Технологическая карта урока по татарскому языку "Кушма сүзләр", 4 класс.
презентация к уроку (4 класс) на тему

4 сыйныф өчен (рус төркеме) Р. З. Хәйдарова дәреслеге буенча  татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tekh_karta_kushma_suzler.docx29.03 КБ
Файл kushma_suzler1.pptx2.23 МБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта

4 нче сыйныф

                                                                                                                Татарстан Республикасы  Алабуга  муниципаль районы

                                                                                                           «1 нче Гимназия» гомуми белем  бирү  муниципаль бюджет учреждениесе

                               Укытучы: Зиннәтуллина И.Ф.  

Тема

Кушма сүзләр

Максат

-кушма сүзләр турында төшенчә бирү; 

-кушма сүзләрне дөрес язу күнекмәләре формалаштыру;

-сөйләм итагате күнекмәләрен баету шартларында кушма сүзләрне актив кулланышка кертү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Кушма сүзләр һәм аларның дөрес язылышын истә калдыру.

Төп төшенчәләр

Кушма сүзләр

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап  эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

“Күңелле татар теле” китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек 4 нче сыйныф (татар телен өйрәнуче укучылар өчен): ике кисәктә; Р.З.Хәйдәрова, Казан “Татармульфильм” нәшрияте, 2014 ел.

2.   Р.З.Хәйдәрова. Татар теле: 4 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “ Татармульфильм ” нәшрияты, 2014

1. Презентация Power Point - “Кушма сүзләр”

2. Дидактик карточкалар, рәсемнәр.


Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Сыйныфны сәламләү.

-Хәерле көн, укучылар!

-Әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик. 

“Клок баддис”

Сәгать 12 дә очрашу билгеләгән дустыгыз белән очрашабыз һәм сорауларга җавап бирәбез. Җавапны беренче алфавитта фамилиясе беренче торган укучы башлый. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.  

“Таймд-пэа-шэа”

Бүген атнаның нинди көне?

Бүген көн нинди?

-Әйе, урамда кыш, салкын. Әмма безнең сыйныфта  салкын булмасын, дәресебез җылы мөгамәләдә барсын дип мин сезгә кояш алып килдем. (Тактага кояш рәсеме чыгарыла)

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне дәвам итик.

Укучылар теләкләр тели:

-Хәерле көн, агачлар,

Хәерле көн, кошлар,

Хәерле көн, табигать,

Хәерле көн, дуслар!

КЛОК БАДДИС (Укучылар алдан билгеләнгән вакыт буенча үзләренә пар таба). 

ТАЙМД ПЭА ШЭА  Бирем- бүгенге көн турында сөйләргә (Билгеләнгән вакыт эчендэ (30 секунд) укучылар бер берсенең җавапларын тыңлыйлар.)

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

РУУГ: нәтиҗәле эшкә омтылу

Актуальләштерү.

Укытучы өчен максат:

кая? кайда?                 кайдан? сорауларын искә төшерү, кабатлату; кушымчаларны дөрес ялгау күнекмәләре булдыру

Укучылар өчен максат: кая? кайда?                 кайдан? сорауларын искә төшерү, кабатлау, дөрес кушымчалар ялгарга өйрәнү.

  1. Тел шомарткыч

Кара карга кардан бара канатларын кага-кага. 

  1. Артык сүзне тап.

Урамда, елгада, күлдән.

Урманга, карда, бозда.

-Ни өчен артык сүз?

3.Искә төшерү.  Дәреслек белән эш

кая?             кайда?                    кайдан?

елга буена    елга буенда            елга буеннан

күл  ...            күл   ...                    күл  ...  

5.Матур язу күнегүе.

Табышмак әйтү. Җавабын табу.(кыш) Кк хәрефләре

- Тактада язылган хәрефләр һәм сүзләрне матур итеп күчереп языгыз. 

Кк: кыш, кош, кар

Укучылар кычкырып укый

Балаларның җаваплары тыңлана.

Дәреслек белә эшлиләр

Үзбәя- карточкаларда билге кую.

Укучылар тактадан күчереп яза.

