Рабочая програма по татарскому языку
календарно-тематическое планирование (3 класс) по теме

Мингазова Диля Садертдиновна

Рабочая программа по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tat_tele_esh_prog3_kl.docx80.26 КБ

Предварительный просмотр:

                                                          Аңлатма язуы

                            Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

Башлангыч гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты федераль компоненты.- (Приказ МО РФ от 05.03.2004 г №1089)

Башлангыч гомуми белем бирү программасы (1-4 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Укыту планында 3 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә (БУП 2009) Татар теленнән эш  программасы “ Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре ”на   нигезләнеп төзелде. Программада 105 сәгать каралган.

Дәреслек: Татар теле: Дүртьеллык башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек /А.Х.Нуриева , Ч.М.Харисова,. – Казан: Мәгариф, 2010.

                                                                         Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,

Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

        

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау.  Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.

Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү.

  Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү.  Хат һәм төрле котлау текстлары язу.  

Укыту планында 3 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Татар  мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на   нигезләнеп төзедем. Программада 105 сәгать каралган.

Татар теле дәресләре белем бирү һәм җәмгыятькә, мәдәнияткә бәйле максатларны үти:

белем бирү максаты — укучыларда туган телнең, башка телләр шикелле үк, дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы, милләтне саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятьнең сакланып калуына, яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау булдыру; укучыларны тел фәненең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү;

— ана телен өйрәнүнең җәмгыятькә һәм шәхескә кагылышлы максаты укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыруны үз эченә ала – әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, монолог төзү, кара-каршы сөйләшү осталыгы һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру.

Бу максатларга түбәндәге гамәли бурычларны уңышлы хәл иткәндә ирешеп була:

— балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына, шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә күнектерү, чөнки бары үз телендә генә кеше уй-фикерләрен төгәл белдерә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңлый ала;

— ана теленең лексикасы, фонетикасы һәм грамматикасы буенча башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү;

— укучыларны дөрес уку һәм язу күнекмәләренә ия итү, диалогта катнашырга һәм зур булмаган монолог формасында тәгъбир төзәргә өйрәтү, аларда тасвирлама, хикәяләү, фикер йөртү тибындагы сөйләм осталыгы булдыру;

— туган телгә кайнар тойгылы һәм рухи байлыкка карата булырга тиешле уңай караш тәрбияләү, шул телдә халыкның күп гасырлар дәвамында тупланган мәдәниятен саклап калуда һәркемнең катнашы барлыгын аңлату, телне өйрәнүгә кызыксыну, сөйләмне камилләштерүгә омтылыш уяту.

Башлангыч гомуми белем бирү этабында туган телне өйрәнү төп урынны биләп тора: ул баланың функциональ грамоталылыгын һәм аралашу осталыгын булдыруга юнәлтелгән, телнең әһәмияте һәм вазифалары универсаль һәм гомуми, ягъни һәрнәрсәгә караган. Баланың туган телдә ирешкән уңышлары башка фәннәр буенча хәзерлек сыйфатын алдан билгели.

3 нче сыйныфта татар теле атнага 3 дәрес укытыла.

Эчтәлекнең структурасы

Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү балаларга тел белеме бирү һәм сөйләм үстерү буенча беренчел этап булып тора. Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән, бигрәк тә уку белән, тыгыз бәйләнештә алып барыла. Бу ике фән татар телен өйрәнүне һәм әдәбият турында башлангыч белемнәр бирүне бер өлкәгә берләштерә.

Ана теленең системалы курсы башлангыч белем бирүдә үзара бәйле һәм баланың акыл һәм аралашу үсешенең нигезе булган төшенчәләр, кагыйдәләр, мәгълүматлар җыелмасы итеп бирелә. Шулай итеп, ана теле курсы танып белү һәм аралашу юнәлешендә төзелә. Бу — төрле бүлекләрне һәм темаларны өйрәнгәндә төп этәргеч аралашу ихтыяҗы, игътибар үзәгендә тел берәмлекләренең мәгънәсе, аларның сөйләмдәге әһәмияте, тоткан урыны булырга тиеш дигәнне аңлата. Дәресләрдә телнең системасы тирәнрәк өйрәнелә, сөйләм культурасы үзләштерелә, кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм жанрының төрләре (записка, хат, котлау, чакыру язу һ.б.) үзләштерелә.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләре фонетика, морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә. Ана теленең орфография принциплары белән гадиләштерелгән танышу да карала.

Вак моториканы үстерү һәм кул хәрәкәтләренең иркенлеге, хәрефләрнең дөрес язылышы, рациональ тоташтырылган булуы, язу хәрәкәтләренең ритмлылыгы, салмаклыгы, уку хезмәтенең бу төрендә гигиена таләпләрен үтәү — язу күнекмәсен камилләштерүнең төп бурычлары.

Башлангыч белем бирүдә әйтмә сөйләм үсешенең алда баруы язма сөйләм үстерүгә аерым игътибар булуын сорый – әйтмә һәм язма сөйләм төрләре арасында тиешле исәп, микъдар мәнәсәбәтләре булырга, алар гадидән катлаулыга күчү, индивидуаль һәм күмәк биремнәргә, һәр очракның үзенчәлекләренә мөнәсәбәтле рәвештә системага салынып бирелергә тиеш.

Белем бирүнең төп юнәлешләре

Программада «Татар теле» фәненең материалы түбәндәге юнәлешләрдә бирелә:

— телнең системасы (лингвистика фәненең нигезләре): сөйләм, лексика, фонетика, графика, сүз составы (морфемика), грамматика (морфология һәм синтаксис);

— орфография;

— сөйләм үстерү.

Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, дәресләрдә күзәтүләр, күнегүләр өчен сайланган материал ана теленең системасы һәм структурасы турында фәнни күзаллау формалаштыруны һәм әдәби тел нормаларын үзләштерүне тәэмин итәрлек булырга тиеш.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен өйрәнү, әйтмә һәм язма сөйләмне үзләштерү укучыларның гамәли аралашу бурычларына хезмәт итә һәм укучыларның культура дәрәҗәсен билгеләүче күнекмәләр булдыра.

Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлек оештыра, эшне планлаштыра белү, уку хезмәтендә максат кабул итү, аңа ирешү өчен арадагы бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы булдыру зур әһәмияткә ия. Иң беренче чиратта бала белгәнне әле билгеле булмаганнан аера белергә, шуннан чыгып, танып белү максатын мөстәкыйль аерып чыгарырга һәм әйтеп бирергә өйрәнә. Моның өчен белгәннәрне структуралаштырырга һәм оештырырга кирәк була.

«Татар теле» фәнен өйрәнгәндә укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша: чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү, абстрактлаштыру, эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәне генә түгел, эш алымнарын бәяләүгә, контрольне эш нәтиҗәсеннән эш барышына күчерә алу.

Туган телне өйрәнү дәверендә баланың мәгълүмат белән эшләү культурасы үсә: аңлап уку, язу, дәреслек белән нәтиҗәле эш, төрле сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән, мәгълүмати чаралардан, шул исәптән компьютердан, файдалану. Ул уку эшчәнлеген максат итеп куя белергә һәм уку төрен эшчәнлек максатына, бурычына бәйләп сайларга өйрәнә (тулысынча, сайлап уку, карап чыгу).

Дәресләрдә сүзнең аваз схемасын куллану, җөмлә кисәкләренең астына сызу, сүзнең мәгънәле кисәкләрен билгеләү һәм башка шундый эшләр тамга-символик уку гамәлләре булдырырга ярдәм итә: модельләштерү — тойгы объектының билгеләрен графика яки тамга-символик формага күчерү; шул модельне өйрәнелә торган фәннең гомуми законнарына буйсындырып үзгәртү, өйрәнелгән теманы схема, сызым, план формасында күрсәтү.

Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була.

 

                                3 нче сыйныфта татар теле укыту курсының эчтәлеге

                                          Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. (10 сәг)

Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Транскрипциядә бирелгән сүзләрне хәрефләр белән язу ([борон], [йаңгыр], [йылга], [йэфәк], [нәкъ], [йөз], [къыйыкъ], [къәләм]). Cүзгә аваз-хәреф анализы ясау. Тартыкларның яңгырау/саңгырау, парлы/парсыз булуын, калын/нечкә әйтелешен, нинди хәреф белән белдерелгәнен күрсәтү. Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләре. Ъ, Ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре кергән сүзләр. Аларның дөрес язылышын истә калдыру.

Алфавит. Китапларны киштәгә урнаштырганда, белешмәләр, сүзлекләр белән эшләгәндә алфавитның әһәмияте. Сүзлекләрдән,  белешмәләрдән кирәкле информацияне тиз һәм җиңел табу

                                 

.

                                                             Сүз төзелеше. (10 сәг)

Кушымча. Кушымчаларның төрләре (сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар). Сүз формалары һәм яңа сүзләр. Аларның ясалышын чагыштыру.

Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че, -лык/-лек, -даш/-дәш, -таш/-тәш, -гыч/-геч, -кыч/-кеч, -кы/-ке, -гы/-ге, -лы/-ле, -сыз/- сез, -ла/-лә. Алар ярдәмендә ясалган сүзләрнең гомуми лексик мәгънәсен аңлату, сөйләмне баету, сүз байлыгын арттыруда әһәмиятен гамәли күзәтү.

Сүз формасын ясаучы (төрләндергеч) кушымчалар. Төрләндергеч кушымчаларның җөмлә төзүдә катнашуы һәм әһәмияте.                                                      

                                                       Сүз.     (Лексика) (6 сәг)

Сүзне тикшерү һәм өйрәнү материалы итеп кабул итү. Сүз — мәгънә һәм яңгыраш бердәмлеге. Сүзнең мәгънәсе. Татар телендә сүз байлыгының зурлыгына төшенү. Дәреслекләрдәге сүзлекчәләрдән, сүзлекләрдән сүзнең аңлатмасын таба алу.

Сүзнең күпмәгънәлеген һәм күчерелмә мәгънәсен гамәли күзәтү. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Аларның сөйләмдәге роле. Сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләр: сөт өсте, эш хакы, җир җиләге һ.б.

                                                   Сүз төркемнәре. Исем. (10 сәг)

Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге функциясе. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Күплек сан формасын ясаучы кушымчалар. Борын авазларына ([н], [ң]), [л] авазына тәмамланган исемнәрнең күплек санда дөрес язылышы. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Предметның нинди дә булса затка караганлыгын кушымчалар ярдәмендә дөрес белдерергә өйрәнү.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Татар телендә килешләр һәм аларның сораулары. Килеш сораулары белән беррәттән җөмләдәге сүзләргә логик сораулар куярга гадәтләнү (урманда — нәрсәдә? кайда?; урманга — нәрсәгә? кая?). Килеш исемнәренең ни өчен шулай аталуын мәкаль һәм әйтемнәр, әдәби текстлар үрнәгендә аңлау һәм үзләштерү. Килеш кушымчаларын истә калдыру һәм аларны дәрес куллану. Килеш кушымчасының, сүзнең соңгы авазы белән янәшә килеп, бертөрле ике тартык хасил иткән очракларының дөрес язылышы. Исемнәрдә сүз басымы.

                                                       Фигыль.  (15 сәг)

 Мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе. Сөйләмдә раслау һәм инкяр итү өчен барлык һәм юклык формаларының әһәмияте һәм аларны дөрес куллану. Хикәя фигыльнең үткән, хәзерге һәм киләчәк заманнары. Фигыль заманын, сөйләү моменты төшенчәсенә карап, дөрес билгеләү. Боерык фигыльләрнең мәгънәләре. Аларның зат, сан формалары. Боеруның киңәш итү, теләк, өндәү, кирәклек, мөмкинлек мәгънәләрен куллана белү. Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Аларны туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану, сөйләм әдәплелеге таләпләрен үтәү. Сөйләмне синонимик фигыльләр куллану исәбенә сәнгатьле, җанлы итү.

