Разработка урока в 3 классе татарский язык на тему "Хәзерге замандагы фигыль"(на татарском языке.)
план-конспект урока (3 класс) по теме

Можно использовать в 3 классе для татарских школ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_3_kl._konkurska_h_z_h_figyl.docx20.75 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем мәктәбе

Татар  теле

Хәзерге  заман  хикәя  фигыль

3 нче сыйныф

Төзеде : Җаббарова Илсөяр Әнвәр кызы

                                    1 категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

2012

Тема: Хәзерге заман хикәя фигыль.

Максат: 1) Хәзерге заман хикәя фигыль турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, камилләштерү;

               2) Кышкы табигатьне күзәтү, соклану, матурлыкны күрә белә хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, картина, светофор модуле, магнитофон, таратма дидактик карточкалар, хәзерге заман хикәя фигыль таблицасы.

Дәрес барышы

I Оештыру. Сәламләү.

  1. Исәнмесез, укучылар?
  2. Исәнмесез, саумысыз!
  3. Хәерле иртә, балалар.
  4. Имин үтсен көнегез!
  5. Кәефләрегез ничек соң?
  6. Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

У. – Кызлар утырабыз, малайлар утырабыз.

2) Теманы әйтү.

У. – Бүген, дәреснең темасы хәзерге заман хикәя фигыль.

II Үткән материал өстендә эш.

  1.  Матур язу.

У. – Дәфтәрләрне ачабыз, дөрес утырабыз, дәфтәрләрне авыш куябыз.

У. – Бүгенге числоны язабыз.    

У. – Матур язу күнегүләрен язар алдыннан сорауга җавап бирегез әле.

Кешедә бар, хайванда юк,

                                     Күлдә бар, елгада юк.

Б. – “К” хәрефе.

У. – Әйе, шулай булгач без сезнең белән Кк хәрефләрен язарбыз. Кемнәр матур язалар, Лилия, Рәзилә, Ләйлә, Гөлназ, сезгә кыш һәм көз турында мәкаль яки табышмакларны искә төшереп язарга.

  Тактада: К К к к

У. – К авазы кергән кыш турында сүзләр әйтегез.

      Кар, кыш  шул сүзләрне язабыз.

  1. Җөмләләр төзү.

У. – Кыш темасына, картинадан файдаланып, язган сүзләрне кертеп җөмләләр төзегез. Бу җөмләләрдә хәзерге заман фигыле булсын.

Б.- Ап-ак кар ява. Ябалак, ябалак кар ява. Салкын кыш җитә.

3) Синтаксик анализ ясау.

У.- Салкын кыш җитә җөмләсенең җөмлә кисәкләрен табарга кирәк. Әйдә, Лилия, тактага чык, ә калганнар дәфтәргә язып эшлибез һәм сигнал карточкалар белән күрсәтеп дөреслеген тикшерәбез. (кызыл, яшел төс).

   сыйфат     исем     х.з.фигыль  

   Салкын      кыш       җитә.

Б. – Нәрсә җитә? Кыш җитә. Кыш хәбәр, исем белән белдерелгән.

- кыш нишли? Җитә. Җитә җөмләнең хәбәре, х.з.фигыль белән белдерелгән.

- Нинди кыш җитә? Салкын кыш җитә. Салкын сыйфат белән белдерелгән.

У – Без җөмләгә нинди тикшерү үткәрдек?

Б. – Синтаксик.

У. – Әйе, дөрес.

4) Морфологик анализ ясау.

 У – Элвира, җитә фигылен тикшер әле.

Җитә – фигыль, хәзерге заман, барлыкта, берлек сан, 3 зат.

У. – Без нинди анализ ясадык?

Б. – Морфологик анализ.

У. – Әйе, дөрес.

5) Перфокарталар белән эшләү.

У. – Хәзер мин сезгә перфокарталар таратам. Сезгә җитә фигылен зат-сан белән төрләндереп язарга кирәк булыр.

