Кошлар-безнең дусларыбыз.
план-конспект урока (4 класс) на тему

Открытый урок по татарскому языку, для русскоязычных учащихся в 4 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kasimova_dresnen_plany.docx38.19 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең план-конспекты

ФИО                                              Касыймова Лилия Әмировна

Эш урыны                                    МАОУ «СОШ №2»

Хезмәте                                         Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фән                                                татар теле

Класс                                             4 А (рус төркеме)

Дәрес темасы                                Кошлар - безнең дусларыбыз.

Дәреслек                                        Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014. – 52 бит.

Үткәрү вакыты                            28.10.2014

I.Дәрес максатлары:

1) Белем бирү максаты:  лексик-грамматик күнекмәләрне кабатлау аша укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, кошлар турында алдагы дәресләрдә алган  лексиканы кабатлау;

2)Үстерү максаты:тема буенча бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыкны үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру; мавыктыргыч материаллар ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксынучанлыкны үстерү.

3) тәрбияви максат: экологик тәрбия бирү, кошларга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.

II.  Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

Шәхси УУГ: -шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру;

  • Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

 Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив УУГ:-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
  • укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

Коммуникатив УУГ:

  • башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
  • парларда эшли белү.

Танып-белү УУГ: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълуматны дәреслектән таба белү.

III. Укыту алымнары:

  1. Сингапур укыту структурасы (Конэрс ,Тэйк-оф тач даун , Тим-чир)
  2. Синквейн алымы (системалы-эшчәнлекле алым)

IV. Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

V. Дәреснең төре: дәресне гомумиләштерү һәм системалаштыру, , ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.

VI. Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек.

Дәрес планы.

1. Оештыру этабы.

2. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4. Белемнәрне актуальләштерү:

Кошлар исемнәрен искә төшерү.

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

Бездә кышлаучы кошларны,  җылы якка очып китүче кошлардан аера белү.

6. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

7. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

8. Дәресне йомгаклау. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау). Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Технологик карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

а) - Исәнмесез, укучылар!

- Хәерле көн, балалар!

- Бүген сыйныфта кем дежур?  

-Сыйныфта барыгыз да бармы?

- Бүген ничәнче число, атнаның кайсы көне?

- Яхшы. Аделя, дустың Ромадан сора әле, бүген һава торышы нинди икән?

- Рома, бүген көн нинди?

-Рәхмәт, укучылар.

- Укучылар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?

- Ә сез көзнең нинди билгеләрен беләсез? Менә сезнең өстәлләрегездә дә коелган яфраклар ята. Әйдәгез, анда нинди теләкләр язылды икән, укып карыйк әле. (Һәрбер укучының психологик үзенчәлегенә карап, дәрестә үсендереп җибәрә торган теләкләр языла һәм өрәңге яфраклары артына ябыштырып куела)

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

-  Хәерле көн миңа,

-  Хәерле көн сиңа,

- Хәерле көн, безгә

- Хәерле көн сезгә! Укучылар бер-берсенә хәерле көн теләп, матур итеп елмаеп, “бишне” биреп, үз урыннарына утыралар.

 

- Рома, бүген көн нинди?

-Бүген көн кояшлы, ләкин салкынча.

-Көз.

- Кошлар җылы якка китә. Салкын җил исә, яфраклар коела.

-Уңышлар телим!Желаю успехов!

-Игътибарлы булырга онытма!Будь внимательнее!

-Бүгенге дәрестә кыюрак бул!На сегоднешнем уроке, будь смелее!

-Белемеңне күрсәтүдән курыкма!Не бойся показать свои знания!

-Башкаларга булышырга әзер бул!Будь готов помогать другим!

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

 II. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

- Укучылар, хәзер нәрсә турында сөйләшкәнебезне белер өчен аудио язманы тыңлагыз  әле.

(Слайд)

- Сез нәрсә ишетәсез? Кошлар ничек сайрый? Сезгә ошыймы?

- Кайсыгыз әйтә ала, нигә мин бүгенге дәресемне кошлар тавышыннан башладым?

 - Дөрес укучылар, чөнки үткән дәрестә без сезнең белән кошларны өйрәнә башлаган идек.

Хәзер игътибар белән рәсемнәргә карагыз әле . Сез монда нинди кошларны күрәсез ?

СЛАЙД

-Без кош тавышларын ишеттек. Алар бик матур сайрыйлар.

-Без бүген кошлар турында сөйләшербез

(Песнәк , карлыгач , чыпчык , күгәрчен , тукран , күке , күркә , әтәч, тавык.)

Сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.

ФОНЕТИК КҮНЕГҮ. Сүзләрне экраннан транскрипция белән уку.

