рабочая программа по татарскому языку
календарно-тематическое планирование (3 класс) на тему

рабочая программа по тат.языку 3 класс

Скачать:


Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

        Эш программасы  Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова. ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен) 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелде.            

Программада татар телен укытуга 102 сәгать каралган. Татар теленнән  Эш программасы  мәктәпнең 2011/2012 нче уку елына укыту планы нигезендә102 сәгать  исәбеннән төзелде.

Татар теле укытуның максатлары:

  • Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
  • Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
  • Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
  • Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

        3 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

-1-2 нче сыныфларында үткәннәрдән чыгып, сүзләргә фонетик анализ ясау ( сүзне иҗекләргә бүлеп, басымны билгеләү, авазлар һәм хәрефләр санын әйтү, калын-нечкә сузыклар, яңгырау-саңгырау тартыкларны күрсәтү).

-3 нче сыйныф ахырында укучылар сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен, күпмәгънәле булып аерырга тиешләр. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә куллану.

-Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

-Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү. Укытучы биргән сүзләрнең тамырын, кушымчаларын табу. Кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышын аңлату, язылышын күзәтү. Алар белән җөмләләр төзү, сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар язу.

-Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен аеру, берлек һәм күплек сандагы исемнәрен аеру, берлек һәм күплек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү;

-сыйфатларның сыйфатланмышка, саннарның саналмышка иярү үзенчәлеген ( янәшә тору) аңлау. Саннар янында килгән саналмышның татар телендә берлек санда кулланылуын истә калдыру.

- Зат һәм сорау алмашлыкларын башка сүз төркемнәреннән аеру, аларны диалогик һәм монологик сөйләмдә куллану.

-Фигыльләрнең заманнарын билгеләү, хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен язма һәм телдән сөйләмдә дөрес куллану. 3 нче сыйныфта өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

-Җөмләнең баш кисәкләрен таба белү. Иярчен кисәкләрдән аергычны билгеләү, аның аерылмышка иярү үзенчәлеген аңлау.

мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны билгеләү.

3 нче сыйныфта уен технологиясе, информацион,  иҗади үсеш технологияләре кулланыла.



Предварительный просмотр:

КУШЫМТА

Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1. Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова. ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен) 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелде.            

2.  Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен).  Казан.Мәгариф. 2009

Өстәмә әдәбият

1.Укытучылар өчен методик кулланма .Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту”-3 нче сыйныф  (Казан “Мәгариф”  2008 ел).

2. Я.Х.Абрәхимова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр” (Казан “Мәгариф”  2008 ел)

3. Р.Р. Нигъмәтуллина  Татар теле  өйрәнүчеләргә . Кагыйдәләр hәм күнегүләр., Казан, Мәгариф нәшрияты, 2004.

4.Н.С.Гыймадиева Р.В. Галләмова. “Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы”. Казан, "Гыйлем" нщшрияты  2008.  

5.“Ялкын”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп”  журналлары, “Бөгелмә авазы” газетасы

Ч.М.Харисова, Ф.Ф.Харисов, “Татарча да яхшы бел” – ТАРИХ, Казан

Электрон әсбаплар

http://www. mon.tatar.ru     

http://www.internet-school.ru

http://cit.tatar.ru/rus/school.htm

http://www.kitap.net.ru

КИМ нар:

Д.Р.Садыйкова ,Г.М.Сафиуллина Татар теленнән диктантлар hәм күнегүләр   Казан, 2003.

Р. Нигъматуллина  Контроль тестлар hәм текстлар, Казан, Мәгариф нәшрияты, 2006

Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова “Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар” , Казан – ТАРИХ, 2003;



Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы

Сәг.саны

Дәрес тибы

Уку-укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

Үткәрү вакыты

план

факт

1

Б.с.ү.

И туган тел, и матур тел

кабатлау дәресе

Тел турында мәкальләр искә төшерү,диалог төзү, җөмләләр төзү, тема буенча үз фикереңе әйтү

Хикәя төзү

Тема буенча сөйләшә белү

Тема буенча сөйләргә өйрән

02.09

2

Авазлар һәм хәрефләр

1

кабатлау дәресе

Сүздә ничә аваз, хәреф барлыгын билгеләү,төрле характердагы күнегүләр эшләү

өй эшенең үтәлешен тикшерү

Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Транскрипциянең нәрсә икәнен аңлау

3 нче күнегү

( рәсем буенча сөйләргә өйрәнергә)

05.09

3

Сузык һәм тартык авазлар

1

кабатлау дәресе

Уку, тәрҗемә итү, сүзләр язу, күнегүләр эшләү

 үзара контроль

Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын аңлау.Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аера белү

7б. 9- күнегү

( тәрҗемә эш)

07.09

4

Калынлык һәм нечкәлек

билгеләре

1

кабатлау дәресе

Табышмаклар уку, сүзләр язу, язылышын аңлату, күнегүләр эшләү

Агымдагы тикшерү

ь һәм ъ хәрефләре булган сүзләрне дөрес укый һәм яза белү

Кагыйдә 8-9 бит, сүзләр язылышын истә калдыру

09.09

5

Сүзләргә фонетик анализ ясау. Иҗек калыплары

1

кабатлау дәресе

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүзләргз фонетик анализ ясау

Сүзлек диктанты №1

Сүзне иҗекләргә бүлә белү, авазлар һәм хәрефләр санын әйтү, калын-нечкә сузыклар, яңгырау- саңгырау тартыкларны күрсәтә белү, сүзнең сингармонизм законына буйсынуын, буйсынмавын күрсәтә белү.