                                                      Сыйфат. (9 сәг)

Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Асыл сыйфатларны үзләштерүгә хәзерлек максатыннан, аларның зат яки предметның төсен (ак, кара), тәмен (тәмле, татлы), формасын (яссы, очлы), массасын (авыр, җиңел), күләмен (зур, кечкенә), холкын (юаш, усал) белдерүчеләре исәбенә сүз байлыгын арттыру. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү, һәр төркемгә яңа сүзләр өстәү. Сыйфат дәрәҗәләре: төп, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләренең ясалышы, аларның дөрес язылышы. Сыйфатның җөмләдәге исемне ачыклап килүе, аның төрләнмәве. Сыйфатларның сөйләмдәге әһәмияте. Җөмләдә сыйфатның аергыч, хәбәр функцияләрендә килүләренә гамәли күзәтүләр. Тасвирлама тибындагы текстларда сыйфатларны төгәл һәм урынлы куллану. Антоним һәм синоним сыйфатлар исәбенә сөйләмне төгәлләндерү, баету.

                                                           Алмашлык.(7 сәг)

Алмашлыкларның мәгънә үзенчәлегенә — зат һәм предметны атамыйча, исемен генә алмаштырып килүенә күзәтүләр. Грамматик төшенчәнең (алмашлык) атамасын, аның составына мөрәҗәгать итеп, аңлату.

Зат алмашлыклары. Аларның җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге роле. 1 нче, 2 нче, 3 нче зат алмашлыкларын сөйләшүдә катнашучыларга мөнәсәбәтле рәвештә төркемләү: 1 нче зат — сөйләүче үзе, 2 нче зат — әңгәмәдәш, 3 нче зат — әңгәмәдә катнашмаучы. Алмашлыкларның берлек/күплек формалары, килеш һәм тартым белән төрләнүе.

Сорау алмашлыклары. Кем? соравын затка-кешегә карата гына куллану. Сорау алмашлыкларында сүз басымының урынын истә калдыру һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Алмашлыкларны, җөмләләрне бәйләүче чара итеп, сөйләмдә гамәли куллану.

                                                        Кисәкчә. (6 сәг)

да/дә, та/тә, гына/генә, кына/кенә, ук/үк, ич, бит кисәкчәләре. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы, сүз басымын үзләренә алмавы. Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән кисәкчәләрнең кулланышы һәм дөрес язылышы. Сүз басымын кисәкчәләрне дөрес язуда файдалану (бакчада, бакча да). 

                                    Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр. (3 сәг)

Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының белән, саен, шикелле, өчен, аркылы, таба, хәтле, каршы, кадәр, чаклы, бирле, соң, башка бәйлекләре белән килүе. 

                                             Җөмлә. (10 сәг.)  

-Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше Җөмләнең әйтелү максаты буенча төрләре (хикәя, сорау, өндәү). Тойгылы җөмләләр. Шул төрләргә карап, җөмлә ахырына тыныш билгесе кую. Җөмләнең баш кисәкләре. Гадәти язма сөйләмдә ия һәм хәбәрнең урыннары. Исемнәр һәм хикәя фигыльләр белән бирелгән гади хәбәрләр. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләдәге сүзгә, шул сүздән башка сүзләргә сораулар кую һәм сүзтезмәдә ияртүче, иярүче сүзләрне билгеләү. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак җөмләне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару. Тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләр. Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, я, да/дә, та/тә, ә, ләкин теркәгечләре.

                                            Сүзтезмә (4 сәг.) 

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше

                                                         Текст. Бәйләнешле сөйләм. (12 сәг)

Текстның темасы һәм төп фикере. Исемсез текстларның темасын билгеләү һәм исем кую. Төп фикерне темадан аера белү һәм аларны төгәл билгеләү. Тексттагы җөмләләрнең зат алмашлыклары, һәм, ә, ләкин теркәгечләре һәм синонимнар ярдәмендә берләшүе. Текст берәмлекләрен сүз тәртибе ярдәмендә оештыру. Текст кисәкләрен берләштерүдә кирәкле сүзләр: алдан, аннан, аннан соң, аннары, (иң) ахырда, әүвәл, башлап, башта, баштан, соңында, соңыннан, элек һ.б.

 Текстларның типлары: хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү. Аларның төп үзенчәлекләре. Дәрес темасына бәйле рәвештә аларны телдән төзү, кечкенә күләмлеләрен язып кую.

Әзер яки күмәк төзелгән план буенча хикәяләү тибындагы текстны изложение итеп язу. Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча, укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә, укыганнарына бәйле темаларга, алдан әзерлек күреп, сочинениеләр язу. Иҗади эшләргә тасвирлама, фикер йөртү тибындагы текст элементларын кертү. Телдән эш характерындагы текстлар (автобиография, адрес, гариза, аңлатма язу) төзү.

Сөйләм этикасы. Телдән һәм язып чакыру, тәбрикләү, мөрәҗәгать итү, гафу үтенү.

Укучыларның компетенцияләренә таләпләр

— сүзнең мәгънәле кисәкләрен, тамыр һәм кушымча, ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны аера һәм сүзне кулланганда файдалана белү;

— сүз төркемнәре: исем, фигыль, сыйфат, кисәкчә, аларның сөйләмдәге әһәмияте;

— җөмләнең баш кисәкләре, ия һәм хәбәр;

— җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә).

— өйрәнелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55-60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны хатасыз һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу;

— сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү (тамыр һәм кушымчаларны аеру; кушымчаларның төрен билгеләү; тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү);

— сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, тартым кушымчалары булганда — затын, килешен; фигыльнең заманын, затын, санын);

— берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү, килеш кушымчаларын дөрес сайлау (соңгы авазга, калын һәм нечкә әйтелешкә карап);

— фигыльне тиешле заман формаларына куя белү (аралашу максатына бәйле рәвештә);

— текстта синонимнарны, омонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә урынлы куллана белү;

— сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера алу, мәгънәләре, сораулар ярдәмендә җәмләдә сүзләр бәйләнешен ачыклау, сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аера белү;

— җөмләне анализлау: әйтелү максаты, интонация буенча төре, баш һәм иярчен кисәкләр;

— әзер яки бергәләп төзелгән план буенча 70-85 сүзле текстны изложение итеп язу; текстның темасын һәм төп фикерен чагылдыра алу, текстның мәгънәле кисәкләрен чамалау, кызыл юлны саклау;

— сөйләгәндә һәм язганда текстның өлешләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру;

— хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү тибындагы текстларны аера, төзи белү һәм кечкенә күләмле текстларны язып кую;

— шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картина һәм рәсемнәргә таянып, (алдан әзерлек белән) сочинение язу;

— сөйләмгә караган таләпләрне, аралашу осталыгын, язу эшчәнлегенә кагылышлы таләпләрне барлык дәресләрдә дә үтәү.

