"Әниләр бәхете нәрсәдә?"
классный час (2 класс) по теме

Фатыхова Гулия Фоатовна

Материал для классного часа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon klass_sgate_nilr_bhete_nrsd.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

САРМАН ГИМНАЗИЯСЕ

ӘНИЛӘР БӘХЕТЕ НӘРСӘДӘ?

                                                                   Сарман гимназиясенең башлангыч

                                                  сыйныфлар укытучысы

                                                         Фатыхова Гөлия Фоат кызы

                                                                        уздырган тәрбия сәгате эшкәртмәсе

Максат: Балаларны әниләрне ихтирам итәргә, сүз тыңлаучан булырга өйрәтү. Әниләргә каршы сүз әйтергә, тупас мөгамәләдә булырга ярамаганлыгына, киреләнүнең начар гадәт икәнлегенә төшендерү. Әниләргә карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү. Сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: 1.Техник чара- магнитофон, җыр көе язылган кассета.

                        2.Мәкальләр язылган плакат.

                       3. Кояш, ваза  макеты.

I. Эмоциональ халәт тудыру

- Кәефләрегез ничек?

Тирә - юньгә хәерле иртә теләп әңгәмәбезне башлап җибәрик.

Хәерле иртә, агачлар.

Хәерле иртә, кошлар.

Хәерле иртә, табигать.

Хәерле иртә, дуслар.

- Туган ягыбызга яз ае аяк басты. Алда нинди зур бәйрәм тора?

(Балалар җавабы)

Укытучы сүзе:

Әни! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүзләрнең берсе.

II. Әңгәмә темасын укучыларга җиткерү.

Аналар бәхете нәрсәдә?

Бу сорау Фәнис абый Яруллинның шигырь юлларыннан алынган.

- Сез язучы фикере белән килешәсезме?

(Балалар җавабы)

1. Аналар бәхете нәрсәдә?

Табыннар муллыктамы,

Торган, яшәгән йортының

Нигезе ныклыктамы?

Аналар бәхете нәрсәдә?

Гаилә татулыктамы,

Сандугачларга җыр биргән

Таңнар матурлыктамы,

Аналар бәхете нәрсәдә?

Илләр иминлектәме,

Балалар көлүендәме,

Күкләр биеклектәме?

Аналар бәхете нәрсәдә?

2. Сорауга җавап бирү.

3. – Эниләрне бәхетле итү өчен без нәрсәләр эшли алабыз?

(укучылар җавабы)

Әйе, һәр ана үз баласының тәрбияле, яхшы күңелле, шәфкатьле, мәрхәмәтле, хезмәт сөючән, сау – сәламәт булып үсүен тели. Ул һәрвакыт синең яныңда. Көне буе күпме эш эшләргә өлгерә ул. Беренчедән, бик иртә тора, иртәнге ашны әзерли, табын җыештыра. Сине мәктәпкә озата, үзе ничә сәгать эшләп кайта, кибеткә бара, кичкә аш пешерәз, өй җыештыра, синең дәресләреңне әзерләшә, сине юындырып йокларга яткырырга да өлгерә. Ул үзе арыган, хәтта авырган вакытларында да безне туйдыра, иркәли, яхшы киңәшләр бирә.

4. Укучылар язган иншаларны, шигырьләрне уку.

- Сез әниләрегезне бик яратасыз, һишчиксез бәхетле итәрсез.

III.Физкультминутка.”Без инде хәзер зурлар”

5. “Болай булма”. Ситуацияләрне анализлау.

а) Самат, җиңнәреңне сызганып нишлисең?

- Өй җыештырам, бүген әниләр бәйрәме бит.

- Самат, өстәл тулы савыт-саба, юып куйсаң иде?!

- Әниләр бәйрәме үтте ич.

-Самат дөрес эшлиме?

б) Бер көйсез бала әнисеннән су сорап елаган. Су биргәч, сөт сораган, анысын биргәч:

- Суга сөт кушып бир!- дип елаган. Әнисе суга сөтне кушканнан соң:

-Сөтне судан аерып бир!- дип еларга тотынган.

-Бала нинди начарлык эшләгән?

Киреләнү, әнине борчу – бик ямьсез күренеш.

в) Кунак апа кечкенә Миләүшәгә ике алма тоттырган. Кыз алманың берсен кесәсенә тыккан, икенчесен шунда ук ашый башлаган.

-Миләүшә урынында булсагыз, нәрсә эшләр идегез?

- Кайбер балалар үзләренең әниләрен аңлап бетермиләр. Дөньяда әниләренең изгелеген оныткан, ана рәнҗешеннән, күз яшеннән курикмаган миһербансыз балалар да бар икән.

Картайганда булыр ярдәмчем дип,

Ата-ана бала үстерә.

Гомер буе аңа хезмәт итә,

Җитмәгәнен аның җиткерә.

Бар балалар- картлык килү белән

Ата-аналарын куалар,

Бар аналар, бала үстереп тә,

Картлар йортларында торалар.

(Тәзкирә Сәйфуллина)

6. Уен. Әниләргә яратып нинди сүзләр белән эндәшәбез? 

 7. Акыл штурмы.