                  Берлек сан                                   Күплек сан

Мин           җитәм                         Без             җитәбез  

Син           җитәсең                      Сез             җитәсез

Ул             җитә                            Алар           җитәләр

   Билгеләр кую, тикшерү.

6) Фонетик анализ ясау.

У. – Җитә фигыленә тагын нинди анализ үткәреп була?

Б. – Хәреф-аваз анализы.

 У. – ул нинди анализ?

Б. – Фонетик. (Гөлназ тактада тикшерә, ә калганнар урында).

        Җитә

 җ – [җ] – тартык, парлы, яңгырау.

 и – [и] – сузык, нечкә.

 т – [т] – тартык, парлы, саңгырау.

 ә – [ә] – сузык, нечкә, парлы, басымлы.

4 хәреф, 4 аваз.

У. – Рәхмәт!

7) Синонимнарны әйтү.

У. – Тагын җитә фигыле турында нәрсә әйтә алабыз?

Б. – Синонимнары бар.

У. – Нәрсә ул синоним?

Б. – Бер үк мәгънәне белдереп килгән сүзләр синонимнар дип аталалар.

У. – Әйе, рәхмәт. Синонимнарны әйтегез, дөрес әйтмәгән очракта кул чабабыз.

Б. – Җитә, килә, якынлаша, башлана, керә.

8) Антонимнарны әйтү.

У. – Тагын нәрсә әйтә алабыз?

Б. – Антонимы бар.

У. – Нәрсә ул антоним?

 Б. – Капма-каршы мәгънәне белдереп килгән сүзләр антонимнар дип атала.

У. – Җитә сүзенең антонимы ничек?

Б. – Җитә – китә.

9) Текстан хәзерге заман хикәя фигыльне табып язарга.

У. – Тактага язган хикәяне эчтән укып чыгабыз. Хикәядән хәзерге заман хикәя фигыльне генә язып алырга кирәк.

     Бик еш йомшак кар ява. Болыннар, кырлар ак юрганга төренде. Нарат ак чуклар такты. Зифа каеннар ефәк шәл ябыналар. Яшел чыршы күлмәген яңарта.

     Елга өстен якты боз каплады. Ул көзгедәй ялтырый. Балалар анда тимераякта шуалар. Тирә-якта күңелле тавышлар ишетелә.

У. – Кайсы фигыльләрне яздыгыз? Ә без тикшереп барабыз. (Сигнал карточкаларын күрсәтәбез).

Б. – Ява, төренде, такты, ябыналар, яңарта, каплады, ялтырый, шуалар, ишетелә.

У. – Барыгызның да шулаймы?

III Ял итәбез. (Магнитофон язмасында талгын, тыныч кына көй уйный).

  1. Тышта салкын кыш. Ә безгә җылы. Без барыбыз да җылынабыз.
  1. Колакларны ышку.
  2. Өченче күзне табып әөләнә ясау.
  3. Баш бармак янындагы нокта.
  4. Кулларны ышку, чәбәкләү.

IY Язган табышмак, мәкальләрне укыту.

У. – Язган табышмак, мәкальләрне укыгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.

Б. – “Кышка кар, көзгә икмәк”.

        Кырлар буш кала,

        Яңгырлар ява;

        Җирләр дымлана,-

        Бу кайчак була?   (Көз)

 

        Һәр җир карланган,

        Сулар бозланган;

        Уйный җил-буран,-

        Бу кайчак, туган?    (Кыш)

Y  Дәреслек белән эшләү. Өйгә эш бирү.

У. – Дәреслекнең 132 битен ачабыз, 226 нчы күнегүне табабыз. (аңлату).

- Бу күнегү өй эшенә була.

YI 1) Боерык фигылне хәзерге заманга үзгәртеп әйтү.

(1 укучы боерык фигыль әйтә, ә калганнар хәзерге заманга үзгәртеп әйтәләр).

