Минем бәхетем — җирдә балаларны, Хезмәтемне өзелеп сөюдә!
статья на тему

Харрасова Рамзия Миннерахмановна

"Минем бәхетем - җирдә балаларны, хезмәтемне өзелеп сөюдә" дип исемләнгән эсседә мин үземнең хезмәт юлын гади генә авыл мәктәбендә башлап җибәрүем турында, укытучы хезмәтенең нинди мөһим булуы хакында яздым. Яңа заман авыл укытучысының белем бирүдә төгәл федераль стандартларын үтәп, төпле белем бирүче, эзләнүчән, яңага омтылучан, оптимист, иҗади эшләүче, фантазиягә бай , яңа инновацион технологияләрне кулланып, даими рәвештә басма һәм электрон вариантта чыккан мәгълүматлар белән танышып, замана белән янәшә баручы, ару- талуны белмичә, эш сәгатьләре белән исәпләшмичә авыл  халкына хезмәт итүче агитатор да, сәхнә остасы да икәнлеген хезмәттәшләремә җиткерәсем килде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx22.86 КБ

Предварительный просмотр:

Минем бәхетем — җирдә балаларны,

Хезмәтемне өзелеп сөюдә!

Рәмзия Миннерахман кызы Харрасова,

Тукай районы Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбенең   башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы- 30 ел.

Укытучы… Никадәр тирән мәгънә салынган бу сүзгә!

 Мин мәктәптә укыганда ук инде укытучы булачагымны ачык аңлый идем. Хәтеремдә, беренче укытучым Кәшфия апа миңа: “Син һичшиксез укытучы булачаксың, синең кебек алмаш үсүгә мин бик шат”-дип, хыялыма канат куйган иде.Яшьтәшләрем белән уйнаган вакытта да мин гел укытучы булып билгеләр куя идем, аларны каядыр экскурсияләргә алып бара идем, үсеп утырган үләнне өзеп аның төзелешен сөйли идем.Әтиемнең хезмәт еллары мәктәптә хуҗалык җитәкчесе вазифасын үтәү, ә әниемнең хезмәт юлы балаларның сәламәтлеген саклап,чисталык һәм тәртип булдырып, техник хезмәткәр эшен башкару булганлыктан безнең йортта һәркөн кичке аштан соң “кечкенә песовет” була торган иде. Мәктәп тормышы белән шулай кечкенә чактан ук танышып үскәнгәдер, мөгаен,  гаиләдәге дүрт  баланың өчесе укытучы һөнәрен сайладык.Без, өч кыз, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, югары белемле башлангыч класслар укытучысы булдык.

1984елны кулыма диплом алгач, күрше авылга сигезьеллык мәктәпкә юл тоттым. Анда мине мәктәп елларымда география укыткат  укытучым Әзһәт абый Мавлиев каршы алды. Ул  шул мәктәпнең директоры иде.“Эстафетаны сиңа тапшыруым белән мин бик бәхетле”, — дип шатлыгын яшермәде.  Ул һәрвакыт минем өчен маяк һәм юл күрсәтүчем булды. Шул ук мәктәптә мин   тагын ике укытучы - Гөлчәчәк апа һәм Рафис абый Исламовлар белән бергә эшләү бәхетенә ирештем. Алар минем остазларым булдылар. Менә шул вакыттан бирле 30 ел сизелми дә үтеп киткән.

Бүгенгедәй күз алдында беренче дәрес, беренче укучылар… Ул елларда да авыл мәктәпләрендә  укучылар саны бик күп түгел иде. Авыл — үзе бер серле дөнья… Авыл җирендә бар нәрсә дә күз алдында. Халык зирәк, игътибарлы. Мин дә авыл кешеләре күз алдында үскән,күрше авыл мәктәбен тәмамлаган кеше буларак та, укытучы буларак та, игътибардан читтә калмаганмындыр. Хуҗалык алып баруым да, гаиләдәге мөнәсәбәтләрем дә авылдашларымның үткен күзеннән яшеренә алмагандыр… Бу аңлашыла да, ата-ана баласының әхлаклы һәм гыйлемле укытучыда укуын тели.

