Ял минутлары
материал (1 класс) по теме

Физминутки на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yal_minutlary.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

ЯЛ МИНУТЛАРЫ

1. Оста иртән үк эшкә кереште
Эш кораллары сагынган эшне:
Сөенде ышкы: ыш-ыш-ыш-ыш!
Шатланды пычкы: тыр-рый, тыр-рый!
Очынды чүкеч: шап-шап, шап-шап!
Талпынды балта: шалт-шалт, шалт-шалт!

2. Идәндәге чебеннәр
Парлашып биеделәр.
Бии торгач ардылар:
Йончыдылар, талдылар.
Әйләнделәр, борылдылар
Як якка күз салдылар:
Күрделәр үрмәкүчне
Хушларыннан яздылар.

3. Сазлыктагы бакалар
Бик иртә уяндылар.
Бата-калка, бата-калка
Битләрен дә юдылар.
Аннан ары зарядкага
Тезелешеп бастылар:
Уңга-сулга, уңга-сулга
Алга-артка, алга-артка
Утырдылар, тордылар.
Сузылып киерелделәр,
Дәрескә тотындылар.

4. Уң кул ягыңда-уң як,
Сул кул ягыңда-сул як.
Уң як, сул як, уң як, сул як,
Истә калсын ныгырак.

5. Мин йөрим болында
Чәчәкләр күп монда.
Чәчәкләр җыям,тәкыя үрәм.
Кыңгырау чәчәк,
Бер елмаеп көл әле,
Кочагыма кер әле.

6. Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик.

7. Автобуска утырдык
Сәяхәткә җыендык.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Сәяхәткә җыендык.
Барабыз урман аша,
Безгә кояш елмая.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Безгә кояш елмая.

8. Бергәләшеп без басыйк
Бик зур түгәрәк ясыйк
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.

9. Җил исә, исә-исә,
Агачларны селкетә.
Җил тына-тына, тына,
Агачлар үсә, үсә.

10. -Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү, - дип санап салам.
Чөеп - чөеп җибәрәм дә
Учыма тотып алам.
Бишне чөйдем, дүртне тоттым,
Нигә күренми берсе?
- Күрмәгәнмен җиңгә качкан,
Кара инде бу ташны.

11. Бергәләп басыйк әле
Түгәрәк ясыйк әле
Менә нинди түгәрәк!
Бик кечкенә түгәрәк.
Кулны кулга тотынып
Артка таба барабыз
Менә нинди түгәрәк!
Бигерәк зур түгәрәк!
Түгәрәктә йөрибез
Тыпыр-тыпыр биибез.

12. Аю йөри урманда.
Тәмле бал эзли анда.
Йөри торгач арый ул,
Ял итэргэ уйлый ул.

13. Куян күзен ачуы
Төпкә менеп басуы
1-2-3 утыра
1-2-3 ул тора
Алан тулы төп тә төп,
Сикерәләр дөп тә дөп
Кинәт читкә тартыла
Һәм урынына утыра.

14. Аю дускай, тор инде.
Йокың туйгандыр инде.
Әйдә, уйныйк бергәләп,
Безне куып тот инде.

15. Бергәләшеп җыйналып,
Без барабыз урманга.
Хәерле юл теләп безгә
Күктә кояш елмая.
Канатларын җилпи-җилпи
Күбәләкләр очалар
Ал, кызыл, сары, зәңгәр -
Нинди матурлар алар.
Ак каенның төпләреннән
Без гөмбәләр эзләдек.
Агач башында уйнаган
Тиеннәрне күзләдек.
Матур чәчәкләр кочып,
Гөмбәле кәрзин тотып,
Без кайтабыз урманнан.
Бераз гына арылган.
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар,
Без идән дә юабыз,
Без керләр дә уабыз,
Гөлләргә су сибәбез.
Менә шундый уңган без,
Менә шундый булган без.

16. Киек казлар очалар,
Зәңгәр күлгә төшәләр,
Рәхәтләнеп йөзәләр,
Чирәм буйлап йөриләр.
Аннан алар торалар,
Канатларын кагалар
Җилпенеп талпыналар
Бик еракка очалар.

