Интеллектуальная игра "Творчество и биография Г.Тукая"
классный час по теме

Рахматуллина Алсу Раисовна

       Интеллектуальная игра  в стиле "Слабое звено" посвещенное творчеству и биографии татарского народного поэта Габдуллы Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_intellektualnaya_igra.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Арча районы Мөндеш башлангыч мәктәбе

Габдулла Тукай иҗаты һәм биографиясенә багышланган интеллектуаль уен

Көчсез звено

Укытучы:Рәхмәтуллина А.Р.

1 нче тур

1. Г.Тукай туган авыл. (Кушлавыч)

2. Шагыйрь туган ел. (1886)

3. Тукайның әнисенең исеме.  (Мәмдүдә)

4. “Бу авыл минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын” дип яза Тукай. Бу кайсы авыл?  (Кырлай)

5. Тукайның поэмасы.  (“Таныш моңнар”)

6. Тукай исән булса, аңа быел ничә яшь булырт иде? (125)

7. Тукай ничәнче елда үлә? (1913)

8. “Шүрәле” әкиятендә Былтыр нишли? (Шүрәлене алдый)

9. “Су анасы” әкиятен кем яза? (Г.Тукай)

10. Тукайның “гимнга” әйләнгән шигыре.   (“Туган тел”)

11. Тукай премиясе ничәнче елдан бирелә башлады?   (1958)

12. Шүрәле кулы кысылгач нишли? (Кычкыра)

13. Г.Тукайның солдатка каралган авылы.    (Кушлавыч)

14. Су анасы нәрсәсен югалта?    (Тарагын)

15. “Пар ат” шигырендә кая баралар?   (Казанга)

16. Г.Тукайның Казанда тукталган кунакханәсе.     (“Амур”)

17. Г.Тукайның беренче шигыре. (“Мужик йокысы”)

18. Тукайның әтисенең исеме.   (Мөхәммәтгариф)

19. Тукайның әтисе кем була, нинди гаиләдән?    (Мулла)

20. Г.Тукайның Уральскийда укыган мәдрәсәсенең исеме.  (“Мотыйгия”)

21. “Шүрәле” әкиятендә искә алынган авыл.     (Кырлай)

22. Тукайның аягын туңдырган карчык.    (Шәрифә)

2 нче тур

1. “Тукай” романын иҗат иткән язучы.  (Әхмәт Фәйзи)

2. Тукайның үзе турында язган китабы.       (“Исемдә калганнар”)

3. Тукай Кырлайда яшәгәндә кыш буе нинди китап укыган?

   (“Иман шарты”)

4. “Тукай” маршының авторы.  (Заһидулла Яруллин)

5. Тукайның кушаматы.    (“Апуш”)

6. Тукайга әнисе үлгәндә ничә яшь була?     (4)

7. “Кадалмас әле, килмешәк” сүзләрен кем әйтә?   (Шәрифә карчык)

8. Тукай туган ай. (Апрель)

9. Тукай туган число.      (26)

10. Тукайның бабасы кайсы авылда яшәгән?   (Өчиле)

11. “Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде”, дип кайсы йортта әйтәләр?  (Өчиледәге бабасы йортында)

12. “Үксез бала асрасаң, авызың – борының кан китәр” дигән сүзләрне Тукай кемнән ишетә торган була?    (Кырлайдагы үги әнисеннән)

13. “Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабер ташың” юллары кемгә багышлана?   (Әнисенә)

14. Кайсы әкияттә бүреләр куркак була?      (“Кәҗә белән Сарык”)

15. “Су анасы” әкияте нинди булырга өйрәтә?   (Урламаска)

16. Тукайның йоклата торган шигыре.    (“Бишек җыры”)

17. Төз утырырга өйрәнүче маэмай.      (“Акбай”)

18. Тукай әкиятендәге “мөгезле” зат.     (Шүрәле)

19. “Безнең гаилә” шигырендә кемнәр бар?   ( Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай, песи)

20. Кайсы әкияти затның чәченнән су ага?     (Су анасы)

3 нче тур 

Кайсы әсәрдән?

