Татар теле дәресе.
план-конспект урока (3 класс) на тему

Тазиева Эльфира Василевна

3 класс өчен татар теле дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_klass_tatar_tele.doc92.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта

3 нче сыйныф, УМК “Перспектива”

Татарстан Республикасы  Актаныш муниципаль районы

МБОУ “Качкын төп  гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема

Үткән заман хикәя фигыль.

Максат

    Фигыльләр турында укучыларның белемен системалаштыру, үткән заман хикәя фигыль белән таныштыру.

    алган белемнәрне биремнәр эшләүдә куллана белергә күнектерү;

    иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;                                                                                                      

     кышкы табигатькә соклану, аңа сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Үткән заман хикәя фигылен билгели ,аларны сөйләмдә куллана белү.

Төп төшенчәләр

Фигыль,үткән заман хикәя фигыле

Предметара бәйләнеш

Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

 индивидуаль.

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1. . Татар теле. И.Х.Мияссарова. К.Ф.Фәйзрахманова.

2.Тест

Укытучы:   Тазиева Э.В.

 

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

-  Матур итеп бастык, артка борылып карадык.

    -Исәнмесез! Ишегебез ачык-

     Түрдән үтегез!

     Кайчан булмасын

     Рәхим итегез!

     Кемнәр килсә дә

     Йөзебез ачык,

     Кунаклар килү-

     Үзе бер шатлык.

     Хәерле көн!

-Бүген бездә ачык дәрес. Шуңа күрә кунаклар да килгән. Әйдәгез, акыллы, әдәпле булыйк, килгән кунакларыбызга үзебезнең эшне күрсәтик.

Укучы теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга, танышларга ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

Дәрескә максатка кую,укучылар-да белемгә омтылыш тәрбияләү.

Физминутка

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

Укытучы өчен максат: фигыль  турында  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: фигыльне таба  билгели белү, үткән заман хикәя фигылен табу .

Үткән заман хикәя фигыленең төрләре турындагы белемнәрне камилләштерү.

Укытучы: Ислам, үткән теманы искә төшерү өчен, син плакатка язылган хәрефләр арасыннан А, Ә, Б, Д, хәрефләрен  сызарга тиеш.

ӘДАФБАДӘИӘАДГДБӘЫЛӘЬ

1)-Нинди сүз килеп чыкты?

-Фигылъ.

1.Фигыль турында үткәннәрне кабатлау.

Слайд 3.ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (дөрес булса баса,дөрес булмаса утыра)

Сораулар:

1) фигыль-сүз төркемеме;

2) фигыль ке м? нәрсә? соравына җавап бирә;

 3) фигыль эш, хәрәкәтне,хәлне белдерә;                                                4) фигыль ике заманда төрләнә;

5)килде сүзе хәзерге заман хикәя фигыле;

2. Өй эшен тикшерү.

-Ислам,  сиңа өйгә нинди эш бирелгән иде әле? (Кышкы уеннар темасына хикәя язарга.) Хәзер ул хикәяне тыңлап үтик .                                                                        

 1. Матур язу күнегүе.

- Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз.

Тт.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

2.Җөмлә  өстендә эш.(Бүген иртән кар яуган)

 Фигыльнең астына сызабыз.Ә бу фигыль турында нәрсә әйтә аласың?

-Әйе,үткән заман хикәя фигыле.Димәк,без бүген дәрескә нинди максат куябыз?

-Әйе,без бүгенге дәрестә үткән заман хикәя фигыле турында сөйләшербез.

Фигыльләрне төркемнәргә аерырга

Китә,                           барды                    

ясаган,                        уйлады

сикерә                         укыган

елый                           көлә

Үткән заман хикәя фигыльләрне табырга.

Беренче кар.

Йомшак кына кар яуган,

Бөтен җирне каплаган.

Ап-ак булган болыннар,

Ап-ка булган киң кырлар

Укучыларның җаваплары тыңлана. Фигыль турындагы белемнәрне  искә төшерү

-Фигыль сүз төркеме,предметның эш-хәрәкәтен,хәлен белдерә.Фигыль заман ,зат-сан белән төрләнә.

Балалар укытучы әйткән билгеләмәләр дөрес булса басалар,дөрес булмаса утырып торалар.

укучы өйдә язып килгән хикәяне укый,хәзерге заман фигыльләрне табып күрсәтә.

  Матур язу өстендә эш.Үткән заман хикәя фигылен табу.

-Үткән заман хикәя фигыле турында.

Ике төркемгә аерып яза.

Хәзерге зам.            Үткән зам.

Китә                         Ясаган

Көлә                          барды

Сикерә                      укыган

Елый                         уйлады

Үткән заман хикәя фиг.кушымчалары: -ды,-де,-ты,-те,-ган,-гән,-кан,-кән.

Укучылар язалар.

Йомшак кына кар яуган,

Бөтен җирне каплаган.

Ап-ак булган болыннар,

Ап-ка булган киң кырлар.

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  следуем за лидером  Балалар  бер-берегез артыннан баса. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли, башкалар шуны кабатлый... Музыка бетүгә лидер алышына .

ТБУУГ: фигыль,үткән заман фигыле билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

Фигыльнең үткән заманы турындагы белемнәрне камилләштерү. Укучылар өчен максат: хикәяне уку,фигыльләрне дөрес итеп табу.

 Китап белән эш. 161 нче күнегү

1.Биремне уку.

2 Хикәяне уку.

3.Үткән заман хикәя фигыленең табу

4.Үткән заман фигыльләрен язу,

 сорауларын билгеләү.

Укучыларның җаваплары

Хикәяне уку

Нишләде? нишләгән?

.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.

Укытучы өчен максат:

Үткән заман хикәя –фигылене турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат: үткән заман хикәя фигылен белү,сөйләм телен үстерү

 Сүзлек диктанты.  Ике үткән заман хикәя фигыле белән кыш турында җөмлә төзү.

    Язган,көрәдек,сакладың,карадым,сөйләделәр,уйнадыгыз,чистарттылар,бирдең.

Балалар диктант язалар.

Үзбәя

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Тест.

Укытучы өчен максат: Балаларның фигыль турындагы белемнәрен тикшерү.

Балаларның җаваплары

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

-Бүген без нинди тема белән таныштык?Авырлыклар булдымы?

 Өй эшен бирү: 94 бит, 161 күнегүне изложение итеп язып кил.

Балаларның җаваплары

Үзбәя.

Өй эшен яза.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Тест.   Фигыль (3нче сыйныф)

  1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметны

б) эш, хәрәкәт һәм хәлне

в) предметның билгеен

     

  1. Фигыль күбесенчә җөмләдә нәрсә булып килә?

а) ия

б) хәбәр

в) аергыч

  1. Хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

а) эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хикәяли

б) боера, эш куша

в) предметның билгесен

  1. Хикәя фигыль ничә заманда килә?

а) бер

б) ике

в) өч

     

  1. Үткән заман хикәя фигыльгә нинди сораулар куела?

а) нинди?  кайсы?

б) нишләгән? нишләде?

в) нишлә? нишләгез?

       

АДӘФБАДӘИӘГБДАЫӘАЛДӘЬ

Тт

Тырышкан  табар, ташка кадак кагар.

Китә                             Барды

Ясаган                          Уйлады              

Сикерә                          Укыган

Елый                             Көлә

              Йомшак кына кар яуган,
             

              Бөтен  җирне  каплаган.

               

              Ап-ак  булан  болыннар,

              Ап-ак  булган киң кырлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...