Балаларга ана телен өйрәтүдә уеннарның роле.
методическая разработка на тему

«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле» - бөек Тукаебыз шулай ди. Тукай әйткәнчә, кечкенәдән өйрәнгән ана телебез генә кешенең йөрәгенә үтеп керә, халыкта милли горурлык хисе уята. Балаларның хәтердә калдыру һәм игътибарлылык кебек сыйфатларның тотырыклы булмавын исәпкә алып шөгыль һәм уен барышын түбәндәге принципларга нигезләнеп оештырыла.

  1. Уен уйнау өчен уңайлы шартлар тудыру.
  2. Телгә өйрәнү барышында баланың бөтен яклы үсешен тәрбияләү.
  3. Гадидән катлаулыга, эзлеклелек принципларын саклау.

Бу принципларның утәлешен балаларда уен уйнаган вакытта күзәтеп була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kons._dlya_rod.halyk_uen_ana_telen_golz.docx27.47 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларга ана телен өйрәтүдә уеннарның роле.

«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле» - бөек Тукаебыз шулай ди. Тукай әйткәнчә, кечкенәдән өйрәнгән ана телебез генә кешенең йөрәгенә үтеп керә, халыкта милли горурлык хисе уята.  

Балалар бакчасының төп максаты булып  балаларның татар телендә аңлашуы, сөйләшүе өчен күнекмәләрен булдыру, ана теленә карата хөрмәт тәрбияләү белән беррәттән аларны халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре  белән таныштыру тора.

Балаларның хәтердә калдыру һәм игътибарлылык кебек сыйфатларның тотырыклы булмавын исәпкә алып шөгыль һәм уен барышын түбәндәге принципларга нигезләнеп оештырыла.

  1. Уен уйнау өчен уңайлы шартлар тудыру.
  2. Телгә өйрәнү барышында баланың бөтен яклы үсешен тәрбияләү.
  3. Гадидән катлаулыга, эзлеклелек принципларын саклау.

Бу принципларның утәлешен балаларда уен уйнаган вакытта күзәтеп була.

Дидактик уеннарның башында һәр авазга багышланган фонетик-лексик күнегүләр кулланыла. Сүздән авазны тап, Көзгедән авазны тап. Беренчесе авазларны дөрес әйтүне күнектерү, артикуляция аппаратларының дөрес куелуына ярдәм итсә, икенчесе сүзләр- лексиканы арттырырга һәм авазны дөрес әйтүне күнектерергә ярдәм итә. Телгә өйрәнү өчен бик күп сәйләргә, күп шөгыльләнергә кирәк һәм тәрбияченең авазларны әйтелеше дөрес булырга тиеш. Күнегүләрдән соң төрле дидактик уеннар, хәрәкәтле, сюжетлы, сүзле уеннар уйнала. Татар теленә өйрәтүдә уеннарның катлаулы булмаганнарын, аларда сүзләрнең күп тапкыр кабатлана торганнары алына.

Шундыйлардан “Мәктәп”, ”Төсле тартмалар”, “Лото”,”Күрсәт әле үскәнем”, “Мин кем?”, “Мин нәрсә?” уеннары уйнала. Бу уеннар вакытында баланың хәтере ныгый, бала үзен иркен тотарга өйрәнә.

Уен вакытында бала үз-үзенә телне өйрәнү максатын куймый, ул уйный, уен өчен аңа бу сүзләрне өйрәнү, белү кирәк. Күп тапкыр ишетеп баллада  аралашу өчен кирәк булган телнең образы барлыкка килә. Шундый дидактик уенарның  берсе- “Мәктәп”уены. Уен берничә тапкыр кабатлана. Бу уен барышында бала сорау һәм җавап бирергҽ өйрәнә. Балалар җөмләне дөрес төземәсә, тәрбияче дөрес җөмләнең үрнәген бирә. Уен барышында балаларны төрле рольләрне үз өстенә алырга, үзеңдә курку хисләре, оялу хисләре кебек сыйфатларны җиңәргә өйрәтәбез.

