Родной язык (2)
план-конспект по теме

Зурлар торкемендә сөйләм телен үстерү шогыле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zurlar_torkemend_ana_tele_zanyatiese_2.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕНДӘ АНА ТЕЛЕ ЗАНЯТИЕСЕ

 Тема: Нәни иҗатчылар.

Максат: балаларны татар халкының милли мәдәнияте белән танышты руны дәвам итү; аларда туган халык, туган ил, милли гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр белән горурлану хисләре тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен, фикерләүләрен үстерү, эстетик зәвыкларын баету.

Җиһазлар: көнкүреш кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре, китаплар һ. б.

Бүлмә татар милли рухында бизәлә.)

Занятие барышы:

Балалар түгәрәкләнеп утыралар, «Йөзек салыш» уены уйныйлар. Шул чак кулына тишек капчык һәм карта тоткан Шомбай (бер тәрбияче) килеп керә. Картасыннан нидер эзли: — Тәк, тәк, Болгар дәүләтенең кечкенә онык лары кайдадыр шушы тирәдә яши дигәннәр иде. (Игътибарын балаларга юнәлтә.) Тукта әле, менә бит, монда кемнәрдер бар. Сорашырга кирәк (тамак кыра). Балалар, мин кайсы җиргә килеп чыктым соң, миңа бөек Болгар дәүләте, татар балаларын табарга кирәк иде.

Балалар. Сез дөрес килгәнсез. Тик безнең дәүләт хәзер Татарстан дәүләте дип атала. Без Татарстан илендә яшибез. Авылыбызның исеме....

Шомбай. Ә ник Татарстан дип атала соң ул? Анда гел татарлар гына яши мени?

Балалар:

— Юк, башкортлар, руслар, марилар һ. б. да яши.

— Ләкин төп халкы — татарлар. Шуңа Татарстан — татар иле дип атала. Без — татар балалары.

Шомбай. Сезнең татар балалары икәнлегегезгә ышанып җитмим әле. Балалар:

 Ничек инде? Без бит татарча сөйләшәбез. Татарча шигырьләр сөйли без, җырлыйбыз, биибез.

— Бәетләр, мәкальләр, такмаклар, әкиятләр сөйли беләбез.

Шомбай. Кеше кечкенәдән ишеткәнне бер дә онытмый, диләр. Сезне дә әниләрегез назлы, моңлы, иркә бишек җырлары җырлап йоклаткандыр. Берәр бишек җыры җырлап күрсәтсәгез, ышана язар идем.

— Бик рәхәтләнеп (балалар бишек җыры җырлыйлар).

Шомбай. Чынлап та ышандыра башладыгыз. Ә шулай да... (уйлый). Безнең халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәм, йолаларын беләсезме?

— Әлбәттә. Безнең бик күңелле «Карга боткасы», «Сабантуй», «Нәүрүз», «Нардуган», «Каз өмәсе», һ. б. бәйрәмнәребез бар.

Шомбай. Ә ул бәйрәмнәр ничек узган, белмисезме? Балалар:

— һәр бәйрәмнең үз тәртибе бар. «Карга боткасы» язын каргалар килү белән үткәрелсә, «Сабантуй» — кыр эшләре беткәч уздырыла.

— Барлык бәйрәмнәр дә уен-көлке, җыр белән үтә. Такмаклар әйтелә. Шомбай. Бик яхшы беләсез икән, балалар. Мине бик сөендердегез әле.

 Тәрбияче. Борынгы халкыбыз төрле һөнәрләргә ия булган. Оста

чүлмәкчеләр, читекчеләр, көмешчеләр белән дан казанган. Сәүдә гөрләп тор ган. Безнең халык элек тә, хәзер дә — һөнәрле халык.

Шомбай. Ай-яй. Бигрәк күп беләсез икән. Ышандырасыз болай булгач.

— Син безнең татарлыкны тикшерәсең дә, сыныйсың. Син кем соң? Шомбай. Менә, менә, татар балалары булсагыз, мине белми калмас идегез.

— Без чамалыйбыз инде чамалавын, Шомбайга ошагансың, тик әкият капчыгың буш бит.

Шомбай. Таныдыгыз, рәхмәт. Минем сезне тикшерүем дә, сезне эзләп килүемнең дә төп сәбәбе шул: капчыгым тузып тишелгән, әкиятләре коелып беткән. Шуны тутырырга булышмассызмы? Татар халкы бик оста әкиятче бул ган. Сез миңа үзегез уйлап, өр-яңа әкиятләр сөйләмәссезме?

Балалар:

— Ярар. Тик бу тишек капчыкта әкиятләр тормас бит.

— Менә без сиңа татар бизәкләре белән чигелгән янчык бирәбез, әкият ләрне шуңа тутырырсың.

Шомбай. Ай-яй! Рәхмәт, балалар, сөендердегез. Бигрәк матур чигелгән. Я, әйдәгез, янчык авызын ачтым.

(2-3 бала үзе уйлап әкият сөйли.)

Шомбай. Булды, балалар, җитеп торсын, зур рәхмәт сезгә. Менә нинди зирәк балалар икәнсез! Әкиятләрегез бик ошады. Мин аларны башкаларга да җиткерермен.

Тәрбияче. Ә синең бу серле капчыктагы әкиятләрне еракта яшәүче бала лар ишетмиләр бит. Аларны китап итеп язарга кирәк. Китаптан укып, барысын белеп була, ул буыннан-буынга күчә. Безнең биредә кул хезмәте дәресендә эшләгән китапчыкларыбыз бар. Без аның тышын бизәп, сиңа бүләк итәбез. Ә син ул китапларга әкият тупларсың. Еракта яшәүче татарларга җиткерерсең.

Шомбай. Нигә, татарлар тагын башка җирдә дә яшимени?

Тәрбияче. Татар яшәмәгән җир юктыр ул. Алар Америкада да, Кытайда да һ. б. җирләрдә дә яши.

Шомбай. Аңладым. Я, китапларыгызны әзерләгез инде, алайса.

Балалар татар бизәкләре белән китапларның тышлыкларын бизиләр. Шомбай карап йөри. Бизәкләрнең матурлыгына соклана, аларның нинди бизәк булуын сорый.

Китапларны Шомбайга тапшыру, дәресне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час.Конкурс знатоков родного языка "Ты наш друг, родной язык".

Классный час посвящён празднованию Международного дня родного языка, который ежегодно отмечается 21 февраля....

ПОЛОЖЕНИЕ Об открытой школьной викторине, посвященной международному дню родного языка «Язык мой родной»

1. Цель и задачи школьной викторины.1.1. Целью школьной викторины «Язык мой родной» является расширить знания младших школьников о русских народных сказках, а также развить интерес к изучению родного ...

Урок по родному языку (русскому) 3класс ( на основе рабочей программы по учебному курсу «Родной язык» для 1-4 классов, «Школа России»).

Цели: закрепить понятие о местоимении, о роли местоимений в речи.Планируемые результаты:предметные:распознавать местоимения среди других частей речи;определять лицо и число местоименийметапредметные:п...

Урок посвящённый Международному дню родного языка « Чем богат родной язык»

Как же прекрасен родной мой язык,Волшебный, певучий,играющий.Словно прозрачный хрустальный родникСердце и душу ласкающий...

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс

Рабочие программы по родному языку и литературному чтению на родном языке 4 класс...

Русский родной язык, Литературное чтение на русском родном языке

Курс русского родного языка направлен на достижение следующих целей:расширение представлений о русском языке как духовной, нравственной и культурной ценности народа; осознание национального своеобрази...