Туган телне өйрәтүдә уеннарның роле
методическая разработка (3 класс)

Зиннатуллина Лилия Фанисовна

   Бүгенге мәшәкатьле чорда бу татар халык мәкале үзенең актуальлеген арттыра бара. XXI гасыр дөнья халкы алдына телләрне өйрәнү буенча зур бурычлар куйды. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zinnatullina_l.f.docx17.17 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телне өйрәтүдә уеннарның роле

Зиннатуллина Лилия Фанисовна, учитель родног языка и литературы

МБОУ “Лицей№188” г.Казань

                                   “Тел белгән диңгез кичкән” (татар халык мәкале).

   Бүгенге мәшәкатьле чорда бу татар халык мәкале үзенең актуальлеген арттыра бара. XXI гасыр дөнья халкы алдына телләрне өйрәнү буенча зур бурычлар куйды. Бу, билгеле, дөньядагы глобаль үзгәрешләр белән бәйле. Халыклар арасында үзара аралашу нык көчәйде, интернет челтәре үсте, сәүдә итү артты. Шул сәбәпле бер-береңне аңлау, аралашу өчен күп телләрне белү ихтыяҗы килеп туды.

   Белгәнебезчә, телне өйрәнү кече яшьтән үк башлана. Бу эш мәктәптә дәвам ителә. Татар телен дә чит тел буларак рус телле балаларга өйрәтәбез. Телне өйрәтүдә мин уеннардан киң файдаланам. Бу баланы белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята, сүзлек запасын арттыра, сөйләм һәм язу күнекмәләрен ныгыта, чөнки балалар уенда чын тормышны чагылдыралар. Мавыгулар вакытында балалар үзләре хыялланган, күз алдына китергән хәлләрне, вакыйгаларны “җанландыралар”. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Бала берүзе генә калганда курчагы белән җөмләләп сөйләшергә мөмкин, ә дәрестә аңа күп вакыт ике-өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була, уеннар вакытында укучының психологик үзенчәлекләрен искә алу мөмкинлеге арта.

   Уеннарда укучы фикерләүне эшкә җигә һәм шуның нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш-хәрәкәтләр барышында әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала. Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Уеннар телдән сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә (диалог) яки күмәк сөйләмгә (полилог) тарту максатыннан үткәрелә. Уеннар вакытында белемне, белгән сүзләрне төрле шартларда гамәли куллану мөмкинлеге күпкә арта; укучы эзләнә, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала. Уен вакытында анда катнашучылар бер-берсенә ярдәм итә, белгәннәре белән уртаклаша.

   Уеннарны төрле формада үткәрергә мөмкин. Төркемнәргә бүленеп уйнау (мәсәлән, гаилә, ял итүчеләр), уен-эзләнү, уен-хыял шундыйлардан. Уеннар балаларга аралашу өчен тормышчан шартлар тудыра, шулай итеп чын тормышка күпер сала. Берничә уенның үрнәген язып үтәм.

1.“Чират буенча сөйләү”. Импровизация. Уенда ике бала катнаша. Һәрберсе укытучы кушуы буенча үз хикәясен сөйли. Уенның максаты – туктамыйча сөйләүне дәвам итү. Ләкин чират буенча һәрберсе бер генә җөмлә әйтә. Мәсәлән, Иван белән Оля болай сөйләшергә мөмкин. Хикәянең темасы – “Ял көне”.

Иван. Кичә мин циркка бардым

Оля. Ә мин кибеткә бардым

Иван. Сәгать 10да киттем.

Оля. Ипи, тоз, шикәр алдым.

Иван. Этләр, аюлар бар иде.

Оля.Туңдырма да алдым.

Иван. Клоун да бар иде.

Оля. Бик тәмле булды.

Иван.Ул мине көлдерде.

Оля. Аннан өйгә кайттым.

Иван. Бик күңелле булды.

2.”Сүзне әйтеп бетер” уены. Укытучы сүзнең беренче яртысын , беренче уенчы - икенче яртысын, икенче уенчы тулысы белән әйтә.

Мәсәлән:

Укытучы                         1 нче уенчы        2 нче уенчы

кой-                                 -мак                  коймак

бә-                                  -леш                  бәлеш

гөбә-                                -дия                   гөбәдия

кысты-                              -бый                  кыстыбый

3. “Әйе - юк” уены. Сорауларга әйе, юк җавап бирергә тиешләр.

Песи сөт эчәме?

Дару тәмлеме?

Тәлинкәләр ватыламы?

Ашны тәлинкәгә салалармы?

Кашык суда йөзәме?

Пычак белән ашыйлармы?

Кулыңны юасыңмы?

