Ш.Галиев иҗаты
проект на тему

Нуриева Гульзифа Робертовна

Ш.Галиев иҗаты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sh.galiev_izhaty.doc83 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе

Балалар шагыйре Шәүкәт Галиев шигырьләренең тәрбияви әһәмияте

Эшне башкарды: башлангыч класслар укытучысы

                           Нуриева Гөлзифа Роберт кызы

                                                   2013 ел

                                          Эчтәлек

 I. Кереш ………………………………………………………..    3-4

«Шәүкәт Галиев- татар халкының иң яраткан һәм ихтирам иткән шагыйрьләренең берсе »   Минтимер Шәймиев      

  II. Төп өлеш…………………………………………………….   7-14

 1.  Ш Галиев –балалар язучысы

 2. « Шигырьләрдә балачак мизгелләре»

 

    III.  Йомгаклау …………………………………………………….   15

« Табигатьтә дә, хезмәттә дә, иҗатта да, талантлы шәхес»

    IY.  Кулланылган әдәбият. ……………………………………….  16

  1. Кереш

Бу хезмәттә сүз тыйнак, тыныч, ләкин зур йөрәкле, киң күңелле, чын мәгънәсендә талантлы кеше , олы шәхес Шәүкәт Галиев турында барачак.

     Минем максатым –Шәүкәт Галиев иҗатында балачак хатирәләренең сәнгатьчә сурәтләнеше һәм аның тәрбияви әһәмиятен ачыклау.

     Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- Шәүкәт Галиевның тормышы һәм аның иҗаты турында мәгълүмат туплау, аларны өйрәнү;

- шагыйрьнең әсәрләре белән танышу;

- шигырьләрендәге  төп темаларны билгеләү, аларны анализлау;

- шагыйрь иҗаты турында фикерләр туплау;

    “Сезнең иҗатыгыз татар әдәбиятының Алтын фондына керде. Халыкның иң күркәм шигъри традицияләрен дәвам итеп, тылсымлы тел байлыгыгыз белән Сез татар халкының иң яраткан һәм ихтирам иткән шагыйрьләренең берсенә әверелдегез. Балаларга багышланган иҗатыгыз өчен Сезгә аеруча зур рәхмәт. Татарстан халкы Сезнең , Х.К.Андерсен исемендәге абруйлы халыкара бүләк иясенең, исемегез күп илләрдә һәм төбәкләрдә киң мәгълүм булуы белән хаклы рәвештә горурлана,”- дип язды Минтимер Шәймиев.

       Балалар поэзиясенең хәзерге чордагы зур уңышлары исә Шәүкүт Галиев исеме, аның шигырьләре белән аерылгысыз бәйле. Ул – балаларның  иң яраткан һәм популяр шагыйрьләреннән берсе. Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли,Камырша, Котбетдиннар хәзер балаларның якын үз геройларына әверелде. Шагыйрь иҗат иткән күп афоризмнар, канатлы тапкыр сзләр, мәзәк гыйбрәтләр сабыйлар лексиконында һәм хәтерендә урын алды.       

      Шагыйрь Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә татарстан Республикасының хәзерге Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туа. 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый, әмма әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булу сәбәпле, укырга мөмкинлеге булмый.

     1945-1949 елларда СССР Хәзерләүләр министрлыгының Кайбыч район бүлегендә статист, аннары исәп-хисап бүлеге мөдире була. 1949 елның язында “Колхоз бригадасы” дип аталган район газетасына җаваплы секретарь итеп алына, соңга таба редактор булып эшли.

     1953 елның көзендә Ш. Галиев Казанга күчеп килә һәм алты ел буе “Чаян” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире булып эшли.

    1959-1961 елларда Ш. Галиев Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый.

    Балалар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеген күздә тотып, 1972 елда аңа “Шәвәли”, “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр”, “кызык”, “Тәмле йорт”, “Котбетдин мәргән” һәм рус телендә Мәскәүдә чыккан “С папой в кабине” исемле шигырь китаплары өчен, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. 1980 елда Татарстан китап нәшриятында рус теленә тәрҗемәдә чыккан “Заяц на зарядке” китабы өчен 1982 елда Халыкара бүләккә - Г. Х, Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек була, авторның исеме бөек  әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелә. Ул шулай ук 1984 елның гыйнварында ВЛКСМ Үзәк Комитетының А. П.Гайдар Билгесе белән бүләкләнә, 1996 елда А. Алиш исемендәге премия бирелә.

