиме – үзегезгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтисез.Сезгә сәламәтлек һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек һәм тынычлык телибез.

Слайд 3

Әтнә район электр челтәре кисәтә: Электрүткәргеч линияләре янында уйнау ТОРМЫШ ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ!

Слайд 6

Сез кабызган утлар

Слайд 7

Очрамасын токлы чыбык Барасы юлыгызда. Тик якты ут янып торсын Һәрвакыт алдыгызда.

Слайд 10

1.Электр энергиясе кайдан кузгала электр станцияләреннән 2.Электр энергиясе килеп туктаган иң соңгы нокта розетка 3.Электротравма нәрсә ул? электрдан зыян күрү 4.Электр белән идарә итүче кем? электромантёр 5.Электр энергиясе безгә нинди юллар белән килә? багана башындагы, җир астындагы кабельләр аша килә 6.Электр тогының көче никадәр? ул уенчыкларны хәрәкәткә китерә, магнитафон, компьютерны кабыза, трамвайны да йөртә 7.Электр белән бәйле сүзләр әйтегез әле. р озетка, шнур, лампочка, яна, сүнә, выключатель....

Слайд 11

Электр белән сак булыйк!

Слайд 12

Сез кабызган утлар.

Слайд 13

Фәйзиева Әдиләнең эше.



Предварительный просмотр:

 Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең  югары  категорияле башлангыч  сыйныф укытучысы    Бурганова Римма  Нурмөхәмәт кызының

“Якты һөнәр иясе ” тәрбия сәгате эшкәртмәсе.

 

 Максат: электр тогына аңлатма бирү, электр җиһазларын дөрес файдалана белергә өйрәтү, электр энергиясенә сакчыл караш, яктылык бүләк итүче һөнәр ияләренә  хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар: укучылар ясаган рәсемнәр, энергетикага ясалган кисәтү, тыю билгеләре, презентация

Дәрес барышы.

Экранда электр җиһазлары рәсеме.

-Укучылар сез ничек уйлыйсыз, электр җиһазлары ватылгач аны кем көйли?

-Әти, электрик...

Электр энергиясе белән эш итә белүче һөнәр ияләре-электромонтерлар. Ә алар хезмәт куя торган өлкәне –энергетика өлкәсе, диләр.

-Укучылар,ни өчен бүгенге тормышны электрдан башка күз алдына да китереп булмый?

(Укучылар җавабы)

Дөрес укучылар, тормышыбызда безнең ярдәмчеләребез көнкүреш электр приборы булып тора.

-Сезнең өйдә нинди электр приборлары бар соң?Алар ничек эшлиләр?

-Компьютер, телевизор, холодильник.......

“Электр” сүзе безгә бик таныш, без аны башкача “ток” сүзе белән дә алыштырып әйтәбез.

Өйдә, мәктәптә, урамда, безнең әйләнәбездә 220 вольт һәм аннан да югары көчәнешле электр җиһазлары һәм чыбыклар.  Бездә бүген безне  электр утлары белән тәэмин итүче абый-апалар энергетика тармагы хезмәткәрләре кунакта Алар төннәр буе дежур торып,  безгә хезмәт куя .Без аларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга, электр энергиясен юкка сарыф итмәскә  өйрәник, ярыймы, дусларым!   

     Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре.(22 декабрь)  Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә хәвефсез көннәр, имин төннәр, ныклы сәламәтлек телибез.Иң мөһиме –үзегезгә йөкләнгән бурычларны сез намус белән үтисез. Без класс бүлмәсендә ут , компьютерны кабызсак та һәрвакыт сезгә рәхмәтле.

Һөнәрләр бик күпләр

Бар да яхшы кебекләр.

Иң яхшысы кайсысы?

Безгә кирәк яхшысы.

Кибетчеме,буяучымы?

Электрик булу ярармы?

Баш ватасыз аптырап

Нинди һөнәр яхшырак?

Бәхәсләшеп тормагыз.

Бары мине тыңлагыз.

Сүз җаеннан гына мин,

Киңәш бирәм сезгә дим.