Күктән пилмән явамы?

Китаптагы коймакны ашап буламы?

Өчпочмакның почмаклары өчәүме?

4.”Сүзләр лотосы” уены. Укытучы ашамлыкларның өч билгесен әйтә. Мәсәлән: төсе, тәме, формасы. Беренче уенчы нинди дә булса, ашамлыкны уйлап, аның шул сыйфатларын әйтә: ак, тәмле, стакан шикелле. Икенче уенчы җавап бирә: туңдырма. Биремнәргә җиләк-җимеш, яшелчәләрне табу да кертелә.

5. “Әйткәнне тыңла!” Укытучы төрле командалар бирә. Ләкин аларны берәр ашамлык исеме белән әйтелсә генә үтәргә кирәк. Ялгышучылар уеннан чыгарылып барыла. Түбәндәге командаларны әйтергә була:

 - Игътибар, уң кулны күтәрдек.Чәкчәкләр сул кулыгызны күтәрегез. Ә хәзер, малайлар, уңга карагыз. Сулга карагыз, анда кыстыбый. Басыгыз, туңдырма. Артка борыл. Күзеңне йом, суган. Укучылар, утырыгыз. Утырыгыз, бәлешләр.

6. “Кибеттә” уены. Карточкаларга өс киемнәре һәм ашамлык исемнәре языла. Бер төркем киемнәр – “киемнәр”, икенче төркем “ашамлыклар” дип язылган тартмага үз темаларына туры килгән сүзләрне табып, тиз-тиз салырга тиешләр.

7.”Сөт” сүзе белән уен. Һәр сүз белән төрле-төрле кызыклы уеннар уйнарга мөмкин.

Укытучы. Әйдәгез, иртән нәрсәләр ашадыгыз, исегезгә төшерик әле.

Берәр укучы “ботка” сүзен әйтәчәк. Ботканың сөттән башка пешмәгәнлеге исләренә төшерелә. Укытучы тагын нәрсәләр пешергәндә сөт кулланылуын һәм сөттән нәрсәләр ясалуын сорый. Балалар сөттән каймак, кефир, эремчек, йогурт, катык җитештерелүен һәм сөткә манный, солы, бодай ярмалары салып, ботка пешерергә мөмкинлеген әйтәләр. Макарон салып бик тәмле сөтле аш пешереп була, диләр. Балалар яратып ашый торган бик тәмле туңдырма да сөттән башка әзерләнми.

8.”Нәрсә ашыйм, шуны әйт” уены. Бу уен өчен рәсемнәр ясалган карточкалар кирәк була.Төрле уен өчен билгеле бер тема алына. Мәсәлән, ашамлыклар. Һәр укучы ашамлык сурәте ясалган бер карточка ала, ләкин аны башкаларга күрсәтми. Һәркем үз карточкасындагы ризык буенча хикәя төзеп сөйли. Сөйләве буенча, аның нәрсә ашавын белергә тиешләр. Әйтик, туңдырма рәсеме төшерелгән карточка алды, ди. Ул, аның исемен әйтмичә, сөйли башлый: “Ул шундый тәмле. Каймакка шикәр, ванилин, йомырка кушып ясалган. Тышы шоколадлы. Конус формасында. Кәгазьгә төрелгән, үзе салкын”. Сөйләгәндә бала ул ризыкны ашау кыяфәтләре дә күрсәтергә мөмкин.

9.”Ышанам-ышанмыйм” уены. Укытучы җөмләләр әйтә. Шуларның кайберләре дөрес булмый. Балалар укытучы әйткәннәргә ышануларын яки ышанмауларын белдерергә тиешләр. Укучылар җөмлә дөрес дип ышансалар – кул чабалар, ә ышанмасалар, аякларын тыпырдаталар.

Кулланылган әдәбият:

  1. Д.Ф.Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф,2004


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бала үз туган телен камил белсә генә, башка телне үзләштерә алыр.

Милли гореф-гадәтләрне саклаган-үз юлында адашмаган....

XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятында телне саклау мәсьәләләренең чагылышы

Татар теле — һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар тел — ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан ...

Татар теленнән "Телнең лексик берәмлекләре" темасы буенча ачык дәрес

3 нче сыйныфта үткәрелгән әлеге дәрестә синоним. антоним, омоним,  фразеологизмнарны кабатлау һәм ныгыту каралган...

Балаларга ана телен өйрәтүдә уеннарның роле.

laquo;И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле» - бөек Тукаебыз шулай ди. Тукай әйткәнчә, кечкенәдән өйрәнгән ана телебез генә кешенең йөрәгенә үтеп керә, халыкта милли горурлык хисе уята....

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....