Рабочая программа по народной педагогике класс 3
рабочая программа (4 класс) по теме

      Халык педагогикасы – ул тормышта, тәрбия процессында сыналган,  буыннан буынга күчеп камилләшкән, халык тарафыннан киң кулланган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту- тәрбия турындагы тәгълимат. Анда халыкның даими кулланган тәрбия алымнары, чаралары, ысуллары, тәрбияви карашлары, идеалы, максатлары- барысы бергә туплана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_kl_hal_ped.docx34.4 КБ

Предварительный просмотр:

Рассмотрено

на заседании ШМО

Протокол №_____

    от «____»__________2012г.

Согласовано

Зам. директора по УР

Самикова Г.А. /___________

«_____»______________2012 г.

УТВЕРЖДАЮ

Директор МБ ОУ» Гимназия № 4»

Ахметов М.М. /___________

«_____»________________2012 г.

Рабочая программа

по  народной педагогике

класс  3

учитель  начальных классов

высшей квалификационной категории

Габделова Ландыш Марсовна

2012-2013 учебный год

                                               Аңлатма язуы. 

      Халык педагогикасы – ул тормышта, тәрбия процессында сыналган,  буыннан буынга күчеп камилләшкән, халык тарафыннан киң кулланган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту- тәрбия турындагы тәгълимат. Анда халыкның даими кулланган тәрбия алымнары, чаралары, ысуллары, тәрбияви карашлары, идеалы, максатлары- барысы бергә туплана.

Халык педагогикасының өйрәнү предметы булып, балага тәэсир итү алымнары, чаралары, тәрбия эшенең максаты, чыганагы , эчтәлеге, закончалыклары җыелмасы тора.

Милли педагогика яшь буынны тәрбияләү җыелмасына түбәндәгеләрне кертә: ана телен, халык авыз иҗаты әсәрләрен, милләтнең тарихын, динен, һөнәр кәсебен, тәрбия максатын, идеалларын, тәрбия чараларын, ысул, алымнарын, уеннарын, гомумән, халыкның матди һәм рухи мәдәниятен,рухи һәм матди мәдәниятен белми торып, халкыбызның дөнья халыклары арасында тоткан урынын билгеләп булмый, шөһрәт казанган галимнәрен, артистларын, спортчыларын, милләт зыялыларын белми торып, милләт белән горурланып булмый.

Яшь буын гомумкешелек кыйммәтләргә таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнгать технологияләренә яраклы итеп тәрбияләнергә тиеш. Бу бурычларны фәкать халыкның педагогикасын тәрбия процеессы нигезенә куеп, киң файдаланып кына хәл итәргә була.

 Халык авыз иҗатының барлык төрләре дә кешеләрнең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял – омтылышларын чагылдыра. Шулай да әкият, табышмак, мәкаль, мәзәк кебек жанрлар арасында җыр аерым бер урын алып тора. Әкиятне, мәзәкне берәү сөйли, башкалар тыңлый. Табышмакны берәү әйтә, тыңлаучылар җавабын табарга тиеш була. Ә менә җырны кеше үзе өчен генә дә башкара ала. Күңеле тулып, моңайганда ул ялгызы гына  җырлап юана. Яки кәефе күтәренке булганда, үзалдына нидер көйләп, куанып йөри. Кешенең җаны, рухы әнә шулай җыр булып телгә килә, моң булып чыңлый.

    Җырны беренче булып уйлап тапкан кеше, мөгаен, “менә мин җыр уйлап иҗат иттем әле” дип уйламагандыр да. Ул кошлар сайраган, агач шаулаган, җил искән кебек, табигый итеп, үзе дә сизмәстән җырлап җибәргәндер. Хис кичереш булып җырның сүзләре дә, көе дә берьюлы күңеленнән түгелгәндер. Әмма ул дөньяның яктырып, киңәеп киткәнен сизми калмаган. Бу матурлыкны тагын да кабатлыйсы килеп, якын кешесенә, туганнарына, дусларына да җырлап күрсәткән. Шулай итеп җыр, канатлы кош кебек, дөньяга таралган. Иң матурлары, башкалар да яратып тыңлаганы. Кушылып җырлаганы күңелләрдән – күңелләргә күчеп, камилләшә барган. Анадан балага, буыннан – буынга тапшырылып, халыкның уртак байлыгы булып безнең көннәргә килеп җиткән.

