Конспект урока по татарскому языку
план-конспект урока (2 класс) на тему

Дәрес темасы: Бәйләнешле сөйләм. Хат язу, телефоннан сөйләшү.

Максат:     укучыларны хат язарга өйрәтү, телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен дөрес куллана белү күнекмәсен булдыру; текст өлешләре турындагы  белемнәрен  тирәнәйтү; укучыларның      тыңлап  аңлау, аңлап сөйләү  күнекмәләрен камилләштерү,

балаларны актив  аралашуга тарту, бер-береңә игътибарлылык тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә: предмет нәтиҗәләре – хат язу тәртибен белү;

                                метапредмет – фикерне башкаларга төгәл җиткерә белү;

                                шәхескә кагылышлы – белемнәрне үзләштерүгә теләк булдыру.

 Җиһазлау: компьютер, экран, проектор,

 

 Материал:2 нче сыйныф өчен дәреслек (Авторы:  И.Х.Мияссарова, Ф.Фәйзрахманова).

 Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.

Дәрес төре: катнаш

Метод:аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш

Кулланылган структуралар:

Мэнэдж Мэт, Хай Файв,Тэйк Оф – Тач Даун,Финк- Райт-Раунд Робин, Фолоу зе Лидер,

Куиз-Куиз  Трейд.

.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mukhutdinova_a.n._2_klass.docx19.21 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче сыйныф Мөхетдинова А.Н.

Дәрес темасы: Бәйләнешле сөйләм. Хат язу, телефоннан сөйләшү.

Максат:     укучыларны хат язарга өйрәтү, телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен дөрес куллана белү күнекмәсен булдыру; текст өлешләре турындагы  белемнәрен  тирәнәйтү; укучыларның      тыңлап  аңлау, аңлап сөйләү  күнекмәләрен камилләштерү,

балаларны актив  аралашуга тарту, бер-береңә игътибарлылык тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә: предмет нәтиҗәләре – хат язу тәртибен белү;

                                метапредмет – фикерне башкаларга төгәл җиткерә белү;

                                шәхескә кагылышлы – белемнәрне үзләштерүгә теләк булдыру.

 Җиһазлау: компьютер, экран, проектор,

 Материал:2 нче сыйныф өчен дәреслек (Авторы:  И.Х.Мияссарова, Ф.Фәйзрахманова).

 Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.

Дәрес төре: катнаш

Метод:аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш

Кулланылган структуралар:

Мэнэдж Мэт, Хай Файв,Тэйк Оф – Тач Даун,Финк- Райт-Раунд Робин, Фолоу зе Лидер,

Куиз-Куиз  Трейд.

.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру – ориентлашу этабы

А) Мотивлаштыру

Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга,уйларга бик җайлы.

  • Сез әзерме, укучылар?
  • Татар теле дәресен башлыйбыз. Хай -файв

Б) Ориентлашу

Матур язу күнегүләре: Хх (шул хәрефтән башланган берничә сүз язу)

  • Без сезнең белән нинди бүлекне өйрәнә башладык? ( Бәйләнешле сөйләм)Әйдәгез әле, белемнәрне тикшереп, барлап алыйк әле.

Тэйк оф – Тач даун структурасы

-Сөйләм – ул үзебезнең уй – фикерләребезне сөйләп һәм язып белдерү (әйе)

- Телдән әйтелгән сөйләм – язма сөйләм була (юк)

-Текста, әсәрдә тик  2 өлеш кенә була. (юк)

-Язуда теркәлгән яки басылган сөйләм текст була (әйе)

-Язылган текст – язма сөйләм була (әйе)

-Текстның ахырын – йомгаклау яисә бетем дип атыйлар (әйе)

-Текстның башы – төп өлеш була. ( юк)

Нәтиҗә ясау.

  1. Уку мәсьәләсен кую

Экранда язма

-Укучылар, карагыз әле тактага. Бу нәрсә икән?

               Исәнме, кадерле Дәү әнием!

Сиңа хат яза оныгың Динә.

        Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа. Ничек соң хәлләрең, Дәү әнием? Авырмыйсыңмы, безгә кунакка килергә уйламыйсыңмы?

Минем үземнең хәлләр бик әйбәт. “4” һәм “5” билгеләренә генә укып йөрим. Сине бик сагындым.

      Сине көтеп һәм сагынып Динә. ( бу хат)

  • Хат нинди сөйләм була? Бу текстмы? Өлешләрен билгеләгез әле.
  • Дәрес темасын билгеләгез әле.Без дәрес ахырына нәрсә эшләргә өйрәнергә тиеш булабыз?
  1. Уку мәсьәләсен чишү.

А) –Без сезнең белән хәзер хат язу тәртибен билгеләрбез.

Финк- Райт-Раунд Робин структурасы буенча

Нәтиҗә ясау: (экрандагы белән чагыштыру)

-Исәнләшү

-Килгән хат өчен рәхмәт әйтү

-Хәл сорашу

- Үзең турында язу

- Кем язганын язу.

Б) Фолоу зе Лидер

В )Хатта җөмләләр үзенә бер тәртиптә урнашырга тиешме? Җөмләләр бер-берсенә бәйләнгән булырга тиешме?

дәреслек 83 бит 113 нче күнегү буенча эшләү.

Хат язу.

Тикшерү . (____ номерлы укучы укый)

Г) –Хәзер безнең телефон заманы бит. Ә телефоннан сөйләшү кагыйдәләре бар микән? Ул нинди сөйләм була икән?Сез ничек уйлыйсыз? Дәреслекнең 82 нче битеннән табып укыгыз әле.

- парларда эшләү (иңбашы партнерлары) 114 нче күнегү

  1. Ныгыту

-Бәйләнешле сөйләмгә , димәк, хикәя,  әкият кенә керми, ә хатта һәм телефоннан сөйләшү дә керә икән.

Сез КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез. Моның өчен сезгә карточкалар ясарга  кирәк булачак.  

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш , каршыдагы партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз.

- Сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела)

- Вакыт бетте. Эшли башладык.

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

  1. Йомгаклау

-Нинди тема өстендә эшләдек?

-Хат нинди сөйләм, ә телефоннан сөйләшү нинди сөйләм була?

6.Рефлексия

Нәрсәгә өйрәндең дәрестә? Кыенлыклар булдымы?

Эшеңне ничек бәялисең?

7.Өй эше

Иптәшеңә хат язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по татарскому языку

Сыйфат темасын кабатлау...

Конспект урока по татарскому языку

Веду занятия  по татарскому языку. Предлагаю конспект урока....

Конспект урока по татарскому языку на тему "Словообразовательные окончания –чы/-че"

Развернутый план-конспект урока по татарскому языку с применением сингапурских структур для русскоязычной группы...

Конспект урока по татарскому языку для 4 класса "Глаголы"

Конспект урока по теме "Фигыльлэр. аулак ой"...

План-конспект урока по татарскому языку для 3 класса русской группы "Безнең авыл” текстындагы яңа лексика."

Тема: “Безнең авыл” текстындагы яңа лексика. Дәреснең максаты: “Безнең авыл” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру.·         тема буенча  лексик күне...

Конспект урока родного (татарского) языка в 4 классе по теме "Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар".

Башкортстан республикасының татар мәктәпләре өчен дәрес конспекты...