    1995 елда Ш. Галиевка татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелде.

 

                                                       II. Төп өлеш

      Ш.Галиев- балаларга адресланган берничә дистә китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья – яңа теле ачылган нәниләрдән алып олы яшьтәге мәктәп балаларына чаклы булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы, кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис һәм реалистик буяуларда тасвирлана. Ш.Галиевта материалны рәссам күзлегеннән карап, ачык буяулар белән, кешегә тәэсир итәрлек итеп бирү сәләте күренә. Аның барлык шигырьләре дә диярлек җитди төстә һәм үз бурычын яхшы аңлап язылганнар.

    Коры нәсихәт, коры дидактик фикер тәэсир итә алмас иде. Шәүкәт Галиев аларны көләч юморга төреп, елмаеп тора торган, кызыклы итеп бирә белә. Нечкә, оста юмор – аның табигый үзенчәлеге, аның талантының бер сыйфаты. Нәтиҗә ясауны, уйлануны балаларның үзләренә калдыра, төп фикерен тел белән әйтми, ә рәсем ясап биргән кебек итеп сурәтләп куя.

       Юмор Шәүкәт Галиевның бөтен иҗатына, лирика һәм балалар өчен шигырьләренә хас уртак сыйфат, шагыйрьнең иҗат индивидуальлеген һәм талант үзенчәлеген билгеләүче сыйфат. Шунысы куанычлы: Шәүкәт Галиевның геройлары китап битләрендә генә яшәмиләр. Азмы-күпме вакыт үтү белән, китап кысаларын тарсынып, реаль дөньяга чыгалар. Кешеләрнең якын дусларына, әңгәмәдәшләренә әвереләләр.

        Алтмышынчы еллар башында Ш.Галиев шигъри талантының  зур иҗади уңышларга китергән тагын бер ягы ачылып китә. 1962 елда аның балалар өчен махсус шигырьләр тупланган  “Камырша” исемле беренче җыентыгы басылып чыга. “Балалар өчен язуымның, ниндидер вакыйгалар, гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр сөйләвемнең максаты акыл өйрәтү, әзер өлгеләр биреп кую түгел, йөгерек, тапкыр фикер йөртергә күнектерү, туган телнең тәмен сеңдереп кую.Иң  мөһиме шул: шәхеснең мөтәкыйльлеге. Калганын ул үзе эшләр, хакыйкатенә, хаксызлыгына таянып үзе ирешер! – дип яза Ш.Галиев.

  Хәсән Туфан “Киләчәккә барырлык иҗат” исемле мәкаләсендә Ш.Галиевның иҗатын болай бәяли: “Балалар өчен язу (дөресе – чын әдип, шагыйрь буларак яза алу) – җитдирәк, аерата җаваплы эш ул. Шәүкәт балалар әдәбияты төбәгенә зур әдәбият мәйданына саналган, танылган чын шагыйрь хәлендә килеп керде. Керде һәм нәниләрне, Тукайча әйткәндә, “фәрештә валчыклары”ның ак, пакь, саф күңелләренә юан азыклары өләшү эшенә кереште. Шигъри теленең матурлыгы, җиңелеге, ритмикасының җырлап, чишмә кебек челтерәп торуы күңелне күтәрә, шатлык тудыра. Эчтәлегенең  кызыклыгы, нинди дә булса фикер, мәгънә салынган булуы белән, гүя “сихерли” ул баланы. Шәүкәтнең балалар әдәбиятындагы иҗаты гүзәл бер вакыйга булып тора...Бу иҗат – буыннан – буынга, гомердән – гомергә күчеп, еракка, киләчәккә барырлык иҗат. ”.

Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли, Камырша, Котбетдиннәр балаларның якын, үз геройларына әверелде. Алар башка телләрдә дә иркен сөйләшәләр, үзләренең гыйбрәтле кыланышлары белән төрле милләт балаларын үзләренә ияртәләр. Ш.Галиевнең Шәвәлие үтә дә халыкчан, тапкыр, җор телле, кызыксынучан, эзләнүчән елгыр малай. Ул һәрвакыт нинди дә булса бер психологик халәттә күренә, үзенең тәҗрибәсезлеге белән көлке китереп чыгара.

