Сценарйи сказки "Батыр әтәч"
методическая разработка по теме

  Сценарий татарской народной сказки "Батыр әтәч"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon skazka.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар халык әкияте “Батыр әтәч”

(Башлангыч сыйныфлар атналыгында сәхнәләштерелгән әкият)

Катнашалар: Бабай

Кыз

Әби

Әтәч

Куян

Бүре

Аю

Төлке

Беренче күренеш.

 (Өй эче. Өстәл, өстәлдә чәйнек, чынаяк, калак, тәлинкә, кәсә)

Кыз. Хәерле кич, әбекәй, бабакай. Менә Кәҗәне алып кайттым.

Бабай. Рәхмәт, кызым. Йә,Кәҗәкәем, бүген ни әйтерсең, көне буена болында булып, ни ашадың, ни эчтең?

Кәҗә. Бер яфрак ашадым да, бер кашык чамасы су эчтем.

Бабай. Ялганчы, болында печән беткәнме әллә, бар, туйганчы ашап кайт. Туймас тамак, ялганчы. .Ничәнче көн, һаман бер үк җавап:”Бер яфрак ашадым...”

Әби. Бабасы!Кызым! Чәй әзер, әйдәгез, утырыгыз.

Утыр , бәбкәм, ашарга,

Түгеп-чәчеп ашама.

Тәти утыр табында

Алдыңа күл ясама,

Ипи валчыгын койма,

Аяк астына ташлама.

Карга боткасы түгел бу,

Аягүрә ашама.

Кыз. И әбекәй, әбекәй,

Пешер миңа тәмлекәй

Рәхмәт әйтеп, әбекәй,

Әй итәрмен чәбәкәй.

Әби. (бабайга)

Мә сиңа калак,

Утырма карап,

Аша капкалап,

Иренеңне ялап.

Кәҗә. Мә-мә-ә-ә!

Бабай. Әнә, Ялганчы кайтты. Тамагы туйса да, күзе туймый. Сез эчегез, мин соңынннан эчәрмен, (торып китә).

Бабай. Йә, Кәҗәкәем, көне буена болында булып, ни ашадың, ни эчтең?

Кәҗә. Бер яфрак ашадым да, бер кашык чамасы су эчтем.

Бабай. Бүген дә шулай “бер яфрак” кына ашадым дисең инде. Күпме ашаса да “бер яфрак ашадым, бер кашык чамасы су эчтем” ди- бит. Әнә чиләк белән утыра, эч. Карчык, кая китеп югадың?

Карчык, бу ялганчы Кәҗәне барыбер бер рәхәт тә күрмәссең, сатам. Сатам! Иртәгә үк базарга алып чыгып сатам,(чыгып китә).

Кәҗә: (тамашачыга)

Кемдә бәйрәм, кемдә туй,

Кем дә хәсрәт, кемдә уй.

Хуҗа әйтә- сатам,

Ә мин качам!

Бабайга әйтмәгез, хушыгыз! (җырлый) 

Керми әле урманнарга

Каеннар арасына.

Сөйлим әле серләремне

Сандугач баласына.

(Кәҗә җырлый-җырлый чыгып китә).

Бабай(Кәҗәне эзли, кәҗә юк)

Теләсәң ела, теләсәң көл. Кәҗә кая китте икән. Күрмәдегезме балалар?... Ярар ашыйсы килсә кайтыр әле. Үзе егылган еламас.(китә)

Икенче күркнеш.

(Урман.  Куян өе. Куян елый).

Бүре. Нигә елыйсың, сиңа ни булды?

Куян. Ялгыз калган- ялкынсыз янган. Әле дә ярый син очрадың. Әйдә, барып карыйк.

(Кәҗә тавышы ишетелә.)

Төлке.(тамашачыларга). Нинди тавыш? Беренче тапкыр ишетәм мондый тавышны. Минем туным кыйбатлы. Әрәм имтәсем килми. Теле йомшак аш ашар, тел яман камчы ашар. Яхшы чакта моннан ычкынырга кирәк. Син, Куянкай, бераз көтеп тор. Мин хәзер киләм Балаларым ялгыз калганнар иде. Мин хәзер киләм. Көт.

Куян. “Йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын”диләр. Көтәм дустым, көтәм.

(Куян көтә. Төлке килмәгәч, елый-елый чыгып китә)

Куян. Иртә уңмаган - төш уңмас, төш уңмаса - кич уңмас.

Өченче күренеш.

(Каравылчы өе. Койма башында әтәч утыра. Куян елый)

Әтәч. Нигә елыйсың, Куянкай?

Куян. Нигә еламсака, менә өемә бер куркыныч нәрсә кереп утырган. Аны үзем дә, бүре дә,аю да, хәтта тө төлке дә куып чыгара алмады.

Әтәч. Юкка күз яшеңне түкмә әле. Әйдә  киттек, менә мин үзем сиңа ярдәм итәм.

Куян. Сүзең белән мактанма - эшең белән мактан.

Әтәч. Кыюлык - ярты бәхет. Әйдә диләр сиңа. Миңа өй ишекне ачып тор, миңа ачарга кыен. Син мине ачып кертеп җибәр, калганын мин үзем эшләрмен. Син курыкмасаң - дошман куркыр. Көч беләктә түгел, йөрәктә. (Әтәч өй эченә кереп китә. Кәҗәне чукый башлый. Кәҗә чыгып кача.)

Кәҗә. Үтерәләр, үтерәләр!

Әтәч. Бар, ялганчы Кәҗә, кайтып кит. Хуҗаң эзли торгандыр, Итәгенә ут капкан диярсең. Куркма Куянкай, куркма. Бар өеңә кер.

Куян. Рәхмәт! Син батыр Әтәч икәнсең! Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная викторина-КВН (сценарий) Литературная викторина-КВН (сценарий)

Данное внеклассное мероприятие во 2 классе развивает плавное выразительное чтение, грамотную речь, умение интонационно оформлять своё высказывание, закрепляет знания детей произведений и авторов русск...

Сценарий для агитбригады «Есть такая служба 01» в рамках темы «Жизнь без опасности» Авторы и постановщики сценария воспитатель ГПД Лебедева Леся Анатольевна и учитель музыки и режиссёр ТАМ "Радость" Иевлева Татьяна

(сценарий  выступления  агитбригады старшеклассников в рамках темы «Жизнь без опасности» для учащихся младшей и средней школы).Цель: воспитание у ребят уважения к профессии пожарного и...

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...

Сценарий спектакля по сказке С.Я. Маршака "Двенадцать месяцев" . К сценарию прилагается презентация для экрана на сцене.

Сценарий создан по пьесе С.Маршака ( в сокращении) для постановки спектакля с учениками 2-4 классов....

Башлангыч мәктәп өчен Белем бәйрәменә сценарий / Сценарий «Здравствуй, новый учебный год!»

Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...