Илгә кирәкле булу,

Яхшы теләкле булу

Үзе бәхет түгелме?

Безгә яктылык бүләк итүче һөнәр ияләре бик кирәк. Ел саен  “Челтәр компаниесе” ААҖ һәм “Мәгърифәт” газетасы 22 декабрьдә -  Энергетиклар көнен билгеләп  үтә. Электр энергиясе кешелекнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде.Үзен күреп булмаса да без аның һәрдаим кирәклеген тоябыз.

-Ә сез укучылар, электр энергиясенең кайдан килгәнен беләсезме?

-Электр станцияләреннән.

-Электор тогы безгә ничек килеп ирешә соң?

-Ул безгә электрүткәргечләр яки  чыбыклар аша килә.

-Электр энегриясе килеп туктаган иң соңгы нокта?

-Розетка

-Дөрес укучылар, электрүткәргечләр буйлап безгә электр тогы агыла .Розеткага килеп җиткәнче, электр энергиясе бик озын юл үтә.Аны электр станцияләре эшләп чыгара, җир астындагы яки багана башындагы кабель линияләре аша безгә килә.Станцияләр никадәр ерак киткән саен, электр тогының көчәнеше кими.Без куллана торган розеткалардагы электр тогы бик көчсез тоелса да, ул безнең тормышыбыз өчен куркыныч. Ә хәзер без Әтнә районы электр челтәре хезмәткәренә сүз бирик.

-Балалар, электр тогы сугу куркынычы Сезне урамда электр объектлары белән бәйләнешкә кергән һәр урында сагалый.Куркыныч объектлар булып торалар.(слайдларда)

1.Көчәнеш астында булган теләсә-нинди чыбык яки җиһаз.

2.Электрүткәргеч линиясенең өзелгән яки асылынган чыбыгы.

3.Фатир эчендә тузган электрүткәргечләр.

4.Төзек булмаган көнкүреш электр җиһазлары.

5.Яшен.

6.Җиргә  якын  сузылган кабель.

7.Урамдагы трансформаторлар.

Бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен Сезнең барыгызга да электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк.

Очрамасын токлы чыбык

Барасы юлыбызда.

Гел якты ут янып торсын,

Барасы юлыбызда.

-Укучылар,электр тогының көче никадәр?

-Ул телевизорны кабыза,заводларны, станокларны эшләтә, троллейбусларны йөртә......

-Ул безгә зыян китерә аламы?

-Төзек булмаган розеткага яки электрүткәргечкә кагылсак безне ток суга һәм кеше тормышы белән саубуллашырга мөмкин.

           Ә хәзер “ярый” яки “ ярамый” уены уйнап алыйк.(яраса куллар чәбәкләнә, ярамаса аяклар тыпырдый)

 Өзелеп җирдә яткан электрүткәргечләр яки чыбыклар янына 8-10 метрдан да якынрак килергә ........(ярамый.)

Электр җиһазларын зурлардан башка кабызырга .......(ярамый)

Чыбыклар астында уйнарга, аларга нәрсә булса да ыргытып эләргә ........(ярамый)

Мультфильм карарга .....(ярый)

Линияләр янында кәгазь “елан” очыртырга ....(ярамый)

Трансформаторлар янында уйнарга... (ярамый)

Токка тоташтырган үтүкне бастырып кына тотарга ...( ярый)

Электр баганалары астында зурлар белән бергә бәйрәм салютлары атырга ...(ярамый)

Өйдәге электрприборларын үзлектән , өлкәннәрдән башка төзәтергә ...( ярамый)

Электр энергиясен сакларга  .......(ярый)

Димәк, сез электр тогы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердегез бераз ял да иттегез Әле укучылар, тагын электрүткәргеч линияләре янында агачларны селкетеп уйнарга ярамый. Яңгыр яугач, агач юешләнә. Чи агач электр тогы үткәргече булып хезмәт итә.Тагын ниндидер сәбәп белән подстанция капкасы ачык булса , аның территориясенә керергә ярамый.Биредәге җиһазлар 35 мең вольт һәм аннан да югарырак көчәнеш астында тора.Электрүткәргеч линияләре, трансформатор подстанцияләре янында коры үлән, салам һәм чүп-чарлар яндырырга ярамый. Бу кагыйдәләрне үтәмәү аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.Алар безнең тормышыбыз өчен бик куркыныч.