“Шәвәли маҗарасы” шигырендә Шәвәлинең гади татар малае икәнлеге дә искәртелә. Ул авылда туган, аның туган ягы – Тау ягы. Ул  җилкуар җилбәзәк түгел, эшчән; үзенең татар баласы булуы белән горурлана. Лирик герой халык авыз иҗатындагы тапкыр Хуҗа Насретдинны, Шомбайны һәм Котбетдинне үзенең балалары дип атый. Шагыйрь (лирик герой исеменннән) балаларга да тарихыбыз, милләтебез белән горурланырга; шук булсалара да, эшчән булырга куша.

Шагыйрь үзе белеме буенча педагог түгел. Ләкин аның поэзиядәге педагогик эшчәнлеге күпкырлы. Ул яшь балаларны тәрбияләү өлкәсендә төрле юнәлештә эшли. Аларны  һөнәр сайларга да, кешелекле булырга да, эшчән булырга да, олыларны хөрмәт итәргә дә чакыра. Мәсәлән аның “Табын янында” шигыре:

Иртә белән табында

Әткәй әйтте тагын да:

  • Юньләп ашарсың микән,

Икмәк валчыгын, иркәм,

Коймый башларсың микән?

Ахры синең күкләргә

Тавык кирәк чүпләргә!..

Үзе дә ачлыкны яшьли күргән шагыйрь икмәкне хөрмәт итәргә турыдан – туры чакырмый. Җиңел юмор  белән балаларга аңлатуга ирешә. “Алтын куллар” шигырендә исә һәр эшне җиренә җиткереп башкара торган алтын куллы кешеләргә дан җырлый. Хезмәткә дан җырлап, балаларны төрле һөнәрләр алырга чакыра.

Ш.Галиев – чын мәгънәсендә туган як шагыйре. Аны тормыштагы үзгәрешләр: табигатьне саклау, авыл – шәһәр, балалар - өлкәннәр проблемалары кызыксындыра. Мәсәлән, “Ат йөртүче малай” шигыре нигезендә техникадан башканы белмәгән шәһәр малаеның, авылга кунакка кайткач, беренче тапкыр ат белән танышуы хакында. Биредә   табигатькә, анда яшәүче җан ияләренә мөнәсәбәте, әхлак мәсьәләсе дә, кешелек сыйфатлары тәрбияләү проблемасы да авыл һәм шәһәр балалары арасындагы дуслык та, хезмәткә хөрмәт тә бар. Шигырь әлеге проблемаларның барысын берьюлы  үз эченә алган.

Балалар дөньясы, шул исәптән балалар шигърияте дә җәнлекләрсез, кош – кортларсыз була алмый. Ш.Галиев җәнлекләрне кызгана, аларга карата шәфкатьле булырга чакыра. Шигырендәге экзотик җәнлекләр, жирафлар, филләр, аюлар, ташбакалар балалар белән бергә уйнап йөриләр, шаяралар, бер – берсенә ярдәм итешәләр.

Шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләренә заман тойгысының көчле булуы хас. Заманчылык - нәниләрнең бүлмәне космос, сандыкны ракета итеп, үзләренең космонавт булып уйнауларында да, чех дуслары белән хат алышуларында да, шәһәрдәге зур төзелешләрне күзәтеп, аларны рәсемгә төшерүләрендә дә, тилгәннең чын бәбкә урынына пластмасса бәбкә эләктерүендә дә күренә.

Ш.Галиевныд нәни геройлары  - үтә кызыксынучан һәм күзәтүчән балалар:

Безнең сыер көн дә кырдан

Чүлмәк –чүлмәк сөт ташый.

Ул бит яшел үлән ашый

Сөтне ничек ак ясый?

Нәнинең әнә шундый күзәтүендә дә эзләнүчән, тикшерүчән акылы ачык гәүдәләнә. Бала уйлый, нинди дә булса сорауга җавап эзли. Кайсы шигырьдә ул җавапны табып та өлгерә, ә еш кына сер шигырьнең артында кала. Шигырь  үзе баланы уйлату өчен этәргеч көчкә әверелә.

Баланы камаган гап – гади күренешләрдә дә ул тирән мәгънә күрә. Үзен әйләндереп алган тирәлек белән очрашканда табигать кануннарын һәм предметларның һәртөрле хасиятләрен җитәрлек белмәү сәбәпле, бала күптөрле кызыклы хәлләргә дучар була. Менә кулына боз кисәге тоткан нәни кызчык, бозы эри башлагач, аны саклап калу өчен, мич алдына киптерергә куя. Әлбәттә, боз юкка чыга, ә кызчык аңламый, “бирегез, кем алды минем бозны?”, дип елый. Автор ахырдан нәни укучыларны уйланырга этәреп:

Ул бозны сез алмадыгызмы?