“Төсле тартмалар”  уенын балалар яратып уйныйлар. Уен барышында өстәлгә берничә тартма куела. Тартмалар саны беренче уйнаганда 2-3 төрле тартма булса, икенче уйнаганда 4-5 төрле тартма куела, тартмаларның эченә нинди дә булса предмет салынган була. Тәрбияче: “Уенчык нинди тартмада?” дип сорый. Балалар: “Уенчык зәңгәр тармада―,-дип тулы җөмлә белән җавап бирәләр. Уен барышында балалар төсләрне танырга, сораулар бирергә, тулы җавап бирергә өйрәнәләр.

Сюжетлы-рольле уеннар бала сөйләмен үстерүдә зур ярдәм итә. Балалар уен вакытында уенчыклар белән генә нинди дә булса эш башкарып калмыйлар, алар һәрвакыт нәрсә эшләгәннәрен аңлатып бирәләр. Биш яшьлек Камилҽ кулъ-яулыгын буш табакта бөгәрли (кер юган хәрәкәтләр ясый), үзе курчагына дәшә: -Хәзер, кызым,  менә керләрне юып бетерим дә,  аннары без синең белән урамга чыгарбыз. Хәзергә үзең генә уйный тор әле, яме,-ди.

Уен вакытында баланың тәртибе, аның активлыгы  сөйләм теле үсешенең дәрәҗәсен билгели торган күрсәткеч. Балаларның сөйләмнәрен уен аша баету бурычы куелды: балалар үзара аралашырга күнексеннҽр, уенның сюжетын баета белсеннәр, уен барышында фикерләрен аңлата алсыннар. Бакчада балаларның уеннарында кирәк булачак белемнәрен баетырга ярдәм итә торган күзәтүләр, шөгыльләр планлаштырыла.

Балаларның сөйләмен активлаштыруда экскурсияләр оештыру бик нәтиҗәле. Экскусиядә күргәннәр дидиктик уеннар белән ныгытыла. Мәсәлән: “Хезмәте өчен кемгә нәрсә кирәк”, “Сезгҽ хат бар”, “Бер сүз белән әйт”, “Кем күбрәк әйтер”, “Телефон” уеннары.

Әзерлек уеннарыннан соң сюжетлы уеннар оештырыла. Шулай итеп бер –бер артлы  “Китапханә”, “Чәчтараш”, “Мәктәп”, “Шифаханә” уеннары барлыкка килә.

Уенның сюжеты киңәю белән бергә балаларның сөйләшергә теләкләре  дә  арта. Шөгыль һәм шөгылләрдән  тыш вакытта да “Телефон” уенын файдалану сөйләм телен үстерү өчен бик отышлы. Мондый уен вакытында бала үзен иркен тота, ул рәхәтләнеп сөйләшә. “Автобус” уены мисалында моның ничек оештырылуын күзәтергә була. Кубиклардан, урындыклардан  бергәләшеп ―автобус  төзиләр,  шофѐр билгеләнә. Башта кондуктор ролен тәрбияче башкара. “А” тукталышы дип белдерә, автобус тукталыштан кузгалып киткәч, а хәрефе белән башланган сүзләр әйтешәләр: агачлар, ат, аю, ачкыч. Калган тукталышлар нинди дә булса аваз белҽн исемләнә. Балалар бу уенны бик теләп уйныйлар. Берничә мәртәбә тәрбияче белән берлектҽ уйнаганнан соң балалар мөстәкыйль уйный башлыйлар, тукталышларда яңа исемнәр өстәлә: “Элемтҽ бүлеге”, “Балалар бакчасы”.

Балаларның сәйләмен активлаштыру максатыннан һәр шөгыльгә нинди дә булса уен кулланыла. Дидактик уеннардан  “Серле капчык” уены отышлы. Уен вакытында балалар кечкенә хикәяләр төзү күнекмәләре алалар, үз сөйләмендә  әйбернең рәвешен күрсәтүче сүзләрне , катлаулы җөмләләрне куллана башлый.