17. Чәп-чәп, чәбәкәй,
Мин бит әле бәләкәй.
Мин-акыллы,мин-тәтәй,
Тимә миңа, кәҗәкәй.

18. Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык:
Башны иябез алга,
Ә аннары-артка.
Уңга-сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өстен сикертәбез,
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып
Күңелле ял итәбез.

19. Мияу, мияу, пескәем,
Бигрәк матур төскәең!
Кил әле, кил яныма,
Сөт салам савытыңа.

20. Гөлчәчәкләр күренде
Һәм кояшка үрелде.
Аларга җылы кирәк,
Кояш астында рәхәт.
Җил исте...
Чәчәкләрне селкетте…
Уңга бөгелделәр, Җиргә иелделәр.
Сулга бөгелделәр,
Җиргә иелделәр.
Бар син, җил, моннан кит,
Чәчәкләргә тими үт,
Алар зур булып үссен,
Безгә шатлык китерсен.
Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык.
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык.
Сузылдык, киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам иттек.

21. Без бүген әвәлибез
Кулларыбыз бик арды.
Бераз гына ял итәбез:
Аннары төгәллибез.
Бармакларны җәябез,
Аннан ары җыябыз,
Тагын бер кат җәябез дә
Кулны ипләп куябыз.

22. Без яздык, без яздык,
Безнең бармаклар талды.
Без хәзер ял итәбез,
Аннан язып китәбез.

23. Әй, балалар, карагыз!
Тышта әнә килде кыш.
- Әйе, әйе күрәбез,
Кыш килгәнне беләбез.
- Я, балалар, сөйләгез
Ничек итеп килде кыш?
- Карлар ява көн саен,
Ялангач калды каен,
Исәләр салкын җилләр
Туңа бит борын, күзләр.
Йоклап ята аюлар,
Өсләрендә калын кар.
Кошлар оча җимлеккә,
Җим эзләргә кич-иртә.
Балыклар да тындылар,
Боз астына чумдылар.
Без урамга чыгабыз,
Таудан чана шуабыз.
Чаж-чож, чаж-чож,
Чаж-чож, чаж- чож.

24. - Әй, балалар, карагыз!
Тышта инде килде яз.
- Әйе, әйе күрәбез,
Яз килгәнне беләбез.
- Я, балалар, сөйләгез
Ничек итеп килде яз?
- Шатланышып кошлар кайта,
Алмагач чәчәк ата.
Күктә кояш җылыта,
Песи җылыда ята.
Тып-тып тамчылар тама,
Урамда сулар ага.
Көн дә яңгырлар ява,
Агачлар яфрак яра.
Без йөрибез урамда
Дуслар белән булганда.
Шатланабыз, биибез
Борчылуны белмибез.

25. Өй алдында чебиләр
Чип-чип-чип дип йөриләр
Кечкенә канатлары,
Озындыр муеннары,
Җирдән чирәм чукыйлар
Сап-сары муеннары,
Яталар да торалар -
Бар белгән уеннары.

26. Куян килгән урманнан,
Ерак диеп тормаган.
Уйный балалар белән,
Колакларын селкетә,
Сикергәләп тә китә,
Сикерәләр балалар,
Аннары кул чабалар.

27. Аю килгән урманнан,
Ерак диеп тормаган.
Уйный балалар белән,
Тәпиләрен күтәрә,
Аннан кире төшерә.
Урында биеп ала,
Ә балалар кул чаба.

28. Төлке килгән урманнан
Ерак диеп тормаган.
Уйный балалар белән,
Койрыгын да боргалый,
Әйләнгәләп тә карый.
Сөенәләр балалар,
Бергәләп кул чабалар


29. Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары - артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.

30. Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без идән дә юабыз
Һәм керләр дә уабыз,
Тузан сөртә беләбез,
Ашарга пешерәбез.
Тиздән үсеп җитәрбез,
Шунда эшкә китәрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ял минутлары

Ял минутлары...