Саҗидә Сөләйманова тормыш юлы һәм иҗаты. “Туган җирем, эчкән суым” “Кешеләр барыбер кошлар нәселеннән”.
план-конспект урока

Абулханова Галия Миннисламовна

Саҗидә Сөләйманова тормыш юлы һәм иҗаты.

                                                                                                                                                             “Туган җирем, эчкән суым”

 “Кешеләр барыбер кошлар нәселеннән”. дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx33.8 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Чүпрәле муниципаль районы

Марс урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: Саҗидә Сөләйманова тормыш юлы һәм иҗаты.

                                                 “Туган җирем, эчкән суым”

 “Кешеләр барыбер кошлар нәселеннән”.

         

         

I категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы

Абулханова Галия

Миннислам кызы

2019-2020 нчы уку елы

Дәрес планы

Тема:  Саҗидә Сөләйманова тормыш юлы һәм иҗаты.

“Туган җирем, эчкән суым”, “Кеше барыбер кошлар нәселеннән”.

             

Максат: 1. Шагыйрәнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү.

                    Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, шигърияткә кызыксыну уяту.

                2. Аларны уйларга, фикер йөртергә, шигырьнең матурлыгын күрергә, мәгънә төсмерен тоярга, әсәрнең әһәмиятен бәяли белергә, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү, сөйләм күнекмәләрен ныгыту.

                 3. Балаларда кешелеклелек хисләре, ата-анага, туган җиргә, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү.

Материал:  С. Сөләйманова иҗатын чагылдырган стенд, шагыйрәнең “Гөлбадран” повесте, шигырьләр җыентыклары, “Мәгариф”(2001, №8), дәреслек, С.Сөләйманованың портреты. С.Сөләйманованың китаплары, аудиокассетада “Урсал тауда” җыры. Укучы башкаруында С.Сөләйманованың “Гүзәлия җыры” тыңлана.  С.Сөләйманова турында әйтелгән сүзләр, шигырьгә анализ ясау планы  тактага язып эленә.

 “Саҗидә Сөләйманова биеклеге ул ир-ат шагыйрьләр дә әйтергә курыккан чынлыкны әйтә белүдә...Саҗидә апа шигърияткә соң килде, олыгаеп, эченнән әрнеп, янып...7-8 ел эчендә шуңарчы исеме дә билгесез шагыйрә баш әйләндерерлек биеклеккә күтәрелде, ир-ат шагыйрьләргә өйрәнерлек, Туфаннар хөрмәт итәрлек Шагыйрь булып җитеште”.

                                       Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов

      “Тирән хисләрне матур итеп, ифрат та үтемле һәм оста итеп әйтеп биргән һәйбәт шигырьләрең өчен чын күңелдән бик зур рәхмәт сиңа... миңа синең шигырьләреңнең тирән эчтәлекле булуы, фикер уятуы, шуның белән бергә “җырлап торуы” бик ошый... Шигырьләреннән ялкынлы дәрт, эчке бер куәт бәреп тора... синнән яңа китаплар көтәбез”

                                     Язучы Гомәр Бәширов

Китаплар киштәсе

Кыр казлары.    С.Сөләйманова.

Бәхетне үзем табам.   С.Сөләйманова.

Юллар, уйлар.    С.Сөләйманова.

Яшәү хакы.    С.Сөләйманова.

Кызыл каурыйлар.   С.Сөләйманова.

Гөлбадран.    С.Сөләйманова.

Сабыр канатлары.    С.Сөләйманова.

Шигырьләр һәм поэмалар.   С.Сөләйманова.

Красные перья.    С.Сөләйманова

       Шигырьгә анализ ясау планы

1.Шигырьнең төп билгеләүче кәефе, көе нинди? Беренче юллардан нәрсә аңлашыла? Авторның хисләре шигырьдә ничек үзгәрә? Нинди сүзләрдән аны белеп була?

2.Беренче юллары шигырьнең нинди хисләр тудыра? (Нинди күңел белән автор язарга тотынган?) 3.Шагыйрнең күңелендә нинди моңнар: шатлыклымы, кайгылымы, сагышлымы?

4.Шигырьдә конфликт бармы? Кайсы сүзләрдән белеп була? Кайсы сүзләр уңай билгеле, кайсылары тискәре? Нинди сүзләр уңай тойгы белдерәләр, нинди сүзләр тискәре тойгы белдерәләр?

5.Кайсы сүзләрдә кульминация? Чишелеш ничек табыла?