     Җыр – кешенең балачагыннан алып соңгы гомеренә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Улкешеләрнеярата, читҗирләрдәяшәгәндәдәтуганягынсагыныпяши, йомшакбәгырьлекешеләргәярдәмчел, мәрхәмәтлебула.

     Үзхалкыңныңулы яки кызыбулу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күпгасырлытарихын, әхлак, тәрбиятәртипләренанасөтебеләнсеңдереп үсү кирәк. “Анасөтебеләнкермәгән, тана сөте беләнкермәс” – дипхалык юкка гына әйтми.

Халык педагогикасы түгәрәгенең максаты:

-  балаларда милли узаң формалаштыру һәм шуның аша халкыбызның тәрбияви гореф-гадәтләрен, традицияләрен үзләштерүгә омтылыш уяту,

- татар халкының гаҗәеп бай рухи хәзинәсе үрнәкләрен укучылар белән тирәнтен өйрәнү,

- буыннардан-буыннарга килгән мәңгелек төшенчәләрне күңелгә беркетү.

                 Халык педагогикасы түгәрәгенең төп темалары:

 Туган як. Туган тел.

6сәг.

Әдәплелек.

9сәг.

Халкыбызның  бизәкләре

6 сәг.

Татар халкының милли киемнәре

4 сәг.

Татар халык иҗаты

6 сәг.

Татар халкының милли бәйрәме

2сәг

Дәресләрнең темалары

Дәрес саны

Дата

Искәрмә

план

факт

1.

2

3.

4.

5.

Туган як. Туган тел.

Нинди ул Татарстан?

 Ата-анахакы.

Без-Тукайлы халык.

Исән туганнарны кадерләү,үлеләрен хөрмәт белән искә алу. Зиратка, якыннарыбыз каберләренә мөнәсәбәт.

 Шәҗәрә сүзенә аңлатма. Аның тарихы, төрләре. Өлкән буын һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр.

Нәсел чылбырына лаеклы шәхес булырга тырышу, яхшы гамәлләр кылу. Аның кыйммәте.

6

1

1

1

2

1

8.

9.

10.

11

12

13

14

15

16

Әдәплелек

Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.

Хәдисләр.

Тәрбия эшендә гыйбрәтле тыюлар, зирәк кисәтүләр.

Нәрсә ул сәнгатьле сөйләм

“Без урамннан барабыз”(өлкәннәргә сәлам бирү, юл бирү, сызгырып йөрмә, юлдан ерак йөрү, үләннәр йолыкмау һ.б.)

Кунакчыллык кагыйдәләре.

Халкыбызның өйрәтмәләре.

Сөйләм камиллеген ирешү юллары.

Практик дәрес.

9

1

2

1

1

1

1

1

1

        1

17.

18

19

20.

21.

22.

Халкыбызның күңел бизәкләре

“Татар сөлгесе-күңел көзгесе”.

Борынгыдан килгән кул эшләре (сөлгеләр, ашъяулыклар, мендәр тышлары, идән паласлары, чигүләр)

Бизәкләр,һөнәрчеләр турында сөйләшү(түбәтәй, читекләр, алъяпкычлар өчен бизәкләр)

Һөнәр, һөнәрчеләр, хезмәт, эш, эш кораллары турында мәкалъләр, табышмаклар, халык җырлары.

Халкыбызның күңел бизәкләре (беләзек, балдак, чулпылар, алкалар, яка чылбыры, гәрәбә, хәситә)

Туган якны өйрәнү музеена  сәяхәт. (Татар халык киемнәре, куллану әйберләре.)

“Баулы- бәллүр бишегем”.

6

1

1

1

1

1

        1

23.

