Текстны аңлап укуны тикшерү
методическая разработка (1 класс) на тему

Хабибуллина Лилия Җәүдәтовна

текст белән эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bashlangych_syynyflarda_tekstny_anlap_ukuny_tiksheru.docx23.5 КБ

Предварительный просмотр:

Лилия ХАБИБУЛЛИНА,

Кукмара районы Олыяз гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Башлангыч сыйныфларда текстны аңлап укуны тикшерү

Сабый чактан башлап кеше үз гомерендә  зур күләмдә мәгълумат һәм белем туплый. Ул озак вакытларга кадәр аның хәтерендә саклана. Берничә еллар дәвамында өйрәнгән формулалар, исемнәр, җыр-шигырьләр хәтереннән чыкмый. Ул үзенең ерак балачагын яхшы хәтерли, таныш вакыйгаларын күз алдына китерә.

     Педагог үзенең эшендә нәрсәгә омтылырга, нинди нәтиҗә-ләргә ирешергә тырышырга тиеш дигән мәсьәлә педагогикада төп мәсьәләләрнең берсе булып кала.

  Аң тәрбиясенең максаты-балаларны барлык белемнәр күлә-мен үзләштергән, аңлы, акыллы, әхлакый һәм физик яктан камил, мәдәниятле һәм белемле кешеләр итеп тәрбияләү.

    Кеше хәтерле булып тумый, ул аның белән бергә үсә һәм камилләшә бара. Хәтерләү-ул , барыннан да бигрәк, үткәндәге вакыйгаларның асылына һәм эзлеклелегенә төшенү.Хәтерләү кабатлаулар һәм күнегүләр аша белемне аңга, зиһенгә сеңдерү. Баланы уйлый белергә, фикер йөртергә, дөрес үзләштерергә, шулай ук аларны сабыр һәм игътибарлы булырга өйрәтү-мәктәп һәм гаиләнең төп бурычы.

    Хәзерге вакытта без, башлангыч сыйныф укытучылары, укучыларның тизлеккә укуларын түгел, ә бирелгән текстны аңлап укуларына  ирешергә тиеш. Бу исә үз чиратында шулай ук хәтергә алу белән бәйләнгән.

    Түбәндә бирелгән текстлар әдәби уку дәресләрендә, уку күнекмәләрен үстерү минутларында  укучыларның  укылган текстны аңлап уку күнекмәләрен арттыру максатыннан чыгып эшләнделәр. Эшнең бу төрен мин  үземнең эшчәнлегемдә бала  беренче сыйныфта укыганда ук куллана башлыйм. 1-2  сыйныф өчен уку текстларын кыска, мавыктыргыч итеп алырга тырышам. Ә инде 3-4 сыйныфлар өчен төзегән  текстларны ,алдагы сыйныфлардан аермалы буларак,баланы уйланырга, чагыштырырга , булган белемнәрен практикада кулланып карарга мөмкинлек бирерлек итеп төзергә тырышам. Әкиятләрдә бирелгән вакыйгаларны чынбарлык белән чагыштырып карау да уңай нәтиҗәләргә китерә.Әкиятләр (тәрбияви әһәмияте)-баланың дусты һәм кечкенә чактан ук шатлык чыганагы булып тора.

1-сыйныф өчен уку текстлары

1-вариант                     “Яктылык яратучы кыз”  (әкият)

1. Текстны игътибар белән бер кат укып чык.

 Борын-борын заманда җир йөзе дөм караңгы булган,ди.Күк йөзендә ай да, кояш та балкымаган. Кешеләр көнне дә, төнне дә белмәгәннәр.

     Караңгылыкны Дию пәриләре бик яратканнар. Шуңа күрә алар бик күпләп яшәгәннәр.

     Ул заманда патшаның бик матур бер кызы булган. Аның йөзе бик якты, бер күзе ай,бер күзе кояш булып балкыган, ди.Ул булган һәр җирдә яктылык икән.

     Патша кызы турында Дию пәрие патшасы ишеткән  һәм яктылык яратучы кызны юк итәргә кушкан.

     Дию пәриенең мәкерле уйларын патша кызына җиткергәннәр. Кыз, Дию пәрие кулыннан үлгәнче, җир йөзенә яктылык булыр,кешеләргә файдам тияр, дип уйлаган һәм аккошка әверелеп, күккә күтәрелгән.

      Менә шул көннән алып,күктә каурый-каурый ак болытлар йөзә, җир йөзен көндез кояш, ә кичен ай яктыртып тора икән. Яктылыктан куркып, Дию пәриләре дә качып беткәннәр.

2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

1. Элек күк йөзендә ниләр булган?

А)кояш                             ә) ай                              б) берни дә булмаган

2. Караңгылыкны ниләр яраткан?

А) җеннәр                         ә) Дию пәриләре              б) шайтаннар

3. Кемнең бик матур кызы булган?

