Инструктаж для начальных классов
материал по теме

Басирова Фирдания Ришатовна

Инструктаж для начальных классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon instruktazh_dlya_nachalnyh_klassov.doc122 КБ

Предварительный просмотр:

Килешенгән:                                                              Раслыйм :

                                                                               

1.Профком рәисе :

______________                                                                            

  2.Хезмәтне саклау җәмәгать  инспекторы:                                     ____________

    ______________

Инструктажлар исемлеге :

   

Башлангыч класс кабинеты өчен хезмәтне саклау инструктажы.

1. Гомуми таләпләр. 

2.Дәрес башланыр алдыннан таләпләр.

3.Кереш инструктаж.

4.Беренчел инструктаж.

5.Дәрес вакытында.

6.Дәрес беткәннән соң.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен хезмәтне саклау инструктажы.

1. Класс кабинетында куркынычсызлык кагыйдәләре.

2.Тәнәфес вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре.

3.Электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре.

Дәрес беткәннән соң таләпләр.

9.Бакчада эшләү кагыйдәләре.

10.Мәйданчыкта уйнаганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

11.Экскурсиягә барганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

12.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре.

13.Ашханәдә куркынычсызлык кагыйдәләре.

14.Хезмәт дәресендә куркынычсызлык кагыйдәләре.

15.Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

16.Энә белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

17.Без белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

18.Пычак белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

19.Клей белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

20.Тауда чана чаңгы шуганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

21.Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре.

22.Көзге каникул чорына үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

23.Кышкы каникул чорына үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

24.Чыршы бәйрәме үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре

25.Музейда укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр.

26.Диафильм, кино, видеофильм караганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

27.Макулатура һәм металлалом җыйганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

28.Май ае бәйрәме көннәренә куркынычсызлык кагыйдәләре.

29.Җәйге каникул чорына үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

30.Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

31.Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре.

32.Өйдә үзең генә булганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

                   Башлангыч  класслар  кабинеты өчен  хезмәтне  саклау

                                         инструктажы

  1.  Гомуми таләпләр

1.1Кабинеттагы дәресләргә медицина күзәтүе үткән һәм хезмәтне саклау инструктажы белән танышкан укучылар кертелә.

1.2Куркыныч факторлар:  гәүдә  төзелеше һәм күзләрнең күрү сәләте бозылу.

2. Дәрес башланыр алдыннан таләпләр

2.1.Барлык яктырту приборларын кабызырга.

      2.2.Электр җиһазларының төзеклегенә ышанырга.

      2.3.Мебельләрне  дөрес урнаштырырга.

      2.4.Тышкы стена белән парта арасы 0,6 м.

2.5.Эчке стена белән беренче парта арасы 0,4 – 0,5 м

2.6.Такта белән беренче парта арасы 2,4 – 2,7 м

2.7.Такта белән соңгы парта арасы 8 м.

2.8.Такта белән иң кырый парта арасы

2.9.Кабинетның санитар хәлен тикшерергә, җилләтергә, тәрәзә пыялаларының төзеклегенә ышанырга.

2.10. Кабинеттагы температураның 17 – 200 С булуы.

     2.11.Күргәзмәлекләрнең төзеклеген ныклап тикшерергә.

                         КЕРЕШ   ИНСТРУКТАЖ

                            (мәктәп өчен)