Укучылар белергә тиеш:

сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча һәм төрләндергеч кушымча;        

сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә;җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр;

җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә).

Укучылар башкара алырга тиеш:        

үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда
авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55—60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу;        

сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү (тамыр һәм кушымчаларны аеру; кушымчаларның төрен билгеләү; тамыр, ясалма, кушма һәм парлы
сүзләрне аерып күрсәтү);

сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);        

берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү;

фигыльне заман формаларына куя белү;

текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләм

дә куллана белү; сораулар ярдәмендә җөмләдә : сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аера белү;

сүзтезмәдәге ияртүче һәм ия- : рүче сүзләрне аера белү; җөмлә тикшерү (төрен билгеләү; баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү);

җөмләне   дөрес   интонация : белән әйтү;

бергәләп төзелгән план буенча 70—85 сүзле изложение язу;

текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү;        

текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү;

кызыл юлны саклау; текстның мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш булдыру; текст кисәкләрендә, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру; темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую;

хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү; шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу; телдән фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.

Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш.

Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, ана телендә сөйләү — аның өчен табигый хәл. Башлангыч мәктәпнең бурычы — укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү. Моның өчен сөйләм әшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлау, сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк. Дәреслекләрдә материал коммуникатив юнәлешле итеп, ә укучыларның танып белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла.

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

укучыларда сөйләм әшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Моның өчен тел дәресләрен танып белүгә юнәлешле итеп, балаларның актив эшчәнлегенә таянып оештырырга кирәк. Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:

сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела, башлангыч гипотеза әйтелә;

укучылар үзләре «ачкан» кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;

дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;

тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.

Эшнең шушындый эзлеклелектә оештырылуы телне аңлауда эчтәлектән формага күчәргә мөмкинлек ача, икенче төрле әйткәндә, лексикадан грамматикага, фонетикадан грамматикага, сөйләмнән телгә, телдән сөйләмгә, аралашу ситуациясендә әйтелгәнне аңлаудан үз сөйләмеңне мөстәкыйль рәвештә төзүгә салмак күчеш ясарга мөмкинлек бирә.        

        Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

сөйләмдәге авазлар;

өйрәнелгән сүз төркемнәренең лексик һәм грамматик билгеләре;

сүзнең мәгънәле кисәкләре;

гади һәм кушма җөмлә, җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең (терминнарын әйтмичә) билгеләре;

сүзтезмә билгеләре.

Укучылар чагыштыра һәм аера белергә тиеш:

аваз һәм хәреф;

сузык һәм тартык авазлар;

калын һәм нечкә сузыклар;

яңгырау  һәм   саңгырау  тартыклар,   парлы   һәм   парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар;

исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә;

тамыр һәм кушымча,  сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар;

җөмләләрнең әйтелү максаты буенча төрләре;

җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә);

җөмлә белән сүзтезмәнең аермасы;

тиңдәш кисәкле җөмләләр.

Укучыларда түбәндәге эш осталыгы булырга тиеш:

сүзләрне иҗеккә бүлү;

сүздә аваз һәм хәреф санын чагыштыру;

еш кулланышлы сүзләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтү;

алфавитны куллана белү (сүзлек, каталог белән эш);

сүзләрне юлдан-юлга күчерү;

өйрәнелгән сүз төркемнәренең җөмләдәге ролен күрсәтү;

сүзнең мәгънәле кисәкләрен һәм ясалышын билгеләү;

сүздәге   ясагыч   һәм   төрләндергеч   кушымчаларны   билгеләү;

фигыльләрдәге зат-сат кушымчаларын аеру;

җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклау;

гади җөмләдә тиңдәш кисәкләрне табу;

75—80 сүзле текстны ачык һәм төгәл итеп күчереп һәм ишетеп язу.

Түбәндәге орфограмма һәм пунктограммалар кертелә:

җөмлә башында һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф;

сүзләрдә оы, өе сузыклары;

ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләр;

кушма һәм парлы сүзләр;

саңгырау һәм б, в, г, д тартыкларына беткән исемнәрдә килеш кушымчалары;

борын  авазларына  беткән  исемнәрдә  килеш  кушымчалары;

сыйфатларда чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәсе формаларының язылышы;

җөмлә  ахырында  тыныш  билгеләре  (нокта,   сорау  һәм өндәү билгеләре);

тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

                                          контроль диктант өчен нормалар

Сыйныф

I яртыеллык

II яртыеллык

I II III

IV

25—30сүз 45—50сүз 65—70 сүз

15—17 сүз 35—40 сүз 55—60 сүз

75—80 сүз

Изложение өчен текстларның күләме һәр сыйныфта 15—20 сүзгә артыграк була.

Белем бирүнең эчтәлеге

Сөйләм эшчәнлеге төрләре

Тыңлау. Тыңлый белүнең уңышлы аралашуга шарт, кара-каршы сөйләшүгә нигез булганын үзләштерү. Ишетелгәнне төгәл кабул итү һәм аңлау. Тыңлаганда, игътибарны тупларга, аны кирәклегә юнәлдерергә, әйтелгән буенча сораулар бирергә өйрәнү. Ишетелгән тексттан әһәмиятле информацияне аерып ала белергә, аның төп фикерен билгеләргә һәм сораулар буенча эчтәлеген сөйләргә күнегү.

Сөйләү. Тел берәмлекләрен аралашуның максатына килештереп, бурычларын уңышлы хәл итәрлек итеп сайлап алу. Кара-каршы сөйләшү формасын гамәлдә үзләштерү. Сөйләшүне башлап җибәрү, аны дәвам иттерү, тәмамлау, әңгәмәдәшнең игътибарын җәлеп итү һ.б. шундый осталыкларны булдыру. Белем бирү бурычларына туры китереп, бәйләнешле тезмә сөйләм күнекмәләренә ия булу (тасвирлама, хикәяләү, фикерләү тибындагы текстлар). Мәктәптә һәм гаиләдә аралашу этикасына бәйле нормаларны  үзләштерү   (исәнләшү,   саубуллашу,   гафу   үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белән мөрәҗәгать итү). Сөйләмдә орфоэпия таләпләрен үтәү һәм дөрес интонация саклау.

