А.Алиш
план-конспект урока по теме

Ямалиева Эльмира Накиповна

Дәрес-конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alish.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

  А.Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Беренче чиратта, әкиятче ул.

    “Халык әкиятләредәй җыйнак, коеп куйгандай төгәл, тапкыр алар. Инде ничә буын кечкенәдән укып-сеңдереп үсә- әнә бүгенге балалар кулында да китап булып чыккан шул әсәрләр ич!” (Ш.Галиев Татарстан халык шагыйре).

    Гади, матур, мәгънәле, күңелгә ятышлы, җырланып торган әкиятләр балалар өчен дә, олылар өчен дә бик кирәкле, әһәмиятен югалтмаган тәрбияви чара.

     ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЫ: А.Алиш - батыр да, көрәшче дә, язучы да, аның тормыш юлы һәм иҗат белән ныграк таныштыру; әкиятләрен укып, анда катнашкан образлар аша тормыш дөреслеген күз алдына китерү, әкиятләрнең тәрбияви яклкрын күрсәтү; китап укуга омтылыш, китапка мәхәббәт тәрбияләү.

   КУЛЛАНУ: А.Алиш “Сайланма әсәрләр”, “Тәгәри китте йомгагым” (5нче сыйныф өчен әдәбияттан өстәмә ярдәмлек.)

    ТӘРТИБЕ: Уенчыларның кулында а, б, в, г, хәрефләре язылган сигнал карточкалары. Сорауга дөрес җавап бирсәләр, жетон алалар. Иң күп жетон алган укучы - миллионер була.

                           

                     СОРАУЛАР:

     1. Бу әкиятләрнең кайсысы А.Алишныкы?

           А. “Ак бүре”            В. “Таңбатыр”

           Б. “Үги кыз”             Г. “Сертотмас үрдәк”.

    2. Сертотмас үрдәкнең аягы нинди булган?

           А. итекле                  В. Төкле

           Б. йонлы                   Г. Чүәкле

    3. Аерылганны аю ашар,

        Бүленгәнне ... ашар.

          А. төлке                    В. эт

          Б. куян                      Г. Бүре.

    4. Куян үзенең кызына өр-яңа кием алган. Ул ни?

          А. итек                     В. пальто

          Б. толып                   Г. Бүрек.

    5. Доктор Айболит кемгә ярдәмгә килгән?

          А. “Куян кызы”                В. “Каз белән Аккош”

          Б. “Сертотмас үрдәк”       Г. “Кыр казы”

     6. “Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә?” дигән сүзләр белән кайсы әкият тәмамлана?

          А. “Куян кызы”               В. “Каз белән Аккош”

Б. “Бозлар- явызлар”                Г. “Тыйнак сыерчык”

   7. Кайсы әкият герое үз шәүләсеннән курыккан?

      А. “Кем көчле?”               В. “Каз белән Аккош”

      Б. “Бикбатыр һәм Биккуркак”       Г. “Койрыклар”

8. Адашкан ябалак баласы нинди гыйбрәт алган?

      А. һәрвакыт бит-кулымны юармын

      Б. һәрвакыт тешләремне чистартырмын

      В. Һәрвакыт әти-әни сүзен тыңларга

      Г. Гел уйнап йөрергә.

9. Татлыдан татлы бал җыярга, шәмгә яраклы балавыз коялар. Кайсы әкияттән?

      А. “Бал корты белән шөпшә”

      Б. “Нечкәбил”

      В.“Кем көчле?”

      Г. “Бозлар-явызлар”

 10. “Песиләр һәм күселәр” әкятендә песигә дошманнарын җиңү өчен тагын нинди сыйфат кирәк?

        А. матурлык                В. тыйнаклык

        Б. тапкырлык               Г. Эшчәнлек

 11. Әтәч белән Тавык кайсы әкияттән?

         А. “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр”

         Б. “Бал корты белән Шөпшә”

         В. “Каз белән Аккош”

         Г. “Чукмар белән Тукмар”

 12. Чәчәктән чәчәккә күчкәндә, аларның татлы суын эчкәндә, Нечкәбилгә иң беренче очраган бөңәк.

         А. саранча             В. чебен

         Б.черки                  Г. Төклетура.

13. Бөҗәкләрнең берсе: “Кеше килә!”диде. Барысы да тын калды. Кайсы әкияттән алынган?

          А. “Нечкәбил”             В. “Кем хуҗа?”

          Б. “Кем көчле?”           Г.”Каз белән Аккош”

14.Шул көннән башлап мәче белән эт арасындагы бу ызгыш мәңгелеккә китә.

         А.”Койрыклар”             В. “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр”

         Б.”Кем хуҗа”                 Г.”Бозлар явызлар”

15.”Нечкәбил” әкиятендә бал корты угын малайның кайсы төшенә кадый ?

        А.Бармагына        В.Колагына

        Б.Маңгаена        Г.Борынына

16. Кайсы әкияттә Чәчәк башлыгы бик зур ярыш үткәрергә җыена?

        А.”Ялкаулык -хурлык, тырышлык_зурлык”

        Б.”Бал корты һәм шөпшә”

        В.”Нечкәбил”

        Г.”Кем көчле?”

17.Әүвәл заманда ,кәҗә команда, үгез адмирал, бүре генерал, саескан сотник, төлке урядник булган заманда... Кайсы әкият шулай башлана?

         А.”Нечкәбил”            В. “Капкорсак патша”

         Б.”Кем хуҗа”                 Г.”Бозлар явызлар”

18.Бердәмлеккә чакырган әкият.

          А.”Нечкәбил”            В.”Тукмар белән Чукмар”

          Б. “Сертотмас үрдәк”    Г.”Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”

19 .”Песиләр һәм ...”Әкиятнең исемен тулыландырырга  .

        А.мәчеләр        В.тычканнар

        Б.күселәр         Г.этләр

20.” Дөньяда кешедән дә көчлерәкне әле дә булса күргәне юк икән”

( Кайсы әкият шулай тәмамлана?)

А)  Кем көчле?”                            б) “ Бай белән ялчы”

В) “ Бозлар- явызлар”                    г) “ Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?”

КЕМ МИЛЛИОНЕР БУЛЫРГА ТЕЛИ?

                     

 

                  V сыйныфта А.Алиш әкиятләре буенча иҗади-уен дәрес


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий сказки А.Алиша

Сценарий  сказки татарского детского  писателя А.Алиша "Куян кызы"...

Алиш - язучы да, батыр да.

А. Алишнын туган коненә багышланган зурлар тәркемендә бәйрәм сценариесе....

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Сказки АБдуллы Алиш

Урок- викторина на татарском языке....

А.Алиш"Әни ялга киткәч"хикәясе.2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

А.Алиш турында кыскача мәглүмат бирү.  Әкиятләр турында булган белемнәрне ныгыту. икәяне аңлап, йөгерек укуга ирешү.Сорауларга дөрес итеп җавап бирергә омтылу. ...

Әдәби уку .Абдулла Алиш "Чукмар белән Тукмар" әкияте.

Укучыларны А. Алиш иҗаты һәм аның әсәрләре белән таныштыру. А.Алиш әсәрләре аша укучыларда гаделлелек, тату, кешелеклелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү....