"Ике пирожный"
методическая разработка (4 класс) по теме

Габдрахманова Гульназ Ингиловна

"Ике пирожный" тексты буенча татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ike_pirozhnyy_plan_uroka_.doc44 КБ
Файл ike_pirozhnyy.pptx2.98 МБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль белем бирү учреждениесе икенче лицей

темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

(5 нче сыйныф, рус төркеме)

Укытучысы:  беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Габдрахманова Гөлназ Ингил кызы

2011-2012 уку елы

Дәреснең темасы: “Ике пирожный” хикәясе.

Сыйныф : 5Г (Рус төркеме)

Дәреслек: Татар теле. 5 сыйныф. Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина.  – Казан:“Мәгариф” нәшрияты.

Максатлар: Укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ (кызыксыну) тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; диалогик, монологик күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне;  укучыларны дус, тату яшәргә өйрәтү, әти-әнигә һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү; укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә ярдәмчел булу иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

  1. Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.

а) Аудирование.

  1. Прослушайте и укажите слово, лишнее в логическом ряду.

Юарга, язарга, ашарга, эшләргә,күрергә, китәргә, булыша, уйнарга.

  1. Прослушайте и скажите, как изменились бы эти глаголы, если бы действия не происходили.

Керә, ярдәм итә, укый, ясый, булыша, чакыра, китә, уйлый.

  1. Выделите  из ряда предложений то предложение, которое не соответствует теме.

Катя - бик тырыш кыз.  Ул һәрвакыт әти-әнисенә ярдәм итә. Иртән савыт-саба юа. Көн бик матур. Мәктәптән кайткач, өй җыештырырга, ашарга пешерергә булыша.

б) Текстның эчтәлеген искә төшерү.

-  Без “Ике пирожный” текстын укыдык. Бүген хикәяне кабатлыйбыз. Экранга карадык. Планны дөрес төзергә кирәк. Нужно правильно составить план.

  1. Беренче пунктта нәрсә була? (Тексттан кирәкле өлешен уку).
  2. Икенче? Өченче? Дүртенче? Бишенче?

ПЛАН:

  1. Әниләре кызларын ярдәмгә чакыра.
  2. Оля булышырга уйлады.
  3. Наташа “Африкада”.
  4. “Кремлы пирожный бозылыр, дип уйладык,”- диде Оля.
  5. “Ә синең иренеңдә нәрсә ул?”- дип сорады Наташа.

       

в) Эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү.

- Экранда сораулар чыга, һәрберсенә җавап бирергә.

  1. Кемгә ярдәм кирәк?
  2. Оля белән Наташа нишлиләр?
  3. Наташа кайда “сәяхәт итә”?
  4. Наташа әнисенә ярдәм итәргә теләдеме?
  5. Кем әнисенә булышты?

г) җөмләләрне дөрес әйтегез.

-  Бирелгән җөмләләрне төзәтеп, әйтегез.

  1. Әниләре малайлардан ярдәм сорады.
  2. Оля әнисенә булышмады
  3. Наташа савыт-саба  юды
  4. Оля кызыклы китап укый.
  5. Наташа бер пирожный ашады.
  6. “Африка бик ерак бит” – диде әни.

д) Җөмләләрне дәвам итегез.

-  Бирелгән җөмләләрне дәвам итәргә.

Олы кызы  Наташа китап ...  .  Оля барлык савыт-сабаны ...   .  Бер генә бит укыйм да ...   .  Тиздән ул эшен бетерде һәм ...   . Берсен үзем өчен, ...   . Африка бик ерак бит, шуңа күрә ...   .

е) диалог төзегез.

1-рәт: составьте диалог между мамой и Олей, когда мама попросила о помощи.

2-рәт: составьте диалог между мамой и Наташей, когда мама просила о помощи.

3-рәт: составьте диалог между Олей и Наташей, когда Наташа «вернулась»  из Африки.

