КВН "Кошлар- безнең дусларыбыз"
план-конспект занятия по окружающему миру на тему

Адиятуллина Марсельеза Ямалетдиновна

Башлангыч мәктәпләрдә үткәрү өчен класстантыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn_koshlar-_beznen_duslarybyz.docx17.86 КБ

Предварительный просмотр:

                    КВН  “Кошлар- безнең дусларыбыз”

  Укучылар КВНга алдан әзерләнделәр. “Кошлар- безнең дусларыбыз” дигән темага рәсем конкурсы, класс сәгатьләрендә кошлар турында әңгәмәләр үткәрелде, табышмакларга җаваплар таптылар, кошлар турында китаплар укыдылар.Интернет аша кошлар турында бик күп мәгълүматлар тупладылар. Тема буенча презентацияләр әзерләделәр. Командаларга исемнәр, девиз, сәламләүләр әзерләделәр.

  Музыка астында командалар керә. Һәр команда үзе белән таныштыра.

(Тим чир) Һәр команда үзенең исеме, девизын кычкырып әйтә. (Иң югары балл- 6 балл)

  Һәр командага сораулар язылган карточкалар бирелә. Сорауны алып баручы бирә. (Таймд пэа шэа)- Укучылар бер- берсе белән киңәшләшеп җавап бирәләр.

1. 1) Нинди кош артка таба оча ала? (Колибри)

    2) Иң биектә оча торган кош. (Бөркет)

    3) Дөньядагы иң зур кош. (Тәвә кошы)

2. 1) Безнең илдәге иң кечкенә кош. (Кәрлә тукраны- королек )

    2) Чыпчыкның тән температурасы кайчан түбән була: җәенме әллә кышынмы? (Үзгәрми)

    3) Нинди кош рус язучысы фамилиясен йөртә? (Гоголь)

Слайдлар: җаваплар әйтелгәч кошларның рәсеме экранда күренеп бара.

Жюри командаларның таныштыру өлешенә нәтиҗәсен әйтә

А.б.  Киләсе бирем сорауларына өйдә укырга дип бирелгән китапларны кем игътибар белән укыган, шул бик тиз җавап бирер. Командалар алдан әзерләп куелган өстәлләргә утыралар. (Мэнэдж мэт) А.б. сораулар бирә.

1к. 1) Ак торналар балаларын кайсы илдә чыгаралар? (Россиядә)

2к. 1) Пеликаннар балаларын ничек ашаталар? ( Йоткан ризыкларын кире чыгарып)

1к. 2) Чумгалак дошманыннан ничек кача? (Су астына су асты көймәсе кебек төшеп китә)

2к. 2) Ак торна ничә йомырка сала? (2)

1к. 3) Челән ризыгын ничек аулый? (Муенын сузып, 1 аягын җыеп, хәрәкәтсез басып тора)

2к. 3) Нинди кош балаларын яңгыр яуганда чыгара? (Аккош)

  А.б. (Тамашачыларга). Кечкенә аккошлар нинди кошларга охшаганнар? (Үрдәк балаларына). Гадкий утенок” әкиятен кем язган? (Г-Х. Андерсен)

Зур аккошларны күргәнегез бардыр инде. Безнең күлебездән безгә кунакка берничә аккош килде. (Класска аккош костюмнары кигән 4 малай керә). Алар гади аккошлар түгел: алар бии беләләр.Ышанмыйсызмы? Хәзер күрерсез. Малайлар П.И.Чайковскийның музыкасына “Кечкенә аккошлар” биюен башкаралар.

А.б. (Тамашачыларга). Бу балет ничек атала һәм аңа музыканы кем язган?

(Жюри конкурсларга нәтиҗә чыгара)

А.б. Уенны дәвам итәбез.Сезгә хәзер бер китапның тышын эшләргә кирәк булачак. Карточкаларда китапларның исемнәре язылган. Һәр команданың капитаны  карточка ала.

1к. А.Поповкина “Черные лебеди”. (Рәсем варианты: (кояш, су һәм 2 кара аккош).

2к. В.Флинт “Где живет белый журавль” (Рәсем варианты: (зур торна һәм баласы)

А.б. (Тамашачыларга) Командалар эшләгән арада мин сезгә викторина тәкъдим итәм. (Инсайд- аутсайд сёкл)- эчке һәм тышкы круг булып басалар.Үзләренең уйлары белән уртаклашалар. Башта тышкы круг җавап бирә, ә аннары эчке круг. Сораулар:

1. Иң озын телле кошның исемен ата.( Тукран- 15см га кадәр)

2. Песнәкләр нинди файда китерәләр? (Зарарлы кортларны юк итәләр)

3. Казлар кайчан бик усал булалар? (Бәбкәләре булгач)

4.Каз канатларының озынлыклары күпме? (1,5см га кадәр)

5. Яңгыр вакытында каз балаларын ничек саклый? (Канат астына яшерә)

А.б. Мин сезгә юкка гына казлар турында сораулар бирмәдем. Кечкенә чагымда минем әбиемнең казлары бар иде. Ул казлар белән менә нинди хәл булды. “Веселые гуси” җырын сәхнәләштерү.