А)корольнең                   ә) президентның                 б) патшаның

4. Кыз нәрсә яраткан?

А) конфет                        ә) яктылык                           в) туңдырма

5. Кыз нәрсәгә әверелгән?

А) аккош                            ә) болыт                            в) салават күпере

6. Син үзең әкиятләргә ышынасыңмы?

А) әйе                  ә) юк                        в) нәрсә дияргәдә белмим                                                                                                                      

2-вариант          “Фил, Арыслан һәм Тычкан” (әкият)

1. Текстны игътибар белән бер кат укып чык.

    Берзаман Фил белән Арыслан узышырга уйлаганнар.Алар кая кадәр йөгерергә икәнен дә килешенеп куйганнар. Ә Арыслан Тычкан белән бик дуслар икән. Арыслан Тычканга башта ук шул урынга барып торырга кушкан.Фил йөгереп килеп җиткәч, Тычкан аңа: “ Чи-чи”,-дип әйтергә тиеш булган. Чөнки Филләр Тычканның шулай дип әйтүеннән бик куркалар икән.

       Ярар. Хәзер болар йөгерә башлыйлар.Фил бик тә хисләнеп чаба. Аның бу ярышта бик тә җиңәсе килә икән. Арыслан да аннан калышмый. Билгеләнгән урынга иң беренче Фил  килеп җитә. Ә Тычкан анда басып тора. “Чи-чи”,- ди ул Филгә.

      Фил куркуыннан нишләргә дә белмичә, чиккә дә килеп җитмичә кирегә йөгерә икән. Ә Арыслан белән Тычкан Филдән рәхәтләнеп көлгәннәр.

   2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

1. Текст исеме ничек атала?

А) Фил, Арыслан, Тычкан      ә) Фил, Арыслан һәм Тычкан

2.Кемнәр бик дус булганнар?

А) Арыслан белән Тычкан       ә) Арыслан белән Фил

3. Тычкан нәрсә дип җавап бирергә тиеш булган?

А) Чи-чи-чи                          ә) Чи-чи

4. Фил ничек итеп чапкан?

А) бик каты итеп                 ә) бик тә хисләнеп

5.Фил финишка килеп җиткәч, кемне күргән?

А) Тычканны                            ә) Арысланны

6. Текстка син үзең нинди исем бирер идең?

________________________________________________

 3-вариант                               “Ат чебене”

1.Текстны  игътибар белән бер кат укып чык.

   Чын исеме Хәсән булса да, аны Калимәт малайлары “Ат чебене” дип йөртәләр иде. Ун яшеннән ул ат янында чуала башлады. Кәнүшнидә яңа бер колын туса, иң элек ул килеп җитә.

     Унике яшеннән инде ул олы кешеләр ярдәменнән башка ат җигәргә өйрәнде. Атның ялына ябышып йөри, арба өстенә басып, камытын кидертә.Тик камыт бавын тартырга гына көче җитми аның. Эш шуңа килеп терәлгәч, борынын тартып, ат-арба тирәсендә әйләнә башлый...

     Җәй көне Хәсән болында  атлар янында. Чакырып алмасаң, ул ашарга да кайтмый.

     Артышлытау буенда йомшак мүк үләне үсә. Үлән өстеннән мүкәләп бар-саң, күзне камаштырып, җир җиләге килеп чыга. Кып-кызыл!

     Артыш арасында йөреп туйгач, Хәсән, әтисе кебек, кулларны баш астына куеп, йомшак мүк үләне өстенә сузылып ята. Рәхәт болай ятуы! Колак төбендә генә чикерткәләр сайраша, бал кортлары оча, үлән башларын сыйпап, җил исеп китә.

2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

1. Кемне “Ат чебене” дип йөртәләр?

А) Хуҗа                                      ә) Хәсән                               б) Хөсәен

2. Ничә яшьтән аңа “ат җене “ кагыла?

А) 12                                            ә) 10                                      б) 11

3. Артышлы тау өстендә йөреп арач, ул нәрсә өстендә ятарга ярата?

А)үлән                                        ә) мүк үләне                         в) печән

4. Җәй көне ул кайларда йөри?

А) болында                          ә) су буенда                              в) кырда

5. Сер булмаса, үскәч, кем булырга телисең?

__________________________________________________________________

4-вариант                      “Яшен сукты “ (монгол халык әкияте)

1. Текстны  игътибар белән бер кат укып чык.

 Бер байның бик тә күндәм хезмәтчесе булган.Явыз бау иртән дә, кичен дә кыйный икән моны. Шулай берчак икәүләп юлга чыкканнар болар. Бай үзе яхшы атка атланган, ә хезмәтчесе ябык алашада арттан сөйрәлә, ди. Бара тогач, күк йөзен кара болытлар каплаган. Ә бай бик куркак икән. Күк күкрәвен ишеткәч, моның бөтенләй коты чыккан.