Укытучы хезмәте күп көч сорый. Балаларга дәрес бирәсеңме, экскурсиягә алып барасыңмы, тәрбия чарасы, яисә ата-аналарга җыелыш үткәрәсеңме, барысы да җаваплылык таләп итә. Эшләү дәверендә күп төрле технологияләр үзләштерегә туры килде. Авыл баласы да белем дәрәҗәсе буенча шәһәр укучысыннан калышырга тиеш түгел, таләпләр бертөрле бит. Укытучы һәр бала белән уртак тел табып, аңлашып эшләргә тиеш. Әгәр инде син бала күңеленә ачкыч табып, белем алуга дәртләндерәсең икән, аның нәтиҗәләре күренә.

Минем укучыларымның да күбесе югары уку йортларында белем алды, җаваплы урыннарда эшли, дәрәҗәле исемнәр йөртә. Гаилә кордылар, үзләре дә балалар үстерәләр. Мәктәпне тәмамлауларына күп еллар узса да укучыларым килеп хәлемне беләләр, ярдәм итәргә тырышалар. Ул мизгелләр эшемә югары бәя буларак бирелгән бүләкләрдән, мактау кәгазьләреннән дә дәрәҗәлерәк бәя булып җанны иркәли. “Куйган хезмәтем бушка китмәгән, бу балаларның чын кеше булуында минем дә өлешем бар”, дип күңел горурлана.

Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү — көнүзәк мәсьәлә. Мәктәп бетүгә таба бара, дигән сүз. Укучылар автобуслар белән күрше мәктәпләргә йөреп укый. Шулай булса да, тормыш алга атлый. Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү бара. Мәгълүмати-компьютер технологияләрен кулланып белем бирү — заман таләбе. Моның өчен укытучыга да бик күп белергә, эзләнергә кирәк. Укытучы авылда эшләсә дә белеме һәм осталыгы буенча шәһәр укытучыларыннан калышмый. Интернет, мультимедия, видео аппаратларын иркен куллана, үзбелем дәрәҗәсен күтәрү буенча даими эшли. Заман укытучысы — ул яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. Замана укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә.

Яңа заман авыл укытучысы, минемчә, белем бирүдә төгәл федераль стандартларын үтәп төпле белем бирүче, максатчан, яңага омтылучан, әзләнүчән, оптимист, иҗади эшләүче, фантазиягә бай, яңа инновацион технологияләрне кулланып, даими рәвештә басма һәм электрон вариантта чыккан мәгълүматлар белән танышып, замана белән янәшә баручы, ару-талуны белмичә, эш сәгатьләре белән исәпләшмичә авыл халкына хезмәт итүче агитатор да, сәхнә остасы да.Укучыларымның, үземнең дә  конкурсларда катнашып призлы урыннар алу  заман таләпләренә җавап бирә алуым турында сөйли.

Башлангыч класслар укытучысы   алдында   укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы тора. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади эшкә сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Педагогик идеяләр турында сүз чыккач, үз эшчәнлегемдәге кайбер алымнарны кабат барлап чыктым. Укучыларны активлаштыру чарасы буларак үстерелешле укыту, компьютер технологияләренә еш мөрәҗәгать итәм.

Һәр иртәдә мин горурланып туган мәктәбемә атлыйм. Сабыйларның күз карашы – авылым киләчәге миңа төбәлгән. Алар миннән җылылык та, гыйлем дә, яңалык та көтәләр. Авылымның киләчәген әхлаклы да белемле дә итәсе килү теләге тагын да тырышыбрак эшләү, камиллеккә омтылу хисе уята.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әниләр бәхете нәрсәдә?"

Материал для классного часа....

“Казаным – бәхетем башкаласы”.

Класстан тыш чара. Бзйге. “Казаным – бәхетем башкаласы”....

Классный час "Балаларның ялганы турында"

Можно использовать в начальных классах....

Балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү ( доклад)

Педагогик киңәшмәдә укылган доклад "Балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү"...

“ Баланың бер көне”. 1 сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләр җыелышында чыгыш.

Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан  бары тик әти- әни генә саклый.  Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына,  баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алы...

Муса абый — балаларның якын дусты.

    Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана....

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...