Алиш - язучы да, батыр да.
методическая разработка по теме

А. Алишнын туган коненә багышланган зурлар тәркемендә бәйрәм сценариесе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alish-_batyr_da_yazuchy_da.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Алиш – язучы да, батыр да”

               (Зурлар төркемендә кичә)

Зал А.Алишның әсәрләренә багышланган иллюстрацияләр, рәсемнәр белән бизәлә. Китапларыннан күргәзмә оештырыла.

Стенага аның портреты һәм “Туган илем, барлык рухым сиңа, барысы синең өчен !” дигән плакат эленә.

Музыка яңгырый, “Үзем турында” шигыре укыла.

1 бала.           Әйтсәләр дә , барып тор син, дип,

                       Дөньяның иң рәхәт җиренә,

                       Әйтер идем: кирәк түгел , дип,

                       Кайтам мин, дип, туган илемә.

2 бала.            Әйтсәләр дә , алтын сарайда тор син,

                       Ләкин илең ирексез калсын, дип,

                       Әйтер идем, мине зинданга сал,

                       Фәкать илем ирекле булсын , дип.

3 бала.             Сатмас егет илен алтын- көмешләргә,

                         Әгәр югалтмаса вөҗданын,

                         Алтынны ул чүпкә санар,

                         Иң кыйммәтле күрер ул ватанын.

А.б.         Кадерле кунаклар һәм балалар!

          Без бу залга халкыбызның каһарман язучысы Абдулла Алишның туган көнен билгеләп үтү кичәсенә җыелдык. Абдулла Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, ул үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңеленә кереп калган кешеләр рәтендә тора. Герой – шагыйрь Муса Җәлил һәм башка батыр көрәшчеләр белән бергә Абдулла Алишның исемен дә зур хөрмәт белән искә алабыз, аның әкиятләрен яратып укыйбыз.

4 бала.   “Ярканат” шигырен яттан сөйли.

                           Көн буе ачка интегеп,

                           Йоклый ярканат,

                           Кайчан кара төн туар, дип,

                           Ярыктан карап.

                        Мин, ярканат кебек, һич тә,

                        Яктыдан качмам.

                        Иркәләп сөйгән кояшка

                        Булмамын дошман.

                        Мин барамын якты көнгә

                        Ачык йөз белән,

  1. Хуш киләсез, көләч иртә,-

Дигән сүз белән.

Шул таң белән кояш кайта

Манчылып нурга.

  1. Сәлам туган авылыңнан!-

Дигән сыман миңа.

А.б.     - Абдулла Алиш балалар өчен күп хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр иҗат иткән. Аларны олылар да, нәниләр дә яратып укый. Менә монда бик күп рәсемнәр куелган. Алар Алиш абыегыз әсәрләре буенча ясалган. Ягез әле, балалар , игътибар белән карап әйтегез, нинди әсәрләр буенча ясалган алар?

            “Бу кайсы әсәрдән ?” дигән уен оештырыла.

А.б.       - Абдулла Алиш балалар белән ихлас күңелдән сөйләшә белгән. Аларга ягымлы һәм гади сүзләр белән катлаулы тормыш серләрен төшендергән. Үзенең бөтен иҗаты белән сабыйларны туган илне яратырга, аны сакларга, табигатьнең матурлыгына сокланырга, аны сакларга, күңел белән тоемлый белергә өндәгән.

  Ә хәзер, әйдәгез, балалар катнашында А.Алишның “Койрыклар исемле әкиятен карап үтик.

Саескан.        ( урман аланында очып йөри)

  1. Әй, сез , куе урманнарда, киң кырларда, яшел болыннарда , диңгез- океаннарда яшәүче ерткычлар! Томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, барыгыз да карт имән янына килегез, анда койрык өләшәчәкләр , барып алыгыз!

Аю.                  Бу нинди боерык?

 

Бүре.              -Нәрсә соң ул койрык?

Куян.             – Ул нигә кирәк? Әйтегез тизрәк.