Мин дә әтием кебек

Электрик булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Белем алырга кирәк!

Димәк, безгә яктылык бүләк итүче абый-апалар да ниди авыр хезмәт башкаралар.Җәй көннәрендә көчле җил-давыллар  чыгып электр линияләрен өзелә, трансформаторлар яна, өйләребездә ут булмый.Яшеннәр була.Энергетика тармагында эшләүчеләр яңгыр, кар-буран дип тормыйлар һәрвакыт эштә, безгә ярдәмгә ашыгалар.Беребезнең дә шәм яктысында утырасы килми бит.Тизрәк лампочка янганын көтәбез һәм “ура” ут булды дип куанабыз.Ут булса телевизор карыйбыз.Ләкин берәр кая чыгып кисәк телевизорны электр челтәреннән алмыйбыз.Без дөрес эшлибезме соң? (Укучылар фикере)

Нәтиҗә, йоклар алдыннан яки өйдән чыгып киткәндә без электр приборларын электр челтәреннән алырга тиеш.

-Электр приборларын озак вакытка күзәтүсез, эшләтеп калдырмагыз.

-Берничә электр приборын бер розеткага ялгамагыз.Электр чыбыгының көчәнеше җитмәү янгын чыгуның сәбәбе булырга мөмкин.

-Электр чыбыкларын бары электриклар гына үткәрә ала.

Укучылар электр уты сүнеп торуның нинди файдасын әйтә аласыз.

-Утка азрак акча түлибез, әти телевизорны азрак карый....

-Ә электр уты сүнүнең нинди зыяны бар дип уйлыйсыз?

- Электр тогы булмаса .......

Җаваплар тыңланыла.

Дөрес укучылар, без сезнең белән электр энергиясен сакларга, кирәксә, кирәкмәсә лампочкаларны яндырып куймаска, электр куркынычсызлыгы хакында белемнәребезне һәрдаим ныгытып торырга тиеш.Әле алдагы сыйныфларда без сезнең белән ни өчен металлар электр тогын яхшы үткәрәләр, нәрсә ул җиргә тоташтыру дигән төшенчәләрне өйрәнербез. Бәлкем әле киләчәктә сездән менә дигән энергетиклар чыгар дип өметләник. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Якты һөнәр” 22 декабр ь – Энергетиклар көне Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары презентациясе У кытучы: Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы.

Слайд 2

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре! Сезне Энергетиклар көне белән ихлас котлыйбыз! Көн саен йортларны җылыту, яктырту,сәнәгать гигантларын һәм социаль учреждениеләрне электр энергиясе белән тәэмин итү бурычын үтәүче көчле рухлы кешеләрнең бәйрәме бу! Иң мөһиме – үзегезгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтисез.Сезгә сәламәтлек һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек һәм тынычлык телибез.

Слайд 3

Әтнә район электр челтәре кисәтә: Электрүткәргеч линияләре янында уйнау ТОРМЫШ ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ!

Слайд 6

Сез кабызган утлар

Слайд 7

Очрамасын токлы чыбык Барасы юлыгызда. Тик якты ут янып торсын Һәрвакыт алдыгызда.

Слайд 10

1.Электр энергиясе кайдан кузгала электр станцияләреннән 2.Электр энергиясе килеп туктаган иң соңгы нокта розетка 3.Электротравма нәрсә ул? электрдан зыян күрү 4.Электр белән идарә итүче кем? электромантёр 5.Электр энергиясе безгә нинди юллар белән килә? багана башындагы, җир астындагы кабельләр аша килә 6.Электр тогының көче никадәр? ул уенчыкларны хәрәкәткә китерә, магнитафон, компьютерны кабыза, трамвайны да йөртә 7.Электр белән бәйле сүзләр әйтегез әле. р озетка, шнур, лампочка, яна, сүнә, выключатель....

Слайд 11

Электр белән сак булыйк!