У. – Барыбыз да боерык фигыль уйлыйбыз, бер укучы боерык фигыль әйтә, ә калган укучылар хәзерге заманны әйтәләр.

       Бар                    бара

       Сыз                    сыза

        Кил                   килә

        Укы                   укый

        Эшлә               эшли

У. - Хәзерге заман фигыльгә нинди кушымчалар ялганды?

         - а,  -ә.

2) Кагыйдәне әйттерү.

У. –Шулай булгач нинди кагыйдә килеп чыга.  Кагыйдәне әйтегез әле.

Б. - Хәзерге заман хикәя фигыль эшнең сөйләү вакытында эшләнүен күрсәтә.

Б. - Хәзерге заман хикәя фигыльгә – а, -ә кушымчалары ялгана.

3) Мәктәп темасына караган сүзләрне язу.

У. – Мәктәп темасына караган хәзерге заман фигыльләрен уйлап әйтегез.

Б. – Яза, сыза, өйрәнәләр, чишә, чигә, эшли, ясый, буйый, укый.

У. – Тагын нишлибез?

Б. – Саный, сөйли...

У. – Хәтерегездә калган фигыльләрне дәфтәргә язабыз.

4) Мәктәп турында фигыльләрне кулланып телдән хикәя төзегез.

У. – Шушы фигыльләрне кулланып мәктәп темасына карата телдән хикәя уйлагыз. (1 укучыдан сөйләтү).

5) Нечкә һәм калын төрләндереш.(язу) Зат-сан белән төрләнеш.

У. – Үзегез язган фигыльләрдән бер нечкә һәм калын әйтелешле сүзләрне төрләндереп язабыз. Таблицадан кулланырга да мөмкин.

     Мин                           Без

     Син                           Сез

     Ул                              Алар

(1 укучыдан калын, ә 2 сеннән калын төрләнешне укыту).

У. – Я, кем укып күрсәтә?

Б. - ...

У. - Хәзерге заман хикәя фигыль ничек тә төрләнде?

Б. – Зат-сан белән төрләнде.

YII Йомгаклау.

У. – Укучылар, дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез, көчегезне кызганмадыгыз, белемнәрегезне дәлилләп күрсәтә белдегез. Хәзерге заман хикәя фигыль темасын яхшы үзләштердегез, аларны сөйләм һәм язма телдә гамәли кулланырга өйрәнүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Хәзер дәрестә аеруча яхшы катнашкан укучыларга билгеләр куям. (Билгеләр куела).

У. – Дәресне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз. (караокега  кушылып җырлау)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Рассказы для детей. В. Чаплина. Мушка. Учебно-методическая разработка урока ». 1 класс. Программа "Начальная школа XXI века"

На уроке учащиеся закрепляют понятие "рассказ", учатся определять особенности рассказа, воссоздавать образы героев (описание внешнего вида, поведения), высказывать отношение к героям и их поступ...

Разработка урока 4 класса по предмету "Окружающий мир" по теме "У Черного моря"

Урок разработан к УМК "Окружающий мир" А.А.Плешакова. Содержит региональный компонент....

Разработка урока 4 класс "Предлоги места"

разработка урока по английскому языку по теме "Предлоги места", 4 класс...

Урок 7 разработка урока 2 класс стр 73 упр 5

Пошаговый план урока к УМК 2 кл Афанасьева.начиная с первого слайда и до конца можно проследить ход всего урока.в данном уроке повторялись звуки, читались тексты, изучались новые буквосочетания ау, еу...

Урок 5 разработка урока 3 класс Афанасьева

Грамотические заданияспециальные вопросывопросительные слова much many a lot of...

Методическая разработка урока по теме: "Мой день рождения" (числа 1-12, цвета) по английскому языку для 2 классов

Материал будет полезен учителям английского языка начальной школы для введения и или закрепления слов и фраз по теме: "Мой день рождения" для учащихся 2 классов. В разработке представлены за...