      -Артта калма! Минем яннан бар!- дип кычкырган ул хезмәтчесенә.

      -Атның хәле юк, көчкә-көчкә генә атлый,- дигән хезмәтче.

      -Мал да карый белмисең!- дип, камчы белән аңа берни китереп сылаган бай.

       Шулчак күктә яшен ялтыраган һәм бай куркудан күзләрен чытырдатып йомган. Моны күреп торган хезмәтче кулындагы таягы белән хуҗаның сыртына китереп сылаган. Ә бай, яшен сукты дип уйлап, атның ялын кочаклаган. Күк күкрәгән саен, хезмәтче сыртына берне сылый торгач, бай, һуштан язып, аттан егылып төшкән.

      Хезмәтче бераз башын кашып торган да хуҗа янына сузылып яткан.  Бераздан бай, һушына килеп, авыртудан ыңгыраша-ыңгырыша, тәнен капшарга тотынган. Күрә бу: янәшәдә хезмәтчесе аңсыз-өнсез ята. Бай төрткәли башлагач, ул әкрен генә күзләре ачкан.

    -Яңгыр ява башлауга ук яшен сукты мине.Ничек исән калдым икән?- дип сыкранган хезмәтче.

     Моны ишеткәч, бай мактанырга тотынган.

      -Гомеремдә бу кадәр күркак хезмәтче күргәнем юк иде. Яшен мине җитмеш җиде тапкыр сукты, бер керфегем дә  селкенмәде.Ә син бер сугудан аттан егылып төшкәнсең,- дип көлгән, ди.

   Хезмәтче әле күккә, әле кулындагы таякка карап,хәйләкәр елмайган.

  2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

 1. Байның хезмәтчесе нинди булган?

А) көчле                         ә) куркак                           в) күндәм

2. Байны яшен ничә тапкыр суккан?

А) 17                                  ә) 77                                  в) 27

3. Бай хезмәтчене нәрсә дип ачулана торган булган?

А) ат карый белмисең                      ә) мал карый белмисең

4. Син үзең яшенән куркасыңмы?

А) әйе                          ә) юк                           в) белмим

5-вариант                      “Дуслык нигә бозылган?”

1. Текстны  игътибар белән бер кат укып чык.

   Борын-борын заманда мәче белән тычкан бик дус булганнар. Мәчегә хуҗасы сөт биргәндә алар аны икесе бергә эчкәннәр, беркөнне мәче сөтне үзе генә эчеп бетергән, тычканга калдырмаган.

      Тычканның тамагы ачкан. Ул мәченең тәлинкәсе янына килгән. Ә тәлинкәдә сөт юк икән. Тычкан, кашын җыерып, тишегенә кереп киткән, бүтән чыкмас булган. Мәчегә бик үпкәләгән ул. Икенче көнне хуҗа мәчегә сөт биргән. Мәче йокламаган булган. Тычкан сөтне берүзе эчкән дә бетергән, мәчегә калдырмаган.Мәче,әлбәттә, эшнең нәрсәдә икәнен төшенгән.

       Шушы көннән мәче хуҗасы сө салып биргәнне тәлинкәсе янында  көтеп ала торган булган. Тычканга сөтне калдырмаган. Ә тычкан, мескенкәй, теләсә кайсы әйберне кимереп йөри башлаган. Шуннан бирле мәче белән тычкан арасындагы дуслык бөтенләй беткән.

  2. Хәзер текстны капла һәм түбәндәге сорауларга үзең дөрес дип уйлаган җавапларны билгелә.

1. Борын заманда мәче белән тычкан  сөтне нәрсәдән эчкәннәр?

А) тәлинкәдән                     ә) касәдән                         б) махсус савыттан

2. Иң беренче булып ике арадагы дуслык бетүгә кем гаепле булган?

А)мәче                                  ә) тычкан                           б) икесе дә

3. Чынбарлыкта мәче белән тычканның дуслыклары бармы?

А) әйе                                   ә) юк                                 б) белмим

4. Әлеге дуслыкны чын дуслык дип әйтеп буламы?

А) була                                ә) булмый                          б) икеләнәм

5. Чын дуслык турында үзең белгән бер мәкаль язып куй әле.

___________________________________________________________________________________________________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресендә белем тикшерү

Уку дәресендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен әзерләнгән материал....

2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре.

2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән  укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре. Әзерләде Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең башлангыч сыйныф у...

Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар

1. Исем нәрсәне белдерә?  А)предметның билгесен Б) билгенең билгесен В) предметны   2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?            А)...

Текстны аңлап укуны тикшерү.

1нче сыйныф ахырына текстны аңлап укуны тикшерү...

Текстны аңлап укуны бәяләү

Башлангыч сыйныфларда текст өстендә эш...

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү . Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү.Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү....

Башлангыч сыйныфта ТЕКСТНЫ АҢЛАП УКУНЫ бәяләү

Оценочный материал, Татарский язык...