22 (1)- күнегү, кагыйдә 10б.

12.09

6

Сүз басымы

1

кабатлау дәресе

Сүзләргә басым кую, рәсем буенча хикәя төзү

Белемнәрне язма һәм практик биремнәр ярдәмендә тикшерү

Сүз басымын дөрес билгели белү. Татар телендә басымның соңгы иҗеккә төшүен аңлау

Кагыйдә 12 бит,

22 ( 2) -күнегү

14.09

7

Б.с.ү. “ Мәктәп, мәктәп, сиңа рәхмәт!”

1

кабатлау дәресе

Тема бунча сөйләшү, җөмләләр төзү, тема буенча үз фикереңне әйтү

Хикәя язу

Сөйләшү оештыру. Монологик сөйләмне үстерү

Тема буенча сөйләргә өйрәнү

16.09

8

Сүз төркемнәре. Исем.

1

кабатлау дәресе

Уку, җөмләдә исемнәрне табу, сораулар кую

Сорауларга җавап, арадаш контроль

Исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Исемнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнең берлек һәм күплек сан формаларын аера белү

23 нче  күнегү

 ( телдән),26 - күнегү

19.09

9

Фигыль

1

кабатлау дәресе

төрле характердагы күнегүләр эшләү

 фронталь сорау

Фигыль эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерә һәм нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк? нишләр? сорауларына җавап бирүен аңлау. Фигыльнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Фигыльләрнең заман кушымчаларын билгели белү

33 нче күнегү, кагыйдә 17б.

21.09

10

Сыйфат

1

кабатлау дәресе

Предметларның билгеләрен әйтү, татарчага тәрҗемә итү

Аерым укучылар белән индивидуаль әңгәмә үткәрү

Сыйфат предметның билгесен белдерә һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә. Сыйфатның мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән таба белү

Кагыйдә 19 бит, 39 - күнегү

23.09

11

Җөмләнең баш кисәкләре-ия һәм хәбәр

1

кабатлау дәресе

Җөмләләрдән ия белән хәбәрне табу, сүзләрдән җөмләләр төзү, әңгәмәдә катнашу

Агымдагы тикшерү

Ия, хәбәр - җөмләнең баш кисәкләре икәнен аңлау, җөмләнең баш кисәкләрен таба белү

46- күнегү

 ( тәрҗемә эш)

26.09

12

2 нче сыйныфта үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлауга диктант

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Диктант

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү.

28.09

13

Хаталар өстендә эш

С/Ү “Көзге табигать”

1

кабатлау дәресе

Рәсем бунча хикәя төзү

Хикәя язу

Сөйләшү оештыру. Монологик сөйләмне үстерү

41-күнегү, хикәя төзергә

30.09

14

Сүз турында гомуми мәгълүмат.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремнәр эшләү

Агымдагы тикшерү

Сүз турында белгәннәрне искә төшерү

Кагыйдә 25 бит, 54 - күнегү

03.10

15

 Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Уку , сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, тема буенчасөйләшүдә катнашу

Агымдагы тикшерү

 Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү

Кагыйдә 26 бит, 57-күнегү

05.10

16

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Уку, җөмләләр төзү, сүзлек өстендә эш

Агымдагы тикшерү

 Бер мәгънәле сүзләрне күп мәгънәле сүзләрдән аера белү

Кагыйдә 28 бит,

61-күнегү

07.10

17

Синонимнар

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату,

синонимнарын табу, ребус чишү.

Агымдагы тикшерү

 Синоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм жөмлә төзегәндә дөрес куллана белү

Кагыйдә 29 бит, 64-күнегү

10.10

18

Омонимнар

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Уку, омонимнарны табу, мәгънәләрен аңлату,

Агымдагы тикшерү

 Омонимнар турында төшенчә бирү, аларны аера белү һәм сөйләмдә дөрес куллана белү

Кагыйдә 32 бит, 68-күнегү

12.10

19

Сочинение "Туган ягымда көз"

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

“Туган ягымда көз” темага сөйләшүдә катнашу

Сочинение №1

"Туган ягымда көз" темасы буенча сөйләшү. Җөмләләрне дөрес төзи белү.