Кая киткәнен аңладыгызмы? -

дип наян гына рухта мөрәҗәгать итеп куя.

Шәһәрдән авылга кунакка кайткан бала күп кенә яңа күренешләр белән таныша. Аңа  бозауларның сыер имүләре дә сәер:

Әни, әни тизрәк коткар,

Бозаулар сыер ашый, -

ди ул куркып. Әтәчнең сәгатьсез вакыт белүе дә гаҗәпләндерә, кое төбендә “көзге” күреп тә аптырый. Каенлык күргәч исе китеп: “Бу агачларны кем шулай буяган икән акка?” – дип сорый. Кар өстеннән яланаяк атлаган казны аяклары туңандыр дип кызгана. Ш.Галиев табигать ямен, матурлыгын сиземли белүче шагыйрь. Ул, әрәмәләр арасыннан саркып чыгып, каядыр ашыккан елга тавышын яратып тыңлый, искән җил уңаеннан талпынып утыручы яфракны күреп шатлана, суыктан өшегән язгы үләнне чын күңеленнән кызгана. Шагыйрь табигатьне аңларга, аның матурлыгын, төрлелеген күрергә, шул төрлелегендә  яратырга да өйрәтә. Менә томанлы көнне ул ничек образлы итеп күз алдына бастыра:

Үзәннәргә, тугайларга

Тулган сөт кебек томан.

Чүмеч белән чиләкләргә

   Тутырып булыр сыман...

Авторның табигатькә сак һәм сизгер мөнәсәбәт тәрбияли торган шигырьләре дә бар. “Нефть таптык”, “Тургайлар министрына хат” - әнә шундыйлардан. Яр читеннән агып яткан нефтьне күргәч бала иң әүвәл “нефть таптым”  дип шатлана. Әмма бу олыларның саксызлыгы аркасында елгага аккан нефть булып чыга. Шундый саксызлык, ваемсызлык нәтиҗәсендә табигать зур зыян күрә:

Балык та юк, бала да юк,

Елга өсте тынып калган,

Керәшәләр киткән ярдан,

Елга ялгыз торып калган.

Самолеттан басуларга дару сипкәч, кырда тургайлар юкка чыга. Шуңа борчылып бала “тургайлар министрына” хат яза:

                                                  Абый!

Быел бездә тургайлар юк.

Мин аларны һаман көтәм.

Килмәсләрме инде бүтән?

      Ш.Галиевның кечкенә герое  табигать эчендә яши, табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер, матурлыкны күрә белә. Шагыйрь табигатькә булган дорфа мөнәсәбәт төзәтеп булмаслык үкенечле хәлләргә китерү мөмкинлегенә басым ясый.

Яшел урманда яшендәй ,

                                          Балталар ялтырыйлар.

“Быел кемгә чират”, диеп,

    Чыршылар калтырыйлар.

“Яңа ел җитә” дип исемләнгән әлеге дүртьюллыкта күпме яшерен рәнҗеш салынган...

Ш.Галиев баланы бүгенге җәмгыятьнең кешелекне борчыган олы һәм тирән каршылыкларына, катлаулы күренешләренә алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән ук табигатьне саклаучы, аны яратучы, кешелекле шәхес тәрбияләргә омтыла.

Ш.Галиев поэзиясендә белем бирү, тәрбия максатларыннан аерылмый: шагыйрь әхлак мәсьәләләренә зур әһәмият бирә. Тәнкыйтькә, көч саклыйм дип эшләмичә яткан, нәтиҗәдә сабантуйда җиңелгән Тимерша да, мактанчык Ирек тә, тышкы яктан яхшы булып күренгән, ә үзе астыртын киресен эшләгән Тәүфикъ та, бер ел буе әбисенә хат язмаган Кәли дә эләгә.

Шагыйрь сөйләшә белергә дә, телнең байлыгын, матурлыгын күрергә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә. Бик белеп кенә, өйрәтүдә чама тойгысын югалтмыйча гына балаларга тирә - юньдәге күренешләрнең “төсләрен”, “холыкларын” аерып  күрсәтә.

