Математикадан дэрес эшкэртмэсе
план-конспект урока по математике (1, 3 класс) на тему

Мухаметзянова Гульнар Эгьзамовна

Куст методик берлэшмэсендэ уздырылган математикадан дэрес эшкэртмэсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematikadan_drese_eshkrtmse.docx961.14 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Чүпрәле  муниципаль районы

Иске Ишле гомуми урта белем бирү мәктәбе.

Куст методик берләшмәсендә уздырылган математикадан дәресе эшкәртмәсе.

1 класс

Тема:

  3 санын кушу һәм алу”

3 класс

Тема:

“0 гә  тапкырлау”

Мухаметзянова Гөлнар Әгьзам кызы.

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.

Тема:  3 санын кушу һәм алу.

Максат: 3 санын кушу һәм алуны күнекмәләрен ныгыту, халык авыз иҗаты әсәрләрен математика фәне белән бәйләп укыту, фикерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйльлек, дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Төрле фигуралар, җәнлек рәсемнәре, күңелле санау, карточкалар.

Көтелгән нәтиҗә.

3 санын кушу һәм алуны яттан белүләренә ирешү.

Предметара бәйләнеш. Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку.

Ресурслар. Математика дәреслеге, авторлары М.И. Моро, М.А. Бантова, презентация.

Класс белән эш. Индивидуаль эш.

Тема: 0 гә  тапкырлау.

Максат: Укучыларны 0 гә тапкырларга өйрәтү, тапкырлау таблицасынын, мәсьәләләр чишүне ныгыту, төрле уен формалары кулланып укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: таблица, мисаллар язылган карточкалар, җәнлек рәсемнәре.

Көтелгән нәтиҗә.

Санны 0 гә тапкырлаганда 0 килеп чыкканлыгын, санны 0 гә бүлергә ярамаганлыгын белүләренә ирешү.

Предметара бәйләнеш. Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку.

Ресурслар. Математика дәреслеге, авторлары М.И. Моро, М.А. Бантова, презентация.

Класс белән эш. Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

 Кояшның шаян нурлары

  Күңелгә чиртә.

  Хәерле иртә тели ул,

  Хәерле иртә!

  Син дә сыйныфка керүгә

  Елмаеп эндәш.

  Таратсын гел шулай шатлык

  Иптәшкә иптәш!

  • Сез дә бер-берегезгә карап елмаешып алыгыз  да,  дәресебезне башлыйбыз. (Слайд 1)

  1. Актуальләштерү.      Дәреснең девизы –                 Мәктәптә без тик тормыйбыз,

Ялкауланмыйбыз, укыйбыз.

Укытучыапабызны

Игътибар белән тыңлыйбыз.

  •        Сез дәресебезнең девизын ничек аңлыйсыз?  Без дәрестә ничек эшләргә тиеш инде?  (Слайд 2)

              Безнең авылдан ерак булмаган   Имәнлек     урманында өч җәнлек: аю, бүре, куян яши икән. Әлбәттә урманда җәнлекләр бик күп. Ләкин без бүгенге дәрестә менә шушы җәнлекләр турында сөйләшербез. (Слайд 3)

Бүре, төлке, куян бер дә дус булмаганнар. Гел бер-берсенә явызлык эшләп, дошманлашып яшәгәннәр. Менә матур җәй дәүтеп киткән, салкынайта башлаган. (Слайд 5)

 Һәркайсы кышны ничек чыгу турында уйлый икән. Төлке хәйләкәррәк, остарак бит, аның башына бер фикер килгән: “Болай булмый, дуслашыйк без, бер йорт салып керик”, - дигән ул. Куян белән бүре риза булганнар. “Әйе шул, аерым-аерым гына өй салып булмас, бергә тотынсак, ничек тә башкарып чыгарбыз”, - дигәннәр алар, -  “Дуслык тау күчерә, диләр бит”. (Слайд 6)

Тик өйне ничек салырга?  “Өй салуның ние бар, өясе дә мүклисе” дисәләр дә, берсе дә өй сала белми.

