татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе
план-конспект урока (2, 4 класс) на тему

Мухаметзянова Гульнар Эгьзамовна

Татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele.docx28.09 КБ

Предварительный просмотр:

2 класс

Тема:

  Предметны белдерә торган сүзләр”

4 класс

Тема:

“Сыйфат дәрәҗәләре. Чагыштыру дәрәҗәсе”

                                     

Тема. Предметны белдерә торган сүзләр.

Максат: Предметны белдергән һәм кем? нәрсә  сорауларына җавап бирүче сүзләр белән таныштыру;предметны белдерүче сүзләргә сораулар куярга өйрәтү;Башка сүзләр арасыннан  кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера белергә өйрәтү; игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау:презентация,  проектор, дәреслек – татар теле, карточкалар, тест, кышкы рәсемнәр.

Тема.Сыйфат дәрәҗәләре. Чагыштыру дәрәҗәсе.

Максат: Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар һәм аларның сөйләмдәге роле белән таныштыру; сыйфат сүз төркеме буенча алган белемнәрен ныгыту, тексттан сыйфатларны таный, исемнән чыгып сорау куя белү һәм төркемнәргә бүлү күнекмәләрен булдыру; сөйләмнең матурлыгына ирешү, укучыларның сөйләмдә сыйфат сүз төркемен урынлы куллана белүләренә ирешү.

Җиһазлау: компьютер, иҗади биремле карточкалар, проектор, таблица, презентация.

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.

  • Исәнмесез, балалар!

Күз алдыгызга китерегез әле, сез кечкенә орлыклар, ди (Башларын тотып утыралар).

Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли, сулар сибә (укытучы балаларның башларыннан сыйпап йөри)

Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый (балалар кулларын күтәреп, өскә күтәреләләр).

Сабак үсә (балалар тартылалар, җилкәләрен турайталар).

Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә (балалар чәчәк таҗларын ясап, кулларын күтәрәләр).

Чәчәкләр матурланганнан матурлана (бер-берсенә елмаялар).

Чәчәкләр кояшка тартыла (аяк очларына басалар һәм утыралар),

  • Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп шөгыльгә өйрәнәсегез килә, шулаймы?

Ә хәзер дәреснең кагыйдәләрен искә төшереп китик:

Шауламаска!

Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

Өй эшен тикшерү.

Матур язу күнегүе.

Табышмак. Һәр җир карланган,

                     Сулар бозланган.

                      Уйный җил- буран,

                   Бу кайчак туган? (Кыш көне)

(Кыш рәсеме күрсәтелә)

  • Укучылар, хәзер елның кайсы фасылы?
  • Кыш айларына нинди айлар керә?
  • Сезгә кыш ошыймы?
  • Кыш көне нинди уеннар уйныйсыз? Нинди спорт уеннары ошый?

Хәрәкәттә бәрәкәт дигән безнең татар халкы. Кече яшьтән үк без көчле, сау-сәламәт булып үсәргә тиеш. Бик тиздән 2013 нче елда безнең шәһәребездә бөтендөнья җәйге универсиада булып үтәчәк. Монда бөтен илләрдән иң көчле, иң җитез спортчылар җыелачак. Бары тик сау-сәламәт спорт белән шөгыльләнүчеләр генә мондый дөньякүләм ярышларда катнаша ала. Киләчәктә шундый уеннарда катнашыр өчен сез хәзердән үк үзегезне әзерләргә тиешсез. Һәр көн иртән зарядка ясарга, спорт белән шөгыльләнергә. Сәламәт тәндә сәламәт акыл дигән безнең татар халкы.

Сүзлек диктанты

Язганда бик уйлап, өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшереп языгыз.

Чөгендер, яңгыр, бөрлегән, сыерчык, солы, тавык, төлке, болыт,аю.

Укучылар, бер-берегез белән дәфтәрләрне алмаштырып, язган сүзләрегезне экранга карап тикшереп чыгыгыз. Кемнең бер хатасы да юк, ә кемнәр хата җибәргәннәр.

  • Бу сүзләрне язганда сезгә нинди кагыйдәләрне искә төшерергә туры килде?
  • О –ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла. (чөгендер, бөрлегән, солы, төлке, болыт)
  • Я,ю,е хәрефләренең язылышы турында нәрсә әйтә аласыз? (Бу хәрефләр ике авазга билге булып йөриләр, ә язганда бер генә хәреф белән күрсәтәбез)
  • В хәрефе в һәм W авазларын белдерә, язганда в хәрефе белән күрсәтәбез.

Бу сүзләргә нинди сорау куеп була?

Алар нәрсәне белдерәләр?(предметны)

Әйтегез әле, бу сүзләрне нинди предметларга аерып булыр икән?

  • Чөгендерне яшелчәгә
  • Төлке, аю – җәнлекләр...

Бүген без сезнең белән предметны белдергән сүзләрне мәгънәләре буенча төркемнәргә аерырга өйрәнәчәкбез.

                 Физминутка

Мөстәкыйль эш.

Тест эшләү.

  1. Предметны белдергән сүзләрне тап

А) помидор, агач, төлке;

Б) кызыл, зәңгәр, чиста;

В) яза, укый, яши.

  1. Артык сүзне тап:

А) кыяр, куян, яшел;

Б) бодай, бәрәңге, бара;

В) сары, саескан, суган.

  1. Уклар белән тоташтыр.

Сарымсак

Груша           җиләк-җимешләр

Томан

Карабодай    ашлыклар

Чия

Кәбестә       яшелчәләр

Тары

Җил          табигать күренешләре

  1. Нәрсә? Соравына җавап булып килә.

А) укучы;

Б) урман;

В) кызыл.