  1. Куныр урта мәктәбе 1980 нче елда төзелгән. 320 укучыга исәпләнгән, 2 этажлы капиталь бинада урнашкан. Мәктәптә 12 класс – кабинет; 2 мастерской (кыз., малай.);  спортзал; ашханә һәм башка ярдәмче бүлмәләр бар.
  2. Укучылар мәктәпкә 6,5 яшьтән, врач рөхсәте нигезендә кабул ителә. Уку срогы 11 ел.
  3. Дәресләр 800 сәгатьтә башлана, озынлыгы 45 мин.  Дәрес арасында тәнәфесләр 10 мин.;  15 минутлык тәнәфестә  2 – 6 сыйныфлар; 25 минутлык тәнәфестә 7 – 11 сыйныфлар кайнар аш белән туклана.
  4. Озайтылган көн группалары һәм түгәрәкләр эшли.
  5. Укучылар хезмәтне саклау кагыйдәләре Россия мәгариф министрлыгының 1994  нче ел 24 февраль № 94 приказы нигезендә алып барыла. Җаваплы – директор, аның ярдәмчеләре, сыйныф кабинеты җитәкчеләре, укучылар.
  6. Укучылар мәктәптә укучылар өчен кагыйдәләрне төгәл үтәргә, йөгереп йөрмәскә, тынычлыкны сакларга, чиста – пөхтә йөрергә тиешләр.
  7. 730 – 740 та мәктәпкә килергә, звонок булгач классларга кереп утырырга тиешләр.
  8. Мәктәптә төп куркыныч факторлар:  
  1. этаж баскычлары – ашыкмыйча берьяклап йөрергә;
  2. коридор һәм туалет ишекләре – сак булырга;
  3. электр җиһазларына кагылмаска;
  4. мастерскойда, спортзалда, химия һәм физика кабинетларында махсус инструктаж үткәч кенә эшли башларга.
  1. Укучылар классның чисталыгына, җилләтелүенә җаваплы, шәхси гигиена таләпләре төгәл үтәлергә тиеш. Укучылар икенче аяк киеме белән йөриләр.
  2.  Укучылар төрле аварияләр, янгын очрагында укытучы җитәкчелегендә инструкция нигезендә эш итәләр.

                                 БЕРЕНЧЕЛ   ИНСТРУКТАЖ

                                        (класс өчен)

  1.  Классның мәйданы 48 см2.  Класста 6 + 6 икеурынлы укучы партасы. Парталар кызыл маркировкалы.
  2. Класста укучылар чисталыкны сакларга, дәрескә кирәкмәгән очлы, кисә торган әйберләр алып килмәскә тиеш. Мәктәпкә укучылар өс киемнәрен салып керәләр.
  3. Укучылар дәрескә звонок булганчы кереп үз урыннарына утырып, кирәкле әйберләрне әзерләп куялар.
  4. Укучы парта арасында боргаланмаска, парталарны укытучы рөхсәтеннән башка күчермәскә.
  5. Чисталыкны һәм тәртипне дежурныйлар тәэмин итә.
  6. Парталарга укучылар буйларына ишетү һәм күрү сәләтләренә карап утыртыла. Урыннан урынга күчү укытучы җитәкчелегендә генә башкарыла.

7.Үзеңне начар хис итсәң укытучыга әйтергә.

8.Җылыту системасы тишелсә, укучыларны кабинеттан чыгарырга һәм сантехник чакыртырга.

9.Янгын чыкса укучыларны эвакуацияләргә, якындагы янгын частена хәбәр итәргә һәм янгын сүндерү чарасы ярдәмендә янгынны сүндерергә керешергә.

      10Укучылар травма алса, беренче ярдәм күрсәтергә. Мәктәп    администрациясенә һәм әти – әниләргә хәбәр итәргә, кирәк булса, якындагы медпунктка хәбәр итәргә.

  КЕРЕШ  ИНСТРУКТАЖ № 1

                                         

1.1.Үзеңнең эш урыныңны чиста, пөхтә тот,  башка урынга утырма.

1.2.Класстагы электр приборларының (включатель, розеткалар) кайда урнашканын бел.

1.3.Класстагы һәр әйбернең урынын бел, дөрес урнаштыр.

1.4.Төзек булмаган электр приборларын күрсәң укытучыга әйт.

1.5.Ачык форточкадан башыңны тыгып карама, кеше белән сөйләшмә.