24-26.

Татар халкының милли бәйрәмнәре

“Карга боткасы” бәйрәмен кайчан һәм ничек бәйрәм иткәннәр? Бәйрәм иткәндә нинди йолалар үтәлә? Карга боткасын нинди азыклардан пешергәннәр? Аны ничек җыйганнар?

“Нәүрүз” бәйрәме тарихы.(бәйрәмгә әзерлек)

4

1

3

27.

28.

29.

30.

31.

32.

Татар халык иҗаты

Табышмаклар.

Җыр, бәет, мөнәҗәтләр.

Акыллы гыйбәрәләр, зирәк кисәтүләр.

Мәзәкләр.

Риваятьләр,легендалар.

Балаларның проект эшләре белән танышу.(Табышмаклар.)

6

1

1

1

1

1

1

33.

34.

Татар халкының милли бәйрәме

“Сабантуй” бәйрәме.практик эш.

Кабатлау,презентацияләр.

2

1

1

Әдәбият

  1. Татар халык педагогикасы.Автор Ш.Ш.Җәләев (Казан “Мәгариф” нәшрияты, 1997 ел).
  2. Иҗади эзләнүләр. Автор Зияров Әмир Әүхәдиевич эш тәҗрибәсеннән (2001 ел)
  3. Әкиятләр.  Яшәгән, ди, булган, ди.( Казан “Мәгариф” нәшрияты,2000 ел)
  4. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. (Казан  .Татар китап нәшрияты,1987 ел)
  5. Балалар фольклоры.
  6. Татар халык иҗаты. Мәзәкләр. (Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1979 ел)
  7. Көч һәм рух тамырлары.(Мәгариф нәшрияты, 2000 ел)
  8. Раушан көзге.(Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Казан  “Мәгариф”, 1993 ел)
  9. Ал кирәк, гөл кирәк. (Казан “Мәгариф” нәшрияты, 1995 ел)

10.Татар халык  табышмаклары. (Яр Чаллы “Идел-йорт” нәшрияты, 2000 ел)

11.Татар балалар фольклоры (“Раннур” нәшрияты, Казан, 1999)

12.Иң матур сүз.( Казан “Мәгариф” нәшрияты,2000 ел)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа внеурочной деятельности игровой театральной педагогики "Петрушка"

Представленная  программа  составлена  в соответствии с требованиями  по написанию  программы внеурочной деятельности. В пояснительной записке  указан перечень...

Рабочая программа курса "Педагогика здоровья"

Курс «Педагогика здоровья» можно использовать для 3-его часа  физической культуры, предлагаемого базисным планом, в 4...

"Педагогика здоровья"-рабочая программа для 2 класса

Курс «Педагогика здоровья» можно использовать для 3-его часа физической культуры, предлагаемого базисным планом, во 2 классе. Данный курс позволяет формировать у детей представление о здоровом об...

Рабочая программа "Основы психологии и педагогики"

Рабочая программа "Основы психологии и педагогики" создана для стентов хорового колледжя по специальности 070106 «Хоровое дирижирование»....

Технологическая карта урока педагогики "Экологические проблемы" (Рабочая программа "ПроЭнергию", 3 класс)

Цель деятельности учителя: формировать представление об экологических проблемах и причинах их возникновения.Планируемые результаты:Личностные: - защищать природные ресурсы и бережно относиться к ...

Технологическая карта урока педагогики "Энергия природы" (Рабочая программа "ПроЭнергию", 3 класс)

Цель деятельности учителя:Формирование у обучающихся знаний о взаимосвязи жизни человека и энергии.Планируемые результаты:Предметные:Знать, что такое энергия;Знать, какая бывает энергия и её роль в жи...

Технологическая карта урока педагогики "Энергия. Какой она бывает и что делает? " (Рабочая программа "ПроЭнергию", 3 класс)

Цель деятельности учителя:знакомство учащихся понятием «энергия». Знакомство с классификацией источников энергии.Планируемые результаты:Личностные: осознание роли энергии в жизни человека ...