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

 III.  Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

Максат:  үткән материалны кабатлау

  • Укучылар, сезнең һәрберегезнең алдында кош исемнәре язылган сүзләр. Сез шул кош ролендә. Хәзер сүзләрне укып,  үзегезгә кирәкле  почмак сайлыйсыз.

-Молодцы, укучылар . Шулай итеп, без кошларны ничә төркемгә бүлдек

 Ләкин без бүген сезнең белән күбрәк, күчмә кошлар һәм бездә кышлаучы кошлар турында сөйләшербез.

-Димәк, нинди кошлар бездә кышлый?

  • Ә кайсылары җылы якларга очып китә ? Бу сорауга җавап итеп дәреслектәге күнегүне эшләрбез.

Конерс структурасын куллану.

-        Син ни өчен бу почмакны сайладың? – дигән сорауга җавап бирергә әзерләнәсез.

-        Чөнки, мин- песнәк.  Бездә кышлыйм.

-        Мин Карлыгач , җылы якка очып китәм.

(3) (йорт кошлары, күчмә кошлар, кышлаучы кошлар)

 

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV.   Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

А)  Дәреслек белән эш. (52 бит, 3 күнегү, язмача)

Эш дәфтәрләрен алабыз. Дәфтәрләргә число язып куябыз. Күнегүдә бирелгән сүзләрдне ике баганага бүлеп язабыз.

Ә) Парларда эшләү

-Балалар! Мин сезгә хәзер конвертлар өләшәм, анда кош исемнэре язылган, сез аларны җыеп, кош исемнәрен атарга тиеш.  

Б)  Тэйк-оф тач даун структурасы (бас-утыр)

- Күгәрчен җылы якка китә.

- Үрдәк –йорт кошы.

- Песнәк бездә кышлый.

- Күркә- җылы якка китә.

-Сандугач –йорт кошы.

-Тукран бездә кышлый.

-Тавык җылы якка китә.

- Сыерчык бездә кышлый.

В) Ситуатив күнегүләр.

Г) Физкультминут.

 Укытучы: И балалар, күрегез:

                  Тышта, әнә, көз килде.

Укытучы: Йә, әйтегез, сөйләгез,

                  Ничек килә икән көз?

Д) Иҗади төркем чыгышы.

Укучылар, сезгә өй эше итеп кошлар турында кызыклы мәгълүматлар табарга бирелгән иде.

Е) Табышмыклар уку. - Ә хәзер табышмаклар ярдәмендә белемнәребезне тикшереп алыйк әле. Экраннарга карадык. (Табышмаклар әйтү)

-Булдырдыгыз! Безнең табышмаклар  барысы да нинди җан ияләренә багышланган?

-Бездә кышлаучы кошларны,  җылы якка очып китүче кошлардан аера белү

. (Балаларга конвертлар бирелә, алар кош исемнэрен җыялар һәм әйтәләр.” Буталган хәрефләрдән кош исеме табу” уены).

Карга, күгәрчен, торна, акчарлак, сандугач, чыпчык, тургай, тукран, сыерчык, карлыгач, аккош, күке, песнәк...

Сандугач             с д н а г ч а у

Тургай                 т а г р й у

Сыерчык              с р ы к е ч ы  һ.б.

Спроси у друга :

  1. нче төркем
  • какие птицы зимуют у нас;

2 нче төркем

  • какие птицы улетают в тёплые края?

 3нче төркем

  • Любишь ли ты птиц?
  • Кормишь ли ты птиц?

Балалар:  Әйе, әйе, күрәбез,

                 Көз килгәнен беләбез(балалар басалар, парта арасыннан чыгалар).

Балалар:   Кошлар очты көньякка

                  Канат кагып еракка (кулларын як-якка җәеп болгыйлар).

                  Аюлар өн казыды,

                  Бик тирән итеп базны (җир казу хәрәкәтләре ясыйлар).

                  Балыклар да тындылар,

                  Су төбенә чумдылар(чүгәлиләр),

                  Агачлар ялангачлар,

                  Җилләрдә чайкалалар (кулларын чайкыйлар)

Укучылар рәсемнәрен күрсәтеп , кошлар турында сөйлиләр

Җылы яктан кайтуына

Өйләр ясап куябыз.

Хәтта кереп тә карамый

Ошамаса оябыз (Сыерчык)

Кигән киеме чуар

Корыган агачка кунар

Кызыл бүрек башында,

Шакый агач башында. (Тукран)

Үзе йомырка басмый,

Баласын да бакмый (Күке)

Кап-кара түбәтәй кигән

Ап-актыр яңаклары.

Яшькелт-сары түшләре

Карасу канатлары.(Песнәк)

Җепшек бураны да бар.

