Родной язык.
план-конспект по теме

Зурлар төркемендә ана теле занятиесе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zurlar_torkemend_ana_tele_zanyatiese.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕНДӘ АНА ТЕЛЕ ЗАНЯТИЕСЕ

Тема: Ә. Исхакның «Туган илем» шигырен ятлау. «Зәлидә». Татар халык уенын уйнау.

Максат: Балаларның игьтибарлылыгын, хәтерләү сәләтен үстерү. Ши гырьне яттан сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү. Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, аның изге, кадерле җир һәм бердәнбер булуын белү. Туган илең, туган халкың белән горурлану, аның гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын хөрмәт итү.

Сүзлек: Ватан, тиңдәш, президент һ. б.

Җиһазлар: Туган илебезнең матур истәлекле урыннары сурәтләнгән рәсемнәр, картиналар; президент Р. Миннеханов  портреты; Татарстанның дәүләт флагы; уен өчен сораулар язылган карточкалар.

Занятие барышы:

Бүлмә туган ил төшенчәсен аңларга ярдәм итәрлек итеп җиһазланды рыштан: төрле рәсемнәр, картиналар, китап-альбомнар; түр стенада прези дент портреты, астарак — аның ике ягында — флаг һәм герб.

Балалар ярымтүгәрәк итеп утырганнар. Әкрен генә туган илгә багыш ланган җыр яңгырый.

Тәрбияче. Балалар, бүген без сезнең белән туган ил турында сөйләшербез. Туган илгә багышланган шигырьдә ятларбыз. Әйтегез әле, нәрсә ул Туган ил, Ватан? Сез аны ничек күз алдына китерәсез?

Балалар:

— Туган ил ул — алтын басулар.

— Туган ил ул — көмеш чишмәләр.

— Туган ил ул — биек таулар, киң болыннар.

— Туган ил ул — чәчәкле җәйләр,

карлы кышлар, яшел язлар, алтын көзләр.

' — Туган ил ул — завод-фабрикалар, мәктәпләр.

 — Туган ил ул — без яшәгән авыл, өй.

— Туган ил ул — әти белән әни, әнием җырлаган бишек җырлары, әби ем сөйләгән, әкиятләр, аңың чулпы моңнары һ. б.

Тәрбияче. Балалар, сез бик дөрес уйлыйсыз. Ә хәзер әйтегез әле: кешенең ничә туган иле була?

 Кешенең дә, хәтта кошларның да туган иле бары тик бер генә була.

 Тәрбияче. Әйе, балалар, Туган ил, Ватан, әни кебек, бары тик бер генәбула. Бик изге дә, бик кадерле дә ул. Юкка гына «Туган илең — туган анаң» димәгәннәр. Ә сезнең туган илегез нинди ил соң? Ул ничек атала?

— Безнең туган илебез — Татарстан.

Тәрбияче. Әйе, Татарстан. Ул нигә шулай атала? Анда татарлар гына яшиме?

 Балалар:

— Юк, анда күп төрле халык яши.,

— Ләкин төп халкы — татарлар, ул татарларның Ватаны.

Тәрбияче. Туган илебезнең баш, шәһәре, башкаласы ничек атала? Илбашыбыз (президентыбыз) кем? Ул кайда яши? Татарларның нинди бәйрәмнәрен, гадәт-йолаларын беләсез? Сезгә Туган илдә яшәү күңеллеме? Әллә чит җирдә яшәү күңелле булыр идеме? Ничек уйлыйсыз, ни өчен?

 «Иленнән аерылган — канаты каерылган» дигән мәкальне сез ничек аңлыйсыз?

Җавапларны гомумиләштереп, «туган илдән дә бөек, изге, кадерле җир юк» дигән нәтиҗә ясала.

Тәрбияче. Хәзер шул кадерле Туган илебез турында шагыйрь Әхмәт Исхак язган «Туган илем» дигән шигырьне яттан сөйләргә өйрәнербез. (Тәрбияче шигырьне сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтә. Эчтәлек, сүзлек белән эшләгәннән соң, шигырьне өйрәтә. Шигырьне назлы да, горур да итеп, сәнгатьле сөйләргә кирәклеген исләренә төшерә. Тагын сөйләп күрсәтә.)