14.10

20

Антонимнар

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Уку, текстан капма –каршы мәгънәле сүзләрне табу

Бирелгән сорауларга җавап алу

Антоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә дөрес куллана белү

Кагыйдә 33 бит, ребуслар чишәргә,

17.10

21

Сүзлекләр  турында мәгълүмат.

1

Катнаш дәрес

Күнегүләр эшләү

Төрле сүзлекләр белән танышу,  алар белән эшләү күнекмәләрен үстерү, камилләштерү

Бирелгән сорауларга җавап алу

Төрле сүзлекләр белән эшли белү

Кагыйдә 37 бит, 78-күнегү

19.10

22

Сүзлекләр  белән эшләү.

Сүзлек диктанты.

1

Катнаш дәрес

Төрле биремнәр эшләү, эзләнү методын куллану

Арадаш контроль

Төрле сүзлекләр белән эшли белү

Сүзлекләр белән эшләргә өйрәнергә, 80-күнегү

21.10

23

Сүз темасы буенча контроль диктант

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Диктант

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү.

24.10

24

Хаталар өстендә эш

Д.с.ү “Яшелчә кибетендә”

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Тема буенча сөйләшү

Хикәя төзү

“Яшелчә кибетендә”темасы буенча сөйләшү. Җөмләләрне дөрес төзи белү.

Тема буенча сөйләргә өйрән

26.10

25

Тамыр.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Уку, сүзләрнең тамырларын табу, эзләнү методын куллану

Арадаш контроль

Тамыр - сүзнең төп мәгънәсен белдерүче кисәк икәнен аңлау. Сүзләрнең тамырын таба белү

Кагыйдә 40 бит, 84-күнегү

28.10

26

Кушымча.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Сүзләрнең кушымчаларын табу, төрле биремле күнегүләр эшләү

Арадаш контроль

Кушымча тамырга ялганып килә торган кисәк. Кушымчаларны тамырдан аера белү

Кагыйдә 41 бит, 87-күнегү

31.10

27

Тамырдаш сүзләр.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Сүзләрнең тамырларын билгеләү, тәрҗемә эш

Мөстәкыйль эш

Тамырдаш сүзләрнең төрле ясагыч кушымчалар ярдәмендә бер үк тамырдан ясалуларын белү. Аларнын мәгънәләре арасында бәйләнеш саклануын аңлау.

94-күнегү

 ( телдән), 93 –күнегү, кагыйдә 42 бит.

01.11

28

 “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”

монологик сөйләм үстерү

1

Тема буенча сөйләшү

Хикәя төзү

"һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" темасы буенча сөйләшү.

11.11

29

Кушымчалар һәм аларнын төрләре.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Укучыларның язма эшләрен тикшерү

Кушымчалар ике төрле була: ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар икәнен аңлау

101-күнегү, сүзләр язылышын истә калдыр

14.11

30

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Җөмләләр төзү, биремнәр эшләү

Агымдагы тикшерү

Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясала. Алар сүзләрнең төп мәгънәсен үзгәртүен аңлау

Кагыйдә 48 бит, 107 күнегү

16.11

31

Бер тамырга берничә кушымча ялгану.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Уку, текста тамыр һәм ясалма сүзләрне табу, гадәти күнегүләр эшләү

Өй эшләренең үтәлешен тикшерү

Татар телендә тамырга башта ясагыч кушымча, аннары мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның ялгануын аңлау

Кагыйдә 50бит, 111 – күнегү, сүзлек диктанты язарга өйрән

18.11

32

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Сүзләрне тамыр һәм кушымчага аеру

Сүзлек диктанты

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар: исемнәрдә - күплек сан, фигыльләрдә заман кушымчалары. Алар эш - хәл, күренешләр арасындагы мөнәсәбәтләрне белдерәләр. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны таба белү

Кагыйдә 51бит, 116-күнегү

21.11

33

Татар һәм рус телләрендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү,  сюжетлы рәсем буенча эш

Арадаш контроль

Татар телендә кушымча - тамырга ялганып килә торган кисәк: Рус телендә кушымча -сүзнең үзгәрә торган кисәге. Татар теленнән аермалы буларак, рус телендә приставка һәм суффикс дигән төшенчәләр дә бар икәнен аңлау

Кагыйдә 53 бит,123-күнегү

23.11

34

“ Әбиемдә кунакта

диалогик сөйләм үстерү

1

Катнаш дәрес

Диалог төзү

Хикәя төзү

"Әбиемдә кунакта" темасы буенча сөйләшү.

Тема буенча сөйләргә өйрән

25.11

35

Тамыр һәм ясалма сүзләр

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Тәрҗемә итү, язу, кушымчаларны күрсәтү, практик күнегүләр эшләү

Агымдагы тикшерү

Тамыр сүзгә турыдан-туры мөнәсәбәт белдерүче кушымча да ялганырга мөмкин. Ясалма сүзләр тамырга ясагыч кушымча ялганып ясалуын аңлау Тамыр һәм ясалма сүзләрнең ясалышын аңлау, сүз төзелеше ягыннан анализ ясый белү

Кагыйдә 56 бит,

128-күнегү (1,2)

28.11

36

Кушма сүзләр

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Аерым укучылардан сорау

Кушма сүзләрнең ясалышын аңлау, язылышын күзәтү, сүз төзелеше ягыннан анализ ясый белү

133-күнегү, кагыйдә 57бит

30.11

37

Парлы сүзләр

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Сүзлек диктанты

 Парлы сүзләрнең ясалышын аңлау, язылышын күзәтү, сүз төзелеше ягыннан анализ ясый белү

Кагыйдә 60 бит, 139-күнегү

02.12

38

Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча язма эш

1

кабатлау дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Контроль эш

Сүз төзелеше бүлеген кабатлау, сөйләм телен үстерү

05.12

39

Хаталар өстендә эш

Монологик сөйләм үстерү

1

Катнаш дәрес

Тема буенча сөйләшү

Аерым укучылардан сорау

"Намусыңны яшьтән сакла" темасы буенча сөйләшү кора белү

144-күнегү, кагыйдәләрне кабатларга

07.12

40

Исем. Исемнәрнең берлек һәм күплек формалары

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Уку, исемнәрне табу, сораулар кую, күплек санда язу

Укучыларның язма эшләрен тикшерү

Исем буенча белемнәрне барлау, ныгыту.

Кагыйдә 64 бит, 156-күнегү

09.12

41

С/Ү “Кышкы матурлык”

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Рәсем буенча хикәя төзү

Хикәя төзү

“Кышкы матурлык”темасы буенча сөйләшү. Җөмләләрне дөрес төзи белү

Тема буенча сөйләргә өйрән

12.12

42

Ялгызлык исемнәр

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Диалог төзү, текста ялгызлык исемнәрен табу, бирелгән проблема буенча телдән тулы җавап бирү

Үзара контроль

Ялгызлык исемнәрне дөрес яза белү

Кагыйдә 71 бит,162-күнегү, диалогны кабатларга

14.12

43

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Сүзләрнең кушымчаларын табу, турле биремле күнегүләр эшләү

Үзара контроль

Исемнәрнең берлектә һәм күплектә килеш белән төрләнешен аңлау

Кагыйдә 73 бит, 167-күнегү

16.12

44

Баш килеш, иялек килеше.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Җөмләләр төзү, баш, иялек килешендә сүзләрне табу

Аерым кучылар белән индивидуаль эш

Баш килеш – кушымчасыз килеш. Иялек килешендә килгән исемнәргә –ның, -нең кушымчалары ялгануын аңлау

176-күнегү, килеш кушымчаларын истә калдыр

19.12

45

Юнәлеш килеш, төшем килеше.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Җөмләләр язу, сүзләрне килеш белән төрләндерү

Үзара контроль

Юнәлеш килешендә килгән исемнәргә –га, -гә, -ка,- кә, төшем килешендә килгән исемнәргә –ны,-не кушымчалары ялгануын аңлау

181-күнегү, диалогны кабатларга 82бит

21.12

46

Контроль диктант

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Диктант

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү.

23.12

47

Хаталар өстендә эш

Чыгыш килеш, урын-вакыт килеше

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Сорауларга җавап

Чыгыш килешендәге исемнәргә –дан, -дөн, -тан, -тән, -нан, -нөн , урын-вакыт килешендәге исемнәргә –да, -тә, -та, -тә кушымчалары ялгануын аңлау

Куян сүзен килешләр белән төрләндер

26.12

48

Б.С.Ү. “ Яңа ел”

1

Катнаш дәрес

Тема буенча сөйләшү

Телдән сорашу

Тема буенча сөйләргә өйрәнү

28.12

49

Б.С.Ү. “ Татарстан елгалары”

1

Катнаш дәрес

Текст буенча эш

Язма сөйләм теленә контроль

“Татарстан елгалары”темасы буенча сөйләшү оештыра белү

Тема буенча сөйләргә өйрәнү(188-күнегү)

13.01

50

Б.С.Ү. “Кышкы матур көндә”

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау

1

кабатлау дәресе

Терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзү

Укучыфларның эшчәнлеген тикшерү

Исемнәрне кабатлап, өйрәнгәннәрне ныгыту, төрле килеш кушымчаларын дөрес куллана белү

196-күнегү

16.01

51

Алмашлык. Зат, сорау алмашлыклары

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү, текст буенча эш

Гамматиканы үзләштерүгә контроль

Зат алмашлыклары сөйләшүдә катнашучы затларны - сөйләүчеләрне, тыңлаучыларны, алар турында сүз барган зат, предметларны белдерәләр. Сорау алмашлыклары: кем? нәрсә? нинди? кайсы? нигә? ничәнче? ничек? кая? Зат һәм сорау алмашлыкларын башка сүз"төркемнәреннән аера белү

Кагыйдә93 бит,

18.01

52

Зат алмашлыкларынын килеш белән төрләнеше

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Укучылар эшчәнлеген тикшерү

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерә белү

206-күнегү, истә калдыр

20.01

53

Сорау алмашлыклары

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Телдән сорашу

Сорау алмашлыкларын диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү.

