Открытый урок “Туган җирем- Татарстан.”( Моя Родина- Татарстан")
методическая разработка (4 класс) на тему

Открытый урок " Туган җирем- Татарстан"для 4 класса

Скачать:


Предварительный просмотр:

Алабуга шәһәре 10 нчы урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамова Гүзәлия Госман кызы.

Тема:     “Туган җирем- Татарстан.”

Максат: 1. Тема буенча үткән материалны кабатлап ныгыту, укучыларның

                   Татарстан турында белемнәрен тирәнәйтү; дөрес әйтү күнекмәләрен

                    камилләштерү; диалогик, монологик сөйләмне үстерү;

                2. Фикерләү сәләтен үстерү;

                3. Туган илне, туган җирне ярату, аның белән горурлану  хисләре

                    тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.З.Хәйдарова. Татар теле һәм уку китабы.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 4 сыйныф, 2014 ел; Татарстан картасы; рәсемнәр; “Караоке. Халкыбызның иң яраткан җырлары” дискы;  Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Гиниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма. 4 сыйныф; Хайдарова Р. З., Гиниятуллина Л. А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся, 2014, компьютер.

Дәрес барышы:

I.  Оештыру өлеше.

  • Исәнләшү.
  • Дежур укучы белән әңгәмә.

II.  Актуальләштерү.

  1. Фонетик-лексик зарядка. (сүзләр экранда күрсәтелә)

[ә]: Әлмәт [әлмәт], дәүләт [дәwләт], зәңгәр [зәңгәр];

[ө]: Бөгелмә [бөгөлмә], көн [көн], төн [төн], төлке [төлкө];

[һ]: шәһәр [шәһәр], һәм [һәм], һава [һа wа], һәр [һәр];

[къ]: Казан [къа зан], Нократ [нокърат], кыр [къыр], кыз [къыз];

[ч]: Чистай [чистай], Чаллы [ча ллы], ачык [а чыкъ];

[а ]: табигать [табигъәт], Агыйдел [а гъидэл], матур[ма тур];

[җ]: җәй [җәй], җир [җир], җыр [җыр], җиләк [җиләк].

2. Ишетеп аңлау өчен күнегүләр.

 1)Прослушайте и укажите слова со звуком [э].

Җәй, җәйге, көмеш, урман, күңел, Агыйдел.

Прослушайте и укажите слова со звуком [гъ].

Дәүләт, герб, туган, ягым, гимн, табигать.

2)Прослушайте и скажите названия рек на татарском языке.

Волга, Белая, Ик, Кама, Вятка.

3)Прослушайте и укажите слова со звуком [ө].

Казан, шәһәр, көн, манара, Сөембикә, дәүләт, сөйкемле, музей.

Прослушайте и укажите слова со звуком [ә].

Иҗат, сәнгать, дәүләт, тормыш, әдәбият, Әлмәт.

4)Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

Казан, Чаллы, музей, Алабуга, Түбән Кама.

  III. Кабатлау.

  1. Сүзләрне тыңлап, кабатлау, тәрҗемәләрен әйтү:

      Татарстан Республикасының дәүләт гербы, башкала, ватан, дәүләт, Идел, милләт, тел, флаг, халык;

  1. Текст уку (тәрҗемәсе бирелгән):

а) Сез кайдан? – дип сорыйсыз.

     Без Казаннан, Иделдән.

     Идел - эчкән су булыр.

     Иделдә иген иккән,

     Яшәгән, көнен иткән

     Татарстан шул булыр. (С. Хәким)

ә)  Мин Татарстан Республикасында яшим. Аның башкаласы – Казан. Ул бик борынгы шәһәр. Татарстанның табигате, урман-кырлары, елгалары искиткеч матур, бай. (тәрҗемәсе бирелгән)

б)  Халкы уңган, эш сөючән. Татарстанда, Конституциядә язылганча, дәүләт телләре – татар һәм рус телләре. (тәрҗемәсе бирелгән)

2.  Татарстан картасыннан Татарстандагы шәһәрләрне күрсәтү. Укучылар, берәм- берәм такта янына чыгып, картадан табып күрсәтәләр.

IV.  Өй эшен тикшерү. Укучылар  “Минем туган ягым” дигән темага  өйдә язып килгән кечкенә хикәяләрен укыйлар.

V. Ныгыту.

1. Дәреслек буенча эш. Төшеп калган хәрефләрне куеп, дәфтәрләрдә язып эшләү. Укучылар, такта янына чыгып, 2 шәр сүз язалар.