Тәрбияче. Балалар, хәзер татар халкының элек-электән бик яратып уй ный торган «Зәлидә» уенын уйнарбыз, Уен сезгә бераз таныш инде. Без аны телевизордан да карыйбыз. Шулай да уенны искә төшереп үтәм,

Түгәрәк өстәлгә төрле сораулар язылган карточкалар куелган. Уенда җи тез була алмасаң (ягъни, уеннан чыккан кешегә) «җәза» бирелә. Ул үзенә ошаган карточканы ала, мин соравын укып күрсәтәм. Ул җавап бирә. Дөрес җавап бирүчегә — үзебез татар бизәкләре белән бизәгән открытка тапшырыла.

  1. Иң элек «Ачык авызлы» уйныйбыз. Балалар саныннан бергә кимрәк итеп, урындыклар түгәрәкләп тегезелә. Балалар бию көенә урындык тирәли биеп йөриләр. Көй туктауга, урындыкларга утыралар. «Ачык авыз» булып урын дыксыз калучыга — «җәза». Уен берничә тапкыр кабатлана.

Сораулар һәм бирем:

• «Туган илем» шигырен кем язган?      

• Туган ил турында нинди матур сүзләр әйтеп була?

 Сүзләрдән яңа сүзләр яса, мәсәлән: бакча — бакчачы; буяу — буяучы

һб.

  1. «Капкалы» уены. Ике бала «капка» ясаган кулларын өскә күтәреп ба салар. Башкалар түгәрәктә «Әнисә»не җырлый-җырлый, биеп капка аша уза лар. Капкага эләгүчегә «җәза» бирелә. Уен шулай кабатлана.

Биремнәр һәм сорау:

• Ягымлы сүзләр әйт.

• Мәкаль әйт.

• Сүзләргә карма-каршы сүзләр әйт (ак, дус, тиз һ. б.)

• «Безнең өйдә без жидәү» — нинди шигырьдән?

  1. «Йөзек салыш» уены.

Сораулар:

• Сөембикә кем ул?

• Сине изрәтеп йоклатучы иң назлы җыр нинди?

• «Суык бабай» шигырен кем язган? Сөйләп күрсәт.

• Безнең авыл яныннан (аркылы) агучы елга?

Тәрбияче. Балалар, сез бүген шундый матур уйнадыгыз. Кем җиңүче бу лып калды? Әйдәгез, аңа да берәр сорау бирик. Соравыбыз музыка телендә — бу нинди көй?

«Туган тел» (татар халык көе) яңгырый. Тәрбияче аның сүзләрен музыка астында сәнгатьле итеп сөйли. Аннары җырны күмәк башкару белән дәрес тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час.Конкурс знатоков родного языка "Ты наш друг, родной язык".

Классный час посвящён празднованию Международного дня родного языка, который ежегодно отмечается 21 февраля....

ПОЛОЖЕНИЕ Об открытой школьной викторине, посвященной международному дню родного языка «Язык мой родной»

1. Цель и задачи школьной викторины.1.1. Целью школьной викторины «Язык мой родной» является расширить знания младших школьников о русских народных сказках, а также развить интерес к изучению родного ...

Урок по родному языку (русскому) 3класс ( на основе рабочей программы по учебному курсу «Родной язык» для 1-4 классов, «Школа России»).

Цели: закрепить понятие о местоимении, о роли местоимений в речи.Планируемые результаты:предметные:распознавать местоимения среди других частей речи;определять лицо и число местоименийметапредметные:п...

Урок посвящённый Международному дню родного языка « Чем богат родной язык»

Как же прекрасен родной мой язык,Волшебный, певучий,играющий.Словно прозрачный хрустальный родникСердце и душу ласкающий...

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс...

Русский родной язык, Литературное чтение на русском родном языке

Курс русского родного языка направлен на достижение следующих целей:расширение представлений о русском языке как духовной, нравственной и культурной ценности народа; осознание национального своеобрази...