Мои публикации:
статья на тему

Ибрагимова Лилия Исмагилевна

Гореф гадәтләребезне яшәтик

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_halkynyn.docx14.96 КБ

Предварительный просмотр:

Татар халкының гореф гадәтләре гамәли тормышта.

Мәктәп хәзерге вакытта  вакыт белән бергә атларга тырыша. Иң мөһиме анда балаларны яңа көн таләпләренә яраклаштырып әзерли. Иске Кулаткы №1 урта мәктәбендә дә балаларның 100% да узенең туган телен, татар телен, өйрәнә. Бу бик шатландыра, чөнки туган тел-ана теле- аша,  балалар, бигрәк тә үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белеп үсә.

Халык теле – беркайчанда шиңми торган чәчәк. Халыкның туган теленә карата мәхәббәтен үлчәсәк, кешенең мәдәниятен гына түгел, гражданлык позициясен дә күрергә мөмкин. Туган телсез илебезгә, Ватаныбызга булган мәхәббәтне күз алдына да китереп булмый. Чөнки үз телеңә, үз халкыңа булган мәхәббәт аша гына күп милләтле илебезгә, тирә-якта яшәүче, укучы башка халыкның мәдәниятына мәрхәмәтлелек тудыра.

Без күпмилләтле Ульян өлкәсендә яшибез, туган телебезне, халык культурасын өйрәнәбез, шуның белән рухыбызны да арттырабыз.

Тел- гомер үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне берләштерүче тере бәйләнеш. Туган тел – тәрбиянең яхшы юлы. Чөнки иң кадерле, бер нәрсә белән дә алыштыргысыз “Әти”, “Әни”, “Әби”, “Бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган-үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлегентоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Безнең туган телебез-бик борынгы һәм бай телләрнең берсе.

Без, туган тел укытучылары, хәрбер укучыда үз предметыбызга карата мәхәббәт уятырга тырышабыз. Ел саен районыбызда, өлкәдә һәм халыкара олимпиадаларында, конкурсларында катнашабыз һәм призлы урыннар да яулыйбыз.Балаларның иҗади эшләре хәрвакыт  район газетасы “Күмәк көч”  һәм өлкә газетасы “Өмет” битләрендә бастырыла. Болар барысы да, һичшиксез, тәрбиягә бай йогынты ясыйлар.

Мәктәптә мин өченчн ел татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытам. Укучы мәктәптә теоретик белемне ала,ә мәктәптән чыккач эшли алмый ул аны. Шуңа күрә мин балаларның эзләнү эше өстендә эшлим.

Җәйге каникулларга укучыларга эзләнү эше биргән идем: ” Йорт кошлары белән гамәлдә ничек эшләргә? Тавыкларны, казларны, үрдәкләрне, күркәләрне ничек ашатырга, аларны карау, чиста тоту,үтермичә саклап ничек асрарга кирәк күнекмәләрен өйрәнергә һәм инде алган белемнәрен практик тормышта куллана белү.” Менә шуның турында язып килергә кушкан идем.

Яңа уку елы башлангач, ноябрь аеның урталарында, эзләнү эшләренә багышланган чара үткәрелә. Укучылар үзләренең эзләнү эшләре белән чыгыш ясыйлар, эшләрен яклыйлар. Бу чарага килергә теләүче әти-әниләр, әби-бабайлар да киләләләр. Нәтиҗә ясалгач, чарабыз ата-аналар ярдәмендә пешерелеп килгән каз маеннан пешерелгән беленнәр,” татар халык ашлары белән” ,табын янында дәвам ителә. Укучылар өстәл янында бер-берсе белән фикер алышалар. Кемнең нинди искиткеч мәгълюматы бар. Мәсәлән: әби-бабаларыбыз каз,үрдәк канатларыннан “май канаты” ясаганнар, ә күркә канатыннан каләм ясаганнар. Менә шулай укучылар  үзләренең эзләнү эшләре белән әби-бабаларыннан сорап, эшкә үзләре дә кереп китә, тарих белән дә кызыксынып китәләр, уйный-уйный аралашып үзләренә белем туплыйлар. Алган белемнәрен тормышта кулланырга, кызыксынырга өйрәнәләр. Тырышсаң ,үзеңне-үзең ашатырлык нәрсәләр үстерергә булганын аңлыйлар. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар.”

Менә мондый эшләр аша, балаларның телләре арта, белемнәре баи. Тормыш вакыйгалары белән, эш белән мавыктырып мин аларны телгә өйрәтәм. Бу практик гамәл белән телне баету, татар әдәби телендә сөйләргә, аңларга өйрәтү  минем чын максатым.

Туган телеңне , ата-аналар, әби-бабаларыбыз телен өйрәнү, белү мәдәниятле кешегә мәҗбүри. Беренчедән, баланың рухын баета, икенчедән, үз телеңне яхшы белү башка телләрне өйрәнүен җиңеләйтә. Чөнки бүгенгесе кондә бигеле, русс телен белү генэ чик түгел, халыкара телләрен дә өйрәнү мәҗбүри. Туган телеңне белү турында Сухамлинский да болай дип әйткән: “ Сколько раз я знаю языков, но богатство, воплощенное в сокровищах языков других народов, остается для человека недоступным, если он не овладел родной речью, не почувствовал ее красоты “.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мои публикации

Уведомление о публикации материала...

Свидетельство о публикации

Данное свидетелство подтверждает размещение доклада "Не должность, но призвание" на конкурсе 11-го Всероссийского интернет-педсовета....

свидетельство о публикации

Данное свидетельтво подтверждает размещение доклада "Не должность, но призвание" на конкурсе 11-го Всероссийского интернет - педсовета....

Публикации

Публикации разных лет...

Электронные публикации. Создание электронной публикации по заданной теме в MS Power Point

Урок проводится в 4 классе, в классе есть ребенок с ЗПР. Конспект урока разработан на базе УМК Горячева А.В....