Карточка белән эш.

утын

кызыл

самолёт

чаба

саескан

күгәрчен

тегүче

эшли

болыт

Китап һәм дәфтәр белән эш.

3 нче күнегү (Рәсемнән кем?, кемнәр?,нәрсә?, нәрсәләр? Сораларына җавап булып килгән сүзләрне язарга)

4 нче күнегү (телдән)

5 нче күнегү (язма)

Мөстәкыйль эш

Сыйфатларның астына сызарга.                                  

Әле кайчан гына ямь-яшел җәй иде. Кошлар җыры белән гөрли иде урманнар. Безнең тәрәзә каршында да зифа буйлы, бөдрә чәчле каен кызы җилфердәп тора иде. Җәй көннәрендә аңа нинди генә кош кунмады да ничек кенә сайрамады!

Көз килде дә каен яфракларын ап-сары буяуга манып китте. Ә җил минем мескен дустымны кочаклап алды да дер селкетте. Сары яфраклары шыбырдап җиргә коелды. Бу көннәрдә кошлар да ерак-ерак илләргә

китеп бардылар.  

Әмма борчылмыйм. Менә атна-ун көн узар да, ак тунын кигән кыш бабай килеп җитәр. Ул җирне ап-ак юрган белән каплап китәр.

Сыйфатларны куй:

1.Ялкау кеше – яфрактай, ___________ кеше – имәндәй. 2. Кечкенә чишмәләрдән _______ елгалар була. 3. Эше ачы булса, ашы _______________ булыр. 4. Сүз күп җирдә эш ___________ була. 5. Бауның озыны, сүзнең ____________ яхшы. 6. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше _____________ 7. Олы өйгә ни кирәк, ____________ өйгә шул кирәк.  

Сыйфатлар:    зур, аз, эшчән, тәмле, кыскасы, татлы, кечкенә.

Укытучы белән эш.

(Сыйфатлар турында кагыйдәләрне кабатлау)

Без сыйфатларны өйрәнүне дәвам итәбез. Хәзер бер әкият тыңлагыз. “Көзнең бик матур бер көнендә Сабина үзенең әбисе белән бакчаларына алма җыярга барды. Ул үзенең кечкенә кәрзиненә бик матурларын гына җыйды да, өйләренә алып кайтты. Эшсез  яту туйдырды ахры алмаларны. Алар үзара сөйләшә башладылар. Берсе әйтә: “Мин матур, чөнки мин кызыл.” Икенчесе: “Мин синнән матуррак, чөнки мин кызылрак”, -ди. Өченчесе эре генә: “Мин арагызда иң матуры, чөнки мин кып-кызыл”,- дип җавап кайтарды. Кызгылт төстәге дүртенче алма дәшмәде. Ул кәрзиннән үзен иң алдан аласыларын белә иде. Чөнки ул иң эресе, иң баллысы иде.”

  • Әкияттәге алмалар нинди төстә? (кызыл)
  • Аларның кызыллыгы бер үк дәрәҗәдәме?
  • Алар кызыл, кызылрак, кып-кызыл, кызгылт төстә.
  • Димәк, сыйфатлар бер үк билгенең артыклыгын, күплеген, кимлеген дә белдерә алалар икән.(Слайд)

Бүгенге дәресебезнең максаты чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны танырга, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез.

(Слайд1)

- Инде сыйфат белән танышуны дәвам итик. Безнең сыйныфта малалайлар саны күбрәкме, әллә кызлар санымы?

- Кемнең уку тизлегебарыгызныкыннан да зуррак?

- Кемнең язуы барыгызныкыннан  да  матуррак?

- Балалар, сез җавапларыгызда нинди  сыйфатлар кулландыгыз?                  ( чагыштыру  дәрәҗәсендәге сыйфатлар ). (Слайд 4)

-Сез кулланган сыфатларга нинди кушымчалар ялганган?(-рак/-рәк)

Китап һәм дәфтәр белән эш.

Кагыйдә (Слайд 5)

13 нче күнегү.

Таррак, зуррак, матуррак...

(Кагыйдә) Слайд.

16 нчы күнегү. (Слайд)

  1. Тест.
  1. Сыйфатлар нәрсәне белдерә?

А) предметның эшен;

Ә) предметның билгесен;

Б) предметны.

  1. Сыйфатның сораулары:

А) нинди?

Ә) нишли?

Б) кем?

  1. Сыйфат дәрәҗәләре ничә төрле була?

А) 2;

Ә) 3;

Б) 4.

  1. Сыйфат белән ачыкланган исем нәрсә дип атала?

А) сыйфатланмыш;

Ә) саналмыш;

Б) аныкланмыш.

Йомгаклау.

 Кояшлар  белән эш.(смайликлар)

Кем бүгенге дәрес темасын аңладым һәм башкаларны да өйрәтә алам,- дип уйлый, алар  кояшларны  елмайтып ясый,ә кемнәр аңладым, ләкин башкаларны өйрәтә алмыйм,-  дип уйлый, алар кояшларны уйчан  итеп ясасыннар, ә кемнәр теманы аңламаган, аларның кояшлары кәефсезләнеп торсын.(укучылар кояшларны ясап, тактага беркетәләр. Ясаган рәсемнәрен анализлыйлар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план...

татар теленнэн тестлар

3 класс очен татар теленнэн тестлар...

татар теленнэн эш программасы

1 класс очен эш программасы...

татар теленнэн эш программасы

1 класс очен эш программасы...

татар теленнэн эш программасы

Рус мэктэплэрендэге татар торкеме очен...

Математикадан дэрес эшкэртмэсе

Куст методик берлэшмэсендэ уздырылган математикадан дэрес эшкэртмэсе...