                                         БЕРЕНЧЕЛ  ИНСТРУКТАЖ № 2

2.1Парта арасына буйларга карап утыртырга:

  1. 130 см га кадәр А (сары)  маркалы;
  2. 130 – 145 – Б (кызыл)  маркалы;
  3. 145 – 160  - В (зәңгәр) маркалы

2.2.Начар күрүчеләрне 1 -2 партага, начар ишетүчеләрне тәрәзә кырындагы рәткә утыртырга.

2.3.Утырган рәтләрне елга 2 тапкыр алыштырырга.

2.4.Яктырткычларны, тәрәзәләрне елга 2 тапкыр чистартырга.

2.5.Тәрәзә төбенә басмаска.

Инструктаж № 1. Класс кабинетында укучылар өчен куркынычсызлык   кагыйдәләре .

1.1Класста игътибарлы, тәртипле һәм сак бул, укытучының әйткәнен төгәл үтә.

     1.2.Эш өчен кирәкле коралларны, материалларны дөрес итеп куй.

1.3.Дәрес өчен кирәкмәгән әйберләрне өстәлгә куйма.

1.4.Эшкә тотынганчы аны ничек башкарасын уйла, өйрән.

1.5.Класс бүлмәсен җыештыру буенча таләпләрне үтә.

Инструктаж № 2. Тәнәфес вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре.

2.1Класста хәрәкәтле уеннар оештырмаска.

     2.2.Коридорда йөгереп йөрмәскә, класс ишекләре яныннан үткәндә сак бул.

2.3.Баскыч култыксаларына утырып шума, бер- береңне этеп уйнама. 2.4.Өлкәннәр күзәтүеннән башка хәрәкәтле уеннар уйнарга мәйданчыкка чыкма.

Инструктаж № 3. Электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре.

      3.1.Укытучы рөхсәтеннән башка электр приборларын тоташтырма.

3.2.Розеткага очлы әйберләр тыгып уйнама.

3.3.Чыгып торган электр приборларын күрсәң тотынма.

3.4.Төзек булмаган приборлар белән уйнама.

Инструктаж №  4.Дәрес беткәннән соң таләпләр.

4.1Электр приборларын эшләтүдән өзәргә.

4.2.Кабинетны җилләтергә һәм юеш ысул белән җыештырырга.

4.3.Форточкаларны  ябарга, утны сүндерергә.

4.4.Өйгә кайтканда юлда  йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә. (№8 )

Инструктаж № 5.  Бакчада эшләү кагыйдәләре.

5.1.Көрәк һәм тырма белән эшләгәндә иптәшләреңә зыян китерүдән саклан.

  1.  3  кг нан артык әйбер күтәрмә.

5.3Тырманың тешләрен өскә каратып куйма.

5.4.Эш коралларын урнаштырып куй, кулларыңны ю.

5.5.Төзек булмаган корал белән эшләмә.

5.6.Эшләгәндә махсус кием һәм бияләй ки. Үсемлекләрне ящик,  ашламаларны чиләк белән йөртергә.

Инструктаж № 6.  Мәйданчыкта уйнаганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

6.1.Тәрбияче рөхсәтеннән башка урамга чыгып йөрмә.

6.2.Тәрбияче булмаганда гимнастик снарядларда шөгыльләнмә.

6.3.Уен барышында уен кагыйдәләрен бозма.

6.4.Бер – береңә зыян китерә торган уеннар уйнама.

6.5.Тәрбияченең күрсәтмәләрен төгәл үтә, башкалардан аерылып йөрмә.

 

Инструктаж № 7.  Урамда шәхси куркынычсызлык .

7.1.Әгәр синең артыңнан таныш булмаган кеше куа икән, кеше күп урыннарга йөгер.

7.2.Әгәр таныш булмаган кеше сине мәҗбүри алып китәргә тырышса, карыш, кычкыр, ярдәмгә чакыр.