ж) Оля белән Наташага бәя бирегез. (сүзләрне тәрҗемә итәргә)

- Экранга карагыз һәм әйтегез: Оля нинди? Наташа нинди? (Экранда “эшчән, ялкау, әдәпле, ярдәмчел, тәрбиясез, эш яратмый, тырыш, хәйләкәр, әнигә булышмый” – сүзләре язылган. Кызлар турында кирәген сайлап әйтәләр).

з) Кызларга бәя бирү.

- Экранга карагыз, биремнәрне үтибез. 

1. Кызлар нинди, ни өчен? 

Оля ... , чөнки ...   .

Наташа ... , чөнки ...  .

2. Кызларга киңәш бирегез (дайте совет).

Оляны яхшы булган өчен макта.  Әнигә ярдәм итәргә кирәк, дип,

Наташага киңәш бир.

и) Планны кабатлап, эчтәлек сөйләү.

- Балалар, без текстны укыдык, кабатладык. Хәзер план буенча эчтәлеген сөйләп карарбыз.

- Өй эше: план буенча хикәянең эчтәлеген сөйләргә әзерләнү.Билгеләр кую.

  1. Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

«Ике пирожный» хик ә ясе

Слайд 2

План : Әниләре кызларын ярдәмгә чакыра. Оля булышырга уйлады . Наташа “Африкада”. “Ә синең иренеңдә нәрсә ул ?” - дип сорады Наташа. “Кремлы пиро ж ный бозылыр, дип уйладык,”- диде Оля. 1. 2. 3. 4. 5.

Слайд 3

Сорауларга җавап бирегез: 1. Кемгә ярдәм кирәк? 2. Оля белән Наташа нишлиләр? 3. Наташа кайда “сәяхәт итә”? 4.Наташа әнисенә ярдәм итәргә теләдеме? 5. Кем әнисенә булышты?

Слайд 4

Җөмләләрне дөрес әйтегез. Әниләре малайлардан ярдәм сорады. 2. Оля әнисенә булышмады. 3. Наташа савыт-саба юды. 4. Оля кызыклы китап укый. 5. Наташа бер пиро жный ашады . 6. “Африка бик ерак бит” – диде әни.

Слайд 5

Җөмләләрне дәвам итегез Олы кызы Наташа китап ... . Бер генә бит укыйм да ... . Берсен үзем өчен, ... . Африка бик ерак бит, шуңа күрә ... . Оля барлык савыт-сабаны ... . Тиздән ул эшен бетерде һәм ... .

Слайд 6

Наташа һәм Оля. Ялкау Ярдәмчел Эш яратмый Әдәпле Тырыш Эшчән Тәрбиясез Бу – Оля. Бу – Наташа. Әнигә булышмый. Хәйләкәр.

Слайд 7

Фикерегезне әйтегез. Оля ... , чөнки ... . Наташа ... , чөнки ... . Оляны яхшы булган өчен макта. Әнигә ярдәм итәргә кирәк, дип, Наташага киңәш бир.

Слайд 8

Эчтәлек сөйлә. Әниләре кызларын ярдәмгә чакыра. Оля булышырга уйлады. Наташа “Африкада”. “Ә синең иренеңдә нәрсә ул?” - дип сорады Наташа. “Кремлы пиро ж ный бозылыр, дип уйладык,”- диде Оля.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения (УМК "Гармония") для 2 класса. Ю. Ермолаев "Два пирожных"

Материал содержит конспект открытого урока литературного чтения для 2 класса и презентацию....

Ю.Ермолаев «Два пирожных».

Конспект урока литературного чтения во 2 классе. Если заинтересовала презентация - обращайтесь....

Конспект урока по литературному чтению во 2 классе Ю.Ермолаев "Два пирожных" ("Школа России")

Конспект разработан с учётом требований ФГОС с применением деятельностного подхода....

Презентация к уроку по литературному чтению во 2 классе Ю.Ермолаев "Два пирожных" ("Школа России")

Презентация отражает основные этапы урока, а также содержит логическую задачу, информацию о писателе и его книгах, словарную работу, работу над сравнительной характеристикой главных героев....

Тема: Ю.Ермолаев « Два пирожных»

Тема: Ю.Ермолаев « Два пирожных»...