тексты изложений для 3-4 классов
методическая разработка (3, 4 класс) на тему

Амирова Файруза Масхаровна

Тексты изложений для 3-4 классов на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл izlozheniyalar_3-4kl.docx19.81 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән 3-4 сыйныфлар  өчен   изложение    текстлары.

Песи

         Минем кап-кара песием бар. Үзе бик матур. Йолдызкай исемле.

         Иртән минем белән бергә йокыдан тора. Бергәләп зарядка ясыйбыз.аннан соң икебез дә юынабыз. Песи юынырга су янына барып тормый. Алгы тәпиләре белән битен һәм колак артларын юа.

           Көндез ул ялгызы була. Шулай да үзен тәртипле тота. Безнең мәктәптән кайтуны зарыгып көтә. Рөхсәтсез бер әйбергә дә тими. Ап-ак тәпиләрен бик чиста итеп саклый. Чиста тәлинкәдән сөт эчәргә бик ярата.

         Безнең тәртипле песигә күршеләр дә соклана.(Р.Чугалаева)

Җәй көне

         Ниязның әтисе күрше авылда эшли. Малай аны бик сагынды һәм әтисе янына барырга уйлады. Ул күрше малайлары Рафаэль белән Илдусны да ияртергә булды. Көн кояшлы, матур иде. Барлык халык болынга печән җыярга киткән.

         Менә Ниязлар юлга чыкты.  Әтисе эшли торган авыл ерак түгел, урманны чыккач күренеп тора. Тик Нияз урман аша туры юлны белми, шуңа малайлар бер тирәдә әйләнә башладылар, бик арыдылар. Шул арада кара болыт килеп чыкты. Коеп яңгыр ява башлады.

         Яшен яшьни, күк күкри, шыбыр-шыбыр яңгыр тамчылары төшә башлады.  Рафаэль белән Илдус ялгыз имән төбенә утырдылар. Нияз аларны куерып үскән куак төбенә алып китте. Шул арада яшен ялтырап китте, нәрсәдер чатыр-чотыр килде һәм имән урталай сынып төште. Ул башка агачлардан биегрәк һәм ялгызы гына ачык җирдә үскән иде. (130 сүз) (Ләбибә Ихсановадан)

Джек

              Ришатларның озын колаклы бик матур Джек исемле этләре бар.

             Җәйге эссе көннәрнең берсендә ришат Джекны чылбыры белән елга буена алып төште. Үзе су коенганчы дип этне басмага бәйләп куйды.Джек анда озак басып торды.Басмага кер чайкарга килүче апалар , кызганып этне чишеп җибәрделәр. Эт сөенеченнән елганың аргы ягына йөзеп чыгып, тугайларга таба чапты.

              Ә Ришат аның турында бөтенләй онытып өенә кайтып китте.

              Иртәгесен әнисе сыер саварга чыккач этнең юклыгын күрде. Әнисе әйткәч, тиз генә басмага йөгерде малай, ләкин Джек анда юк иде инде.

               Бер көн үтте, ике көн, өч.... Эт һаман юк. Үзе кайтыр дип көтсәләр дә, кайтмады ул. Шул арада авылда “Бүре бар икән, төнлә бүре улый” дигән хәбәр таралды.

                Әлеге хәбәрне ишеткәч, Ришат Джек шулай улыйдыр дип елга буйлап эзләп китте. Кинәт ерак түгел эт өргән тавыш ишетелде. Джек чылбыры белән зирек агачларына эләгеп калган икән. Китә алмыйча азапланган, ярдәм сорап өч төн улаган мескен!

                 Эт, Ришатны күрүгә , арлы-бирле сикереп шыңшып елый башлады һәм кинәт бөтен көченә чылбырны өзеп, тирән судан йөзеп чыкты. Аннан соң котылуына сөенеп, өзелгән чылбырын сөйрәп уктай авылга атылды.Артыннан кычкырып-кычкырып йөгергән малайны күрмәде дә ул.(Д.Фәхриева)

Тиен белән очрашу.

Бу хәл быел җәй көне булган иде. Беркөнне без картәти белән яланга бардык. Көтмәгәндә минем каршыма тиен килеп чыкты. Ул шундый матур: күзләре төймә кебек елт-елт килә, ә койрыгы... Без бер-беребезгә шаккатып карашып калдык. Шуннан тиен ук кебек агачлар арасына атылды. Мин дә аның артыннан куам. Й өгереп барганда, мин нәрсәгәдер эләгеп егылдым. Ә тиенем күз ачып йомганчы агачлар арасына кереп югалды. Тезләремне уа-уа көч-хәл белән аякка бастым. Юкка гына әйтмиләрдер: “Хайваннарны рәнҗетсәң, бәласе үзеңә төшәр”. Юкса әле мин аны рәнҗетергә дә теләмәгән идем, бары матурлыгына кызыгып, туйганчы карыйсым килеп кенә куган идем. Шулай тиен миннән үч алды. (Л.Илкәева)

Кыш

      Менә минем туган якларыма да кыш килде. Җир өсте ак юрганга төренде. Кыш җиттеме, дөнья ак бәхет белән тула. Кая гына карама, ниләр генә уйлама- күңелләргә сафлык тула.