Моннан ерак түгел Иске Ишле урта мәктәбе  бар  анда балалар бик тапкыр, зирәк икән. Бәлки алар булышыр безгә, - дигән бүре.Үзара киңәшләшкәннәр дә, куянны тиз генә мәктәпкә йөгерткәннәр. (Слайд 7).  Тик укучылар кайтып киткән булган. Куян безнең сыйныфның ишегенә хат кыстырып калдырган. Ул хат менә минем кулымда.

“Кадерле 1,3 нче сыйныф укучылары, менә кыш килде, көннәр салкынайды.Безнең җылыныр, сыеныр урыныбыз калмады.  Без үзара киңәшләшкәннән соң өй салырга булдык.Тик беребезнең дә өй салганы юк. Зинһар өчен безгә ярдәм итегез, өй салып керергә булышыгыз. Сездән үтенеп бүре, төлке, куян дустыгыз”, - диелгән әлеге хатта.

Укучылар сез ярдәм итәргә ризамы соң? Менә үзләре дә килеп җиттеләр, алар инде хәзер безнең математика дәресендә ничек эшләгәнебезне карап торачаклар һәм безгә өй салырга да булышырлар.

“Күмәк көч тау күчерә” – диләр бит. (Слайд 8)

Иң элек өйнең проектын сызырга кирәк. Без аны тиз генә телдән эшләп бирик. Һәм безнең эшебез шулай бер-бер артлы дәвам итәр. (Слайд 9)

  • Нинди геометрик фигуралар күрәсез? Алар ничәү? (1 нче сыйныф)
  • Квадратның ягы 5 см булса, аның мәйданы ничәгә тигез? (3 нче сыйныф)

Йорт төзүне нәрсәдән башлыйлар? (нигездән)  Ләкин ул бик авыр икән. Телдән исәпләү. (Слайд 10)

“Күбәләкләр кайсы чәчәкләргә кунар?”

(10 эчендә кушу һәм алу, тренажер)

Тапкырлау таблицасын кабатлау. (тренажер)

(Слайд 11-20)

 

Өйнең нигезе әзер.(Слайд 21)

Нигездән соң нәрсәөяләр әле?(кирпеч) Ә без бүрәнәләрдән өярбез. Ә хәзер бүрәнәләрне шомартыйк әле.

Матур язу күнегүе.

Коймага 1 әтәч менде,

Анда тагын икәү бар.

Барысы ничә әтәч булды?

Җавабын кем таба, язып ал.

3 ле санын язу.

Ә хәзер бүрәнәләрне төзергә кирәк. Аларны тигез, дөрес төзер өчен безгә тагын биремнәрне үтәргә кирәк булачак.

Укытучы белән эш.

(Бүрәнәләрне тиз һәм дөрес санарга кирәк)

                    1

                     4

                     6

                    5

                    2

                       9

  7

                     8

                       3

Бүрәнәләрнең күршеләрен тап!

...6...; ...3...; ...9...; ...7...; ...2... .

Мөстәкыйль эш. (Мисалларны чиш)

7*1

0*6

1*5

12*0

1*14

0*5

0 + 18

17*0

19 – 0

0*3

0 + 4

4*0

Кайсы мисалларны тиз эшләдегез, ә кайсыларын эшләгәндә авырлыкка очрадыгыз?

Ә ничек итеп таптыгыз?( кушып)

Моннан нинди кагыйдә чыгара аласыз?

Кагыйдә.

Теләсә нинди санны 0 гә тапкырлаганда, 0 килеп чыга.

0 гәбүлергә ярамый! (слайд 22)

Булдырдыгыз. “Дуслык тау күчерә” (Слайд 23, 24)

Бүрәнәләрне төзедек, арыдык.Әле бит өебез төзелеп беткәч өйне котлап чәчәкләр, агачлар, чирәмнәр дә утыртырга кирәк булачак бит, шуңа күрә әзрәк ял итеп алыйк.

Физминутка.

Яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып

Колаклары тырпайган

Аяклары чыланган.

Усал соры бүре дә

Яңгыр астында калган.

Кача-кача яңгырдан

Аяклары арыган.

Ә төлке бик хәйләкәр

Куак астына качкан.

Көчле яуган яңгырдан

Шулай качып котылган.