6.Охшаш сүзләр бармы? Аларның роле нинди?

7.Соңгы юлларның роле. Нинди сүзләр авторга мөһим?

8.Авазларның роле. Аллитерация (охшаш тартыкларның кабатлануы, аларның шигырьгә үзенчәлекле интонацион сәнгатьлелек бирүе)

9.Шигырьнең төсе.

10.Вакыт төшенчәсе.

11.Киңлек, пространство (зурлык, тулылык, җир, урын).

12.Шагыйрь кемгә эндәшә? Шигырь ачыкмы, әллә ябыкмы? Автор үз-үзенә бикләнмиме?

13.Төзелеш үзенчәлекләре.

14.Шигырьнең жанрлары: фәлсәфи уйлану, элегия (моңсу, кайгылы, сагышлы лирик шигырь), ода (мактау шигыре, мәдхия), баллада (легенда яки әкият темасына язылган сюжетлы шигырь).

15.Әдәби юнәлеш.

16.Әдәби сурәтләү алымнарының мәгънәсе: чагыштыру, метафора (бер әйбергә хас булган сыйфатны белдергән сүзләрне охшашлык нигезендә икенче әйбергә карата куллану), гипербола (читтән тыш арттырып, көчәйтеп сурәтләү, күпертү) антитеза  (тойгыларны көчәйтү өчен капма-каршы фикерләрне яки образларны бер-беренә каршы кую).

17.Шигырьне минем аңлавым, үзләштерүем.

18.Бу шигырьне башка авторның нинди шигырьләре белән чагыштырып була? Нинди охшашлыклар табып була. 

Метод: әңгәмә

Алым: төрле биремнәр үтәү, сүзлек белән эшләү, сорауларга җавап бирү.

                                                Дәрес барышы:

  1. Башлам (проблеманы кую).
  2. Актуальләштерү (укучыларга сораулар бирелә).
  3. Яңа белем- күнекмәләрне формалаштыру.

1)С.Сөләйманованың тормыш юлы.

       2)1нче шигырьне өйрәнү.

            3) 2 нче шигырьне өйрәнү

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
  1. Биография буенча сорау.
  2. Әсәрләр өчен сорау(3 әр сорау һәр шигырьгә)

  1. Йомгаклау.
  1. Аерым ачык сораулар (2-3)
  2. Нинди әсәрләр өйрәндек?
  3. Кем язган?
  4. Нинди фикерләр үткәрелә?

Дәреснең тулы конспекты.

  1. Башлам.

Укытучының кереш сүзе.

(Уңай психологик халәт тудыру).

Исәнмесез,  укучылар,

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Иң элек сезне дәрескә булган кагыйдәләр белән таныштырып үтәсем килә.

Әдәпле һәм игътибарлы бул!

Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

Иптәшләреңне хөрмәт ит!

Башкаларны бүлдермә! (Һәр кагыйдә укыла һәм магнитлы тактага элеп куела).

Кеше җанына һәрвакыт гүзәллек,матурлык кирәк. Менә шушы кабатланмас гүзәллек өчен ул җиде диңгез кичеп, җитмеш таулар үтеп, гомер йомгагының җепләрен, Каф тауларының хәтәр кыяларына бәйләп югарыга күтәрелергә әзер.Кешене үзе тапкан матурлык кына сокландыра, үзе ачкан серләр генә гаҗәпләндерә. Ә шагыйрә һәркөнне берәр яңалык, матурлык ачучы ул. Әйе, ул һичшиксез барыннан да бигрәк, үз халкының иманы, йөз аклыгы. Шулай булганда гына ул аның күрке, мактанычы була ала. Бу сыйфатлар талантлы шагыйрәбез, милли төбәк компоненты якташыбыз дисәк ялгышмабыз, саҗидә Сөләймановага хас.

Шагыйрәне үз халкы тудыра. Ул аны үстерә, аңа канатлар бирә, чиратында канатлы һәм мәңгелек.

Бүгенге дәресебез күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышлана. С.Сөләйманова үз иҗатында нинди мәсьәләне чагылдырган? Шул сорауга җавапны бүгенге дәрестә табарга тырышырбыз.

  1. Актуальләштерү.
  • Сез нинди хатын-кыз шагыйрәләрне беләсез?

Хатын- кыз әдипләрнең исемнәре, әсәрләр искә төшерелә. (Укучыларның җаваплары тыңлана:Сәрвәр Әдһәмова, Ләбибә Ихсанова, Гөлшат Зәйнашева, Эльмира Шәрифуллина, Саҗидә Сөләйманова һ.б).