РУУГ: нәтиҗәле эшкә омтылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

үз эшеңә бәя бирү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

Сүзлек диктанты язу

Елга, күл, тимераяк, куян, таяк, ташбака.

-Кайсы сүзләрне язганда авырлык тойдыгыз яки хата ясадыгыз? Ни өчен?

-Димәк, бүгенге дәрес темасын әйтегез: нәрсә турында сөйләшәбез?    Дәрескә нинди максат куярбыз?  

Тема тактада чыга.

 

Физкультминут

Бер, ике- без бастык

Чап-чап итеп кул чаптык

Аякларны бер урында

Тып-тып-тып итеп бастык.

Утырдык, кабат бастык.

Бер утырдык, бер бастык.

Бераз гына хәл алдык

Тыныч кына утырдык.

Сүзлек диктантын язалар, бер- берсенең дәфтәрен тактадан тикшереп, билге куялар.

Үзбәя- карточкаларда билге кую.

Укучыларның җаваплары

Тимераяк, ташбака- кушылып языла, чөнки бу- кушма сүзләр.

Дәреснең темасын укучылардан әйттерү, максат кую.

Балалар укытучы белән бергәләп төрле хәрәкәтләр ясыйлар.

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

РУУГ: үз эшеңә бәя бирү

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

Кушма сүзләр белән таныштыру

Укучылар өчен максат:

кушма сүзләрне һәм аларның язылышын истә калдыру.

Экрандагы сүзләрдән кушма сүзләр ясарга.

Өч                                  туй

сабан                             түш

кызыл                            почмак

аш                                  бака

ак                                   кош

таш                                ханә

Өчпочмак, сабантуй, кызылтүш, ашханә, аккош, ташбака.

Сүзләрне тәрҗемә итү, җөмләләр төзеп карау. Бирелгән сүзләрне дәфтәрләргә язу. Нәтиҗә ясау- кушма сүзләр ничек языла?

Укучылар кушма сүзләр ясап әйтәләр.

Килеп чыккан кушма сүзләрне дәфтәрләренә язып куялар.

Үзбәя- карточкаларда билге кую.

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм  фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,үз эшеңә бәя бирү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат:

белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне камилләштерү

 Кроссворд чишү. 

Горизонталь буенча:

1.Кара бүрек кигән,

Җим чүпләргә килгән.

2.Ап-ак кар өстендә кызыл алмалар,  

Түшләре кызыл булганга алма күк тоелалар.

3. Күлдә йөзә бик матур кош,

Муены озын,  үзе-ак.

Җаваплар:

1.Карабүрек

2.Кызылтүш

3.Аккош

- Кроссворд җавапларын нәрсә берләштерә?

-Вертикаль  буенча килеп чыккан сүзгә ихтибар итегез. Кыш көне бу кошларның  кайберләре безнең якларда кышлый. Мәсәлән, кызылтүш, карабүрек.  Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Әйдәгез без аларга җимлек ясап куйыйк. (Тактага җимлек рәсеме эленә.) Ә хәзер сезнең парталарда яткан кошларны җимлеккә җыярбыз. Моның өчен һәрберегез исегездә калган бер кушма сүз әйтеп, кошны җимлеккә беркетерсез.

-Менә ничек күңелле булып китте. Безгә куанып кояш та чыкты. (Тактага кояш рәсеме беркетелә)

Укучылар табышмакларга җавап биреп кроссворд тутыралар

Укучыларның җаваплары:

-Кош исемнәре, кушма сүзләр.

 -Кыш.

Укучылар 1 кушма сүз әйтеп, кош рәсемнәрен тактадагы җимлеккә беркетәләр.

 Үзбәя- карточкаларда билге кую.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, үз эшеңә бәя бирү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү.

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару.

1.Рефлексия.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Дәрес башында куйган максатларга ирештекме?

-Ә хәзер дәрестә эшләвегез буенча үзегезгә бәя куегыз һәм контроль битләрегезне миңа тапшырыгыз. 

2. Белемнәрне  бәяләү.

