конспект урока по татарскому языку
план-конспект урока (3 класс) на тему

Гилмиева Энзиля Иншаровна

Сыйфат темасын кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat_temasyn_kabatlau.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

                                             19 нчы  урта  мәктәп      

    Башлангыч татар сыйныфы укытучылары  өчен  үткәрелгән

                        ачык  дәрес  эшкәртмәсе.

Тема: « Сыйфат темасын кабатлау» (3 нче сыйныф)

                                                                  Үткәрделәр: Галиева Ранизә Хасбиран кызы

                                                                                       Гыйлмиева Энзилә Иншар кызы

       

                                 26 нчы  февраль, 2009 ел.

                              Тема: Сыйфат темасын кабатлау.

                       

                      Максат: 1) сыйфат турында алынган белемнәрен ныгыту,        

                                           камилләштерү.

                                 2) укучыларның бөек шагыйрь Г. Тукай турында  

                                      белгәннәрен  тулылындыру

                                 

                                 3) ике теллелек шартларында туган телгә мәхәббәт, милли  

                                 үзаң , кышкы һәм язгы  табигатькә мәхәббәт, милләтара

                                 дуслык хисләре тәрбияләү, ярдәмләшү сыйфатлары булдыру

                 

                   Җиһазлау: Г.Тукай портреты, “Туган тел” җыры язмасы, интерактив  

                                      такта, тестлар.

                                                        Дәрес планы

1. Оештыру.

а) “ Туган тел җырын” тыңлау.

 -Бу җырны кем язган? Көе кемнеке?(Г. Тукай, татар халык көе.)  Тукай портреты        (Слайд №1)

 -Ул кем?(бөек язучы)

-Аның туган көне кайчан? (26 апрель)

-Аңа быел ничә яшь тулачак? (123 яшь)

-Әле генә тыңлап үтелгән җырында ул нәрсәне мактый, нәрсә белән горурлана? (туган телне мактый, аның белән горурлана.)

- Аның туган теле нинди тел булган? (татар теле)

  Әйе, балалар, Г.Тукай саф татарча сөйләшкән һәм үзенең туган телен әти- әни теле дип атаган.            

                                   Милли киемнәр слайды. № 2,3,4,5,6.

 

Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күп төрле. Ләкин һәркемнең үзенә якын, кадерле бер теле була. Шул телдә аның әти -әнисе ,туганнары сөйләшә.Шуңа күрә ул телне Туган тел- ана теле дип атыйлар.Безнең республикабыз Татарстанда бик күп милләт кешеләре яши. Һәр милләтнең үз теле бар.Без сезнең белән күбрәк рус милләтеннән булган кешеләр белән аралашабыз.Аларның туган теле рус теле. Татарстанда ике теллелек законы кертелгәч, рус милләтеннән булган кешеләр дә татар телен теләп өйрәнә башладылар, чөнки күп тел белү башка милләт кешеләре белән дә иркен аралашырга мөмкинлек бирә. Ә сез үзегез нинди чит телләр беләсез? (рус теле, инглиз теле, гарәп теле,) 

 

  -Ә сезнең туган телегез нинди? (татар теле)

Әйе, без үзебезнең ана телен бик яратабыз , ул телдә иркен һәм матур сөйләшү өчен бик тырышабыз. Узган атнада Туган тел көнен билгеләп үттек, төрле чаралар үткәрдек һәм   тел турында күп кенә мәкальләр өйрәндек.Аларны искә төшереп алыйк әле. (мәкальләр әйтү)

-Тактада  тел турында берничә мәкаль язылган, ләкин соңгы өлешләре төшеп калган.Сез бу мәкальләрне беләсезме икән? Тикшереп карыйм әле үзегезне.

                                  (Слайд№7)

                               

                             1. Яхшының сүзе татлы

                           

                             2.Тәмле тел таш яра,

                                Тәмсез тел баш яра

                               

                             3.Иң татлы тел –туган тел

                               

                             4. Тәмле тел балдан татлы.

                               

                              5. Теле чибәрнең үзе чибәр.

-Тел белү ни өчен кирәк? (Сөйләшү, аралашу өчен)

-Аралашу, сөйләшүне без нәрсә дип атыйбыз? (сөйләм)

-Сөйләм нәрсәләрдән төзелә? (җөмләләрдән)

-Җөмләләр нәрсәләрдән тора? (сүзләрдән)

-Белгәнегезчә, һәр сүз нинди дә булса мәгънә белдерә. Аларны без төркемнәргә бүлеп өйрәнәбез.Без нинди сүз төркемнәре белән таныштык инде? (исем, фигыль, сыйфат)

-Бүген дәрестә сыйфатлар турында алынган белемнәребезне ныгытырбыз.

 -Балалар, миңа бер укучы “ Сабантуй” газетасына җибәрәсе хатны тикшерергә бирде.Ул хатны бергәләп укыйк әле. (Слайд №8)

                             Менә яз җитте. Кояш көлә. Агачлар  тиздән яфрак ярыр.

                            Кошлар килә. Без аларга оя ясадык. Мин язны яратам.

-Бу хикәя газетада язылып чыгармы? (юк)

-Ни өчен? (Чөнки хикәя матур түгел)

-Бу укучыга булышырга телисезме?.  