Шигырьләр бит, балалар,

Витамин кебек алар, -

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

Булса кайчак әчкелтем, -

Монсын белә ич һәркем –

Хак сүз булмый төчкелтем!

Балаларның танып – белүе, логик фикер йөртә башлавы  турыдан – туры сүзләр дөньясына бәйле. Ш.Галиев шигырьләрендәге каламбурлар,  шигъри  табышмаклар, сүз уйнатулар балаларны туган телне яратырга, аның нечкәлекләрен, серләрен ачарга, телнең нинди олы көч икәнен  аңларга өйрәтә, тел белән әллә нинди тылсымнар ясарга мөмкин икәнен күрсәтә. Төрле мәгънә  аңлаткан сүзләрнең яки сүзтезмәләрнең  охшаш яңгырашына нигезләнгән каламбурлар шигырьгә шаяру төсмере бирә, сүз үткенлеге тудыра.

           Омоним сүзләр кйчак әсәрне оештыручы төп көчкә әверелә. Шагыйрьнең “Балалар туп уйныйлар”, “Чабалар”, “Менә нинди чебиләр” һ.б. шигырьләре телнең әнә шул хасиятенә корылган. Телнең этимологиямен ачканда охшаш яңгырашлы сүзләр капма – каршы мәгънә ала. Шәвәли әйтә:

  • Ялгыш сөйлиләр

“Бала – чага” дип,

Бала чыкмый бит!

Әйтергә кирәк:

“Бала чаба” дип.

       Шагыйрь телебездә бер генә сүзне, бер генә хәрефне дә игьтибардан читтән калдырмый. Шәвәли сүзләрне гел үзенчә күрә:

Бабай тикмәгә

Таянмый таяк.

“Таяк” эчендә,

Бар икән “аяк”.

Автор телдәге омоним сүзләрне, төрле сүз уйнатуларны тормыш күренешләрен, бала психологиясен чагылдыруда да актив куллана. Авторның “Сызгырып йөрим”, “Мунча керттеләр”, “Пешмәгән ул”, “Яхшы мин – минлек” исемле сатирик шигырьләре сүз уйнату, каламбурлык эффектына корылганнар.

Ш.Галиевның “Әз – мәз мәзәк” китабындагы мәзәкләр дә - шагыйрьнең еллар буе күңел түрендә йөрткән үткен фикерләре. Китапның исеме үк каламбурга корылуы, бүлек башларының канатлы сүзләрдән, шаян рәвешкә китерелеп үзгәртелгән әйтем - мәкальләрдән гыйбарәт булуы (“Белмимнең белеме артмый”, “Эш пешмәсә, эч поша”, “Ул таныш белешләр аша эш йөртә”), сүз сөрешләрендәге инверсияләр, эчке рифмалар - әнә шуның ачык мисалы.

          Ш. Галиев иҗатындгы юмористик образларның тагын бер төрен күзаллап үтәргә кирәк. Болары бер үк вакытта бер – берсенә охшамаган һәм бер – берсенә контраст каршылыккта торган янәшә ике объект алына. “Рус казлары га – га – га” шигырендә, мәсәлән, мәче бөтенләй көтелмәгән, икенче яссылыкта торган төшенчә, тәрҗемәче белән чагыштырылып тасвирланган:

Русча мәче: мияу, ди,

Татарса да: мияу, ди,

Анда –монда йөри мәче

Шул мәллә тәрҗемәче?

Ш.Галиев балалар өчен балладалар да яза. Ул үз балладдаларын документаль материалга нигезли, конкрет – тарихи фактны баллада жанры таләп иткән көчле гомумиләштерү аша үткәреп, аның тарихи – фәлсәфи мәгънәсен табарга омтыла. Бу хәл Ш.Галиев баладаларының композицион үзенчәлеген билгели. Шагыйрь тарихи вакыйгаларны бу заман кешесе булып, яңа буын исеменнән сөйли, бәяли. Ш.Галиев балладалары (“Ике дус турында баллада”, “Кыя белән кеше”, “Муса елмаю турында баллада” һ.б.) бик тирән, җитди фәлсәфи фикерләрне образлы формада гәүдәләндерегә сәләтле икәнлекләрен расладылар. Аның “Тимерче турында баллада” сында хезмәтнең яшәеш нигезе, рухи, физик сәламәтлек, ныклык чыганагы булуы күрсәтелә. Аның герое, гомер буе эшләп килгән хезмәтеннән читләшкәч, бирешә, сүнә бара, ә кабат яраткан эшенә, тимерче шөгыленә керешкәч, терелеп китә, илһам, дәрт алып эшли башлый. Әсәр тормышның мөһим фәлсәфәсен раслый.