Төлке.            - Өләшәләр икән, барып карыйк, яраклымы икән , үлчәп карыйк. Нәрсә икәнен соңыннан белербез.

(Җәнлекләр чыгып китә, үз өе янында куян гына кала)

Куян.         -Ай, яңгыр ява икән. Бүген койрык алырга барасы , ничек кенә аласы? Үзем бара алмам ахрысы, чөнки бик нык туңам. Берәрсенә генә әйтеп җибәрермен. Әһә, кулына таяк тотып , килә теге кәкре аяк.( аю керә)

  1. Аю бабай, койрык алырга барасыңдыр, шулаймы? Бүген бик салкын , шуңа барып йөрмәм. Миңа да берәр койрык алып кайтып бирмәссеңме икән?

Аю.              - Әгәр дә онытмасам алып кайтырмын, авыр эш мени.(китә)

Куян.           – Аю бабай картайган, зиһене дә таралган, онытыр вәгъдәсен , табар аннан хәйләсен. Башка берәрсенә әйтми булмас. Әнә бүре килә йөгерә- йөгерә, әйтим әле шуңа:

  1. Исәнме , бүре абзый! Карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, миңа да нинди дә булса койрык алып кайтмассың микән?

Бүре.                 – Барысына да җитәрлек булса, берәрсе артып калса, алып кайтырмын.

Куян.               -И ,юкка гына әрәм иттем сүз, бүре бит ул туймас күз.Сайлап бетерерләр берәү дә калмас, калса да алмас, алса да бирмәс. Башка берәрсенә әйтергә кирәк. Әһә, хәйлә капчыгы килә.

  1. Апакаем Төлке, эш түгел бу, көлке, үзем бара алмадым, койрыксыз калдым. Сиңа зур үтенечем бар, түгел бу боерык, алып кайтмассыңмы миңа бер койрык?

Төлке.          – Ярый, һич тә хафаланма, берәүгә дә зарланма. Куян дустым сорады диярмен, менә дигән койрык алып кайтып, бүләк итәрмен. Туның белән бер төсле булыр , әллә кайдан күренеп торыр. ( китә, куян йокларга ята)

Куян яныннан киткән җәнлекләр залның теге башына, ширма артына җыела баралар. Зал уртасында торган агачларга койрыклар эленгән. Иң элек ширма артыннан төлке чыга.Агач янында боргалана , аннары башкалар да күренә.( эт, песи, ат, сыер)

Төлке.             – Менә миңа монысын, мамыклысын, йонлысын (койрык алып тага да боргалана, мактана)

 

Ат.(үзенә койрык алып тага)

  1. Борыныма кадәр җитә, димәк чебенгә көн бетә.

Һәрберсе үзенә койрык сайлый, сөйләшәләр, мактанышалар.

Төлке.            – Барыгыз да койрыклы булдымы?

Дуңгыз.(килә)   - Юк әле, юк. Мин алмый калдым. (аңа сайлап бирәләр) Юк , андый кирәкми, хурланмыйча аны такмыйм.

( ә җәнлекләр бик мактыйлар. Бик матур диләр. Кереп китәләр)

Куян.(киерелеп)         - Яңгыр басылган икән тегеләр кайтмыйлар микән? Аю бабай онытмадыңмы , миңа койрык алдыңмы?

Аю.                     – Кит әле моннан, ялкау куян! Үзең бармагач, армагач- талмагач, тик утырып кына койрык буламыни? Мин әле йөгерә -йөгерә барып та, үлә язганчы арып та, нинди кыска койрык кына ала алдым.(китә)

Куян.               – Бүре абый, миңа дигән койрыкны бирче, зинһар.

Бүре.                 – Кая сиңа, үземә дә көчкә эләктердем.(китә)

Куян.               – Төлке апакай, багалмакай, миңа дигән койрыкны калдыр, мине шатландыр!