Уку Уку техникасын үзләштерү - язма сөйләм берәмлекләрен бик тиз күреп, аларны эчке яки тышкы авазлы сөйләмгә күчерү Уку текстының эчтәлеген аңларлык тизлектә уку, моның өчен лексик берәмлекләрне һәм аларның формаларын мәгънәләре белән тиңләштерә белү. Төп һәм өстәмә информацияне аеру, аларга нигезләнеп, гади нәтиҗәләр чыгару. Информацияне аңлата Һәм гомумиләштерә алу. Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү.

Язу Грамотага өйрәтү чикләрендә хәрефләр, аларның кушылмаларын, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Гигиена таләпләрен үтәп аңлаешлы, пөхтә язуга ия булу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнгән текстларны күчереп, ишетеп язу. Тыңлаганның яки укыганның эчтәлеген изложение итеп язу (тулы, кыскача, сайлап) Үзлегеңнән зур булмаган текстлар (сочинениеләр) иҗат итү (кичерешләр, әдәби әсәрләр нигезендә, сюжетлы картиналар, мультфильмнар буенча Һ.6.).

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр        

текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү; сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүз-тезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру; җөмлә   тикшерү  (төрен   билгеләү; баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү); җөмләне     дөрес     интонация белән әйтү; бергәләп төзегән план буенча 70—85 сүзле изложение язу; текстның    темасын   һәм   төп фикерен билгеләү; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү; кызыл юлны саклау; текстның мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш булдыру; текст    кисәкләре,    җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру; темасыннан   яки   төп   фикереннән  чыгып, текстка  исем кую; хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү; шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу; фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.

III нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә  һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Тыңлап аңлау

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2. Эшне планлаштырырга өйрәнү.

3. Эшнең дөреслеген тикшерү.

4. Эш сыйфатына бәя бирә белү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

3. Балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку.

4. Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

5. Текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

6. Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

1. Укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау.

2. Текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү.

3. Татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү.

4. Ишеткән сөйләмнең, җөм- ләнең эчтәлегенә төшенү.

1.Уку мәсьәләсен куярга өйрәнү.

2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру.

4. Грамматик  анализ төрләрен үзләштерә башлау:

Сүз төзелешенә анализ;

- сүз төркемнәренә морфологик анализ;

- сүзтезмәләргә анализ;

- гади җөмләгә анализ;

5. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

-охшатып эшләү.

1. Телдән сөйләм:

-Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

-Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

-Тәрҗемә итү күнекмәсе..

2. Язма сөйләм:

-күчереп язу;

-бирелгән темага сочинение язу;

-план нигезендә изложение язу;

-татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;

-үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау язу;

-сүзлек диктанты – 4 (10 -12 сүз)

-контроль диктант 4 (35-45 сүз);

-изложение 1 (50-55 сүз, язманың күләме 30-35 сүз)

-сочинение 1 (45-50 сүз)

                                                                     

Практик өлеш

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

Барысы

Диктант (грамматик биремле)

2

2

1

1

6

Контроль күчереп язу

1

1

1

1

4

Изложение

-

1

1

-

2

Сочинение(өйрәтү төрендә)

-

1

1

2

                               

                                                                                 Тематик план

Дәрес темасы

Сәгать

саны

Укучыларның эш төре яки укыту эшчәнлегенең төрләре

Планлаштырылган материалны үзләштерү  нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

План

Факт

Кабатлау. 10 сәг

аваз һәм хәреф, әйтелеше, язылышы;  ике авазга билге булып йөргән хәрефләр

Аваз белән хәреф арасындагы аерма; хәреф авазның билгесе булып йөрү.  Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары. Татар һәм рус телләрендә бу сузыкларның әйтелеш үзенчәлекләре. Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары. Татар һәм рус телләрендә бу сузыкларның әйтелеш үзенчәлекләре. ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу; аеру билгесе, иҗекне нечкә уку өчен, тартыкның нечкәлеген, катылыгын белдерә. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү Ике яки берничә иҗекле сүз- дә көчлерәк әйтелгән иҗек басымлы иҗек дип аталуы. Сүзнең басымын билгели белү. Татар телендә басым -ның, нигездә, соңгы иҗеккә төшүе.

Укучыларның граммоталык дәрәҗәсен тикшерү..

Исемнәрнең берлек –күплек санын, ялгызлык, уртаклык исемнәрен аера белү.

Фигыльнең танып белү, со- раулары, эш, хәл, хәрәкәтне белдерүе;  Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, ныгыту

Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау.  Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Сүзнең авазлардан ясалуы, сүзнең бер генә аваздан да тору мөмкинлеге.

Күзәтүләрне язма сөйләмдә бирә белү Кайбер сүзләрнең әйбернең мәгънәсен турыдан –туры, ә кайберләре әйберләрнең ох -шаш билгеләреннән килеп чыккан күчерелмә мәгънәне белдерүе.  

Кара-каршы сөйләшү  күнекмәләрен үстерү. Телнең сүзлек составындагы сүзләрнең бер яки күп мәгънә белдерүе. Күп мәгьнәле сүзләрнең берничә мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булу. Синонимнарны танып белү,  язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү.  

Омонимнарны танып белү,  язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү; Антонимнарны танып белү,  язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү; Схема буенча эш.

Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү. Тәрҗемә,  орфографик, аңлатмалы, фразеологик, синонимнар һәм омо -нимнар сүзлекләре белән та- ныштыру. Сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү.

 Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү Сүзнең төп мәгънәле кисәге- тамыр булуы, аның сүзнең лексик мәгънәсен белдерүе.  Сүзнең бер-бер артлы тамыр -га ялганып килеп, аңа нин- ди дә булса мәгънә өсти тор- ган кисәкләрнең кушымча  дип аталуы. Кушымчалар -ның үзләре генә кулланылмавы. Бер тамырдан ясалган сүзләр -нең тамырдаш сүзләр дип аталуы. Бу сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш саклану.  Исемнәргә морфологик анализ ясау тәртибен өйрәнү. Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясалу. Аларның сүзнең сүзнең төп мәгънәсен үзгәртүе.  Кушымчаларның ике төрле булуы: ясагыч һәм мөнәсә -бәт белдерүче. Тамырга баш- та ясагыч, аннары мөнәсәбәт (бәйләгеч, модальлек) белдерүче кушымчаларның ялгануы.