Тәмле боткасы да бар.

Аның карасы да бар.

Хәтта аласы да бар. (Карга)

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

V. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

 А) Төркемнәрдә , парлап эшләү. Синквейн төзү.

1 нче төркем

Сыерчык рәсеме бирелә

2 нче төркем

Песнәк рәсеме бирелә

3  нче төркем

Тукран рәсеме бирелә.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Ә) Тәрбияви момент.

  • Укучылар сез барыгызда кошларны яратасызмы? Аларга ничек ярдәм итеп була соң? Әйе, бик дөрес без аларга җимлекләр ясый алабыз? Сез кошларга җимлекләр ясаганыгыз бармы соң? Ә нинди кошлар кызыл китапка кертелгән?

Б) Киңәшләр бирү. -  Хәзер һәрбер өстәлдән киңәшләр ишетәсе килә. Кошларга карата нинди киңәшләр бирер идегез?

-Әйе, без кошларны яратабыз.

-Аларга җимлекләр ясыйбыз, ашатабыз.

(ике укучыга алдан инд. бирем бирелә.Кызыл китапка кертелгән кошларны табып, татарча атамаларын язу)

 Исеңдә тот! Кошлар өчен җимлекләр, оялар эл! Кошларны куркытма, үтермә! Кошлар бала чыгарганда, ашатканда шаулама. Кош оясын туздырма, йомыркаларга, кошчыкларга тимә.

      Кошларга таш атма,

Баласын елатма,

Таш атма кошларга, атма син.

Кошлар бит – дусларың

Буранлы кышларда

Ярдәм ит, аларны сакла син.

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ)

VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

Мин сезгә бүгенге дәрестән чыгу билеты бирәм. Кем тестны эшли ала шул гына дәрестән чыга ала.

А)    Тест.
    1.Кайсы кош бездә кышлый? Какая птица зимует у нас?
        а) сыерчык               б) торна
        в) тукран                г) сандугач
     2. Кайсы кош җылы якка китә? Какая птица улетает в тёплые края?
        а) карабүрек              б)карлыгач
         в)әтәч                        г)чыпчык
    3. Кайсы кош үз балаларын бер дә карамый ?Какая птица не смотрит за своими птенцами?   а) торна                       б)карлыгач
      в)  песнәк                     г)күке

  4. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта? Какие из птиц прилетают к нам весной с юга первыми ?  а) песнәк                      б)   саескан
    в) кара карга               г)    сандугач      

Фикерләрне логик чылбырга салу (Танып-белү УУГ)

VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

-Балалар дәрестә нәрсә турында сөйләштек

-О чем мы говорили сегодня на уроке?

-Нинди кошларны искә төшердек?

- Сезгә дәрес ошадымы?

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?

- Кемгә авыр булды? Ни өчен?

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

Үзбәя. -  Бүгенге дәрестә кем бик яхшы эшләде, шулар яшел төсне күрсәтәләр. Кемнәр яхшы эшләде, ләкин бераз хаталары булды, шулар сары төсне күтәрәләр, кемнәргә дәрестә авыр булды һәм иптәшләреннән ярдәм кирәк, шулар кызыл төсне күрсәтәләр.

ӨЙ ЭШЕ а)Кошлар турында хикәя язарга;ә )Кошлар турында диалог төзергә; б)рәсем ясарга.

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.

- Кошлар турында сөйләштек.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Бүген мин....белдем.  Миңа...ошады.  Мин...эшләдем.  Мин....өйрәндем.

Өй эшен көндәлеккә язалар.

Тим-чир структурасы    1,2,3   Бездә дуслык, бездә көч

Дуслык булса, көч була    Бергә укып та була.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар-безнең дуслар

Презентация. Кошлар-безнең дуслар. Презентация...

Презентация урока "Кошлар безнең дусларыбыз!"

Презентация к уроку литературному чтению ( тат). Имеется кроссворд, рисунки птиц....

Уен-викторина ” Кошлар безнең дусларыбыз”

Проектның темасы "Кошлар безнең дусларыбыз" Проект кошлар турында күбрәк белү һәм алар турында кызыксыну, канатлы дусларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проектның максаты укучыларны кошлар дөньясы бел...

КВН "Кошлар- безнең дусларыбыз"

Башлангыч мәктәпләрдә үткәрү өчен класстантыш чара....

Кошлар – безнең дуслар. Проект эше

Максат: кошлар тормышын өйрәнү.Бурычлар: ·        туган як табигатен өйрәнү;·        туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә ...

“Кошлар - безнең дусларыбыз!”(сочинение)

Һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның  килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар....

«Кошлар – безнең дусларыбыз»

Презентация для работы на уроке...