Планирование метапредметных результатов.
материал по теме

Камалиева Фирдания Адгамовна

  Доклад на тему "Планирование метапредметных результатов" поможет научиться правильно ставить цели к уроку по стандарту  ФГОС.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuda_metapredmet_ntizhlren_planlashtyru.docx17.35 КБ

Предварительный просмотр:

                       

            Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды.Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесен формалаштыруда белем бирүне мәгънәле һәм максатлы булырга тиеш дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы шушы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы өйрәнү өчен мәҗбүри булган материаллар җыелмасында гына түгел, ә бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәтә.

            Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

             Билгеле булганча, яңа стандартлар уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән,уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм анализ ясый белү. Яңа стандартлар буенча баланың алган белеме тупланып кына калырга тиеш түгел. Укучы бала  алган белемнәрен тормышта иркен куллана белергә, килеп туган мәсьәләләрнең чишелешен эзли, таба белергә тиеш. 1 нче сыйныфтан башлап, аңламыйча ятлап кына укып барган баладан, зур сыйныфларга киткәч анализлау,чагыштыру, фикерен әйтү, нәтиҗә ясауны таләп итеп булмый. Шуңа күрә 1 нче сыйныфтан башлап өйрәтү – яңа стандартларның төп идеясе.

             Яңа стандартларның тагын бер ягын әйтеп үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту программа төзелешенең эчтәлегенә; 2)аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

              Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр нәрсә ул? Бу һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү.

              Нәтиҗәләргә таләпләр – ул гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары ( метапредмет) һәм предметны өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

             Метапредмет н әтиҗәләрен бәяләүнең төп объекты укучыларда танып – белү, регулятив һәм коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

              Танып – белү гамәле – шәхес үсеше нәтиҗәсенә, шулай ук укучыларның бер – берсенә, уку – укыту процессында катнашучыларга,уку – укыту процессының үзенә һәм аның нәтиҗәләренә укучыларның кыйммәти мөнәсәбәтләр системасы ул.

              Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсаль уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Метапредмет нәтиҗәләре – уку – укыту кысаларында куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып – белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

              Тормыш таләбе бездән иртәге көн кешесенең үзенә юл сала алучы, мөстәкыйль карар кабул итүче һәм аны үти алучы итеп тәрбияләүне сорый. Шуңа күрә метапредмет эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру үз эшчәнлегеңдә кыенлыкны табу, аның сәбәпләрен ачыклау, үз алдыңа максат кую, үз эшеңне планлаштыру алым һәм ысулларын сайлау, үзконтроль ясау һәм үзбәя кую башлангыч белем бирүнең приоритетлары булып тора. Бу таләпләр яңа стандартларның нигезен тәшкил итә.

              1 класста грамотага өйрәтү дәресләрендә метапредмет позицияләренең җыелмасын күререгә мөмкин. Мәсәлән, укытучы болай аңлата: менә бу авазлар яши торган “йорт”, ләкин монда буш бүлмәләр дә бар. Боларга әле өйрәнмәгән авазлар урнаштырылачак. Укучыларда “Я” хәрефен кайда урнаштырырга?” дигән сорау барлыкка килергә тиеш. Бу исбатланырга тиеш булган гипотеза тудыра. Үстерешле укыту системасында дәресләр “гомумидән аерымга” принцибы буенча төзелә. Укытучы җитәкчелегендә укучылар үзконтроль, үзбәя, анализ ясарга өйрәнәләр.

               Әйләнә – тирә дөнья дәресләрендә материал дәреслек буенча гына түгел, интернет-ресурсларны актив кулланып та өйрәтелә. Мәсәлән, безгә электрон энциклопедия һәм сүзлекләр, музейларның электрон сайтлары зур ярдәм булып тора.

