Презентация (татар теле)
план-конспект урока (2 класс)

Газизова Диляфруз Мирхатовна

Дәреснең  темасы: Сыйфат

Дәреснең  авторы: Газизова Диләфрүз Мирхәт кызы, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.

Дәрес 2 нче сыйныфта “Сыйфат” темасын өйрәнүгә нигезләнә. Бу сыйныфта “Сыйфат” сүз төркемен өйрәнүгә 7-8 сәгать бирелә. Укучыларның 2 нче сыйныфта сыйфатның мәгънәсен, сорауларын, җөмләдәге ролен белергә тиеш. Шулай ук сыйфатның төсе, билге, форма, күләм, характер,һ.б. белдерүе,  сыйфатларны шуңа карап төркемли белүләре мөһим.

Мин тәкъдим иткән дәреснең тибы катнаш дәрес. Монда яңа материал үзләштерелә. Интеграл дәресбуларак математика һәм әйләнә-тирә дәресләреннән дә элементлар кушылган. Әлеге дәрес З.И.Җамалетдинованың татар теле дәреслеге буенча дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләренең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучыларга Ә.З Рәхимов иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп төзелгән.

Максат итеп сүз төркемнәре турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү; сыйфат турында төшенчә бирү; теманы аңлауны күнегүләр өстендә                          ныгыту; төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыруны үз алдыма куйдым. Дәреснең тәрбияви максаты  балаларда дуслык, иптәшлек хисләре, мөстәкыйльлек, игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү тора.

 Дәрестә “Сыйфат” темасына таблица, рәсемнәр, ребус, компьютер, сигнал карточкалары, тест биремнәре кулланылды. Дәреснең һәр этабы өчен махсус әзерләнгән  слайдлар да уңай нәтиҗә бирә. Беренчедән, бу алым укучыны тар кысалардан чыгара, эш укытучы җитәкчелегендә алып барылса да, укучылар шактый ук мөстәкыйльлеккә өйрәнә, ягъни алар үз эшләрен экранга карап тикшереп, нәтиҗә ясап бара ала, тормышка ашыру юлларын үзләре эзли, соңгы нәтиҗәләрне дә үзләре ясый. Бу исә укучыларда җаваплылык хисен арттыра, кызыклы, кабатланмас алымнар, үзенчәлекле биремнәр эзләүгә этәрә. Һәр эшләнгән эшкэ укытучы тарафыннан да нәтиҗә ясала.

Көтелгән нәтиҗәләр: үз эшчәнлекләре нәтиҗәсендә укучылар теманы яхшы үзләштерә, теоретик  белемнәрне гамәли кулланырга өйрәнә. Дәрес барышында укучылар Исем сүз төркемен кабатлап, ныгытып китәләр. Соңыннан бу предметларның билгесен белдергән сүзләрне табуның  нинди зур әһәмияткә ия булуын ачыклыйлар.Сүзлекләр, мәкальләр,  моделләштерү, интеграл дәрес буларак  математика һәм әйләнә-тирә дәресләреннән дә элементлар кушу, кызыклы текстлар белән эш барышында аларның сөйләм теле байый, алар проблеманы чишүнең төрле юллары булуын аңлыйлар һәм төркемнәрдә үзара килешеп эшләү, эш белән җитәкчелек итү күнекмәләрен ныгыталар, үз фикерләрен җиткерергә өйрәнәләр. Укучыларда дәрескә уңай мотивация формалаша барысы да, белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсе төрле булуга карамастан, актив эшчәнлеккә тартыла, үзләренең һәм төркемләшләренең эшен бәяләү мөмкинлеге ала.

Әлеге дәресне төзү өчен З.И.Җамалетдинова “2 нче сыйныф өчен Татар теле” дәреслеге, Казан “Мәгариф”Нәшрияты 2009 ел; “Ачык дәрес” Казан “Мәгариф”Нәшрияты,2004 ел, “Көч һәм рух тамырлары” Әдәплелек дәресләре Казан “Мәгариф”Нәшрияты 2000 ел; интернет рисурслар кулланылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon tatar_tele_2_syynyf.ppt2.9 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

Презентация татар теле янәшә тартык

Презентация татар теле янәшә тартык...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"

Презентация "Татар теле һәм әдбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"...