Күпчелек алынма сүзләргә кушымчалар ялгау тамырның нинди булуына бәйле булуын белдерү, кайбер аермалыкларны күрсәтү. Иҗади фикерли алу сәләтен үстерү. Ясалма сүзләрнең сүзгә яса -гыч кушымча ялганып ясалуы. Тамыр сүзгә турыдан-ткры мәнәсәбәт белдерүче кушымчаларның да ялганыр -га мөмкинлеге. Кушма һәм парлы сүзләрне танып белү, бер мәгънәгә ия булулары . кушма сүзләрнең кушылып, парлы сүзләрнең сызык аша язылулары.

Иҗади фикерли алу сәләтен үстерү. Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча өйрәнгәннәрне кабатлау, ныгыту. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү Исем –сүз төркеме. Исемнәрнең  күп төрле булуы.  Исемнәрнең берлек һәм күплек саннарда килүе. Берлек сандагы исем бер генә предметны белдерү. Күплек сан- дагы исем берничә предмет -ны белдерү.-лар/-ләр, -нар/-нәр кушымчалары ялгану.  Язма сөйләмне үстерү. Ялгызлык исемнәренә кеше исемнәре, фамилияләре, ил, шәһәр, авыл, елга, тау, урам, диңгез, китап һ. б. исемнәр керү.  Ялгызлык исемнәре һәрвакыт баш хәреф белән язылу. Исемнәрнең  6 килеше булу. Сүзләрне бер-берсенә бәйләп, җөмлә төзү өчен кирәклеген төшенү.  Язма  сөйләмне үстерү. Баш килешнең кушымчасыз килеш булуы.

Иялек килешендә килгән исемнәргә –ның/-нең кушымчалары ялгану.

Ишетеп аңлау дәрәҗәсен тикшерү. Юнәлеш  килешендә килгән исемнәргә –га/-гә кушымчалары ялгану. Төшем килешендә килгән исемнәргә –ны/-не кушымчалары ялгану.

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү. Чыгыш  килешендә килгән исемнәргә –дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән кушымчалары ялгану.  Урын-вакыт килешендә килгән исемнәргә –да/-дә, -та/-тә кушымчалары ялгану Иҗади фикерли алу сәләтен үстерү.

Алмашлыклар төрле сүз төркемнәрен алыштырып килүе. Зат алмашлыкларының 3 затта килүләре.Сорау алмашлыклары- ның сорауны белдерүләре. Язма сөйләмне үстерү. Фигыльләрнең нишли? нишләде? нишләячәк? кебек сорауларга җавап бирүе. Фигыльләрнең барлыкта-юклыкта килүе.  Фигыльләрнең эшнең үтәлү вакытын белдерү заман белән төрләнү дип аталу. Фигыльнең 3 заманда килүе.

Язма сөйләмне үстерү. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүе.  Язма сөйләмне үстерү. Предметның билгесен белдерә торган сүзләрнең сый-фат дип аталуы. Сыйфатның нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүе. Сыйфат ачыклап килгән исемнең сыйфатланмыш дип аталуы.

Сыйфатларның предметларның төрле билгеләрен белдерүе.

Синоним сыйфатларның мәгънәләре охшаш булу.

Антоним сыйфатларның капма-каршы мәгънәдә булуы.

Сыйфатларның исемне ачыклап килүе. Җөмләдәге роле. Белемнәрне тикшерү. Предметның исәбен белдерә торган сүзләрнең сан дип аталуы. Санның ничә? ничәнче? ничәү? ничәшәр? ничә ләп? сорауларына җавап бирүе. Сан  ачыклап килгән исем -нең саналмыш дип аталуы..

Морфология буенча алган белемнәрне ныгытү. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү. Сүзтезмәнең предметлар -ның, эш-хәрәкәтнең  мәгънәсен төгәлрәк итеп атавы. Сүзтезмәнең ияртүче һәм иярүче сүздән төзелүе. Сөйләмнең җөмләләрдән төзелүе. Җөмләнең тәмамланган уйны белдерүе. Сөйләм дәрәҗәсен үстерү. Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөм -ләнең төрләре: хикәя җөм -лә, сорау җөмлә,өндәү җөм- лә. Хикәя җөмләнең тыныч тавыш белән әйтелүе, ахыры -на нокта куелу. Сорау җөмләнең сорау интонациясе белән әйтелүе. Ахы- рына сорау билгесе куелу. Өндәү җөмләнең күтәренке тавыш белән әйтелүе. Эш кушуны, боеруны, үтенүне белдерүе. Ахырына өндзәү билгесе куелу. Кирәкле урынга тыныш билгеләре куеп, дөрес итеп күчереп язарга.

Раслау җөмләләрдә фикернең раслануы, инкарь җөмләләрдә юк, түгел сүзләре ярдәмендә фикер кире кагылу. Җөмләнең кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган кисәге ия дип аталу. Аның баш килештәге исем  яки алмашлык белән белдерелүе. Җөмләнең нишли? нишдәде? Нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә торган, ия белән бәйләнгән баш кисәге хәбәр дип аталу . Ия белән хәбәрнең асларына сызарга. Җөмләнең кем? нәрсә? сорау -ларына җавап бирә торган кисәге ия дип аталу. Аның баш килештәге исем  яки алмашлык белән белдерелүе. Җөмләнең нишли? нишдәде? Нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә торган, ия белән бәйләнгән баш кисәге хәбәр дип аталу . Аергычның җөмләнең иярчен кисәге дип аталуы, сыйфат белән белдерелүе, астына дулкынлы сызык сызылу.

Сүзтезмә һәм җөмлә темасы буенча тикшерү эше.

 Ел буена узганнарны кабатлау.

текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәк-ләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзү

Авазлар һәм хәрефләр

Сузык авазлар

сузык   авазлар, калын һәм нечкә сузыкларны әйтү, аеру; орфограмма-лар

Тартык авазлар

тартык авазлар, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, парлау

иҗек төзелеше, саны,

аваз һәм иҗек анализы

текстны грамоталы

 һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу  

алфавит тәртибе; аваз һәм хәреф саны, әйтелеше,

исеме, язылышы;

 сүзлекләр белән эшләү

Тартык авазларның төркемнәре

Кереш контроль эш "Авазлар һәм хәрефләр"

Иҗек

Ъ һәм ь билгеләре

Я, ю,е хәрефләре

Кабатлау.Җөмлә.

Сүзлек диктанты Алфавит.

Сүз төзелеше (10 с)

 татар теленең сүз байлыгы,сүзнең лексик мәгънәсе

Кушымча

Кушымчаларның төрләре

лексик мәгънә-гә туры килгән сүзләр табу

Сүз ясагыч кушымчалар

сүзнең мәгънәсенә төшенү, сорау кую, төркемнәргә аеру; баш хәрефтән язылучы исемнәр

Сүз  төрләндергеч кушымчалар

җөмлә, аның чикләре, төрләре; тыныш билгеләре,; баш кисәкләр; картина буенча укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә бәйле хикәя төзү; эзлеклелек, сүз тәртибе, дөрес язылыш  

Бәйләгеч кушымчалар

бәйләгеч кушымчалар, алар ярдәмендә сүзләрнең үзгәрүен күзәтү

Сүз ясагыч кушымчалар:-чы,-че,-лык,-лек

орфограммаларны кулланып, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгесе куеп, диктант язу; аваз-хәреф анализы; иҗеккә бүлү буенча биремнәр үтәү    

Сүз ясагыч кушымчалар:-даш,-дәш,-гыч,-геч

сүз ясалышы, ясагыч    кушымчалар, алар ярдәмендә сүзләр ясалуын карау, ясау; ясалма  сүзләр  

Кушма сүзләр

ясалма сүзләр, аларның дөрес язылышы, кулла-ылышы  

Парлы сүзләр

кушма сүзләр, аларның дөрес язылышы, кулла-ылышы  

Ясалма сүзләр Контроль күчереп язу

парлы сүзләр, аларның ясалышы һәм дәрес язы-ышы

Сүз. Телнең сүз байлыгы.  6 сәг.

Сүзнең  лексик мәгьнәсе.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр

сүз байлыгы; төрле телләрдән кергән сүзләр, кулланылу өлкәсе

Сүзне туры һәм күчерелмә  мәгънәдә куллану

сүзләрнең мәгънәләре, туры һәм күчерелмә мәгънә; сөйләмдә куллану

Омонимнар

сүзләрнең мәгънәләре, сорау кую; омоним төшенчәсе

Синонимнар Антонимнар

сүзләрнең мәгънәләре, туры һәм күчерелмә мәгънә; сөйләмдә куллану

Контроль диктант "Сүз ясалышы”.

орфограммаларны кулланып, диктант язу, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча биремнәрне үтәү

Хаталар өстендә эш. Алынма сүзләр Искергән һәм яңа сүзләр

искергән һәм яңа сүзләр белән танышу; кулланы-ыш

.

Сүз төркемнә ре

Исем  10 сәг.

сүзләргә сорау кую, лексик мәгънәсе, төркемен билгеләү

Исем. Мәгънәсе,

сораулары.

 исем төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары, төркеме, җөмләдәге роле

Ялгызлык  һәм уртаклык исемнәр

Ялгызлык (уртаклык) төшенчәсе, төркемнәре, язылышы

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

берлек һәм күплек сан формалары, берлектән-күплек, күплектән-берлек ясау; борын авазларын тану, күплек форма ясау, язылыш

Исемнәрнең  килеш белән төрләнеше.

Баш килеш

килеш төшенчәсе, җөм-ләдә бәйләүче роле, атамалары, сораулары; калын һәм нечкә төрләнеш

Грамматик биремле контроль диктант “Исем”

орфограммаларны кулланып диктант язу; сүз төркемен, килешләрне билгеләү

Иялек килеше

 иялек килеш төшенчәсе, сораулары, кушымчала-ры; калын һәм нечкә төрләнеш исемнәргә сорау кую; юнәлеш  килеш төшенчәсе, сораулары, кушымча-лары; калын һәм нечкә төрләнеш; саңгырау һәм яңгырау тартыкларга, сузык авазга  беткән исемнәргә  кушымча ялгау

Юнәлеш килеше

Төшем килеше

Аңлатмалы диктант

Чыгыш килеше

Урын-вакыт килеше Контроль күчереп язу

37

Фигыль    15 сәг.

1

фигыль төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары, эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләр; җөмләдәге роле

Фигыль  нәрсәне белдерә?

38

Фигыльләрнең барлык-юклыкта килүе

барлык һәм юклык тө-шенчәсе, сорау кую, фи-гыльнең барлык, юклык төрен билгеләү; басым; язылыш

39

Фигыльләрнең зат белән төрләнеше

барлык һәм юклык тө-шенчәсе, сорау кую, фи-гыльнең барлык, юклык төрен билгеләү; басым; язылыш

40

Фигыльләрнең сан белән төрләнеше

фигыль төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары, эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләр; җөмләдәге роле

41

Изложение “Чукырлар”

Хикәяләү тибындагы  текстны изложение итеп язу

42

Хикәя фигыль

43

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе.

зат һәм сан төшенчәсе, фигыльләрнең төрләнеше; ия белән фигыльнең ярашуы

44

Хәзерге заман  хикәя фигыль

хикәя фигыль төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары, төрләнеше

45

Үткән заман  хикәя фигыль

үткән заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, сөйләмдә аларны аера белү  

46

Киләчәк заман  хикәя фигыль

киләчәк заман хикәя фи-гыльнең икенче төре; калын һәм нечкә төрләнеш

47

Хикәя фигыльнең заман формалары

фигыльләрнең төрләнеше

48

Грамматик биремле контроль диктант “Фигыль”

синоним, антоним фи-гыльләр; туры һәм күчерелмә мәгънә; сөйләмдә куллану  

49

Фигыльләрнең күп мәгънәле булуы

төрле заманнарга куя белү

50

 

 Фигыльләрнең күчерелмә һәм туры мәгънәдә  булуы

фигыльнең заманнарын билгеләү

51

“Фигыль” темасын йомгаклау

Сайланма диктант

орфограммаларны кулланып диктант язу;

52

Сыйфат    9 сәг.