карточкалар

23.01

54

“Әгәр мин тылсымчы булсам”

диалогик сөйләм үстерү

1

Катнаш дәрес

Диалог төзү, әңгәмәдә катнашу

Бирелгән сорауларга җавап

“Әгәр мин тылсымчы булсам ”темасы буенча сөйләшү

Тема буенча сөйләргә өйрән

25.01

55

Фигыль.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү

Укучылар эшчәнлеген тикшерү

Фигыль турында белемнәрне барлау.

Кагыйдә 99 бит, 213- күнегү

27.01

56

Фигыльләрнең заман белән төрләнеше

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Яңа грамматик

Кагыйдәне белүне тикшер.

Фигыльнең заман кушымчаларын белү

Кагыйдә 102 бит,220-күнегү

30.01

57

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- сан белән төрләнеше

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Бирелгән сорауларга җавап

 Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен аңлау

Кагыйдә 105 бит, 22-күнегү

01.02

58

Б.С.Ү.”Минем дүртаяклы дусларым”

1

катнаш

Тема буенча хикәя төзү

Язма эшләрнең сыйфатына контроль

Тема буенча сөйләшә белү

224-күнегү

03.02

59

Фигыль темасын кабатлау

1

кабатлау дәресе

Укучылар эшчәнлеген тикшерү

Фигыльләр темасын гомумиләштереп  кабатлау

107бит сорауларга җавап

06.02

60

Изложение

”Урманда”

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү

Изложение

Тел күнекмәләренә игътибарлы булырга, нәтиҗә ясарга һәм фикерне ачык, төгәл итеп язарга өйрәтү.

08.02

61

Хаталар өстендә эш.

1

кабатлау дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Укучылар эшчәнлеген тикшерү

карточкалар

10.02

62

Сыйфат

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Уку, күнегүләр эшләү, җөмләләрдә сыйфатларны табу

Укучылар эшчәнлеген тикшерү

Сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аера белү

Кагыйдә 107 бит,109 бит,

232-күнегү

13.02

63

Синоним сыйфатлар

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Укучылар эшчәнлеген тикшерү

Синоним сыйфатларның мәгънәләре охшаш булуын аңлау.. Синоним сыйфатларны тексттан табып, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү.

234-күнегү

15.02

64

Антоним сыйфатлар

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

үзконтроль

Антоним сыйфатларны тексттан табып, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү.

Кагыйдәләр 113бит, 237-күнегү

17.02

65

Сыйфатның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Әңгәмә, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

Фронталь

сорау

Сыйфат белән ачыкланып килгән исем сыйфатланмыш булуын, рус телендә, сыйфатланмышка карап, сыйфатка төрле кушымчалар ялгануын аңлау

20.02

66

С/Ү” Әниләр бәйрәме”

1

Катнаш дәрес

Хикәя төзү

Әниләрне бәйрәм белән котлап, хат яза белү

209-күнегү

22.02

67

“ Шәфкатьлелек бизи кешене”

монологик сөйләм үстерү

1

Катнаш дәрес

Тема буенча монолог кору

Укучылар эшчәнлеген тикшерү

"Шәфкатьлелек бизи кешене" темасы буенча сөйләшү.

24.02

68

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

1

кабатлау дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Фронталь

сорау

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

Карточкалар, сорауларга җавап 117 бит

27.02

69

С/Ү “Язның бер көне ел туйдыра”

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Укучылар эшчәнлеген тикшерү

“Язның бер көне ел туйдыра”темасы буенча сөйләшү. Җөмләләрне дөрес төзи белү

29.02

70

Тәрҗемә итү күнегүләре

1

кабатлау дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Укучылар эшчәнлеген тикшерү

Сүзлекләр белән эшли белү

карточкалар

02.03

71

Сан турында төшенчә

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Телдән сорашу

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? ничәнче? ничәү? ничәшәр? ничәләп? сорауларына җавап булган сүз төркеменең сан дип аталуын белү

Кагыйдә 17 бит,250-күнегү

05.03

72

Татар телендә сан һәм саналмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.

2

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Арадаш контроль

Сан ачыклаган исем саналмыш була. Татар телендә саналмыш берлек санда куллануын аңлау

256-күнегү, ребуслар чишәргә, үзеңә уйларга

07.03

73

Б.С.Ү.”Казан Кремле”

катнаш

Тема буенча әңгәмә кору

Бирелгән сорауларга җавап алу

“Казан Кремле” темасы буенча сөйләшү

Тема буенча сөйләргә өйрәнергә

09.03

74

Морфология бүлеген гомумиләштереп кабатлау

1

кабатлау дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Мөстәкыйль эш

Морфология бүлеген гомумиләштереп кабатлау

карточкалар

12.03

75

Контроль диктант

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

диктант

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү.