  • Саҗидә исеме нәрсәне аңлата? (Саҗидә исеме- сәҗдә кылучы, кешеләрне, яшәешне олылаучы хатын-кыз дигәнне аңлата).

Эпиграф.

                   Үз энҗемне эзлим һаман,

                    Көн туса йөрим йөдәп...

                   Ач, шигърият, серләреңне,

                   Тылсымлы сүзләр өйрәт.

                                  С.Сөләйманова.

 Җыр тыңлана.  “Урсал тауда”  С.Сөләйманова сүзләре, Р.Нәгыймов музыкасы,

С. Фәтхетдинов башкаруында.

III. Яңа белем-күнекмәләрне формалаштыру.

    Без бүгенге дәресебезне күренеклекле татар шагыйрәсе, педагог С.Сөләйманованың шигърият дөньясына багышларбыз, шигырьләрне сәнгатьле укырга, аларның яшерен мәгънәләрен аңларга, анализ ясарга өйрәнербез. Дәрес ахырында һәркем үзенә нинди яңалыклар ачты икән, нинди күнекмәләр үзләштерде икән, ни дәрәҗәдә сезнең өчен дәрес уңышлы булды дигән сорауларга җавап бирер. Дәрес барышында, дәфтәрләрегезгә шигырьләрнең исемен,   жанрын, төп фикерен язып куерсыз, иптәшләрегезнең эшен бәяләрсез.

1). Ә хәзер авторның тормыш юлына хронологик таблица буенча сәяхәт итәрбез.(компьютерда)

  1. Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елның 3 нче октябрендә Башкортстанның Янавыл районы Татышлы авылында туа.
  2. Балалык һәм үсмер елларыУрады, Сарашты, Аксәет, Тәтешле авылларында уза. 1944 нче елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлый.
  3. 1946-1950 нче елларда Уфада Башкорт педагогия институтының тарих факультетында югары белем ала.
  4. 1955 нче елда Әлмәт шәһәренә күчеп килә. Лектор һәм шәһәр радиоүзәгендә радиотапшырулар редакторы.
  5. 1973 нче елда Профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.
  6. !980 нче елның 10 нчы маенда Әлмәт шәһәрендә вафат була.

Сүзлек эше.

Олуг җанлы- кешелекле һ.б.

Самими- эчкерсез, риясыз, саф күңелле.

Өмет- ышану, көтү.

Әҗәл- үлем.

Бу сүзләрнең укылышына, язылышына игътибар ителә, синонимнары китерелә, җөмләләр төзелә.

С. Сөләйманова тормышының соңгы елларында катлаулы операция кичерә. Шулай да төшенкелеккә бирелми иҗат итә.

       Улы Әнвәр Маликов та әнисенең көчле рухлы хатын-кыз булуына сокланып болай ди:”Әнием гаҗәеп дәрәҗәдә чыдам, сабыр кеше иде. Үлем якасына ябышканын тойган килеш тә, ул күбрәк иҗат итеп калырга ашыкты”.

      Ире, шагыйрь Әдип Маликов С. Сөләйманованың иҗатына бик игътибарлы була, аңа мөмкин кадәр ярдәм итә. Ул Туфаннар хөрмәт итәрлек шагыйрь булып җитешә.  Аның шигырьләре, аз сүзле булсалар да, тирән мәгънәгә ия. Авторның:”Сүзләрдән мин бары юллар тездем, юл арасы тулы хисләрем”, -дип язуы шуны аңлата.

Сүзлек эше.

Тәмле-татлы сүзләр- иркәләү, җанга якын сүзләр;

Күңел түрендә- күңелдә, йөрәктә, һәрвакыт истә;

Баш салу- үлү, һәлак булу;

Яшәү хакы- яшәргә хокуклы булу.

Укытучы: “Туган җирем, эчкән суым”. (Шигырь яттан укыла, аңа анализ бирелә) Шигырьнең беренче юлларында ук аның лирик шигырь икәнлеге таныла. Шигырьдән тәмле сүзләр генә әйтү  туган якны ярату булмый дигән төшенчә аңлашыла, ярату - тирәнрәк, төптәрәк яткан тойгы икән. Шигырьдә автор туган якны ярату ана сөтеннән килә ди, димәк без тугач та, үзебезнең җиребез, урман суларыбыз, кырларыбызны күрәбез, ә яратуны үзеңнең эшең белән исбатлап була икән, чыннан да авыл кешесе чәчә, ура, илне туендыра – эшли, ә дошман килсә,  ул уз-узен аямый,  туган илен саклый.

Укытучы: Укучылар тагы нинди фикерләр әйтә аласыз?

1 нче укучы: Шигырьдә ике төп образ: туган җир һәм ана сөте. Алардан да кыйммәтрәк нәрсә юк. Кешегә гомер биргән туган җир һәм ана сөте. Болар өчен кеше берничек тә бернинди дә хак түләп бетерә алмый,- ди Саҗидә Сөләйманова. Шигырьнең көе әле сагышлы, әле горур, әле уйчан. Нинди генә булса да: татлымы, әчеме, ул барыбер туган җир.

2 нче укучы: Шигырьдә эпитетлар күп кулланыла: мәсәлән, әче әрем, олы хисләр, ал таңнар, акмы, карамы, ачы-татлымы туган җир.

3 нче укучы: Метафоралар: болыннар сагына, кырлар чакыра, чагыштырулар, мәсәлән, көйгән басулар кайгыны белдерә, үлгәннәрнең гомерен таңга кушылып кабына,- ди автор. Бу шигырьне мин бик ошаттым, чөнки ул безне туган җирне яратырга өйрәтә.

Укытучы.

  • Димәк, шигырьнең тематикасы нинди?
  •  Бу темага тагын нинди шигырьләр язылган?
  • “Үлгәннәрнең калган гомерләре ал таңнарга кушылып кабына”,- дип шагыйрә нәрсә әйтергә тели? (Укучыларның фикерләре тыңлана)
  • Әйдәгез халкыбызның гореф-гадәтләре, йолаларын искә төшерик? (Әңгәмә үткәрү)

Укыгыз, төп фикерен аңлатыгыз.  

Укытучы.   С.Сөләйманованы татар поэзиясенең Анна Ахматовасы дип йөртәләр. Бу сүзләрне аңа карата шагыйрь  Хәсән Туфан әйткән, ул С.Сөләйманованың иҗаты белән  гел кызыксынган, киңәшләр биргән: “... бер генә язсаң да, берәгәйле яз...” – дигән.  

   -  Бу сүзләрне ничек аңларга була? ( Бер генә шигырь булса да, ул бик яхшы булсын, көчле язылган булсын, кешеләр аны укып, үзләренә рухи азык табарлык булсын,  - дигән сүзләр белән укучылар җавап бирәләр) 

 Укытучы:  С.Сөләйманованың ире дә шагыйрь була. Ул Әдип Маликов. Саҗидә Сөләймановага ул һәрчак  ярдәм итә, иң беренче укучы да, бәя бирүче дә ул була. Үзенең укытучылары итеп Саҗидә апа рус шагыйрьләре А.С.Пушкин, М.Ю. Лермонтов, С.Есенин белән беррәттән татар шагыйрьләрен М.Җәлилне, Һ.Такташны, Х.Туфанны, Г.Тукайны да саный.     “1963 елда беренче шигырь  китабым чыкты... Еш кына “ничек яза башладыгыз? дигән сорау бирәләр...” – ди. Чыннан да,  шагыйрь  ничек яза башлый икән? Берәүләр бик яшьли, хәтта балачактан яза башлый, ә С.Сөләйманова поэзиягә гомеренең икенче яртысында өлгергән шәхес булып килә.

       Шагыйрь  Мөдәррис Әгъләмов болай ди: “С.Сөләйманованың биеклеге -  ул ир-ат шагыйрьләр дә әйтергә курыккан чынлыкны әйтә белүдә. Саҗидә  апа шигърияткә соң килде, олыгаеп, эченнән әрнеп, янып...7-8 ел эчендә шуңарчы исеме дә билгесез шагыйрә баш әйләндерерлек биеклеккә күтәрелде, ир-ат шагыйрьләргә өйрәнерлек, Туфаннар хөрмәт итәрлек Шагыйрь  булып җитеште”

     Үз йолдызым

      Бәхетемә

      Соңлаган, диләр. Ялган! –

      Ул минем өчен кабынган,

      Ул минем өчен янган.

                        Һәркем эзли үз йолдызын,

                        Мин дә таптым, ахрысы.

                        Ах, җиргә шул

                        Озак килә

                        Йолдызларның яктысы!

 Шагыйрәнең күңелләрен ярсытып, җаннарын айкап, шигырь  юллары туа торалар.  Тормышны, кешене аңларга тырыша, шулар турында иҗат итә ул.

Укытучы: Кеше барыбер кошлар нәселеннән” шигыре турында әйтәсем килә. (Шигырьне  яттан укый).  

Сүзлек өстендә эш.

Нәсел- Билгеле бер сыйфатларга һәм үзенчәлекләргә ия булган токым.

Мәтәлү- сөртенеп егылып китү, абыну.

Үр- биеклек, югарылык

Бу лирик шигырь. Шигырьдә кешене Саҗида Сөләйманова кошлар белән чагыштыра.

Укучы дөрес интонация белән шигырьне кабат укый.

Укытучы: Кешеләрнең кош кебек очасы килә, үрләргә менеп хыялын, максатын тормышка ашырасы килә.Кош юлы җиңел түгел: мәтәләсең дә, егыласың да. Максатыңа ирешер өчен күп кыенлыклар үтәсең, шунда гына җырлар туа, - ди Саҗида Сөләйманова, шунда гына яхшы эшләр тормышка аша дигән сүз бу.     Шигырьнең төп фикерләре соңгы юлларда язылган: үрләр менми җырлар тумас иде җирнең матурлыгы хакында.

Укытучы: Укучылар, тагы нинди хисләр кичердегез?

Укучы:   Шигырдә кеше һәм кош дигән 2 образ.Кешенең кош кебек зур биеклекләргә менәсе килә.

   Шигырь миңа ошады. Кешегә бу шигырь нинди генә кыенлыклар булса да,  барыбер үз хыялың өчен, максатыңа ирешер өчен һаман үрләргә менәргә кирәк ди. Ул максатлар, хыяллар үзләре дә матур булырга тиеш, җирне, кешеләрне тагын да матуррак итәргә тиеш.

IV.Белем-күнекмәләрне ныгыту.

1. “Сорау-җавап “ уены.

 - С.Сөләйманова кайда, кайчан туган?        .

 - Яшьлек еллары кайсы вакытка туры килгән?

  - Аның иҗат юлы ничек башлана?

  - Тормыш иптәше кем?

2) - “Туган җирем, эчкән суым” шигыре нинди темага язылган дип уйлыйсыз?

(Кеше кайда гына булмасын, туган җире барыбер кадерле. Торган җирең нинди генә бай булмасын, туган җиреңне алмаштыра алмый).

  • Шигырьнең лирик герое нинди булып күз алдыгызга килде?
  • Шагыйрә үзе турында гына язамы, әллә гомумиләштерү дә бармы?

3) -“Кешеләр барыбер кошлар нәселеннән” дигән шигырендә шагыйрә нәрсә әйтергә тели?

  • Бу шигырь турында нәрсә әйтерсез, аның идеясе нидә?
  • “Кош юлы” кайда һәм нинди ул?

V.Йомгаклау.

1) Саҗидә Сөләйманова нинди шагыйрә?

2) Аның гомере һәм иҗаты нинди шәһәр белән бәйле?

3) Без бүген аның кайсы шигырьләрен өйрәндек?

4) Әсәоләрендә ниди фикерләр үткәрелә?

Укытучы: С.Сөләйманова 1980 елда озакка сузылган каты авырудан соң вафат була, әмма кыскагына иҗат гомерендә дә үлмәс әсәрләр язып калдырды. Алар ихласлыгы, самимилеге белән укучыларның игътибарын үзенә җәлеп итә, аларны уйландыра, матурлыкка өнди.

Дәресебезне С.Сөләйманова сүзләренә язылган җыр белән тәмамлыйбыз.

“Гүзәлия җыры”  башкарыла.

Дәрестә актив катнашкан укучыларга билге куела

VI.Өй эше бирү.

“Кеше барыбер кошлар нәселеннән”шигырен ятларга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

БӘХЕТ БИРГӘН ҖИРЕМ.

Татарстан Республикасына багышлап әңгәмәләр, җыеннар, экскурсияләр үткәрелә. Балалар иртәсе уздырылачак зал бәйрәм­чә бизәлә: стендлар, плакатлар, лозунглар, сугыш һәм хезмәт ве­тераннарының рәс...

Туган җирем - Татарстан

Мероприятие по татарскому языку...

Открытый урок “Туган җирем- Татарстан.”( Моя Родина- Татарстан")

Открытый урок " Туган җирем- Татарстан"для 4 класса...

Класстан тыш чара "Туган җирем буйлап сәяхәт"

Презентация на тему:  "Туган җирем буйлап сәяхәт!!...

Минем туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» мастер-класс бәйгесе.Минем туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем. Скачать: https://cloud.mail.ru/public/8UsR/K...

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....