7.3.Чит кешенең сүзләренә ышанма.

7.4.Таныш булмаган машинага утырма.

7.5.Чит кешене йортыгызга чакырма, кертмә.

7.6.Караңгыга чаклы уйнама.

        Инструктаж № 8. Юлда йөрү кагыйдәләре.

8.1.Тротуардан уң яктан гына йөр.Әгәр тротуар булмаса юлның сул кырыеннан транспортка каршы бар.

8.2.Юлны тиешле урыннан гына чык.

8.3.Юлның икенче ягына чыкканда башта сулга, аннары уңга кара.

8.4.Транспорт алдыннан йөгереп чыкма.

8.5.Юлларда уйнау тыела.

8.6.Транспорт юлына велосипед белән чыкма.

     Инструктаж № 9.Экскурсиягә  барганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

9.1.Урамнан барганда, тезелеп сул яктан гына йөр, сафтан читкә чыкма.

9.2.Һава торышына карап киен.

9.3.Үзең белән 3 кг нан артык әйберләр алма.

9.4.Экскурсия барышында укытучының күрсәтмәләрен төгәл үтә, тиеш булмаган урыннарга кермә.

9.5.Ачык сулыклардан су эчмә.

9.6.Агулы үсемлекләр белән таныш бул, кулыңа алма, авызыңа капма.

9.7.Травма алсаң, укытучыга әйт.

9.8.Табигатьне пычратма.

9.9.Учак якма.

9.10. Экскурсиядән туры өеңә кайт.

9.11.Юл йөрү кагыйдәләрен үтә. ( № 8 )

Инструктаж № 10. Янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләре.

Тыела:

10.1.1.Үзең белән шырпы һәм зажигалка йөртү, аларны кабызып уйнау.

10.1.2.Электр приборларын розеткага тоташтырып, караучысыз калдыру.

  1. Төзек булмаган электр приборларын файдалану.

10.1.4.Газ плитәсен янган килеш калдыру, газ чыгып утыруны булдыру.

10.1.5.Газ плитәсе янына әйберләр кую.

10.1.6.Үзегез электр приборларын ремонтлау.

10.1.7.Өлкәннәрдән башка учак ягу.

Рөхсәт ителә:

10.2.1.Өйне янгыннан сакларга.

10.2.2.Янгын очрагында янгын сүндерүчеләрне чакыртырга.

10.2.3.Куркыныч турында сигнал бирергә.

10.2.4.Янгын сүндерүчеләрне каршы алырга ,урынын күрсәтергә.

10.2.5.Эвакуация планын белергә.

10.2.6.Өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга.

10.2.7.Әгәр төтен булса бинадан шуышып чыгарга.

10.2.8.Янгын булган урыннардан кешеләрне коткарырга.

10.2.9.Янган кешене,әйберне җәймә белән капларга.

    Инструктаж № 11. Сулыкларда  куркынычсызлык кагыйдәләре.

11.1Аерым билгеләнгән урында гына су коен.

11.2.Һава температурасы һәм су температурасы җитәрлек булганда гына коен.

11.3.Таныш булмаган урында су коенма.

11.4.Ялгыз гына су коенма.

11.5.Теләсә кайда суга чумып уйнама.

11.6.Су буенда бер – береңне этеп,батырып  уйнама.

11.7.Өлкәннәрдән башка тирән сулыкларда көймәләрдә, салда йөзмә.

11.8.Су аркылы чыкканда чиратлап кына чык.

11.9.Су буйларын чүпләмә.

11.10. Баткан булып алдап уйнама.

    Инструктаж № 12.  Ашханәдә  куркынычсызлык кагыйдәләре.

12.1.Ашханәгә ашыкмый гына бар.

12.2.Ашар алдыннан кулыңны ю.

12.3.Үзеңә билгеләнгән урынга гына утыр.

12.4.Ашаганда сөйләшмә.