       Нинди матур кышкы көн! Әкрен генә кар чәчәкләр ява, әйтерсең, кыш сөенә-сөенә җиргә энҗе бөртекләрен сибә... Кыш килде. Кыш... Салкыннар алып килде, кар тауларын өйде. Бу салкыннарга карамыйча балалар кышкы җилләрне куып уйнарга, таудан җилдәй җитезлек белән шуарга чыктылар.

       Кышның үзенә генә хас матурлыгы бар. Кышның якты , ләкин көчсез нурлары кар өстенә төшә. Кояш нурында җемелдәгән кар күзне чагылдыра. Кышкы салкын саф һаваны сулаган саен сулыйсы килә, яшәү дәрте тагын да арта.(Д.Фәхриева)

Хайваннарның кышкы тормышы

  Кышка кешеләр генә түгел, хайваннар да әзерләнә. Аю өнендә йокларга ятты. Тиен гөмбәләр, чикләвекләр, җиләк-җимешләр корытып, шул запаслары белән тукланып яши. Куян тунын ак төсле һәм куе йонлысына алыштырды. Бакалар күлләрдә йокыгы талдылар. Керпеләр яфрак астына күмелеп йокладылар. Еланнар яр һәм агач куышларында татлы йокыга талдылар. Кышын хәтта кайбер балыклар да йоклый. Кошларның да күбесе җылы якка очтылар. Наратлар һәм чыршылар гына, җәйне хәтерләтеп, яшел төстә утыралар. (С.Юлаев)

Дару үләннәре

Дару үләннәре кешеләрне дәвалый. Алар урманнарда, аланнарда үсәләр. Яшел тылсымчылар борынгы заманнан бирле кешене дәвалаганнар, аңа көч биргәннәр.

Нинди генә дару үләннәре юк безнең болыннарыбызда! Аларны белеп җыярга кирәк. Бака яфрагы — ашказаны, шомырт чәчәкләре үпкә авыруларын дәвалыйлар. Нәфис чәчәкле, хуш исле ландыштан йөрәк даруы ясыйлар.

Энҗе чәчәк һәм аның җимеше, песи үләне һәм аларның тамырлары, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, эт тигәнәге, ярмабаш — болар барысы да безнең якта үсүче дару үләннәре. Алар авыруларны җиңәргә булышалар.  Кара бөтнекне плантацияләрдә үстерәләр. Бөтнектә ментол бар, ул теш пастасына хуш ис өсти.

Энҗе чәчәк — урманда, песи үләне аланнарда һәм дымсу болыннарда үсә. Ә менә сары мәтрүшкә, кызылбаш, ярмабаш, андыз болында үсә. Дару үләннәрен аяз көнне, чык кипкәч җыялар һәм күләгәда киптерәләр.

Энҗе чәчәк зур агачлар күләгәсендә, куе үлән арасында үсә. Аннан йөрәк авыруларын дәвалау өчен дару ясыйлар.

Чайковский шәһәре

Чайковский 58 ел элек Кама елгасында Воткинск ГЭСын төзегәндә эшчеләр бистәсе буларак оеша. Ул экологик яктан Россиянең иң чиста шәһәре – тирә-ягы яшеллеккә күмелгән. Биредә вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгать алда йөри. Шәһәрнең исеме исә мәшһүр рус композиторы Петр Чайковскийга бәйле. Ул бу урынга, Кама буена ял итәргә килергә яраткан.

4 ел элек Завьялов районының Есенин урамында беренче мәчет калыккан. Бу урамда иске бер йорт та юк, гел биек, зәвыклы коттеджлар. Бирүзә төсендәге мәчет тә шулар арасына сыенган.

( Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА, Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара бүлеге җитәкчесе урынбасары)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Научно-деловое и художественное описание в тексте. Обучающее изложение. Русский язык. 2 класс

Конспект урока русского языка на тему: «Научно - деловое и художественное описание в тексте. Обучающее изложение «Бобр печку топит». 2 класс. Учитель Новоселова Елена Геннадьевна...

Изложение текста-повествования "Ёжик спит" 2 класс

   Развитие связной речи - это последовательная учебная работа, которая должна быть планомерной и систематической. Учителю-логопеду отводится весьма активная роль: он знакомит детей с...

Конспект урока по русскому языку развитие речи "Изложение текста по вопросам "Оляпка" 2 класса УМК "Школа России"

Конспект урока по русскому языку развитие речи  "Изложение текста по вопросам "Оляпка" 2 класса УМК "Школа России"...

Методическая разработка урока русского языка по теме «Подробное изложение с языковым анализом текста» УМК « Школа России», 3 класс

Тема: Подробное изложение с языковым анализом  текста Тип: Изучение нового материалаЦель урока: развивать умения передавать содержание текста после языкового анализа  текста  с опо...

Технологическая карта урока русского языка "Изложение по тексту Г.С. Скребицкого" 3 класс

Урок развития речи всегда требует тщательной подготовки. Предлагаю конспект урока развития речи, тема: "Изложение по тесту Г.С. Скребицкого" (упражнение 38 стр. 24, 3 класс)...

Презентация к уроку русского языка по теме "План текста. Изложение повествовательного текста по вопросам или коллективно составленному плану"

Презентация к уроку русского языка по теме "План текста. Изложение повествовательного текста по вопросам или коллективно составленному плану"...