Доклад "Бала белән аралашу"
классный час (1 класс) по теме

Шарафетдинова Разина Нурулловна

Э тот материал каңдый учитель может использовать в работе с родителями

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bala__beln__aralashu.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

       

БАЛА  БЕЛӘН  АРАЛАШУ

      Илдәге  катлаулы  социаль-икътисади  хәл  кешеләрнең  рухи  халәтендә  киеренкелек,тор-

   мышыгы-зыгысы  исә  кайчак  ачу  тудыра.Бу  исә  үзара мөнәсәбәтләрдә, шул  исәптән ата-

   аналар  белән  балалар  арасында  еш  кына  низахлар  китереп  чыгара.

      Балаларга  җылы  мөнәсәбәт ,игътибар  кирәк.  Ә  ата-аналар  һәрчак  акча  эшләү  белән  

  мәшгүль,  өйгә  соң  кайтканлыктан, аларның  балалары  белән  аралашырга  вакытлары  да

 калмый.  Нәтиҗәдә үзара  аңлашылмаучанлык  барлыкка  килә.  низахлар  чыга.

     Бүгенге  яшүсмерләрне  моннан  10-15  ел  элеккегә  караганда  күбрәк  проблемалар  бор-

  чый.  Шуңа  да  зирәк  ата-аналар  балагамөмкин  кадәр  күбрәк  игътибар итәргә  омтыла.

  Сорашып  белешү  мәгълүматларына  караганда, ата-ааналар  үз  балалары  белән нөнгә

  1. минут  кына  аралаша икән. Әйе, дөнья  мәшәкатьләренә  шулкадәр  тирәнчумганбыз,хәтта  балаларыбызны  тәрбияләргә, аларның  рухи,физик  сәламәтлек-

 ләре  турында  кайгыртырга  да  вакытыбыз җитми.Югыйсә,  ата-аналарның  бурычы  

баласын  тәмле  итеп  ашатып,заманча  киендерүгә  генә  кайтып  калмый  ич.

  Ата-аналар һәм  балалар  арасында  үзара  ягымлы,  кешелекле,ихтирамлы , кайгыртучан  мөнәсәбәт  урнашкан  гаиләләр  икеләтә  бәхетле. Моңа  ирешү  максатыннан, ата-аналар-

га  кайбер  киңәшләр  бирәбез.

    Сез  үз  балагыз  өчен  үрнәк. Сездә  ул  яхшы  сыйфатларны  күрергә  тели.Гаиләдәге  ыз-

гыш –талаш . үзара  мөнәсәбәтләр  ачыклау, баланың  күз  алдында  эчкечелек  белән  шөгыль-

ләнү,хезмәткә  җиңелчә  карау- болар  барысы  да  аның  күнеленә  тирән  яра  сала, аны  оял-

та, нәфрәтләндерә.Шуңа  күрә  бала  тәрбияләү  белән  бергә, үзегезне  дә  тәрбияләргә,

начар  сыйфатларыгызны  бетерергә  омтылыгыз.

    Балагызның  күңелсезләнүенә  сәбәпләр  тудырмагыз, ул  барында  ачуланышмагыз.Артык  игътибарлы  яки  игътибарсыз  да  булмагыз.

   Баланың теләкләренә ,кызыксынуларына, уй- фикерләренә  игътибарлы  булыгыз.

  Гаиләдә  уңай  гадәтләрне  даими  камилләштерә  барыгыз. Балагызны  эшкә  өйрәтегез  

 сәләтләрен  ачыклагыз.Бароы  тик  өйдә  хезмәт  күнекмәсе  алган  бала  гына  үзенең  эш

сөюен , кешеләргә  карата  шәфкатьле,ярдәмчел  булуын  күрсәтә  ала.Әти-әнисенең уңган-

лыгын, пөхтәлеген  күреп  үскән  бала,хезмәт  ярату  белән  бергә,башкалар  хезмәтен  дә

ихтирам  итәчәк.

  Балагызның  мәктәп  тормышында  актив  катнашуын  хуплагыз,аны  шуңа әзерләгез.

Балагызның  башка  кешеләр  белән  әдәпле,  дустанә мөнәсәбәттә  булуына  ирешегез.

 

 Балагызны  үз  эшегез  белән  күбрәк  таныштырыз. Байлыкның , рәхәт  тормышның  хез-

мәт  белән,  тир  түгеп  барлыкка  килүен  аңлап  үссен.

   Без  бүгенге  җыелышта  ата-аналарның  балалар  белән  аңлашып  аралашуы, тәрбия  эшенә  кару  зарурлыгы  турында  сөйләштек.  Тәрбия  эше , үзар  аралашу  мәхәббәт  хис-

ләре  белән  сугарылган  булырга  тинш.Бары  тик  шул  чакта  ул  нәтиҗә  бирәчәк. Тәрбия

эшенең  нигезендә  ата-ана  мәхәббәтенә, баланың бүгенге  һәм  киләчәк  тормышы  турында

кайгыртучанлыкка  нигезләнгән  белемнәр , тәҗрибә  тора.Әйдәгез , үрнәк  әти  әниләр  бу-

лырга  омтылыйк.

  Моннан  нинди  нәтиҗә  чыгарырга  мөмкин .Беренчедән, ата-аналарга  балалары  белән

күбрәк  бергә  булырга,  уртак  шөгыльләр  табарга  тиеш. Икенчедән,ата-аналарның  игъти-

барын  балалар  белән  аралашуга  һәм тойгыларны  сүзсез  дә  аңлата  белүгә  корырга  тиеш.

        

   

Тырыш  башлангыч  мәктәбе

Доклад

“Бала  белән аралашу”

Укытучы  Шарафетдинова  Р.Н.

2006  ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Аралаша белү сәнгате"

Можно использовать в начальных классах....

Класс сәғәте Беҙ аралаша беләбеҙме

Аралаша беләбеҙме?Маҡсат. Аралашыу ҡағиҙәләре менән таныштырыу. Төрлө ситуациялар аша аралашыу һәләтен үҫтереү. Кешегә ихтирам, иғтибарлыҡ тәрбиәләү.Йыһазландырыу. Тест һорауҙары, аралашыу ҡағиҙ...