Балаларга багышланган гомер...
статья на тему
Балаларга багышланган гомер...
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 154 КБ |
Предварительный просмотр:
Балаларга багышланган гомер...
М.Вахитов исемендәге гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Садыйкова Гөлсинә Госман кызы 36 ел гомерен балаларга аң-белем, тәрбия бирүгә багышлады. Аңа 14 мартт 55 яшь тула.
Әле генә балалар бакчасыннан килгән сабыйларны укырга, язарга, санарга өйрәтү өчен һәр дәресен уеннар белән бәйләп мавыктыргыч итеп үткәрә мөгаллимә. Гөлсинә Госман кызы үз эшен яхшы белә, балаларны укуга дәртләндерә. Укучыларында олыларны хөрмәт итәргә, мәрхәмәтлелек,гаделлек хисләре тәрбияли. Балаларның сәламәтлегенә дә зур игътибар бирә: ике ел рәттән Республика соматик балалар дәваханәсенә алып барды, саф һавада төрле уеннар үткәрә. Мәктәптән тыш чаралардан да читтә калмый. “Ел укытучысы” конкурсында катнашып , Мактау грамотасы Һәм олы бүләкләргә лаек булды. “Һәрвакыт гадел, игелекле, укымышлы, намуслы, таләпчән, ярдәмчел “– диләр аның турында хезмәттәшләре.
Эзләнүчән, һәр яңалыкка курыкмыйча алынучы югары квалификацияле категориягәия мөгаллимә РФ һәм ТР Мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Мәгариф өлкәсендә 36 еллык тәҗрибә туплап, 55 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаучы хезмәттәшебезгә эшендә һәм тормышында зур уңышлар, сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.
Дилә Мөдәррисова, Буа районы башлангыч сыйныфларда эшләүче укытучыларның методик бердәмлеге җитәкчесе
(Руководитель методического объединения учителей начальных классов)