Аг ... йд ... л, Н ... кр ... т, д ... үл ... т, шә ... әр, таб ... г ... ть, тар ... х, сәнг ... ть, әдәби ... т, әд ... п, шаг ... йрь, ш ... гырь.

2. Ситуатив күнегүләр эшләү.

 Узнай у друга:

         а) какие города Татарстана он знает;

         - Влад, син Татарстанның нинди шәһәрләрен беләсең?

         б) знает ли он символику Татарстана;

          - син Татарстанның символикасын беләсеңме?

Как скажешь о том, что:

           а) твой друг живет в городе Альметьевске;

           - Минем дустым Чаллы шәһәрендә яши.

           б) твой брат учится в городе Бугульме;

            - Минем абый Казан шәһәрендә укый.

Какие вопросы задашь, чтобы узнать:

          а) люди каких национальностей живут в Татарстане;

          - Татарстанда нинди милләтләр яши?

         б) какие языки являются государственными в Татарстане;

          - Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре?

3. Ял итү. Караокега кушылып җырлау. Татар халык җыры “Ай былбылым”

4. Кроссворд чишү. Кроссвордны чиш, вертикаль баганадагы сүзне әйт.

1

2

3

       

4

5

6

 7

8

9

 

                   1) Татарстандагы шәһәр исеме.

                   2) “КамАЗ” машиналары кайда чыга?

                   3) Атаклы татар шагыйре.

                   4) Татарстанның дәүләт гербындагы хайван исеме.

                   5) Вятка елгасының татарча исеме.

                   6) Казандагы тарихи манара.

                   7) Татарстанда сәгать заводы кайсы шәһәрдә?

                   8) Татарстанның башкаласы.

                   9) Татарстанның Дәүләт гимны авторы.

5. Карточкалар буенча эш:

     - Татарстандагы елга исемнәрен язарга;

     - Татарстан Республикасының Дәүләт символлары турында нәрсәләр беләсең?

     - Алабуга  шәһәрендә нинди урамнар бар?

     - Татарстан язучылары, шагыйрьләреннән кемнәрне беләсең?

6. 1)Диалог төзеп сөйләшү.

 -Син кайда яшисең?                                                                                                                                         -Мин Алабугада яшим.

 - Татарстанның урман-кырлары, елгаларын яратасыңмы?

 - Әйе, чөнки аның табигате матур.

  – Татарстанда кемнәр яши?

  - Анда татарлар, руслар, чуашлар һәм башка халыклар яши.

   - Алар нинди телдә сөйләшәләр?

   -Татарстанда күп кеше татар һәм рус телләрендә сөйләшә.

 2) Диалоглар үрнәгендә сөйләшү. Укучылар, парлап, такта янына чыгып сөйләшәләр.

7. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзеп әйтү. (Рәсемнәр тактада эленгән)

8. Татарстан турында бер-береңә сораулар бирү.

9. Сорауларга  җавап бирү.

     1) Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

     2) Казан шәһәре нинди елга буена урнашкан? (Идел)

     3) Чулман елгасы буена нинди шәһәр урнашкан? (Яр Чаллы)

     4) Алабуга шәһәренә ничә ел? (1000)

   

VI. Өй эше бирү. “Туган җирем- Татарстан ” дигән темага кечкенә хикәя төзеп сөйләргә өйрәнергә.

VII. Йомгаклау.

  • Без бүген дәрестә нинди теманы кабатладык?
  • Татарстан турында нәрсәләр белдегез?

Укытучы: Укуда бер-берегез белән ярышып, ярдәмләшеп укыгыз, уңышлар телим сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ОТКРЫТЫЙ УРОК "Я И МОЯ МАЛАЯ РОДИНА"

ОТКРЫТЫЙ УРОК  "Я И МОЯ МАЛАЯ РОДИНА"...

ОТКРЫТЫЙ УРОК "Я И МОЯ МАЛАЯ РОДИНА"

ОТКРЫТЫЙ УРОК  "Я И МОЯ МАЛАЯ РОДИНА"...

Туган җирем - Татарстан

Мероприятие по татарскому языку...

Класстан тыш чара "Туган җирем буйлап сәяхәт"

Презентация на тему:  "Туган җирем буйлап сәяхәт!!...

Минем туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» мастер-класс бәйгесе.Минем туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем. Скачать: https://cloud.mail.ru/public/8UsR/K...

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....

Саҗидә Сөләйманова тормыш юлы һәм иҗаты. “Туган җирем, эчкән суым” “Кешеләр барыбер кошлар нәселеннән”.

Саҗидә Сөләйманова тормыш юлы һәм иҗаты.                                            ...