Шөгыль. Родной язык.
план-конспект по теме

Зурлар төркемендә сойләм телен үстерү шогыле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Көчле дә ул, бай да, ягымлы да минем туган телем.

Максат: Туган телебезнең кадерен , тормыштагы урынын белү;

                      Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы        

белемнәрен үстерүне дәвам итү, балаларда шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү;

                        Шигырь, җыр-бию, әкиятләр аша туган телебезнең  байлыгын, матурлыгын күрсәтү; туган телебезгә соклану хисләре уяту.

                               Шөгыль барышы:

1.Оештыру өлеше.

-Бүгенге шөгыльдә ана телебезгә булган мәхәббәтебезне, олы ихтирам хисләребезне җыр, шигырь, уеннар аша белдерербез.

2.»Туган тел» җыры яңгырый һәм кыскача гына әңгәмә кору.

- Бу җырның сүзләрен кем язган?

-Ә сез Г.Тукай турында нәрсәләр беләсез?

-Әйе, Г.Тукай ямьле яз аеның 26 апрелендә Арча районында туган. Ул кечкенәдән ятим- әти-әнисез калган, чит кешеләр кулында ачлы туклы яшәгән, бик күп михнәтләр, авырлыклар күргән.

-Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен яшь чакта бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнербез. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килеп тора.

-Әйдәгез әле , балалар, искә төшерик, Г.Тукай нинди әкиятләр, шигырьләр язган?(“Кызыклы шәкерт”)

Ике бала шигырьне сөйләп чыга.                                                                                    

-Бу шигырьдә нәрсә турында әйтелгән?

-Исеме ничек, кем язган?

3. Ш.Маннурның шигъри юлларын искә төшерү.

-Татар теле - туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Әти-әни, әби-бабай

Безне сөя торган тел.

-Туган тел  әти-әни, Туган ил кебек сүзләр белән беррәттән йөри.Без үз ана телебездә сөйләшәбез.Аның ярдәмендә дөньяның чиксез киңлекләрен күз алдына китерәбез. Тел ярдәмендә бер-беребез белән аңлашабыз, фикер алышабыз.

4.Мәкальләр, әйтемнәр әйтү.

-Ә сөйләмне матурлап, баетып җибәрер өчен әйтемнәр, мәкальләр кулланабыз.

-Әйдәгез тел турында нинди мәкальләр беләбез икән шуны тикшерик:

а) Акыллы сүз – телдән чыккан алтын.

б) Сөйдергән дә тел , биздергән дә тел.

в)Иң татлы тел – туган тел.

    Анам сөйләп торган тел.

г)Теле татлының дусты күп.

е)Теле барның юлы бар.

ж)Тел күрке- сүз.

з)Теллеләр халык булып дөньяга чыккан,

    Телсезләр балык булып дәрьяда калган.

5.Физкультминутка.

-Әйдәгез әле, балалар, без балыклар булып алыйк.

-Бир әле, дустым, кулыңны;

Бергә-бергә уйнашыйк.

Аяк очларына басып,

Кояш белән дуслашыйк.

Ә аннан соң көймә ясап

Зур диңгезгә йөзик без.

Төпкә таба чумып китеп

Балыкларны күрик без.

Менә шулай, менә шулай

Бик күңелле уйныйк без.

6.Табышмаклар әйтешү.

1)Ачы да була, төче дә була

    Йә, әйтеп кара, ул нәрсә була?

2)Үзе сөяксез сөйләгән сүзе хисапсыз.(тел)

3)Балдай татлы да син,

    Җандай якын да син,

    Әнкәм кебек бер генә-

     Бик кадерле син миңа.(туган тел) һ.б.

7.-Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары, татар биюләре аша күңелебезгә үтеп керә безнең. Галимнәребез, язучыларыбыз татар теленең бөеклеге турында нинди матур сүзләр әйтеп калдырганнар?

-Татар телен Такташ сөйде,

 Тукай өзелеп мактады,

Урам теле түгеллеген

Насыйри да яклады.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның. телен яратмый

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

8.Бишек җырлары.

-Элек-электән үк безне әниләребез бишек җыры җырлап тирбәткән, туган телебезгә мәхәббәт уяткан, аны кадерләргә өйрәткән. Без дә сезнең белән бишек җырлары беләбез, әйдәгез әле, җырлап карыйк.

-Бишек җырын көйли-көйли,

Матур җырлар җырлый-җырлый

Түгәрәктә уйный-уйный

Шат яшибез бакчада.

“Капкалы” уенын уйнау.

9.Шәүкәт Галиев шигырен уку.(Бу шигырь аша кошлар, җәнлекләрнең дә кешеләр кебек үз ана телендә сөйләшүләрен җиткерү)

-Менә балалар, игътибар иттегезме, һәр милләт туган телендә сөйләшә. Ә безнең ана телебез-татар теле.

-Һәр телнең бар дәртле моң чишмәсе,

Нәҗибе бар, Фәрит, Сәйдәше...

Тукай телен сөеп олылый бит

Миһербанлы бездә һәр кеше.

-(Балалардан дәвам иттерү)

-Һәр телнең бар газиз туган җире,

Офыкларга очар канаты,

Үз тарихын саклар бурычы бар,

Олы телнең олы максаты.

Һәрбер телнең язы ике килми,

Кабатланмый якты иртәсе.                                                        

 Яктылыкка атлый туган телем,

Каршылыкның ватып киртәсен.

10.Йомгаклау.

-Балалар, бүгенге шөгыльдә без нәрсәләр белдек?

-Тагын ниләр белергә теләр идегез?

Тәрбияче: Корбангалиева Халидә.

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час.Конкурс знатоков родного языка "Ты наш друг, родной язык".

Классный час посвящён празднованию Международного дня родного языка, который ежегодно отмечается 21 февраля....

ПОЛОЖЕНИЕ Об открытой школьной викторине, посвященной международному дню родного языка «Язык мой родной»

1. Цель и задачи школьной викторины.1.1. Целью школьной викторины «Язык мой родной» является расширить знания младших школьников о русских народных сказках, а также развить интерес к изучению родного ...

Урок по родному языку (русскому) 3класс ( на основе рабочей программы по учебному курсу «Родной язык» для 1-4 классов, «Школа России»).

Цели: закрепить понятие о местоимении, о роли местоимений в речи.Планируемые результаты:предметные:распознавать местоимения среди других частей речи;определять лицо и число местоименийметапредметные:п...

Урок посвящённый Международному дню родного языка « Чем богат родной язык»

Как же прекрасен родной мой язык,Волшебный, певучий,играющий.Словно прозрачный хрустальный родникСердце и душу ласкающий...

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс...