БӘХЕТ БИРГӘН ҖИРЕМ.
материал на тему

Галипова Гадила Талгатовна

 Татарстан Республикасына багышлап әңгәмәләр, җыеннар, экскурсияләр үткәрелә. Балалар иртәсе уздырылачак зал бәйрәм­чә бизәлә: стендлар, плакатлар, лозунглар, сугыш һәм хезмәт ве­тераннарының рәсемнәре эленә, язучылар һәм шагыйрьләрнең китапларыннан күргәзмә оештырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bekhet.docx16.94 КБ

Предварительный просмотр:

                                         БӘХЕТ БИРГӘН ҖИРЕМ.

 Татарстан Республикасына багышлап әңгәмәләр, җыеннар, экскурсияләр үткәрелә. Балалар иртәсе уздырылачак зал бәйрәмчә бизәлә: стендлар, плакатлар, лозунглар, сугыш һәм хезмәт ветераннарының рәсемнәре эленә, язучылар һәм шагыйрьләрнең китапларыннан күргәзмә оештырыла.

  Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары кунакка чакырыла. Бәйрәмдә класска шефлык итүче сыйныф укучылары катнаша.

Магнитофон яки грампластинка язмасында Гимн яңгырый.

нче укучы.

Татарстан — минем республикам —

Россиянең матур җирендә.

Халкым аңа үзе исем кушкан

Бәхет теләп гомер-гомергә.

Алып баручы. 1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Хәзер 30 август — Республика көне.

нче укучы.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем —Татарстан.

Алып баручы. Татарстан — иң бай һәм мәйданы ягыннан да шактый зур республикаларның берсе. Калын урманнар да, киң елгалар да, иксез-чиксез иген кырлары да бар анда.

3 нче укучы.

Шаулап тора яшел урманнар,

Җәелгәннәр тезмә тын таулар.

Кошлар йөзә зәңгәр күлләрдә,

Тирбәләләр гөлләр җилләрдә.

 Алып баручы. Татарстанны зур агым сулар бизи. Республикабыз җире аша Идел, Кама, Агыйдел һәм Вятка елгалары ага. Бездәге Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Шушма, Зөя, Казанка кебек елгалар үзләре генә дә ни тора!

4 нче укучы.

Әй, матур да соң Кама, Агыйдел,

Идел буйларың,Татарстаным!

Алып баручы.

Безнең якларның һавасы да йомшак.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава:

Җил дә вакытында исеп,

Яңгыр да вакытында ява.

5 нче укучы.

Матур синең җәйге таңнарың,

Рәхәт синең язгы җилләрең.

Шундый ямьле синең урманнарың,

Шундый иркен синең җирләрең.

Алып баручы. Безнең Татарстан җирендә ниләр генә үсми! Авыл эшчәннәре бодай, арыш, кукуруз, карабодай, солы, борчак, тарыдан мул уңыш алалар.

нчы укучы.

Идел дулкынлана, ярларында

Күкрәп иген үскән чакларда.

Хезмәтләре белән дан казанган

Кешеләр күп безнең якларда.

нче укучы.

Үсә безнең бакчаларда,

Төрле-төрле агачлар:

 кура-җиләк, карлыганнар,

Чияләр, алмагачлар.

Алып баручы. Сез Казанны беләсезме? Казан — Татарстан Республикасының башкаласы.

8  нче укучы.

Синнән дә ягымлы як җирдә юк икән,

Казаным, Казаным!

Син туган ягымның йөрәге икәнсең,

Казаным, Казаным!

Алып баручы. Казанда бөтен дөньяга билгеле математик Николай Иванович Лобачевский, бөек язучылардан Лев Николаевич Толстой, Алексей Максимович Горький, Габдулла Тукай, герой- шагыйрь Муса Җәлил һәм башка бик күп данлыклы кешеләр яшәгән.

«Туган тел» җыры (халык көе, Г.Тукай сүзләре) башкарыла.

Алып баручы. Колхозларны һәм совхозларны ныгыту һәм дәүләт алдындагы йөкләмәләрне үтәүдә ирешкән зур уңышлары өчен Татарстан 1934 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1943 елда республикада нефть чыгарыла башлады. Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Җәлил, Минзәлә нефтьчеләре зур тырышлык куеп эшлиләр.

12 нче укучы.

Тылсымлы куәткә ия

Нефть дигән җир мае,

Ансыз хәзер күз алдына

Китереп булмый дөньяны!

   Укучылар «Нефтьчеләр маршы»н (М.Имашев музыкасы, С.Сөләйманова сүзләре) башкара.

Алып баручы. Башкалабыз заводларында эшләнгән самолетлар, вертолетлар, компрессорлар, медицина җиһазлары, резин әйберләр, кино- һәм фотопленка һ.б. продукция илебезнең төрле өлкәләренә һәм чит илләргә дә җибәрелә.

13 нче укучы. Химия, нефть һәм газ промышленностеның үсүе нәтиҗәсендә Түбән Кама «Нефтехим», «Шин», Миңлебай газ-бен- зин, Менделеев химия заводлары төзелде.

Алып баручы. Чаллы шәһәрендә зур йөк автомобильләре җитештерүче КамАЗ — илебездәге иң әһәмиятле төзелешләрнең берсе.

14  нче укучы.

Себердә дә, Кавказда да,

Балтыйк буйларында да,

Безнең КамАЗ машинасы

Илнең күп юлларында.

15 нче укучы.

Ташый күмер, ташый икмәк,

Ташый агач-ташны да...

Шоферлар әйтә үз итеп:

«Менә дигән машина!»

Кыз. Буа, Зәй һәм Норлат шикәре һәр гаиләнең табын түрендә. Чистай сәгатьләрен, Кукмара итекләрен, Бөгелмә фарфорларын кем генә яратмый икән?!

Алып баручы. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан хезмәт ияләре, бөтен халык белән берлектә, Ватанны саклауга күтәрелделәр, дошманга каршы үзләрен аямыйча көрәштеләр.

16 нчы укучы. Татарстанның батыр улларыннан егермеләп кеше үз гәүдәсе белән амбразураны каплый. Шуларның берсе — Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин. Аның исеме тарих сәхифәләренә Александр Матросов белән янәшә язылды.

17 нче укучы.

Туган илнең пакь җирен яклап,

Курку белми утларга кергән

Газинурдай батыр егетләрне

 Ватаныбыз сөеп үстергән.

Алып баручы. Татарстан егете майор Петр Михайлович Гав- рилов Брест крепостен саклауда зур батырлык күрсәтте. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

18 нче укучы. Очучы Михаил Девятаев хәрби әсирләр лагеренда, фашистларның бер самолетын кулга төшереп, иптәшләре белән Туган илгә очып кайта. Шушы батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде.


Алып баручы. Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең исеме бөтен дөньяга билгеле. Моабит төрмәсендә Муса Җәлил Ватанга мәхәббәт һәм дошманга нәфрәт белән сугарылган ялкынлы шигырьләрен яза.

19 нчы укучы. Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме һәм «Моабит дәфтәрләре» исемле шигырьләр җыентыгы өчен Ленин премиясе бирелде.

Алып баручы. Якташларыбыздан 100 меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән кыюлык һәм батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнде. 200 гә якын кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Ә 50 кеше Дан орденының тулы кавалеры булды.

20 нче укучы.

Искә ала бүген Ватаныбыз

Шаулап үткән көрәш елларын,

Курку белмәс батыр улларын.

21 нче укучы.

Үстергән дә безне — чын дуслык.

Көч биргән дә безгә — чын дуслык.

Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир йөзендә тынычлык!

Алып баручы. Җәй башының хуш исле һавасында, иркен табигать кочагында сабан туйлары башлана:

Шатлыклар — күңелебездә.

Ал кояш — күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Сабантуй бүген бездә!

22 нче укучы.

Без хаклыбыз хәзер зур бәхеткә,

Без хаклыбыз ялга, хезмәткә:

Без хаклыбыз ирек һәм белемгә.

Без хаклыбыз олуг хөрмәткә.

23 нче укучы.

Ачык һәм якты Барыр юлларың,

Татарстаным,

Син — туган ягым,

Син — минем таңым,

Татарстаным!

«Татарстан турында балалар җыры» (И. Шәмсетдинов музыкасы, Җ.Тәрҗеманов сүзләре) башкарыла. Шушы җыр белән Татарстан Республикасына багышланган балалар иртәсе тәмамлана. Соңыннан төрле уеннар, бәйрәм чәе оештырырга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - Татарстан

Мероприятие по татарскому языку...

Бирги классчы

Бирги классчы...

Открытый урок “Туган җирем- Татарстан.”( Моя Родина- Татарстан")

Открытый урок " Туган җирем- Татарстан"для 4 класса...

Ажык кичээл "Бирги чаданын ужуктери" 1 класс

Ѳѳренип эрткен үннерин болгаш үжүктерин катаптаар болгаш быжыглаар, ажык болгаш ажык эвес үннерни ылгап билирин, кыска, узун слогтарны,  кожуп номчуп өөредирин, сөстер болгаш домак тургузуп билир...

Зрительный диктант по предмету "Үжүглел": "Сөстүң бирги үжүүн бижи".

Зрительный диктант по предмету "Үжүглел":  "Сөстүң бирги үжүүн бижи"....

Кичээлдин темазы: Бирги чаданын үннериниң үжүктерин катаптаары. (Аа, Лл, Оо, Мм, Сс, Нн,Чч, Ыы, Уу, Рр, Yү, Ии,Ээ,е, Шш, ϴѳ) Түннел кичээл. 1 а класс

Материал к уроку  по родному языку по теме "  Бирги чаданын үннериниң  үжүктерин катаптаары.                        ...