Р.Миңнуллин "К"лар тулган бакчага" (Р.З.Хәйдарова IIIсыйныф дәрес планы)
план-конспект урока (3 класс) по теме

Шаймарданова Лейля Азгаровна

          3 сыйныфта “Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту программасы”нда (төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева,) Роберт Миңнуллин иҗатын өйрәнүгә 3 сәгать вакыт каралган: 1нче дәрестә ЛКФ. 2 нче дәрестә ГКФ. 3нче дәрестә ЛГКК. Дәрес структурасы Р.З.Хәйдәрованың “Коммуникатив технологиясе”нә корылган.
     Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы  цикллылыкка корылган. Цикл - текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә укучыларның фикерләү сәләтләре дәрәҗәсенә бәйле.
    Эш планында күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы һәм тексттан соңгы этап. 1нче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. Тел өйрәтү процессын тел һәм әдәбият дәресләренә бүлеп укыту планына кертелгәч, без аларны татар теле дәресләре дип атыйбыз, ягъни татар теленең лексикасына, грамматикасына өйрәтү дәресләре. Укучылар, текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәбез. Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Шуңа күрә аны уку дәресләре дип атыйбыз. Дәрес тибы ягыннан бу дәресләр лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре (ЛГКК) була. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текст аша кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.
       Р.Миңнуллин “К”лар тулган бакчага” шигырен өйрәнер алдыннан башта Р.Миңнуллин турындагы белемнәр актуальләштерелә. Аның нинди шәхес булуы турынд нәтиҗә ясала. Шигырьне өйрәнгәннән соң лингвистик материалны сөйләмдә куллануны камилләштерү эше алып барыла. Төрле ситуатив күнегүләр аша спонтан сөйләм этабына чыгу һәм ныгыту. Дәрестә яңа информацион технологияләр – компьютер-презентация алымы да кулланыла. Сәламәтлекне саклауга да игътибар бирелә: күзләр өчен күнегүләр ясала.
        Дәрес дәүләт программасы тарафыннан куелган максат-бурычларны, үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләрне эченә ала. Дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_uroka.docx21.59 КБ

Предварительный просмотр:

Р.Миңнуллинның “К”лар тулган бакчага” шигыре.

(3нче сыйныф, рус төркемендә уку дәресе)

Максат: Сөйләм телен баету өстендә эшне дәвам итү,

               өйрәнелгән лексик – грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана  

               белүне камилләштерү,

               Р.Миңнуллинның “К”лар тулган бакчага” шигыре белән танышу,

               укучыларда хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.

Дәреснең тибы. ЛГКК.

Җиһазлау. Компьютер, рәсемнәр, терәк сүзләр, дәреслек (Р.З.Хәйдәрова),  

                  Презентация,  интерактив такта.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн!

-Бүген ничәнче ноябрь?

-Бүген көн нинди?

-Дәрестә кемнәр юк?

-Яхшы, бүгенге дәресебезне башлыйбыз.

II.Өй эшен тикшерү.

- Ә хәзер өйгә бирелгән эшне тикшереп китәбез. (“к” хәрефенә башланган яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәрен карау)

III.Актуальләштерү

 - Без сезнең белән узган  дәресентә кайсы шагыйрь белән таныштык?

 ( Р.Миңнуллин белән) (слайд №1)

- Әйдәгез әле Р.Миңнуллин турында белгәннәрне искә төшереп китик.

- Р.Миңнуллин ничәнче елда туган? (1948)

- Ул кайда яши? (Казанда)

- Аның шигырләрен кемнәр яраталар? (Балалар һәм зурлар)

- Композиторлар аның шигырләренә нәрсәләр язалар? (музыка)

- Ул нинди премияләр лауреанты?( М.Җәлил, Х.К.Андрсен, Г.Тукай)

- Узган дәрестә аның нинди шигырен укыдык? (“Әни кирәк”)

- Ә бүген без сезнең белән Р.Миңнуллинның “К”лар тулган бакчага” шигыре белән танышачакбыз.

IV.Яңа материалны үзләштерүгә үзерлек.

1. Авазларның әйтелеше өстендә эш. (слайд № 2)

                                           Ничек укырсың?