1. “И сабыйлар, эшләгез сез!”    (“Эшкә өндәү”)

2. “Әлли – бәлли итәр бу”      (“Бишек җыры”)

3. “Ишеттем мин кичә берәү җырлый”    (“Милли моңнар”)

4. “Барча кошларның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар”    (“Карга”)

5. “Әйдәле, Акбай, өйрән син”    (“Кызыклы шәкерт”)

6. “Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә”    (“Гали белән Кәҗә”)

7. “Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ләмига”   (“Шаян песи”)

8. Балчык белән матур итеп оя ясый”    (“Карлыгач”)

9. “Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын”    (“ Кошларга”)

10. “Кырга ак кардан

      Юрган ябылган”      (“Җир йокысы”)

11. “Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары”    (“Чыршы”)

12. “Кит әле син, аксакал кыш!”     (“Кышка бер сүз”)

13. “Каты эссе, һава бөркү,

       Кыза дөнья, сабыр җитми”    (“Җәй көнендә”)

14. “Һич сине куркытмасыннар

       Шүрәле, җен һәм убыр”    (“Сабыйга”)

15. “Бәхетле шул баладыр

       Кайсы дәрсенә күңел бирсә”     (“Бәхетле бала”)

16. “Кояш чыгып, нурлары

       Төшеп җиргә ялгана”    (“Иртә”)

17. “Чын күңел белән укый ул

       Кат-кат әйтеп һәр сүзен”      (“Эш беткәч уйнарга ярый”)

18. “Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай”   (“Таз”)

4 нче тур

1. Бала вакытта Г.Тукай Өчиледә ничә тапкыр була?    (3)

2. Өчиледә Тукайны кемнәр үз итә?     (Бабасы, Саҗидә апасы)

3. Тукайны Кырлайда тәрбияләгән кешенең исеме.    (Сәгъди)

4. Тукай Кырлай авылында кемгә багышланган музей бар?  (Г.Тукайга)

5. Тукайның бабасының исеме.    (Зиннәтулла)

6. Тукайның балачак дусты.     (Хәйри)

7. Тукай  үлгән число.   (1913 нче ел 15 нче апрель)

8. Тукай үлгән больницаның исеме.    (“Клячкин”)

9. Тукайга үлгәндә ничә яшь була?    (27)

10. “Тукайның әнисе ничә яшендә үлә?    (26)

11.Тукайны Уральскийга кем алып бара?    (Алтыбишсапый)

12. Тукайны Уральскида кемнәр тәрбияли?   (Апасы белән җизнәсе)

13. Апасының исеме ничек?     (Газизә)

14. Тукай Казанга килгән ел.   (1907, октябрь)

15. Сәгъдинең кызларының исеме.   (Бибисара, Саҗидә)

16. Кайсы аксак?   (Саҗидә)

5 нче тур

1. “Бибисара нинди авырудан  үлә?   (Котыру авыруыннан)

2. Тукай Уральскида типографиядә кем булып эшли?       (Хәреф җыючы)

3. Уральскига барганда Тукайга ничә яшь була?    (8)

4. Уральски шәһәренең татарча исеме.     (Җаек)

5. Тукай кабере кайда?     (Казанда Яңа бистә зиратында)

6. Тукай 1908 нче елда секретарь булып кайсы журналда эшли?     (“Яшен”)

7. “Яшеннән” соң нинди сатирик журналда эшли?   ( “Ялт-йолт”)

8. Тукай язган дәреслекнең исеме.   (“Балалар күңеле”)

9. Тукайның әнисе кияүгә киткән авылның исеме. (Сасна)

10. Әнисе кияүгә кемгә киткән?    ( Сасна мулласына)

11. Тукай китапларының исемнәре.  (“Безнең гаилә”, “Сабыйга” һ.б.)

12. Тукайның мәсәлләр җыентыгының исеме.    (“Энҗе бөртекләре”)

13. Тукайның җизнәсенең исеме.  (Галиәскар)

14. Тукай белән Алтыбишсапый  Җаекка ничә көн барганнар?    (18)

6 нчы тур

Кайсы әсәрдән?