14.03

76

Хаталар өстендә эш

1

кабатлау дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Агымдагы тикшерү

16.03

77

 “ Табигатьнең җанлы ияләре”

монологик сөйләм үстерү

1

Катнаш дәрес

План буенча монолог төзү

Телдән сорашу

"Табигатьнең җанлы ияләре" (йорт һәм кыргый хайваннар) турында сөйләшү.

Тема буенча диалог төзергә өйрәнү

19.03

78

Сүзтезмә һәм җөмлә

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Сүзтезмәләр җөмләләр төзү

Сүзлек диктанты

Сүзтезмә предметларның, эш-хәрөкәтнең мәгънәсен төгәлрәк атый: көн - яңгырлы көн. Сүзтезмә ияртүче һәм иярүче сүздән төзелә. Көн - ияртүче сүз, яңгырлы - иярүче сүз икәнен аңла

Кагыйдә, 263-күнегү

21.03

79

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Яңа грамматик

кагыйдәне белүне тикшер

Әйтү максаты буенча хикәя, сорау, өндәү жөмләләр булуын аңлау, аларны куллана белү

Кагыйдә 127 бит, текст буенча эш 268 -күнегү

23.03

80

Хикәя жөмләләр                    

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Фронталь сорау

Хикәя җөмлә тыныч тавыш белән әйтелүен, җөмлә ахырында нокта куелуын аңлау.

карточкалар

02.04

81

Сорау җөмләләр.

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү,

Өй эшенең үтәлешен тикшерү

Сорау җөмлә ахырында сорау билгесе куелуын аңлау, сорау җөмләләрне аера белү

карточкалар

04.04

82

Өндәү җөмләләр

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Бирелгән сорауларга җавап алу

Өндәү җөмлә күтәренке тавыш белән әйтелә, эш кушуны, боеруны, үтенүне белдерә.Аның ахырында өндәү билгесе куела.

06.04

83

С/Ү “Минем сабакташым”

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Хикәя төзү

Бирелгән сорауларга җавап алу

“Минем сабакташым”темасы буенча сөйләшү. Җөмләләрне дөрес төзү.

Тема буенча сөйләргә өйрәнергә

09.04

84

Хикәя, сорау, өндәү җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

1

кабатлау дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Сөйләм осталыгын тикшерү

Хикәя, сорау, өндәү жөмләләрне аеру һәм аларны дөрес интонация белән укып, тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләрен формалаштыру.

карточкалар

11.04

85

“ Су буенда”

диалогик сөйләм оештыру

1

Катнаш дәрес

Тема буенча диалог төзү, рәсем буенчаэш

үзконтроль

"Су буенда" темасы буенча диалог төзү.

Тема буенча сөйләргә өйрәнергә

13.04

86

Раслау, инкарь жөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Язма сөйләм теленә контроль

Раслау җөмләдә фикер раслана. Инкарь җөмләдә юк, түгел сүзләре ярдәмендә фикер кире кагыла.

карточкалар

16.04

87

Раслау, инкарь жөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

1

кабатлау дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Үзара контроль

Раслау, инкарь жөмләләрне аеру буенча күнегүләр эшләү.

18.04

88

Җөмләнең баш кисәкләре

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Җөмләләрдән ия белән хәбәрне табу

Бирелгән сорауларга җавап

Белемнәрне барлау, ныгыту.

Кагыйдә 134 бит, 281-күнегү

20.04

89

Ия

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Җөмләләрдән ия белән хәбәрне табу

Фронталь сорау

Ия баш килештәге исем яки алмашлык белән белдерелә. Татар телендә гадәттә ия хәбәрдән алда килъен аңлау

Карточкалар,

23.04

90

Хәбәр

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Җөмләләрдән ия белән хәбәрне табу, рәсем буенча хикәя төзү

Укучылар эшчәнлеген тикшерү

Хәбәр фигыль һәм сыйфат белән белдерелүен аңлау. Хәбәр җөмләнең ахырында килүен белү

Карточкалар,

25.04

91

Аергыч

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Гадәти күнегүләр эшләү

Язма эшләрнең сыйфатына контроль

Аергыч - җөмләнең иярчен кисәге. Ул нинди? кайсы? ничәнче? кемнен? нәрсәнең? сорауларына җавап бирә. Гадәттә аергыч сыйфат белән белдерелә.

Кагыйдә 137 бит,284 күнегү

27.04

92

С/Ү “Музейда”

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Тема буенча әңгәмә кору

Сөйләм осталыгын тикшерү

“Музейда”темасы буенча сөйләшү. Җөмләләрне дөрес төзү.

Тема буенча сөйләргә өйрәнү, шәһәр музейлары турында сөйләргә

02.05

93

Синтаксик анализ ясау

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау, төрле характердагы күнегүләр эшләү

Үзара контроль

Анализ ясау күнекмәләрен формалаштыру.