3. Өй эше. Кушма сүзләр кертеп,  3 җөмлә язып килергә

Балаларның җаваплары

Үзбәя- карточкаларда билге кую.

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хәерле көн, агачлар, Хәерле көн, кошлар, Хәерле көн, табигать, Хәерле көн, дуслар!

Слайд 2

КЛОК БАДДИС ТАЙМД ПЭА ШЭА

Слайд 4

ТЕЛ ШОМАРТКЫЧ МИНУТЫ Кара карга кардан бара канатларын кага-кага . Татар теле

Слайд 5

Артык сүзне тап Урамда, елгада, күлдән. Урманга, карда, бозда

Слайд 6

Коля елга буе на китте. Коля боз да шуды. Коля елга буе ннан кайтты.

Слайд 7

Матур язу минуты. Табышмакны ң җавабын тап ! Салкын саф һава, Йомшак кар ява . Урамга чыксаң, Битләр кызара . Бу кайчан була? Кк: кыш, кош, кар Татар теле

Слайд 8

Сүзлек диктанты. Елга, күл, тимераяк, куян, таяк, ташбака. Татар теле

Слайд 9

Кушма сүзләр

Слайд 10

Өч туй сабан түш кызыл почмак аш бака ак кош таш ханә Кушма сүзләр яса

Слайд 11

сабан түш кызыл туй аш бака ак кош таш ханә өч почмак

Слайд 12

кызыл түш аш бака ак кош таш ханә өчпочмак Сабантуй

Слайд 13

аш бака ак кош таш ханә өчпочмак Сабантуй кызылтүш

Слайд 14

ак бака таш кош өчпочмак Сабантуй кызылтүш ашханә

Слайд 15

таш бака өчпочмак Сабантуй кызылтүш ашханә аккош

Слайд 16

өчпочмак Сабантуй аккош ташбака кызылтүш ашханә

Слайд 17

1 2 3 Кроссворд

Слайд 18

к а р а б ү р е к 2 3 Кроссворд

Слайд 19

к а р а б ү р е к к ы з ы л т ү ш 3 Кроссворд

Слайд 20

к а р а б ү р е к к ы з ы л т ү ш а к к о ш Кроссворд

Слайд 21

Өй эше: Кушма сүзләр кертеп, 3 җөмлә язып килергә.

Слайд 22

Саубулыгыз !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока обучение грамоте (литературное чтение) в 1 классе по программе "Перспективная начальная школа" с дидактической структурой урока

Цель урока:- знакомство детей с согласными звуками [ с],  [ с‘], формирование у учащихся понимания смысла различительной функции фонем. Задачи: -обучающие: познакомить учащи...

Технологическая карта урока окружающего мира по программе "Перспектива" 1 класс. Автор: Плешаков А.А. Тема урока Как ухаживать за комнатными растениями

Данный урок предназначен для 1 класса по программе "Перспектива". На уроке дети знакомятся с темой " Как ухаживать за комнатными растениями". В урок входит работа с электронным приложением, а так же п...

Технологическая карта урока к УМК Верещагина И.Н., 4 класс Урок 43 ,урок 7 в теме

АвторМартынова Светлана МихайловнаПредметАнглийский языкКласс4Тема урокаМесто, где мы живемСвязь данного урока с предыдущими и последующими урокамиУрок 43 учебника, урок 7 в темеЦели урокаОбучение ауд...

Технологическая карта урока к УМК Верещагина И.Н., 4 класс Урок 46 ,урок 10 в теме

АвторМартынова Светлана МихайловнаПредметАнглийский языкКласс4Тема урокаМесто, где мы живемСвязь данного урока с предыдущими и последующими урокамиУрок  46 учебника, урок 10 в темеЦели урокаОбуче...

Технологическая карта урока родного (татарского ) языка для 1 класса.

Технологическая карта урока родного (татарского ) языка для 1 класса....

Технологическая карта урока окружающего мира УМК "Школа России" 2 класс "Россия на карте"

ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТА УРОКА ОКРУЖАЮЩЕГО МИРАТема урока: Россия на карте Тип урока: «открытие» нового знанияЦель урока: формирование представления у учащихся о карте России.Задача урок...