Төлке.               – Син генә ди уемда! Менә минем койрыгыма күз сал әле, кызыгып кал әле.(китә)

Куян(елый)        - Менә сиңа кирәк булса, туганнар мине онытканнар.

Шул арада эт белән песи керә, бер –берсен этешә -төртешә башлыйлар. Эт песинең койрыгын тешләп өзә.Аннары тиз генә чыгып китәләр.

Куян. (койрыкны үзенә куеп карый, боргалана)

  1. Ярар инде , мин мескенгә бу да ярар.

А.б.            – Шул көннән башлап мәче белән эт арасындагы бу ызгыш мәңгелеккә сузыла. Ә инде куян үзенең ялкаулыгы аркасында койрыксыз кала язган.

                 - Балалар, мин сезнең арада мондый хәлләр булмастыр дип уйлыйм. Әйе, без барыбыз да тату, дус, бер гаилә булып, бик күңелле яшибез.

“Күңелле балачак” дигән җыр башкарыла.

Сугыш темасына музыка яңгырый.

5 бала.                 Булгач давыл ничек шауламасын,

                            Чайкалмасын камышы.

                             Ярсый йөрәк, дулкынлана,

                             Авыр –авыр сагышы!

6 бала.                 Беренче кат күзем кояш күргән

                             Җирләр ерак калды.

                             Тирә - ягым көзге болыт кебек,

                              Кайгы чорнап алды.

Бергә.                   Туган илем , барлык рухым сиңа.

                              Барысы синең өчен!

А.б.           – 1941 елның октябрендә Абдулла Алиштан хатлар килү туктала, ул хәбәрсез югала. Берничә ел буе аның язмышы билгесез булып кала. Бары тик сугыштан соң , Муса Җәлил исеме белән бергә А. Алиш турында дөреслек туган илгә кайта.

   Алиш дошман алдында тез чүкмәгән. Әсирлек тормышының иң авыр шартларында да көрәшчеләр сафында калган. Җиңүгә булган ышанычын югалтмаган. Ватанына һәм халкына булган тугрылыкны соңгы сулышына кадәр саклаган. А.Алишның әнисе бу хакта болай дип язган:

                             

                Рәхмәт булсын балама,

                Тугры юллардан барган.

                Дошманнарның йөрәгенә

                Бик күп куркулар салган.

                            Дошманнарның алдында

                            Балам сүзендә торган.

                            Нинди газаплар күрсә дә,

                            Һаман нык, чыдам булган.

                 Үзем үләм димәгән,

                  Балам кала димәгән.

                  Дошман сүзенә алданып,

                  Туган илен бирмәгән!

А.б.           – Абдулла Алиш үлгәндә аңа 36 яшь тә тулмаган була. Ул безнең күңелләрдә шулай мәңге яшь булып сакланыр!

“Матур булсын” дигән татар халык җыры башкарыла һәм кичә шуның белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Язучы Г.Тукайның иҗаты

өчиледәге иҗаты белән таныштыру...

"Куркак батыр " әсәренә анализ

әсәргә А.Яхин методы буенча анализ...

Сценарйи сказки "Батыр әтәч"

  Сценарий татарской народной сказки "Батыр әтәч"...

Башҡорт халыҡ әкиәте "Алдар батыр менән генерал"

Алдар батыр менән генерал - башҡорт халыҡ әкиәте...

Исследовательская работа. "Ялан батыры Наил Ғатауллин", Гатауллина Венера Наиловна, 8 класс

Тикшеренеү эшенең актуаллеге. Хәрби хеҙмәтен Афған ерҙәрендә, ут эсендә үткәргән меңәрләгән егеттәребеҙҙең береһе....

сценарий "Урал батыр"

ldquo;Урал батыр” эпосы...

Әдәби уку дәресе. Язучы фантазиясе

1нче сыйныфта әдәби уку дәресеТема: Язучы фантазиясе.  Р.Кутуй “Төнге әкият”, Р.Миңнуллин “Шүрәлесез урман&rdquo...