04.05

94

Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Язма эшләрне тикшерү

Рус телендә ия белән хәбәр җөмләнең төрле урыннарында килүе, сыйфат белән белдерелгән хәбәр җөмлә ахырында килүен аңлау

карточкалар

07.05

95

Татар телендә жөмләдә сүз тәртибе

1

Яңа белемнәр бирү дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Агымдагы тикшерү

Рус телендә ия белән хәбәр җөмләнең төрле урыннарында килә. Сыйфат белән белдерелгән хәбәр җөмлә ахырында килүен аңлау

304-күнегү

09.05

96

Контроль диктант

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Диктант

11.05

97

Хаталар өстендә эш

1

кабатлау дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

үзконтроль

290-күнегү

14.05

98

Кабатлау.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре

1

кабатлау дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Бирелгән сорауларга җавап

Белемнәрне ныгыту

292-күнегү

16.05

99

Кабатлау. Тамыр һәм кушымча.

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Үзара контроль

300-күнегү

18.05

100

С/Ү “Сабантуйда”

1

Белемнәрне тикшерү дәресе

Язма сөйләм теленә контроль

 “Сабантуйда”темасы буенча сөйләшү. Җөмләләрне дөрес төзү.

Тема буенча сөйләргә

21.05

101

Кабатлау. Сүз төркемнәре

1

кабатлау дәресе

Төрле биремле күнегүләр эшләү

Биремнәрне тикшерү максаты белән укучылардан сорау

306-күнегү

 ( телдән)

23.05

102

Йомгаклау дәресе

1

ныгыту

Төрле биремле күнегүләр эшләү

үзконтроль

25.05



Предварительный просмотр:

Программаның эчтәлеге

2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау ( 10 сәг.)

Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калынлык (ъ) һәм нечкәлек ( ь) билгеләре. Сүз басымы. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Исем, фигыль, сыйфат. Җөмләнең баш кисәкләре. Матур һәм дөрес язу күнегүләре. Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу.

Сүз ( 9 сәг).

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Күп мәгънәле сүзләр. Синоним , омоним, антоним сүзләр. Аларны тексттан табу, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү. Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү һәм алар белән эшләргә өйрәтү. Сүзлек диктантлары язу.

 Кабатлау

Сүз төзелеше һәм ясалышы ( 12 сәг.)

         Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар һәм аларның төрләре. Татар һәм рус телләрендә кушымчаларының ялгану тәртибе һәм үзенчәлекләре. Тамыр һәм ясалма сүзләр. Кушма һәм парлы сүзләр.  Төрле типтагы диктантлар язу. Кабатлау.

Морфология. ( 26 сәг.)

          Исем турында өйрәнгәннәрне искә төшерү. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе тырында мәгълүмат бирү. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

          Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, ныгыту. Синоним, антоним сыйфатлар. Аларны сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфатларның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле. Татар телендә сыйфат белән сыйфатламышның бәйләнеш үзенчәлекләре.

            Сан, аның мәгънәсе, сораулары. Аларны сөйләмдә дөрес куллану. Татар телендә сан белән саналмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.

           Алмашлыклар. Зат алмашлыклары. Аларның мәгънәсе, килеш белән төрләнеше. Сорау алмашлыклары турында мәгълүмат бирү.

       Фигыль. Аның заманнары. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше, аларның сөйләмдә дөрес кулланылышы. Рус телендәге фигыльләрнең заманнары һәм зат-сан төрләнешендәге үзенчәлекләр.

Кабатлау.

Синтаксис (17 сәг.)

          Өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә Һәм җөмләләр төзү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

            Җөмләнең коммуникатив төрләре : хикәя, сорау, өндәү, раслау һәм инкарь җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре. Инкарь итүнең төп формалары: хәбәр булып килгән фигыльдә юклык кушымчаларын, түгел кисәкчәсен, юк хәбәрлек сүзен куллану.

        Җөмләнең баш кисәкләрен билгели белү.

        Аергыч турында мәгълүмат бирү, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү. Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе ( ия белән хәбәрнең, аергыч белән аерылмышның урыннары).

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау ( 4 сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (24 сәг.)

   6-8 җөмләдән торган диалоглар төзи белү. Укыган яки тыңлаган өзекнең эчтәлеген тулы җөмләләр белән белдерү. Бирелгән тема буенча диалогик төзү, монологик сөйләм оештыру. Башланган диалогны яки монологигны дәвам итү          ( төгәлләү).  

Матур язу күнегүләре.

Сөйләм үстерү өчен темалар

Мәктәп, мәктәп, сиңа рәхмәт!                         Көзге табигать.                                                                                                                                                                                                                                          Кышкы матурлык.                                           Яңа ел.

Язның бер көне ел туйдыра.                            Урманда.

Яшелчә кибетендә.                                          Татарстан елгалары.

Казан Кремле.                                                Минем сабакташларым.