               Укытуда метапредмет нәтиҗәләренең тагын бер таләбе – сөйләм телен һәм информацион коммуникатив технологияләрне коммуникатив һәм танып – белүгә карата булган мәсьәләләрне чишү өчен актив куллану.Бу таләп бигрәк тә математика дәресләрендә кулланыла. Балалар коммуникатив күнекмәләрне төркемнәрдә эшләп булдыралар. Алар үзләренең практик нәтиҗәләренә нигезләнеп, иптәшләренең фикерләрен исбатларга яки кире кагарга,бәяләргә, дискуссия оештырырга өйрәнәләр. Уен формасындагы эш күзәтүгә нигезләнеп гипотеза буенча эшләргә һәм нәтиҗә ясау ысулларын табарга булыша.

             Яңа стандартлар укытучыдан мәгълүмати коммуникатив технологияләр куллануны таләп итеп куя. Компьютер технологияләрен куллану нәтиҗәсендә балалар мәгълүмат ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, мәгълүмат алу ысулларын үзләштерә. Белем бирүдә проектлар методын файдалану балага шәхси якын килеп укытуда нәтиҗәле технологияләрдән санала. Проект төзү эшчәнлеге мөстәкыйль фикерләүне үстерү, мәгълүмат таба белү, фаразлау, стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгына ия булуны күздә тота. Мультимедиа технологияләре электрон белешмәлекләр, энциклопедияләр ,күләмле мәгълүмат чыганаклары белән эшләүгә юл ача.

            Укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру уңай нәтиҗәләр бирә. Укучылар бер – берсе белән аралашып, бер – берсенең фикерен тыңлап, үз – үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдыралар. Шулай итеп алар үзүсешкә ирешә.

            Проблемалы укыту технологиясе куллану нәтиҗәсендә балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә.

            Яңа белем бирү стандартлары куйган таләпләрне уңышлы үтәү мәктәп, гаилә, җәмгыять һәм дәүләт бердәм булып, зур көч куеп эшләгәндә генә булачак. Яңа стандартлар буенча башлангыч сыйныф чыгарылыш укучысы кызыксынучан,  дөньяны актив танып – белүче, белем нигезләрен яхшы үзләштерүче, мөстәкыйль һәм иҗади,үзенең туган ягын, илен яратучы, гаилә һәм җәмгыять кыйммәтләрен кабул итүче һәм хөрмәт итүче, үзе эшләгән эшкә гаилә һәм мәктәп алдында җавап бирә белүче, кеше фикерен тыңлый һәм үз фикерен әйтә белүче, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тиеш.

“Метапредмет                   нәтиҗәләрен планлаштыру”

Арча муниципаль районы Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучысы Камалиева Ф.Ә. чыгышы


                                                            2012 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Система оценки достижений метапредметных результатов»

Освоение способов оценки метапредметных результатов деятельности обучающихся.  Актуализировать знания о метапредметных результатах деятельности.Познакомить с методами оценк...

«Папка индивидуальных учебных достижений» как средство организации системы внутренней накопительной оценки предметных и метапредметных результатов освоения учебных программ учащимися начальных классов

         В материале представлены листы индивидуальных достижений учащихся по разным предметам: математика, русский язык, чтение, окружающий мир, универсальные уч...

Исследовательский проект. Тема: Конструирование сценариев уроков музыки, направленных на достижение предметных и метапредметных результатов. Исследовательский проект Тема: Конструирован

Универсальные учебные действия (УУД) широко представлены в музыкальном образовании и воспитании.В широком значении термин «универсальные учебные действия» означает умение учиться, т.е. способнос...

«Метапредметная интеграция в обучении как одно из условий организации образовательного процесса для достижения метапредметных результатов освоения ООП»

laquo;Метапредметная интеграция в обучении как одно из условий организации образовательного процесса для достижения метапредметных результатов освоения ООП»...

Результаты метапредметных результатов УУД

Результаты мониторинга метапредметных и личностных достижений Мониторинговая карта учащихся 3 «б» класса в 2022-2023 учебном году. (Шкала оценивания: 0 б. – не научился, 1 б. &ndash...