1. “И карендәш, син кирәксә суга бат, я сөткә бат”   (“Сөткә төшкән тычкан”)

2. “Түбәнге басмалар менде, югарысы түбән төште”    (“Баскыч”)

3. “Туктагыз, ди, мин тиз генә су китерим”   (“Кәҗә белән Сарык”)

4. “Электә бер сакчы торган бу дөньяда”    (“Япон хикәясе”)

5. “Күз ачып йомганчы, һичшиксез,

     Җыярсың бер чиләк”      (“Шүрәле”)

6. Бервакыт китәм дигәндә

     Төште күзем басмага”      (“Су анасы”)

7. “Бер заман йорт кошлары, хайваннары

    Хуҗаның каршына килделәр”     (“Кәҗә турысында”)

8. “Бакчы аучыга

     Кош аулаучыга”     (“Күңелле сәхифәләр”)

9. “Урман буйлап черки очып бара иде,

      Бер-бер нәрсә ашарга уйлана иде.”     (“Һәркемнең ашыйсы килә”)

10. “Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана”    (“Арба, чана, ат”)

11. “Тынма, эшлә, и сабый! Бел, тәңредән эшләргә - көн,

       Эшләп аргачтын, бирелгәндер, тыныч йокларга төн”      (“Эш”)

12. “Сабит алты яшендә, инде акылы башында”    (“Сабитның укырга өйрәнүе”)

7 нче тур

1. “Сабакка калмаса соңга,

     Борылмый барса уң-сулга”      (“Бәхетле бала”)

2. “Менә көз барча кырларны вә урманны ялангачлый”    (“Мәктәптә”)

3. “Сабыйларның канатланыр вакыты

     Мәктәпләрдә укыр чак булыр”     (“Сабыйлар җыруы”)

4. “Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,

    Үз-үземне күрәлмыйча рухым төшсә”      (“Китап”)

5. “Һич өрәк, албасты булган

     Сахралар, кырлар да юк”      (“Сабыйга”)

6. “Яз газиз угълым:

     Кара тактаны сыз акбур белән”      (“Ата илә бала”)

7. “Кояш әйтте: һаман мин яктыртырмын”     (“Яңгыр илә Кояш”)

8. “Кояш һәм ай – ике туган агай – эне”     (“Ай һәм кояш”)

9. “Былчыракта яңгыр артыннан балалар йөгерешә”    (“Яңгыр”)

10. “Боз һәм кар эреде”   (“ Елның дүрт фасылы”)

8 нче тур

1. “Озак тормас, килер ак тунлы кыш та”     (“Көз”)

2. “Язгы яңгыр тамчысы бер башка тамчыдан сорый”      (“Яхшы хәбәрләр”)
3. “Язлар җитте, карлар эри башладылар”      (“Яз галәмәтләре”)

4. “Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә”    (“ Кышкы кич”)

5. “Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда

    Ишек алды, урам, түбә агарганда”      (“Ак бабай”)

6. “Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым”    (“Кошчык”)

7. “Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач”    (“ Фатыйма белән Сандугач”)

8. “Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә”   (“Ялкау маэмай”)

9 нчы тур

Бу әсәрләрнең берәр куплетын сөйлә.

  1. “Туган тел”
  2.  “Туган авыл”
  3. “Бәйрәм бүген”
  4. “Бишек җыры”
  5. “Карлыгач”
  6. “Бала белән күбәләк”
  7. “Пар ат”
  8. “Гали белән Кәҗә”
  9. “Кызыклы шәкерт”

   

10 нчы тур

Г.Тукай сүзләренә язылган җырларның берәр куплетын башкарырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая

презентация стихотворения "Весна"  татарского поэта Г.Тукая...

"Немеркнущий подвиг и слава защитников Отечества в годы Великой Отечественой войны: "Биография Родины - биография одной семьи

"Творческая работа, принимавшая участие в районном краеведческом кункурсе: "Немеркнущий подвиг и слава народа", посвященный 65-летию Победы в Великой Отечественной войне" секция: "Биография Родины - б...

Интеллектуальная игра "Биография Н.А.Назарбаева"

Внеклассное мероприятие к празднованию Дня Первого Президента Республики Казахстан. Игра составлена по правилам телевизионной передачи "Своя игра"....

Биография Г.Тукая

Как я горд, народ прекрасный,Что тебе принадлежу!Быть хочу твоим поэтом,За тебя стоять стеной....

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....