12.5.Кайнар ризыклар белән пешүдән саклан.

12.6.Ризыкны ашыкмыйча гына чәйнәп аша.

Инструктаж № 13. Хезмәт  дәресләрендә куркынычсызлык  кагыйдәләре.

13.1Эшне укытучы рөхсәтеннән соң гына башла.

13.2.Төзек булмаган кораллар белән эшләмә.

13.3.Эш вакытында игътибарлы бул, сөйләшмә, чит эшләр белән шөгыльләнмә.

13.4.Эш коралларын кесәгә салып йөртмә.

Инструктаж № 14. Кайчы  белән  эшләү  кагыйдәләре.

14.1.Кайчының очын өскә каратып тотма.

14.2.Кайчы белән эшләгәндә йөрмә, иптәшләрең янына барма.

14.3.Кайчыларны ачык килеш калдырма.

14.4.Кайчыны иптәшеңә ябык килеш, очыннан тотып бир.

14.5.Эш барышында кисү сызыгын һәм материалны тоткан сул кулыңа игътибарлы бул.

14.6.Өстәл кырыена ук кайчы куйма.

14.7.Кайчы башы түгәрәк булырга тиеш.

Инструктаж № 15. Энә белән эшләгәндә  куркынычсызлык кагыйдәләре.

15.1. Энәне теләсә кайда калдырма, авызыңа капма. Махсус энә кадагычта сакла.

15.2. Калын предметлар (дәфтәр, катыргы) теккәндә башта без белән тишекләр яса һәм уймактан файдалан.

15.3. Энәне (булавканы) иптәшеңә очлы ягы белән бирмә. Энәгә җепне озын итеп саплама.

15.4. Эш башында һәм эш ахырында энәне сана, җитмәгәнен тап. Эш урынын тәртипкә китермичә китмә.

15.5. Энәне киемеңә кадама.

15.6. Энәне җеп белән генә йөрт.

Инструктаж № 16. Без белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.

  1. Тишә торган предметны махсус тактада тиш.
  2. Тишкәндә сак бул, артык каты басма.
  3. Безнең сабы нык һәм саклагыч боҗрасы булганда гына куллан.

  Инструктаж № 17. Пычак белән    эшләгәндә  куркынычсызлык кагыйдәләре.

17.1. Пычакны дөрес  һәм җайлап тот, үткен өлешенә кулың тимәсен.

17.2. Кискәндә “үзеңнән таба”  алымын кулланып кис, ә  кулың белән өстәлгә таян.

17.3. Катыргы кискәндә калын өслекле линейка куеп кис.

17.4. Катыргы кискәндә, каты басып, берьюлы кисәргә ярамый, әкрен генә ышкып кис.

  1. Кисү өчен җыелма пәке файдаланма.

Инструктаж № 18. Клей  белән эшләү  кагыйдәләре.

  1. Клейны ябыштырасы детальгә сыла.
  2. Клейны тигез калынлыкта сөрт.
  3.  Ябыштырылган детальне чиста кәгазь белән капла һәм ышкы.
  4. Клейны пумала ярдәмендә генә сыла.

     18.5.Читкә чыккан клейны чүпрәк белән сөрт һәм пумаланы ю.

Инструктаж № 19. Тауда чана, чаңгы шуганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

19.1.  Шуар өчен уңайлы урын сайла.

19.2. Чанага дөрес утырып төш.

19.3. Алдан шуган иптәшеңнең төшеп җиткәнен көт.

19.4. Чаңгыда шуганда таякларны иптәшләреңә зыян китерерлек күтәрмә.

19.5. Сикәлтәле урыннарда чаңгыда чанада шуып шаярма.

19.6. Машина йөри торган урыннарда чана, чаңгы шума.

Инструктаж № 20. Боз  өстендә шуганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

  1. Ныклап катмаган боз өстенә кермә. Яз,көз боз юка була.
  2. Ясалган юл буенча гына йөр.
  3. Агач үскән урыннарда сак бул.
  4. Таныш булмаган урында шума.

