Антонимнар
план-конспект урока по теме

Ямалиева Эльмира Накиповна

Дәрес-конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ilnar.docx20.96 КБ

Предварительный просмотр:

                          Тема: Антонимнар.

Дәрес тибы: Яңа  төшенчәләр формалаштыру дәресе.

Максатлар:

1.Белем бирү максаты.

Укучы өчен:

а) Антонимнарның мәгънәсен аңлату

б) Куллану үзенчәлекләрен.

в) Капма-каршы  сүзләрнең кайчан антоним булу-булмавын ачыклау.

г) Антонимнарның сөйләмне җанландыру өчен махсус чара буларак кулланылуы.

 2. Үстерү максаты.

а) Антонимны  аера һәм таба белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү  күнекмәсен үстерү.

3. Тәрбияви максат.

Туган телгә ихтирам тәрбияләргә этәргеч ясау.

Җиһазлау:  Презентация, “Татар теленең орфографик сүзлеге”, дәреслек Р.А.Юсупов, К.З.Зиннатуллина, Ч.М.Харисова, Т.М. Гайфуллина. Татар теле 5 нче сыйныф, К 2006        (104-107), индивидуаль биремле карточкалар.

I.  Дәрес барышы.

Оештыру моменты.

1.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Оештыру моментының төп максаты. Балаларда яхшы эшлисе килү халәте тудыру:

Балалар белән әңгәмә үткәрелә.

Хәерле иртә, балалар.

Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,- диләр. Әйдәгез әле, бер- беребезне яңа көн белән котлыйк.

Укучылар теләкләр тели:

  1. Яңа көн тынычлык алып килсен!
  2. Яңа көндә  яңа “5” леләр алыйк!
  3. Әти- әниебезгә  ягымлы булыйк!
  4. Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

II  Белемнәрне тигезләү.

Әңгәмә:

Укучылар үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез, алдагы дәрестә без синонимнарның  мәгънәдәш сүзләр икәнен һәм төрле сүз төркеменә караган сүзләрнең үзара синонимлаша алмавын белдек.

202 нче күнегүне тикшереп үтү сүзләрне бер бала укый.

Үзбәя.

III.  Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

1.Бирем: Бирелгән мәкальләрнең  икенче өлешендә төшеп калган сүзләрне куеп, мәкальләрне тулыландырыгыз.

Слайд 1.

Яхшы сүз көн кебек... сүз... кебек.

Нинди  сүзгә карап түбәндәге сүзләрне куйдыгыз?

Яхшы-яман, көн-төн

Уку мәсьәләсе куегыз.

Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? (бу сүзләр антонимнар алар капма-каршы мәгънәдә)

  1. Димәк, без бүген дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәбез?

2.Тактага язылган укучы белән бурычларны күрсәтәбез.

Укучылар өчен бурычлар.

а) Антонимнарның мәгънәсен аңлату.

б) Куллану үзенчәлекләрен.

в) Капма-каршы сүзләрнең кайчан антоним булу- булмавын ачыклау.

г) Антонимнарның сөйләмне җанландыру өчен махсус чара буларак кулланылуы.

3. Үзбәя.

(Укучыларның  төркемнәрдә эшләве)

4. Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.

IV.  Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Яңа теманы аңлату моментының төп максаты- антонимнарны укучыларның үзләре табуларына ирешерлек итеп уку эшчәнлеген оештыру.

1. Модельләштерү

а) Төркемнәрдә эш. 203 нче күнегү, 104 нче бит.

Бирем. Мәкаль һәм табышмакларны укыгыз. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне табыгыз, парлап язып алыгыз. Кайсы сүз төркеменә керүен билгеләгез?

Алда-артка,   яхшы-яман,   ялган- дөреслек.

Антонимнарны куллану үзенчәлекләрен чагылдырган моделен төзиләр. (Парларда эшлиләр).

Көтелгән җавап

                               

                                                         антоним

капма-каршы                            исем, сыйфат               бер сүз төркеменә кергән сүзләр

мәгънәдәге сүзләр               фигыль, рәвешләр       генә антоним була ала.

а)Слайд белән чагыштыру.

Безнең  модельгә нәрсә җитми.  Дәреслектән кагыйдә белән танышу.

б) Үзбәя.

V. Ныгыту.

Ныгыту өлешенең моменты алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү, матур язу, дөрес уку, фикер йөртү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.

Мөстәкыйль эш  (дәфтәрләрдә эшләү)  204 нче күнегү, 105 нче бит.

Бирем: Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

Көтелгән җавап.

Арзан-кыйммәт, яхшы-начар, чиста- пычрак.

2. Үзбәя.

3. 205 нче күнегү, 105 нче бит

Бирем: җөмләләрне укыгыз, антонимнарны парлап языгыз.

(дәфтәрләрдә эшлиләр).

Көтелгән җавап.

Яман-яхшы,  тыңлаучы- сөйләүче,  шатлыктан- кайгыдан һ.б.

-Алар ни өчен кулланылган дип уйлыйсыз.

Көтелгән җавап.

-Сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә.

- сүзлек хәзинәсен баета.

-контраст картиналар бирү өчен кулланылалар..

4.Үзбәя.

5. Слайд белән эшләү.

Экранда бирелгән җөмләләрне укып, антонимнарны табыгыз. Алар ничек кулланылган?

 Минем бабай сакаллы сабый кебек бөтен нәрсәгә  дә ышана.

 Хәзерге көндә надан галимнәр бик еш очрый.

Юаш, усал төп башына утыртырга мөмкин.

Көтелгән җавап.

Сакаллы сабый, юаш усал, надан галим.

Биредә антонимнар сүзтезмә буларак кулланылган.Сөйләмне җанландыра торган махсус сүрәтләү чаралары тудырганнар.

-Әдәбиятта аксюморон дип атыйлар.

Үзбәя.

VI. Рефликсив йомгаклау.

1. Әңгәмә.

- Дәрестә нинди уку мәсьәләсен чиштек?

-Нәрсәләр белдек?

Көтелгән җавап.

Антонимнар турында өйрәндек. Капма-каршы мәгънәдәш сүзләр икәнен белдек.

2.Гомуми бәяне чыгару.

3.Өй эше бирү.

а). 208 нче күнегү.

б). Антонимнар кергән 5 мәкаль язып килергә.

в.) Дуслык темасына карата антонимнар кулланып кечкенә күләмле хикәя төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект урока по татарскому языку "Антонимнар" 4 класс

План- конспект открытого урока по татарскому языку в 4 классе "Антонимнар". Урок изучение нового материала....