1

сыйфат төшенчәсе, мәгъ-нәсе, сораулары, җөмләдәге роле, аларны билгели алу

Сыйфат мәгънәсе,

сораулары.

53

Сыйфатның төрле билгеләрне бедерүе

антоним сыйфатларны карау, сөйләмдә куллану  

54

Сыйфатларны төркемләү

сыйфатны төркемләү, аларның төзелеше, анализлау

55

Сочинение “Кышкы урманда”

сыйфатның сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү, кулланылышын карау  

 

56

Сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүе

сыйфатның җөмләдәге роле

57

Антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану

антоним сыйфатларны карау, сөйләмдә куллану  

58

Сыйфатларның сөйләмдәге әһәмияте

Синоним сыйфатларның мәгънәләре охшаш булу.

59

Грамматик биремле контроль диктант “Сыйфат”

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп к язу

60

Сыйфатларны сөйләмдә куллану

Сыйфат ачыклап килгән исемнең сыйфатланмыш дип аталуы.

61

Алмашлык  7 сәг

1

алмашлык төшенчәсе

Нәрсә ул алмашлык?

62

Зат алмашлыклары

Сүзлек диктанты

I, II, III төр зат алмашлыклары

63

Зат алмашлык-ларының берлек  һәм күплек санда килүе

берлек һәм күплек төре

64

Берлек сандагы алмашлыкларның килеш белән төрләнеше

күплек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндеү; дөрес язылыш өстендә эшләү

65

   Күплек сандагы алмашлыкларның килеш белән төрләнеше

зат алмашлыкларын табу, сөйләмдә куллану, тикшерү

66

Контроль  күчереп язу.

Алмашлыкарның килеш белән төрләнеше

67

Алмашлыкларның җөмләдәге роле

зат алмашлыкларын сөйләмдә куллану

68

Кисәкчәләр       6 сәг

1

кисәкчәләрнең кулланы-лышы, язылышы, аерым сүз булуы;

       

      Кисәкчә

69

 -кына,-кенә, -ук,-үк кисәкчәләре

       

төрле сүзләр янында килүе

70

Калын һәм нечкә әйтелешле кисәкчәләр.

калын һәм нечкә әйтелешле кисәкчәләрне язу

71

Кисәкчәләрнең аерым сүз булуы

текстта кисәкчәләрне таба белү, куллану

72

Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле.

Сүзлек диктанты

73

Изложение”Каен – файдалы агач”

74

Бәйлекләр   3 сәг.

ярдәмче сүз төркеме буларак бәйлек;

Бәйлек.

75

Бәйлекләр – ярдәмче сүз төркеме

текстта бәйлекләрне таба белү, куллану

76

Бәйлекләрнең роле

Сайланма диктант

җөмләдәге роле

77

Җөмлә    10 сәг

әйтелеш максаты буенча төрләре; тану, дөрес уку, куллану, тыныш билгеләре

бирелгән тема буенча укучыларның  алган белемнәренә нигезләнеп, изложение язу, өйрәнелгән сүзләр куллану, эзлеклелек, дөрес язылыш

әйтелеш максаты буенча төрләре; тану, дөрес уку, куллану, тыныш билгеләре

җөмләнең баш һәм ияр-чен кисәкләре: ия һәм хәбәр, аларның белдерелеше, сораулары, язуда билгеләү

җөмлә кисәкләрен билгеләү тәртибе, аларның аталышы, сораулар кую

Җөмләләрнең төрләре

78

Хикәя җөмлә

79

Сорау җөмлә

80

Өндәү җөмлә

81

Җөмләләрнең  интонация буенча төрләре

82

 Җөмләнең баш кисәкләре

83

Җөмләнең иярчен кисәкләре

84

Җөмләнең иярчен һәм баш  кисәкләре

85

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

86

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше Искәртмәле диктант

87

     Сүзтезмә  4 сәг.

1

текстны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп к язу

Сүзтезмә

Иҗади диктант

88

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше

сүзтезмә төшенчәсе, аларны аера белү, сораулар кую

сүзтезмәдә сүзләр бәй-ләнеше; ияртүче һәм иярүче сүзләр

89

Сыйфат белән исемнән төзелгән сүзтезмәләр

90

Контроль  күчереп язу.

Ияртүче сүзләр.

сыйфат төшенчәсе, мәгъ-нәсе, сораулары, җөмләдәге роле, аларны билгели алу

91

Текст. Бәйләнешле сөйләм  12 сәг

әйтмә һәм язма сөйләм; текст, текстның өлешләре, мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш; исем кую, хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү төрләрен аеру

Текстның темасы

92

Текстның төп фикере

93

Текстларның төрләре

94

Еллык контроль эш “Сүз төркемнәре”

95

Хаталар өстендә эш.

Тексттагы терәк сүзләр

96

Текстның планын төзү

97

Эш характерындагы текст

98

Текстның эчтәлеге

текстның төп уе- тема; теманы билгеләү,

99

Автобиография.

автобиография язу үзенчәлеге

100

Сөйләм этикасы

 язма сөйләм нормалары, язылыш кагыйдәләре

101

Сочинение “Безнең гаилә”

план төзү

102

Йомгаклау.Тест үткәрү

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая программа по татарскому языку

Я   ещё преподаю татарский язык в русских классах и предлагаю рабочую программу по татарскому языку. Думаю  учителям татарского языка  это пригодится....

рабочая программа по татарскому языку

Я   ещё преподаю татарский язык в русских классах и предлагаю рабочую программу по татарскому языку. Думаю  учителям татарского языка  это пригодится....

рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе

Укыту – тематик планлаштыру Предмет  Татар теле, укуСыйныф  2Сәгать саны:Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.Адми...

Рабочая програма по русскому языку ФГОС Школа России

Рабочая программа по русскому языку для 1-4 классов  разработана на основе Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования, Концепции духовно-нравственного ...

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...

Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс

Аңлатма язуыПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы...

Рабочая Програма по русскому языку, 3 класс. Учебно- методическая система "Школа России"

Рабочая программа учебного предмета «Русский язык» для 3 класса разработана в соответствии с Федеральным государственным образовательным стандартом начального общего образов...