                               III.  Йомгаклау

Ш.Галиевның балалар әдәбиятындагы иҗаты буыннан буынга, гомердән – гомергә күчеп, еракка, киләчәккә барырлык иҗат.Шәүкәт Галиев балалар әдәбиятына яңа шигърият алып килде. Ул- балалар әдәбиятын иң актив пропагандалаучыларның берсе.Ш.Галиев- дөнья балалар әдәбиятының күренекле вәкиле.Ә менә үзебезнең татар әдәбиятында аны фәкать Тукай, Алиш, Исәнбәт исемнәре белән генә янәшә куеп була.Балалар әдәбиятының дүрт алтын баганасы.

Ш.Галиев балалар поэзиясенә берсеннән-берсе хәрәкәтчәнрәк, берсеннән-берсе тиктормасрак, берсеннән-берсе тынгысызрак, берсеннән-берсе тапкыррак малайларны, кызларны китереп утыртты.Балалар шигырендә җанлылык башланды. Ш.Галиев милләтнең сүнеп барган рухи байлыгын- үткен фикерләү әвәсен югалтмыйча саклап, үстереп, бүгенге көнгә җиткерүчеләрнең берсе булды. Ә балаларөчен язылган әсәрләрне үткен фикерләүдән башка күз алдына китереп булмый.Җор фикерле, үткен сүзле шигырь язуга хыянәт итмәгән шагыйрьне халык та үз итә, Ш.Галиев шуңа балалар арасында популяр әдипкә әйләнә.

Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйткәндә:”Балалар өчен язуымның, ниндидер вакыйгалар, гаҗәп хәлләр,мәзәк хәлләр сөйләвемнең максаты акыл өйрәтү әзер өлгеләр биреп кую түгел, йөгерек, тапкыр фикер йөртергә күнектерү, туган телнең тәмен сеңдереп кую”.

                                         Кулланылган әдәбият:

  1. Ш.Галиев Тормыш юлы һәм иҗаты. Казан:”Мәгариф” нәшрияты, 2006

2.  Галиуллин Т.Шагыйрьләр һәм шигырьләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1975.

3. Галиев Ш. Тамчылар тамар чаклар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1975.

4. Галиев Ш. Шигырьләр, поэмалар. Н.Юзиевның кереш сүзе белән. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978.

5. Галиев Ш. Остазларым фатихасы.//Мирас. – 1998. - №12

6.  Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалары әдәбияты: Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Хәтер: ТаРИХ, 2003. – 351 б.

7.  Миңнуллин Р. Канатлы малайлар, канатлы шигырьләр // Казан утлары. – 1983. - №1.

8.  Рахмани Р. Витаминлы шигырьләр // Казан утлары. – 1978. - №11.

9.  Сибат Р. Шәүкәтлелек // Мирас. – 1998. - № 11.

10. Татар әдәбият тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Шаукат Галиев и его творчество" на татарском языке

3 класста әдәби уку дәресеннән класстан тыш уку дәресенә план-конспект Максат: укучыларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү...

Шэукэт Галиев ижаты.

Шәүкәт Галиевның  тормыш юлы һәм ижаты белән танышу....

Шәүкәт Галиев иҗаты буенча сыйныфтан тыш уку дәресе.

Шәүкәт Галиевның  тормыш юлы һәм ижаты белән танышу....

Встреча с мастером спорта России международного класса по боксу, Гала Михаилом Валентиновичем

9 октября 2014 г. в гостях у обучающихся 4 «А» класса МАОУ «СОШ №33 с УИОП» был выпускник специализированной детско-юношеской спортивной школы олимпийского резерва «Золотые перчатки», мастер спорта Ро...

Сценарий гала- представления на Сагаалган "Эдир дангина" 2015

Сценарий организации представления детей на  национальный праздник бурятского народа "Сагаалган"....

Ш. Галиев иҗатында кызык ситуация

Әдәби укудан Ш.Галиев иҗаты белән танышу...

Изложение. Сорока Галя.

Изложение. Флипчарт...