      20.5. .Бозга тишелгән бәкеләр янына барма

 20.6. Төзек  булмаган  тимераякта шума.

 20.7.  Боз өстендәге бәкеләрдән, ярылган җирләрдән ерак йөр.

 20.8. Бозлыкта шуганда бер – береңне этеп уйнама.

 20.9. Зурлардан башка  бозлыкта уйнама.

Инструктаж № 21. Көзге  каникулда үз – үзеңне тоту турында инструктаж.

  1. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтә. (№ 8 )
  2. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә. (№ 10 )
  3. Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр үтә. (№ 30 )

     21.5 Табиб рөхсәтеннән башка дарулар, спиртлы эчемлекләр, наркотик   кулланма.

21.6.Өйдә үзең генә булганда кагыйдәләрне үтә. (№ 32)

  1. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә. (№ 31 )
  2. Бозлавык булса егылудан саклан.
  3. Кичке сәгать 20  дән соң урамга ялгызың  гына чыкма.

Инструктаж № 22. Кышкы  каникулда үз – үзеңне тоту турында инструктаж.

  1. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтә. (№ 8 )
  2. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә. (№ 10)
  3. Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр үтә. (№ 30 )
  4. Табиб рөхсәтеннән башка дарулар, спиртлы эчемлекләр, наркотик кулланма.
  5. Өйдә үзең генә булганда кагыйдәләрне үтә. (№ 32 )
  6. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә. (№ 31 )
  7. Бозлавык булса егылудан саклан.
  8.  Кичке сәгать 20  дән соң урамга ялгызың  гына чыкма.
  9.  Биек биналарның астында уйнама. Кар яки боз төшәргә мөмкин.
  10. Таудан чана , чаңгы шуганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтә.(№19)
  11. Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтә.(№20)

Инструктаж № 23. Чыршы  бәйрәме уздыру өчен инструктаж.

    23.1.Чыршы янында бенгаль утлары яндырмаска, тотмаска.

    23.2Чыршыдагы герляндаларны тотмаска, кагылмаска.

    23.3.Сәхнәдә йөгереп йөрмәскә, баскычтан төшкәндә – менгәндә сак булырга, этешмәскә.

   23.4. Чыршы әйләнәсендә тәртип белән генә күңел ачарга.

   23.5.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә. (№ 10 )

   23.6.Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр үтә. (№ 30 )

Инструктаж № 24. Язгы  каникулда үз – үзеңне тоту турында инструктаж.

  1. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтә. ( № 8 )
  2. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә. ( №10 )
  3. Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр үтә. (№ 30  )
  4.  Өйдә үзең генә булганда кагыйдәләрне үтә. (№32 )
  5. Табиб рөхсәтеннән башка дарулар, спиртлы эчемлекләр, наркотик кулланма.
  6. Бозлавык булса егылудан саклан.
  7. Кичке сәгать 20  дән соң урамга ялгызың  гына чыкма.
  8. Биек биналарның астында уйнама. Кар яки боз төшәргә мөмкин.

  24.10.Олылардан башка елга буйларына барма.

  24.11.Яр буйларында тирән карга кермә.

  24.12.Агач һәм коймаларга менмә.

  24.13.Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә. (№31  )

  24.14.Кичке сәгать 20  дән соң урамга ялгызың  гына чыкма.

       Инструктаж № 25. Музейда укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр.

25.1.Музейга өс – баш киемнәрен салып, алмаш аяк киеме киеп керергә.

25.2.Музейда кычкырып сөйләшмәскә.

25.3.Музейда экспонатларга кул белән кагылмаска.

25.4.Игътибар белән тыңла, башкаларга комачаулама.

25.5.Витринага кагылма.

25.6.Музейдан чыккач кулыңны сабынлап ю.

