Презентация "Кем ул Кыш бабай?"
занимательные факты (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Шакирова Альфинур Халимовна

Әлеге презентациядә Кыш бабайның  килеп чыгышы,төрле илдәге "туганнары" белән танышырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kem_ul_kysh_babay.pptx2.75 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кыш бабай ? Кем ул

Слайд 2

Ул озын сакаллы һәм итек кигән әйбәт бабай . Кыш бабай узенең тылсымлы капчыгында бөтен кешегә дә бүләкләр алып килә . Ләкин син беләсе ң ме,ул каян килгән,кая яши ?

Слайд 3

Элегрәк безнең Кыш бабайны Трескун Бабай дип йөрткәннәр . Ул озын сакаллы бәләкәй кырыс карт булган . Кыш бабайның хатыны усал Кыш карчык Һәм тагын аның бик матур оныгы –Кар кызы булган .

Слайд 4

Кар кызы бик матур һәм ягымлы кыз . Ул кар һәм суык ярата, ә кояш нурларыннан эри . Балалар бәйрәмнәренә кар кызы бик шатланып килә , алар белән чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнә.

Слайд 5

Кыш бабай ү зенең резиденциясендә яши . Ул Великий Устюгта урнашкан ( Вологодский өлкәсе ). Әгәр сез хат язсагыз һәм «Вологодский өлкәсе , Великий Устюг шәһәре , Кыш бабай резиденциясе » адресы буенча җибәрсәгез , ул һичшиксез аңа барып җитәр .

Слайд 6

Кыш бабайны бары тик кыш көне генә очратырга мөмкин . Ләкин аны ел буе ял итә дип уйларга кирәкми . Юк,ул узенең өендә эшли . Нәрсәләр эшли соң ул ?

Слайд 7

Кыш бабайның өендә остаханә бар.Ул анда яңа ел бүләкләре ясый: эретә , ябыштыра,буйый,лаклый , агачтан әйберләр ясый …

Слайд 8

Кыш бабай – тәрәзәгә рәсем ясау остасы . Кышын төннәр буе ул буяусыз,кисточкасыз , узенең бозлы сулышы белән , картиналар ясый .Ә аннары безнең өйләрнең һәм машиналарның тәрәзәләрендә кургәзмәләр оештыра .

Слайд 9

Кыш бабай фәнни экспериментлар да ярата.Ул еш кына яңа төрле төзелештәге кар бөртекләре уйлап таба . Учыңны кар яуганда куеп тор һәм аннары әйбәтләп кара.Син күрерсең ,Кыш бабай ясаган һәр кар бөртеге кабатланмас һәм камил .

Слайд 10

Кыш бабай - бөек тылсымчы . Аның тылсымлы көзгесе бар. Кыш бабай һәр иртә аңа карый һәм шуңа да картаймый . Ә бит ул инде 2000 яшьтән узган !

Слайд 11

Туган көнен Кыш бабай 18 ноябрьдә үткәрә - бу датаны балалар аңа үзләре уйлап тапканнар, чөнки нәкъ 18 ноябрьдә Великий Устюгта чын кыш җитә , суыклар башланып китә.

Слайд 12

Һәм әлбәттә ,Кыш бабайның иң мөһим эшләренең берсе-Яңа ел җиткәнче барлык хатларны да укып бетерү .Ел саен Кыш бабайга биш йөз меңгә якын хат килә !

Слайд 13

Балаларга үзләре сораган бүләкне алып килү өчен Кыш бабай һәр хатны игътибар белән укый .

Слайд 14

Хәзерге заман Кыш бабае-ул шат күңелле һәм әйбәт карт.Аны озын ак сакалы,кызыл шапкасы,тылсымлы таягы һәм бүләкләр белән тулы зур капчыгыннан танып була .

Слайд 15

тәмам


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентацияк уроку литературного чтения В. Берестов. "Гляжу с высоты на обиду...".Школа России. 2 класс.

Презентацияк уроку литературного чтения  В Берестов. "Гляжу с высоты на обиду...".Школа России. 2 класс....

презентацияк уроку литературное чтение: К. Паустовский «Корзина с еловыми шишками»

презентацияк уроку литературное чтение: К. Паустовский «Корзина с еловыми шишками» 4 класс...