карлыган                                                                              карбыз

кәбестә                                      [К]                                      кабак

кишер                                       [КЪ]                                    крыжовник

кыяр                                                                                     кукуруз

кавын                                                                                   кузгалак

2. - Шигырьне укыр алдыннан сүзләрнең укылышына игътибар итик. (слайд №3)

                                                    Бакча        [баокъча]

Тулган     [тулгъан]

   карлыган      [къаорлыгъан]

кәбестә     [кәбэстә]

кишер     [кишэр]

карбыз        [къаорбыз]

кабак          [къаобакъ]

кыяр         [къыйар]

кавын         [къаоwын]

кузгалак          [къузгъалакъ]

авыз итеп китегез       [аоwыз итэп  китэгэз]

V. Яңа шигырь белән танышу.

- Мин “К”лар тулган бакчага” шигырен укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз. (дәреслек 53б. 2нче күнегү)

Шигырьне укучылардан укыту, тәрҗемә итү.

“К”лар тулган бакчага”

 Бу бакчага ни булган?

   Бакча “к” белән тулган.

 Карлыган һәм кәбестә,

      Кишер, карбыз һәм кабак,

     Крыжовник һәм кукуруз,

    Кыяр, кавын, кузгалак...

                                                  Әйдә рәхим итегез!

                                                  Авыз итеп китегез!

Бакча [баокъча]-  сад

тулган [тулгъан]- полон

карлыган [къаорлыгъан]- смародина

кәбестә [кәбэстә]- капуста

кишер [кишэр]-  морковь

карбыз [къаорбыз]- арбуз

кабак [къаобакъ]- тыква

кыяр  [къыйар]- огурец

кавын [къаоwын]- дыня

кузгалак [къузгъалакъ]- щавель

авыз итеп китегез [аоwыз итэп  китэгэз]- отведайте

VI. Ял минуты. (күзләрне ял иттерү) (слайд№ 4)

- Әйдәгез әле барыбызда басып күзләрне ял иттерик.

VII. Белемнәрне ныгыту.

1. Сорауларга җавап бир. (дәреслек 54б. 3нче күнегү) 

   - Бакчада нинди яшелчәләр үсә?

   - Шагыйрь ни өчен бакча “к” белән тулган ди?

   - Табынга ничек чакыралар?

2. Дәфтәрләрдә эш. 

- Ә хәзер дәфтәрләрегезнең 21нче битен ачыгыз 4нче күнегүнең биремен укыгыз. (сул баганага яшелчәләр, уң баганага җиләк исемнәрен язу)

- Киләсе 5нче күнегүнең биремен укыйбыз. (диалогның төшеп калган репликаларын өстәп язу һәм берничә укучы белән диалогны укып карау)

3. Как ты спросишь у друга: (слайд №5)

   - есть ли у них дача;

   - далеко ли она;

   - большая ли она;

4. Как ты спросишь в этих ситуациях? (слайд №6)

   - У тебя спрашивают, растут ли у вас на даче арбуз.

    Дай: а) утвердительный ответ,

             б) отрицательный ответ.

5.Скажи что увас растет на даче. (слайд №7)

-Кыяр, кавын, кукуруз, кишер, кәбестә, кабак.

VIII.Дәрескә йомгак ясау.

- Бүген без сезнең белән нәрсә укыдык?

- Шигырьнең исеме ничек?

- Шигырьдә нәрсәләр турында сүз бара?

- Укучылар сезнең бакчагызда әлеге яшелчә һәм җиләкләрнең кайсылары үсә?

- Сез күбрәк  кайсыларын яратасыз?

IX. Өйгә эше бирү. (слайд №8)

- Шигырьне сәнгатьле итеп укырга, ошаса ятларга.

XI.Белемнәрне бәяләү.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Примерный план оформления воспитательного плана классного руководителя

Примерный план оформления воспитательного плана классного руководителя. + социальный паспорт класса...

Рисунок и план. План местности

Рисунок и план. План местности...

Тест по литературному чтению, 4 класс. Тема: План текста. Виды планов.

Тест обеспечивает  освоение учащимися способов выполнения проверочных заданий по литературному чтению....

индивидуальный план план повышения профессионального уровня

Перспективный план реализации методической темы с 2014 года по 2017 годы...

план самообразования; план работы со слабыми и с одаренными детьми;

Татар теле фәнен авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планы...

3 раздел. План методической работы. План участия в методических и профессиональных мероприятиях федерального, регионального, муниципального уровней. План участия в работе РМО учителей начальных классов.

3 раздел. План методической работы.План участия в методических и профессиональных мероприятиях федерального, регионального, муниципального уровней.План участия в работе РМО учителей начальных классов....