Инструктаж № 26. Диафильм, кино, видеолар караганда  кагыйдәләр.

26.1. Класста күп кеше булырга ярамый.

26.2.Парта арасындагы юлларга утырырга, сумкаларны куярга ярамый.

26.3.Экран идәннән 1,5 м биеклектә булсын.

26.4.Киноаппаратура, мультимедиалар белән махсус таныклыгы булган кешеләр генә эш итә.

26.5.Кино – диафильм, видео – аудио кассеталар ябык тартмада саклана.

26.6.Ишекләрне бикләп куярга ярамый.

26.7.Электр үткәргечләре, аппаратура төзек булырга тиеш.

       Инструктаж № 27. Макулатура  һәм  металлалом җыйганда  куркынычсызлык кагыйдәләре

27.1.  30 мин. артык эшләргә ярамый.

 27.2. кг нан артык күтәрергә ярамый.

 27.3. Махсус бияләй киеп эшлә.

 27.4.Арба яки чана куллан.

 27.5.Эш беткәч кулларыңны ю.

 27.6.Чүплекләрдән җыярга ярамый.

Инструктаж № 28. Май ае  бәйрәм көннәренә.

   

  28.1.Май бәйрәме көннәрендә олылардан башка табигатькә чыкма.

  28.2.Учак якма.

  28.3.Сәг. 2000 дән соң олылардан башка урамга чыкма.

  28.4.Иптәшләрең һәм үзең өчен куркыныч уеннар оештырма.

  28.5.Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтә.(№ 8 )

  28.6.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен  төгәл үтә.(№ 10 )

Инструктаж № 29.  Җәйге  каникулда үз – үзеңне тоту турында инструктаж.

29.1.Юлда йөрү кагыйдәләрен үтә. (№ 8  )

29.2.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә. (№ 10 )

29.3.Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр үтә. (№ 30  )

29.4.Суда куркынычсызлык  кагыйдәләрне үтә. ( № 11 )

29.5. Өйдә үзең генә булганда кагыйдәләрне үтә. (№ 32 )

29.6.Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә. (№ 31 )

29.7.Табиб рөхсәтеннән башка дарулар, спиртлы эчемлекләр, наркотик кулланма

29.8.Яшен, көчле җил, давыл вакытында үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен үтә.

29.9.Сәг 2100 дән соң олылардан башка урамга чыкма.

Инструктаж № 30. Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр .

30.1.Урамда кычкырып сөйләшү, көлү әдәпсезлек.

30.2.Урамны чүпләмә: көнбагыш чубе, конфет кәгазе, җиләк- җимеш чүбе, кәгазь һ.б. ташлама.

30.3.Кинотеатрда тавышланма, йөгереп уйнама.

30.4.Тамашачыларга комачаулама: сызгырма, урындыклар белән тавыш чыгарма.

30.5.Залдан чыкканда ашыкма, этешмә.

30.6.Итагатьле ,тәртипле бул.

30.7.Җәмәгать урыннарында булу вакытын исеңнән чыгарма.

     Инструктаж № 31. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре.

   

     31.1. Таныш булмаган кеше белән сөйләшмә.

     31.2. Үзеңнең телефон номерыңны чит кешегә әйтмә.

     31.3. Өй номерыңны, адресыңны чит кешегә әйтергә ярамый.

     31.4  Таныш булмаган кеше белән дорфа сөйләшмә.

     Инструктаж № 32.  Өйдә үзең генә булганда куркынычсызлык кагыйдәләре.

      32.1.Таныш булмаган кешегә өй ишеген ачарга, аны өйгә кертергә ярамый.

      32.2.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл итеп үтә.(№10 )

      32.3.Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә. (№ 31 )

 32.4.Табиб рөхсәтеннән башка дарулар, спиртлы эчемлекләр, наркотик кулланма

      32.5.Чит кешегә таныш урында ачкычыңны калдырма.