Слайд 12

Сез кабызган утлар.

Слайд 13

Фәйзиева Әдиләнең эше.



Предварительный просмотр:

              Сак бул!

1. Өегезнең адресын һәм әти-әниеңнең телефон номерларын (өйнекен һәм эшнекен) хәтереңдә сакла.

2. Үз өеңнән ерак китмә.

3. Урамда таныш булмаган кешеләрдән бер әйбер да алма.

4. Караңгы төшкәнче урамда йөрмә.

5. Таныш булмаган яшүсмерләр төркемен читләтеп үт.

6. Фатир ачкычын сакла.

7. Өегездә булган әйберләр белән мактанма.

8. Телефоннан таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмә.

9. Чокырларны, ташландык җирләрне, җимерек йортларны, сарайларны, подвалларны читләтеп үт.

10. Бер ялгызың гына ерак юлга чыкма.

11. Таныш булмаган кеше белән подъездга, лифтка кермә.

12. Үзең танымаган кешеләргә ишек ачма!

13. Чит машинага утырма!

14. Таныш булмаган кешеләрнең барлык тәкъдимнәренә дә «Юк!» дип җавап кайтар һәм кичекмәстән алар яныннан кит.

15. Урамда, транспортта, подъездда башкаларны ярдәмгә чакырудан оялма!

16. Хәвеф-хәтәр билгеләрен хәбәр итү турында күршеләрең белән алдан сөйләшеп куй.

17. Сине чит кеше тоткарларга маташкан куркыныч мизгелләрдә кычкыр, ычкынып качып кит.



Подписи к слайдам:

Захочешь форточку открыть
-Старайся осторожней быть:
На подоконник не вставай И на стекло не нажимай;
А вдруг не выдержит оно?
И расколется окно -
Ты свалиться можешь вниз.
Зачем тебе такой сюрприз?
На балконе - так и знай!
-Ты на стулья не вставай,
На перила не взбирайся,
Низко не перегибайся
-Это может быть опасно:
Падать сверху так ужасно!!!

Если ты газ зажигать не умеешь,
Не подходи, иль потом пожалеешь...
Очень опасно к плите приближаться:
Может она загореться, взорваться...
Мама сама всё согреет и сварит,
Суп приготовит и чайник поставит.
Ты же, малыш, не спеши:
подрастешь –
Спичкой конфорку ты сам подожжешь!

Сынок хотел, как папа, стать
И начал гвоздик забивать;
Попал по пальцу молотком -
На рёв сбежался целый дом...
Малыш, запомни наш совет:
С тобой чтоб не случилось бед,
Еще немного подожди:
Сперва придется подрасти
Если квартира твоя высоко
И добираться домой нелегко,
Пользуйся лифтом,
но только учти:
В лифт с незнакомыми
не заходи!
Могут обидеть тебя, напугать...
Можешь серьезно,
мой друг, пострадать...
Будь осторожней,
всегда берегись
И с незнакомцами
в лифт не садись!

Ты, малыш, запомнить должен:
Будь с розеткой осторожен!
С ней не должен ты играть,
Шпильку, гвоздь туда совать -
Дело кончится бедой:
Ток в розетке очень злой!!!
Много тюбиков и баночек
Есть в шкафах у наших мамочек.
В них хранятся средства разные,
К сожалению, опасные...
Кремы, пасты и таблеточки
Не берите в руки, деточки:
Эта бытовая химия
-Как отрава очень сильная!
Когда в кастрюле кипяток,
Не прикасайся
к ней, дружок,
И очень осторожен будь:
Ее так просто обернуть!
Поверь: кипящая вода
Была опасною всегда
Безопасность в доме
Советы
Мудрого Филина
Prezentacii.com
Не играйте острыми
Вилками, ножами.
Ведь такой «игрушкой» просто
Что-нибудь поранить.
Будет больно, будет грустно,
Мама наругает...
Неужели вам игрушек
В доме не хватает?
Ребята, вам твердят не зря: Играть со спичками нельзя! Огонь опасен, к сожаленью, Для всех людей без исключенья!
Его так трудно потушить -
Он может всё вокруг спалить!
И вот уже в огне - весь дом...
Опасны шалости с огнем
Запомни, друг:
на красный свет
Через дорогу хода нет!
И будь внимателен
в пути:
Всегда на светофор гляди.
Коль осторожен пешеход -
То безопасен пешеход.
Если позвонил звонок,
Посмотри сперва в глазок,
В гости кто пришел, узнай,
Но чужим - не открывай!
Если нет глазка, тогда:
«Кто же там?» - спроси всегда,
А не станут отвечать
-Дверь не надо открывать
Друг, по перилам
опасно кататься!
Можешь качнуться –
и не удержаться,
Или штанами за болт зацепиться...
Больно спиной
на ступеньки свалиться!
Или сорвешься в пролет
- что тогда?
Это уже пострашнее беда!
Так что собой не рискуй,
не катайся,
А по ступенькам спокойно спускайся!