Күзәтүләрдән чыгып шуны әйтергә була: уеннар вакытында балаларның олылар белән сөйләшкәндәгегә караганда үзара аңлаешлырак, бәйләнешле итеп сөйләшүләре ачыкланды. Начар сөйләшүче балалар уеннар оештыра алмыйлар, алар бер-берсеннән тиз туялар, аерым гына уйнап утыралар. Уйнар өчен сөйләшә белергҽ кирәк. Балалар бик еш һәм бик күп сөйләшәләр. Тик ике баланы бергә утыртып куеп аларга сөйлҽшергә кушсаң, алар бер авыз сүз дә сөйләшмәскә мөмкиннәр. Балаларның сөйләшүләре үзеннән-үзе килеп чыга, алар үзләренең сөйләшеп китүләрен сизмиләр, ничек сөйләшүләренә дә бәя бирә алмыйлар.

Баланың сөйләмен күзәтү, аны дөрес аралашырга өйрәтү бик катлаулы  процесс. Балалар сөйләшкән вакытта аларга нинди тавыш белән сөйләшергә, тавышны ничек куярга дигән тәкъдимнәр белән кушылсаң,  балаларның үзара сөйләшүләренең кызыгы бетә. Шулай булуга карамастан, тәрбияче балаларны ана телендә дөрес итеп сәйләшергә өйрәтергә тиеш. Моны турыдан-туры өйрәтү итеп түгел, ә аралашу өчен шартлар тудырып тормышка ашырып була.

Тавыштан танып әйтә белү сәләтен үстерүче уеннарны кече яшьтәге балалар яратып уйныйлар. Бу уеннарның төп максаты – балага авазларның үзенчәлекле дөньясын ачу. Ләкин, әле алар ишетүләре белән идарә итә  алмыйлар. Балада тыңлау, авазларның көче, тембры, характеры буенча чагыштыру һәм бәяләү җитеп бетми. Әйләнә-тирәдәге авазлар балалар тарафыннан аңсыз рәвештә генә кабул ителә. Авазларны аңлау һәм тыңлау сәләте үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Аны кече яшьтән үк максатчан үстерергҽ кирәклеген һәм моның  уен аша җиңелерәк башкарылуын яхшы аңлыйм мин.  

Күпчелек уеннар табышмак характерында, балалар аваз буенча табышмакның җавабын табалар. Иң элек бала үз иптәшенең тавышын таный, аваз чыганагын таба. ―Аюны кем уяткан, ―Маэмай‖, ―Чыпчыклар һәм автомобильләр. Уенда тавышны таный белү сәләтен формалаштыру һәм камилләштерү өчен ике төп шартны үтәү мөһим. Беренчедән, ―серле  авазны башка аваз тәэсирләреннән аерабыз. Моның өчен,  авазлы табышмакларны биргәндә һәм аларны ишеткәндә, тынлык урнаштыру әһәмиятле. Бу- уенда катнашучыларның авазга игътибарын туплау һәм бер-берсенең җавапларын бәяләү өчен кирәк. Икенчедән, авазлы табышмакны чишүче бала аваз чыганагын күрмәскә тиеш. Моның өчен баланы аваз чыгаручы предметка арты белән утыртабыз яки аваз чыганагын пәрдә артына яшерәбез.

Балаларның ишетү сәләтен үстерү өчен, уеннарны даими һәм системалы уйнатабыз.

Төсне танып әйтә белүче уеннарда бала күрү, ишетү, тоемлау алымнарын үзләштерә, алар, үз чиратында предметларны билгеләре буенча аерырга, чагыштырырга һәм туры килүче сүз белән атарга булышлык итә. Шулай итеп предметларның тышкы билгеләре турында гомуми күзаллаулары барлыкка килә. Бу уеннар тирә-юньне аңлап кабул итү өчен нигез булып тора. Уеннар ике төрле өйрәтүне максат итеп куя: максатчан рәвештә төсләрне аерырга өйрәтү, төсләрне дөрес әйтергә өйрәтү.