    -Әниләр – безнең өчен иң кадерле, иң газиз кешеләр. Әйдәгез, без бергәләп әниләргә хас сыйфатларны саныйк. Шушы тылсымлы сүзләрдән, әниләргә матур букет ясыйк. (Җавап бирә башлаганчы, кагыйдә искә төшерелә: үз фикереңне курыкмыйча әйтергә, башкаларны кабатламаска, бер – береңне тәнкыйтьләмәскә).

  - Ә хәзер җавапларыгызны чират буенча әйтеп тактага яза барырсыз, ә мин сезнең чәчәкләрне букетка урнаштырырмын.

              - күркәм

              - эшчән                                 ☼

              -сөйкемле                                ☼☼

              - уңган

              - ягымлы

              - көләч.

7. Тактага эленгән мәкальне уку.Мәгънәсен аңлату.

Анаң – аннары анаң, тагын анаң,соңыннан гына атаң.

- Бу сүзләр аналарның бөеклеген бернинди чагыштыруларга куеп булмавын аңлата.

- Сез әниләр турында нинди мәкальләр беләсез?

- Ана – шәфкать диңгезе.

- Ана җылысы – кояш җылысы.

- Әткәй – шикәр, әни – бал. Һ. б.

7. Уен – шигырь.

Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң акыллы кем соң ул? ( Тактада ярдәмче сүзләр: кадерле,сөекле, газиз, алтын куллы. Балалар дәвам итә.)

У.- Ул минем  КАДЕРЛЕ әнием.

Дөньяда иң мәрхәмәтле кеше кем соң ул?

У.- Ул минем  СӨЕКЛЕ әнием.

Үзе сөйкемле булу белән бергә күңелле дә матур, гүзәл ханым...

У.- Ул минем ГАЗАЗ әнием.

Өйне ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә...

У.- Ул минем АЛТЫН куллы әнием.

8. Әниләребезгә котлау сүзләрен шигырь юллары аша җиткерү.

1 нче укучы.

Мин сине, әнием,

Үскәч тә сөярмен,

Әнием – бәгырем,

Күз нурым, диярмен.

Барысы өчен дә

Мин синең алдыңда

Башымны иярмен.

2 нче укучы.

Синнән дә яктырык,

Синнән дә яхшырак,

Матуррак кеше юк

Бөтен җир шарында.

3 нче укучы.

Китсәм дә читләргә,

Әнием, шикләнмә,-

Талпынып яныңа

Кайтырмын ерактан.

4 нче укучы.

Ни генә булса да

Мин сине елатмам,

Синең күзләреңне

Яшьләргә чылатмам.

5 нче укучы.

Әниләрдән газиз кем бар җирдә?

Алар күңелендә изгелек.

Әниләрне, зинһар, саклый белик,

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.

6 нчы укучы.

Балам диеп, ана гомер буе

Яши бары бала хакына

Телик аңа бәхет-шатлыкларны

Рәхмәт әйтеп барсы-барсына.

 

7 нче укучы.

Синең шатлык – безнең шатлык бит ул,

Синең кайгы – безнең кайгы ул.

Кайгыларны әни, бер дә күрмә,

Гел бәхетле, шулай көләч бул!

8 нче укучы.

Аналарга рәхмәт укыйк,

Түр башында гына тотыйк.

Авыр сүзләр әйткәндә дә

Каршы килми эчкә йотыйк.

Кадерлик аналарны!

9 нчы укучы.

Исәнлек – саулык сорап,

Дога кылам.

Әниемнән аермасын Ходам.

IV. Әңгәмәне йомгаклау.

1.Аналарның күңеле - балаларда,

Бала күңеле диләр далада,

тик онытмыйк шуны, ике килми

Хезмәт итү ата – анага.

Синең өчен кайгыртучан әни яныңда булу – зур бәхет. Бу бәхетне күз карасы кебек сакларга кирәк.

Әниләр бәхетле булсын өчен аны ярату гына җитми:

- аның сүзен тыңларга;

- юк-бар сорап йөдәтмәскә, рәнҗетмәскә;

- булышырга, авырганда ярдәм кулы сузарга;

- яхшы укуың, үрнәк тәртибең, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

Ә тәртипле, әдәпле бала әнисен беркайчан да рәнҗетми.

2.Уен “ Әниләргә кояш бүләк итү”.

- Әниләребез безне назлары белән иркәлиләр, сулышлары белән җылыталар, тәмле ризыклар ашаталар. Кояш җирне җылытса, икенче кояш - әни безне җылыта. Әйдәгез, без, нурларын куеп, кояшны ясап бетерик. Сез әниегезгә булган теләкләрегезне әйтеп кояш тирәли нурларны урнаштыра барыгыз

3.“Иң якын кешем син, әнием” җырын башкару.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Казаным – бәхетем башкаласы”.

Класстан тыш чара. Бзйге. “Казаным – бәхетем башкаласы”....

Минем бәхетем — җирдә балаларны, Хезмәтемне өзелеп сөюдә!

"Минем бәхетем - җирдә балаларны, хезмәтемне өзелеп сөюдә" дип исемләнгән эсседә мин үземнең хезмәт юлын гади генә авыл мәктәбендә башлап җибәрүем турында, укытучы хезмәтенең нинди мөһим булуы хакында...