Шушы әсәргә  китап тышы ясарга. (Классбилдинг)

Сәләтләрен жюри бәяли. 6 баллга кадәр.

А.б. Командалар ярышы дәвам итә. “Мәкальләрне беләсеңме” конкурсы.

(финк- райт- раунд робин)- уйлыйлар, язалар һәм команда белән тикшерәләр.

Командаларга кош исемнәре язылган  карточкалар бирелә.

1к. Бөркет. (Бөркетнең канаты очканда ныгый. Бөркет биектән курыкмас.)

2к. Сыерчык. (Сыерчык диңгез артына китсә дә, үзе туган ояга кайта).

Һәр мәкаль өчен команда 1әр балл ала.

А.б.(тамашачыларга) Мин сезгә тагын викторина тәкъдим итәм.

1) Челәннең иң яраткан ризыгы. (Бака)

2) Кайсы кошның оясы су өстендә ботакның иң очында капчык формасында эленеп тора? (Ремез- песнәкнең бертөре)

3) Нәрсә ул Кызыл китап? ( Бетеп баручы хайваннар, үсемлекләр турындагы китап)

А.б. Кызыл китапка кергән хайваннар һәм үсемлекләргә зыян салырга ярамый. Ә зыян салган кешеләр җәзага тартыла. Әйдәгез әле без дә сезнең белән хайваннарны, үсемлекләрне саклыйк. Урманга килеп керүгә аларның матур тавышлары яңгырап торсын. Хәзер без кайбер кошларның тавышларын ишетербез. Нинди кошларга хас икән ул тавышлар?

А.б. Капитаннар конкурсы . Биремнәр бирелә.Табышмакларның җавапларын табарга.

1. 1) Язын килә, көзен китә,

        Оя ясасаң үз итә. (Сыерчык)

    2) Кулы юк, блчык ташый,

        Балтасы юк, өй ясый. ( Карлыгач)

    3) Көндез йоклый,

     Төнлә елый. (Ябалак)

2. 1) Бер кошым бар, тынмый,

        Агачка оя кормый

        Өе- җирдә,

        Җыры- күктә. (Тургай)

    2) Бигрәк инде иләс кош,

        Үз оясы булмас кош. ( Күке)

    3) Борыны озын, боты озын,

        Камышлыкта көнозын. (Торна)

Жюри мәкальләр буенча нәтиҗә чыгара. Капитаннарның белемен тикшерә.

А.б. Утырып арыгансыздыр инде. Музыка астында “Үрдәк балалары биюе” биергә тәкъдим итәм. (Барыбыз да бии)

А.б. Без барыбыз да әкиятләр яратабыз. Киләсе конкурс “Әкиятләр беләсеңме?” конкурсы. Слайдларга карап кайсы әкият икәнен әйтергә.

1. Чәүкә. (Э.Успенский “Дядя Федор, пес и кот”)

    Попугай. (Г.Остер “Зарядка для хвоста”

    Сандугач. (Г.Тукай “Эш беткәч, уйнарга ярый)

2. Карлыгач. (Г-Х.Андерсен “Дюймовочка”)

    Аккош. (Г-Х.Андерсен “Дикие лебеди”

    Үрдәк бәбкәсе” (Г-Х.Андерсен “Гадкий утенок”)

А.б. (тамашачыларга) Командалар уйлаган арада сез табышмакларга җавап эзләгез.

1. Баша тарак,

    Койрыгы урак. (Әтәч)

2. Суда юынып алды,

    Өсте коры калды. (Каз)

3. Канаты бар,

    Аягы бар,-

    Йөзә алмый. (Тавык)

4. Кара урманның эчендә

    Агач кыңгырау шалтырый. (Тукран)

“Әкиятләр беләсеңме”конкурсына нәтиҗә

А.б. (тамашачыларга) Жюри нәтиҗә чыгарган арада, сезгә мәкальне әйтеп бетерергә тәкъдим итәм. Бер сүзен генә ачам: “Кошның......” Кем әйтеп бетерә, шуңа бүләк итеп хайваннар турында китап бирелә.

Жюри нәтиҗә чыгара. Җиңүчеләрне котлау. КВН бүләкләүләр белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация урока "Кошлар безнең дусларыбыз!"

Презентация к уроку литературному чтению ( тат). Имеется кроссворд, рисунки птиц....

Уен-викторина ” Кошлар безнең дусларыбыз”

Проектның темасы "Кошлар безнең дусларыбыз" Проект кошлар турында күбрәк белү һәм алар турында кызыксыну, канатлы дусларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проектның максаты укучыларны кошлар дөньясы бел...

"Урман дусларыбыз" Урок по татарскому языку- 1 класс (УМК Хайдаровой)

ФГОС Хайдарова дәреслеге буенча ачык дәрес...

"Канатлы дусларыбыз"

Внеклассное мероприятие ко дню птиц...

Кошлар-безнең дусларыбыз.

Открытый урок по татарскому языку, для русскоязычных учащихся в 4 классе...

“Кошлар - безнең дусларыбыз!”(сочинение)

Һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның  килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар....

«Кошлар – безнең дусларыбыз»

Презентация для работы на уроке...