Беренче очракта,  бала предметларның төсләрен чагыштыра һәм сайлап ала.  Икенче очракта, балалар кирәкле предметларны табалар һәм аларның төсләрен дөрес сүзләр белән билгелиләр. Төсләр белән таныштыру баланың актив эшчәнлеге һәм алар өчен кызыклы булган предметлар аша алып барыла. Балалар төсләрне аера белсен өчен уенчыкларга һәм предметларга түбәндәге шартлар куела:

  1. Предметлар һәм уенчыклар балада кызыксыну уятырга тиеш.
  2. Уенчыклар ачык төсләрдә булырга тиеш.

―Төсле боҗралар, ―Төсле тасмалар, Төсле түгәрәк, ―Үз өеңне тап һ.б.   уеннарында нәниләр  төсне белдерүче сүзләрне актив кулланырга өйрәнәләр.  

Хәтерне үстерүче уеннарда балалар предметлар арасында бәйләнеш барлыкка китерергҽ өйрәнәләр. Бу бәйләнеш уен кагыйдәләре һәм уен хәрәкәтләре белән бирелә. Баланың зиһенгә алуы бик хисле дә була: ачык төсне, тавышларны, күзгә бәрелеп торган һәр хәрәкәт иткән әйберләрне ярата. ―Куян кая качкан?, ―серле тартма һ.б. уенда максатка ирешү өчен көч җитәрлек авырлыкны җиңеп чыгарга кирәк булганда фикер актив эшли.

Артык авыр уен материалы фикер үсешен туктата, балада кызыксыну бетә.

 Биремне дөрес сайлау гына түгел, аны яхшы итеп балаларга  тәкъдим итү дә мөһим. Тәрбияче алдан ук аңа материал әзерләргә һәм  өйрәтү мәгънәсен аңлатырга тиеш. Һәр биремдә танып-белү эшчәнлеге, фикерләү сәләтен үстерү һәм сөйләмгә өйрәтү бурычларының үтәлүе мөһим шарт булып тора.  Фикерне әйтер өчен,  бала үзенең сүзлеген барлый, кирәкле сүзне сайлый һәм урынлы куллана. Шулай итеп, үстерешле уеннар барышында баланың сүзлеге арта, диалогик сөйләме үсә, аның нигезендә монологик сөйләм күнекмәләре формалаша һәм камилләшә.

Баланы кызыксындырырлык итеп оештырылган уеннар баланың сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә, баланың сүзлек запасы арта, коллектив уеннарда үзара аралашып, дус булып уйнарга өйрәнәләр.

Балалар бакчасында баларда ана теленә, туган халкына, милли мәдәниятына, гореф - гадәтләренә карата мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү даими алып барылыр, балаларга татар һәм рус телләрендә яхшы итеп сөйләшә белеп ана телен иң күркәм, иң гүзәл, бөек тел итеп тануларына ирешербез дигән теләктә калабыз. 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар төркемнәрендә белем алучы балаларга уку, 3нче сыйныф

Тематик план,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-...

Белем алуда балаларга ничек ярдәм итәргә?

Ата-аналар җыелышлары өчен чыгыш...

Балаларга экологик тәрбия.

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлар...

Балаларга экологик тәрбия.

Балаларга экологик тәрбия. Бадертдинова З.Б....

Балаларга багышланган гомер...

Балаларга багышланган гомер......

Белем алуда балаларга ничек ярдәм итәргә.

Ата-аналар җыелышында чыгыш...

Туган телне өйрәтүдә уеннарның роле

 Бүгенге мәшәкатьле чорда бу татар халык мәкале үзенең актуальлеген арттыра бара. XXI гасыр дөнья халкы алдына телләрне өйрәнү буенча зур бурычлар куйды....