В уши, нос нельзя совать
Мелкие предметы.
Могут там они застрять -
Помните про это!
И придется вас везти
К медикам в больницу!
Глупо так себя вести,
Просто не годится
Не повторяй ошибки маленьких друзей Филина.
Если телефон звонит,
Кто-то в трубку говорит:
- И куда же я попал?
Номер я какой набрал?
Как тебя зовут, малыш?
Дома с кем сейчас сидишь? -
Ничего не отвечай,
Просто маму подзывай!
Если взрослых дома нет,
Не веди ни с кем бесед,
«До свидания!» - скажи,
Быстро трубку положи!

Дверь входную осторожно
Надо закрывать;
А иначе, друг мой, можно
Пальцы там прижать...
Будет больно - и польются Слезы в два ручья;
И тебя жалеть сбегутся
Все твои друзья...
Пилюли и таблетки
Нельзя тайком глотать!
Об этом наши детки
Обязаны узнать.
Вот если заболеете,
Врача вам позовут,
То взрослые таблетку
Вам сами принесут.
Но если не больны вы,
Таблетки есть нельзя:
Глотать их без причины
Опасно вам, друзья.
Ведь отравиться можно:
В таких таблетках - вред!!!
Так будьте осторожны –
Живите много лет!!!
Хороших каникул!!!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ ИНТЕГРИРОВАННОГО УРОКА ОКРУЖАЮЩЕГО МИРА И ОСНОВ БЕЗОПАСНОСТИ ЖИЗНЕДЕЯТЕЛЬНОСТИ В 3 КЛАССЕ НА ТЕМУ «БЕРЕГИТЕ ВОДУ! БЕЗОПАСНОСТЬ НА ВОДЕ».

На данном уроке расширяются знания учащихся о воде, её роли в природе, в жизни человека, о необходимости бережного отношения к водным ресурсам. На уроке закладываются основы понимания взаимосвязи окру...

урок-презентация по пожарной безопасности "Пожарная безопасность. Служба спасения 01"

Урок-презентация  по пожарной безопасности для 1-4 классов...

ПРОГРАММА по профилактике детского дорожно – транспортного травматизма и безопасности дорожного движения «Планета дорожной безопасности»

Данная программа составлена для учащихся специальной (коррекционной) школы. Включает комплекс профилактических мероприятий по безопасности дорожного движения. Состоит из тематического планирования вос...

ИНСТРУКЦИЯ ПО БЕЗОПАСНОСТИ ДЛЯ РОДИТЕЛЕЙ ОБЩИЕ ТРЕБОВАНИЯ К РОДИТЕЛЯМ ПО СОБЛЮДЕНИЮ ПЕРВИЧНЫХ ПРАВИЛ БЕЗОПАСНОСТИ

Инструкция для родителей1.Правила дорожного движения2.Правила поведения в транспорте3.Ребенок на улице4. Ребенок дома5.Ребенок и водоем...

Внеклассное мероприятие по пожарной безопасности « Школа безопасности»

Внеклассное мероприятие по пожарной безопасности "Школа безопасности" .Цели: Продожить знакомство с правилами безопасности в быту,отрабатывать правильность действий во время пожара, воспитывать уважен...