Внеклассное мероприятие "Шаукат Галиев и его творчество" на татарском языке
методическая разработка (3 класс) по теме

3 класста әдәби уку дәресеннән класстан тыш уку дәресенә план-конспект

 

Максат: укучыларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү;

              фикерләү һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

               рухи маякларыбыз образлары турында күзаллау 

               булдыру, тыйнак булырга өйрәтү, китапка сакчыл

                караш тәрбияләү.

Материал: дәреслек 178-179 битләр, “Балалар антологиясе”

Җиһазлау: компьютер, китаплар күргәзмәсе, “Сабантуй”        

                 газетасы.

                                       Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

-дәрескә әзерлекне барлау;

-өй эшен тикшерү.”Сүзләре һәм үзләре” шигырен уку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shaukat_galiev_iego_tvorchestvo.docx13.11 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Шәүкәт Галиев иҗаты. Мәзәк хәлләр, гаҗәп хәлләр.

3 класста әдәби уку дәресеннән класстан тыш уку дәресенә план-конспект

Максат: укучыларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү;

              фикерләү һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

               рухи маякларыбыз образлары турында күзаллау  

               булдыру, тыйнак булырга өйрәтү, китапка сакчыл

                караш тәрбияләү.

Материал: дәреслек 178-179 битләр, “Балалар антологиясе”

Җиһазлау: компьютер, китаплар күргәзмәсе, “Сабантуй”        

                 газетасы.

                                       Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

-дәрескә әзерлекне барлау;

-өй эшен тикшерү.”Сүзләре һәм үзләре” шигырен уку.

2. Яңа материал өстендә эш.

      Татар шигърияте талантларга бай. Шәүкәт Галиев шуларның берсе. Ул-Татарстанның халык шагыйре.(компьютердан портретын күрсәтү).

      Без бүген Ш.Галиевның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез. Узган дәресләрдә без аның иҗат юлы белән таныша башлаган идек. Ә бүген дәресебез бөтенләе белән аның шигъри юлларына багышлана. Сез бу дәрестә шагыйрь белән бергә шук Шәвәли яши торган илнең бусагасын атлап керерсез.

       Ш.Галиевнең шигырьләре юморга бай, аларда шаянлык... Чыннан да аның кыярлары түбәтәйле, песие мөгезле һәм сакаллы, чебиләре самолётта оча, куяны физзарядка ясый. Юмор белән сөйләү сәләтенә ия кеше элек-электән макталып килгән, аның абруе башкалардан югары булган. Андый кешеләр башкалар белән уртак телне тиз таба, кыен вакытта төшенкелеккә бирелми, кайгылы кешеләрне юата. Без бүгенге дәрестә балаларның кызыклы тормышыннан алып язылган шигырьләр белән танышырбыз.

       Шәвәли белән танышу(Компьютердан күрсәтү):

Мин-Шәвәли , шук малай,

Үткен малай, ут малай!

Мин- бик уңган, өлгер мин,

Юк-бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин,

Мин, мин, мин бик

Тыйнак мин!

Шигырьне уку күнегүләре.

-Шәвәли нинди малай?( Шук, үткен, ут, уңган, өлгер, тапкыр, җыйнак, тыйнак)

-Димәк, ул нинди? Мактанчык. “Мин” сүзендә нинди тискәре мәгънә бар?

-Кем соң ул Шәвәли?

- Шагыйрьнең туган авылы Олы Бакырчыда аның балачак дусты Шәвәли абзый яши. Бала чакта ул чыннан да шук, мәзәкчән, эшчән малай булган. Аның дуслары:”Шәвәли,көлдән ипи әвәли”-дип үрти торган булганнар. Шәвәли образы аркылы күп малайларның холык-фигыле чагылыш тапкан.

2. Шигырьләр уку өстендә эш.

      “Тамаша” шигырен уку.

Нинди малай Әнәс? Уң кулында кашыгы, сул кулында китабы. Өстәл артында боткага манчылып, пычранып беткән.

-Сезнең арада да Әнәс кебек малайлар, кызлар юкмы? Китапларны, чиста, пөхтә итеп сакларга кирәк.

“Онытылган” шигырен уку.

-Мәсгуть нинди малай икән? Укучылар, сезнең дә Мәсгуть белән булган хәлләргә юлыкканыгыз юкмы?

“Физзарядка ясый куян” шигырен уку.(Физкультминутка. Балалар, куян һәм аучы гына түгел, әйдәгез без дә, физик күнегүләр ясап алыйк әле)

“Рәхмәтләр хакында” шигырен уку.

Рәхмәт өчен дә рәхмәт әйтеп була икән. Малай белән кызны бияләй дуслаштырганга, автор бияләйгә рәхмәт әйтә.

3. Ныгыту.

Компьютерда сорауларга җавап бирү:

1.Сезгә Шәүкәт Галиевнең кайсы шигыре аеруча ошады?

2. Шигырьне дәвам ит: Мин-Шәвәли ...

3.Күп нокталар урынына тиешле сыйфатларны өстәп яз:

Мин Шәүкәт абый Галиев шигырьләрен укыгач ..., ..., ... булырга кирәклеген аңладым.

4.Шәвәлигә хат язу.

4.Йомгаклау.

       Шәүкәт Галиев шигырьләре тормышыбызны бизи; шаярып-көлеп, кимчелекләребезне төзәтергә ярдәм итә; елар чакларны көлеп үткәрергә, авырлыкларга  бирешмәскә өйрәтә, ихтыяр көчен ныгытырга булыша.

 “Җирдә миңа ни кирәк?” шигырен уку.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект внеклассного мероприятия в 4 классе. «Турнир знатоков русского языка»

Данное внеклассное мероприятие позволяет повторить и закрепить знания по русскому языку, способствовать развитию познавательного интерес к языку, знанию пословиц, фразеологизмов, развивать речь,...

Внеклассное мероприятие для 3-4 классов "Занимательний русский язык"

Данная презентация создана для использования на развивающих занятиях в группе продлённого дня. Актуальна для проведения мероприятий в рамках предметной недели. Конкурсные задания позволяют выявить и р...

План конспект внеклассного мероприятия , данного в ходе "Международного дня родного языка"

Открытый урок , данный учителем черкесского языка Коблевой З.М. к Международному дню родного языка, с исползованием ИКТ технологии , инсценирование сказки....

Авторское внеклассное мероприятие по теме: «Путешествие по стране Русского языка»

Авторское внеклассное мероприятие по теме: «Путешествие по стране Русского языка».Структура работы.1.      «Авторские прог...

Внеклассное мероприятие в 3 «А» классе по русскому языку на тему:«В МИРЕ РУССКОГО ЯЗЫКА»

Внеклассное мероприятие рассчитано на обучающихся 3 класса. Ученики делятся на команды. Выбирают капитанов команд. Учатся быть сплоченными, уметь уступать друг другу, прислушиваться к мнению однокласс...