Сабантуйда.                                                   Музейда.                                                



Предварительный просмотр:

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү.

Башлангыч сыйныфларда, телдән сөйләм белән бергә, укучыларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Шул максаттан дәрестә язма эшләрнең түбәндәге төрләре башкарыла:

  1. Туган телдәге сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны күчереп яки ишетеп язу;
  2. Сорауларга җавап язу.
  3. Сүзлек яки контроль диктантлар язу.
  4. Изложение язу.
  5. Сочинение язу.

 Язу күнегүләрендә шулай ук матур язуга каралган кимчелекләрне төзәтү кебек эшләр дә керә. Бу уңайдан һәр укучының ( 1 нче сыйныфта) яки кайберләрнең ( 2-4 нче сыйныфларда) дәфтәрләренә аерым хәрефләрне, аларны тоташтыру үрнәкләрен язу тәкъдим ителә. Матур язуның күләме 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдпн да ким булмаска тиеш. Язуга өйрәтүне системалы рәвештә һәр дәрестә ( телдән әзерлек чорыннан кала) алып бару мөһим. Язма эшләр даими рәвештә тикшерелә, һәм укучылар белән хаталарны төзәтү эше оештырыла.

Язма эшләр укучыларның яңа материалны өйрәнү һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып уздырыла. Укытучы өйрәтү характерындагы язма эшләрнең күләмен һәм ешлыгын, укучыларның әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып, үзе хәл итә.

Күчереп язуны бәяләү.

  1. Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5” ле куела.
  2. Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса; 1-2 хата җибәрелсә; хәрефләрнең урыны алышынса, “4” ле куела.
  3. Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса; текст пөхтә итеп язылмаса; төзәтүләр булса, “3” ле куела.
  4. Хаталар саны 5 тән артса; төзәтүләр күп булса, “2” ле куела.

Диктант, изложение һәм сочиненияләрдәге сүзләр күләме.

сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктантлар

изложение

сочинение

1

5-7

20-26

-

-

2

7-8

28-35

45-50

40-45

3

10-12

35-45

50-55

45-50

4

12-16

45-50

60-70

45-50

 Диктантлар аерым сүзләр яки тоташ текстлар буенча яздырыла.Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Сүзлек диктантлары аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен тәкъдим ителә.

  1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына. 3 нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары да өстәлә.

2-4 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү.

  1. Хатасыз яки 1 тупас булмаган хата җибәрелгән ; дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә “5” ле куела.
  2. 3 тән артык хата булмаса һәм ул пөхтә итеп язылса яки хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтз язылмаган эшкә “4” ле куела.
  3. 5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3” ле куела.

      Укучыларның язма сөйләм , грамматик һәм орфографик күнекмәләрен изложение һәм сочинение яздырып тикшереп була. Бу эшләр алдан әзерлек нигезендә- тиешле аңлатулардан соң гына башкарыла.

        1 нче сыйныфта изложение һәм сочинение яздырылмый, ләкин аерым очракларда икенче яртыеллыкта күләме 30-35 сүздән торган изложение яздырырга мөмкин.

        Язма сөйләмнең бу төрләрен үзләштерү дәрәҗәсенә карган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу.

Изложение  һәм сочинениеләрне бәяләү.

  1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 орфографик( 1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә,”5” ле куела.
  2. Эчтәлек дөре ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып,эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4” ле куела.
  3. Тестагы яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә,”3” ле куела.
  4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда , җөмләләр төзелгәндә, 6-7 тупас хата китсә, “2” ле куела.

Грамматик күнекмәләрне бәяләү.

  Грамматик форма һәм конструкцияләрне гамәлгә дөрес куллануны бәяләү телгә өйрәтүнең мөһим күрсәткечләреннән санала.

Укучыларның белем һәм күнекмәләре телдән һәм язма формада тикшерелә.

Грамматик белемнәрне бәяләү.

  1. Ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса; тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә; укытучыга 102 ачыкланучы сорау бирергә туры килсә, “5” ле куела.
  2. Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса, “4” ле куела.
  3. Грамматик форма һәм синтасик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата җибәрсә, “3” ле куела.
  4. Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә; грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса; хаталар 6 дан артып китсә, “2” ле куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая программа по татарскому языку

Я   ещё преподаю татарский язык в русских классах и предлагаю рабочую программу по татарскому языку. Думаю  учителям татарского языка  это пригодится....

рабочая программа по татарскому языку

Я   ещё преподаю татарский язык в русских классах и предлагаю рабочую программу по татарскому языку. Думаю  учителям татарского языка  это пригодится....

рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе

Укыту – тематик планлаштыру Предмет  Татар теле, укуСыйныф  2Сәгать саны:Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.Адми...

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...

Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс

Аңлатма язуыПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы...

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся 2 класса по программе Р.З.Хайдаровой

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся 2 класса по программе Р.З.Хайдаровой...