                     

                                          Кышкы агач слайды. №9

Кышкы агач та бу балага булышырга тели.Аның ботакларында хикәя өчен кирәкле сүзләр эленгән.Ул сүзләрне хикәягә өстәргә кирәк.Беренче җөмләгә кайсы сүзне алып куярсыз икән?( җөмләләргә сүзләрне урнаштыру.Бер укучыдан сөйләмне укыту.)

-Сөйләмебез нишләде? (матурланды)

-Нинди сүз төркеменә караган сүзләр өстәдек? (сыйфатлар)

-Димәк, сыйфатлар ни өчен кирәк? (Сөйләмне матурлыйлар, тулыландыралар)

-Сыйфат нәрсәне белдерә?

-Нинди сорауларга җавап бирәләр?                       Сыйфат билгеләмәсе

-Алар җөмләдә нәрсәне ачыклап киләләр?

-Әйдәгез, хәзер рәсемнәр карап китик. Бу предметларның билгеләре нинди микән?

                                Предмет рәсемнәре карау.   ( Слайд №10 -15)

-билгеләрен әйтү,нәрсә белдергәнен ачыклау

        -Димәк, сыйфатлар предметларның нинди билгеләрен белдерәләр?

                        Төсне

                            Тәмне

                            Форманы

                            Холыкны

                            Табигать күренеше билгеләрен

                            Вакытны

-Мәгънәләре ягыннан сыйфатлар нинди булалар? (Антоним, синоним)

-Нинди сүзләр антоним сүзләр дип атала?

-Нинди сүзләр синоним сүзләр дип атала?.

Бирелгән сыйфатларга синоним сүзләр язарга:

               зур                 кечкенә                   зирәк                         матур

           олы, дәү        бәләкәй, нәни           акыллы, тапкыр         чибәр, гүзәл

                  саф                                          кайнар

           чиста пакъ                                   эссе, кызу.

.Күңелебез белән язны көтсәк тә, урамда кыш хөкем сөрә.Ул безгә быел бик сагындырып кына килде. Кар яуганын озак көтәргә туры килде. Инде менә аның  соңгы көннәре якынлаша .Тиздән аның белән саубуллашырбыз. Ә хушлашканчы кыш турында бик матур хикәя укып китәм. Сез игътибар белән тыңлагыз һәм сөйләмдә нинди сыйфатлар кулланылган ,хәтерегезгә сала барыгыз.

                   Яңгырлы көздән соң туган ягыбызга салкын кыш килде.  Көннәр салкынайдылар, кыскардылар. Киң аланнарны, биек

тауларны, яшел уҗымнарны, тар сукмакларны йомшак кар                    каплады. Агачлар җылы ак шәлләрен ябындылар.Ылыслы агачлар гына  ямь-яшел.

-Хикәя матурмы?

-Хикәяне матурлаучы сыйфатларны язып алырга.

          Тикшерү:яңгырлы, туган, салкын, киң,биек, яшел, тар, йомшак,

                                   җылы, ак, ылыслы, ямь-яшел

 -Соңгы җөмләне җөмлә кисәкләре буенча тикшерү

Ә хәзер сыйфатлар турында алынган белемнәребезне тикшереп китик, кечкенә генә тест эшләп алырбыз. Тест биремнәрен карап чыгыгыз .Дөрес җавапны һәрвакыттагыча түгәрәк эченә алабыз.

                                         

                                     Тест

                         

1.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

   а) нишли?

   б) ничек?

   в) нинди?

2. Сыйфатлар нәрсәне белдерә?

   а) предметны

   б) билгене

   в) эшне, хәрәкәтне

3. Сыйфатларны тап.

   а) июнь, агач

   б) куе, яңа

   в) сөендем, йөгердем

4. Матур сыйфатының антонимын табарга

   а) чибәр

   б) күркәм

   в) ямьсез

   г) гүзәл

5. Җылы сыйфатының синонимын табарга

   а) эссе

   б) суык

   в) салкын

 Йомгаклау

-Дәрестә нинди сүз төркемен кабатладык?

-Сыйфат нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап бирә?

-Теманы үзләштерү өчен татар телен, үзебезнең туган телне белү кирәк булдымы?

- Дәрестә бик матур һәм теләп эшләгәнегез өчен үзебезнең саф татар телендә сезгә рәхмәт әйтәсем, афәрин балалар диясем килә . Һәрвакыт шулай татарча матур итеп сөйләшегез, үзегезнең татар кешесе булуыгыз белән горурланыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по татарскому языку

Веду занятия  по татарскому языку. Предлагаю конспект урока....

Конспект урока по татарскому языку

Дәрес темасы: Бәйләнешле сөйләм. Хат язу, телефоннан сөйләшү.Максат:     укучыларны хат язарга өйрәтү, телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен дөрес куллана белү күнекмәсен булдыру; текст ...

Конспект урока по татарскому языку на тему "Словообразовательные окончания –чы/-че"

Развернутый план-конспект урока по татарскому языку с применением сингапурских структур для русскоязычной группы...

Конспект урока по татарскому языку для 4 класса "Глаголы"

Конспект урока по теме "Фигыльлэр. аулак ой"...

План-конспект урока по татарскому языку для 3 класса русской группы "Безнең авыл” текстындагы яңа лексика."

Тема: “Безнең авыл” текстындагы яңа лексика. Дәреснең максаты: “Безнең авыл” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру.·         тема буенча  лексик күне...

Конспект урока родного (татарского) языка в 4 классе по теме "Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар".

Башкортстан республикасының татар мәктәпләре өчен дәрес конспекты...