Өй төзелеп беттеме әле укучылар?(юк)

  • Тагын нәрсә төзисе калды? (түбә)
  • Түбә төзү дә җиңел эш түгел, бик күп көч таләп итә.Ул да төрле элешләрдән тора. (Слайд 25)
  • Түбәбез нык булырга анардан яңгыр да үтмәскә, җил-давыл да алып бәрмәскә тиеш. Шулай булгач,

әйдәгез түбәне дә төзик инде. Моның өчен безгә китаптагы мисал һәм мәсьәләләрне чишәргә кирәк булачак.

Укытучы белән эш.

(Телдән мәсьәләләр чишү.)

Дүрт бәбкәсен ияртеп

Суда йөзә бер үрдәк.

Әйтеп бирегез тизрәк,

Барысы ничә үрдәк?

Биш карлыгач төзелгән

Телефон чыбыгына.

Тагын икәү өстәлде

Көткәндәй шуны гына.

Ничә карлыгач чыбыкта. (7)

Ун чиянең икесе энемә,

Берсе бәләкәй сеңлемә

Шуннан сң ничә чия кала үземә? (7)

Безнең өйдә ак тавык

Ничә чеби чыгарган?

Өчесе ак, берсе кара

Ике чебие чуар аның.  (6)

Менә синең итәгеңдә

Алмалар хәзер өчәү,

Янә икене икене өстибез

Барысы була ничәү? (5)

Китап белән эш.№2 (Кисемтәләр сызарга)

№5 (мәсьәлә чишү)

Мөстәкыйль эш.

Китап белән эш.

№2

 Мисалларны чишү.

 Парларда тикшерү. (Слайд 26)

Җаваплары:

0     0     0       0         9

0     8     12     7         8

№4 (Мәсьәлә чишү)

Менә инде безнең өебез төзелеп бетте. (Слайд 27,28)

№5 (телдән) Җаваплар дөрес булса карточкалар артында  тылсымлы сүз килеп чыга.(Рәхмәт.Рәхмәт һәркемгә рәхәт! (Слайд 29)

Аны төзү өчен нинди эшләр башкардык инде?

Укучылар, сез инде менә үзегез йорт төзергә өйрәндегез. Сезнең тагын бер һөнәрегез артты. Бүре, төлке, куян әйткәндәй, сез чынлап та тапкыр, зирәк икәнсез. Җәнлекләр сезгә бик тапкыр, зирәк икәнсез. Җәнлекләр сезгә бик зур итеп рәхмәт әйтерләр инде. Котлы булсын яңа өегез!

Хәрәкәттә бәрәкәт,

Тәнгә керә көч һәм дәрт

Тәнгә сихәт, җанга рәхәт

Хәрәкәткә мең рәхмәт.

Йомгаклау.  

Кем: “ Миңа дәрес бик ошады, мин барысын да аңладым һәм башкаларны да аңлата алам” – ди, ул кояшны елмайтып ясый. Кем: “Дәресне аңладым, ләкин башкаларны аңлата алмыйм” ди, ул кояшны уйчан ясый. Кем: “Мин бүгенге дәрестә, мин бернәрсә дә аңламадым” ди ул кояшны моңсу ясый.

3 сыйныф укучыларына билгеләр куела, өй эше бирелә.

Чылтырый кыңгырау дәрестән чыгарга,

Кыңгырау – тәнәфес яратучыларга!

Басыйк та бергәләп, дәресне тәмамлыйк,

Тиктормау - безнең эш, яшәсен күңелле тәнәфес! (Слайд 30)

                    1

                     4

                     6

                    5

                    2

                       9

             7

 

                     8

                       3

7*1=                0*6=        

1*5=            12*0=

1*14=                0*5=        

        0 + 18        =        17*0=

        19 – 0        =        0*3=

        0 + 4=         4*0=

7*1=                0*6=        

1*5=            12*0=

1*14=                0*5=        

        0 + 18        =        17*0=

        19 – 0        =        0*3=

        0 + 4=         4*0=


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре

Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....

Уку дэресе

Уку дәресенә эшкәртмә. "Ипи кадере" хикәясе өстендә эш....

Математикадан ачык дэрес!!!

Предлагаю вашему вниманию мой открытый урок по математике который был представлен для родителей моих учащихся!...

парламент дэрес

тэрбия сэгате...

татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе

Татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе...

Математикадан уен дэрес

укучыларның телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту; идивидуаль эшләүләренә ирешү; логик фикер  йөртүләрен үстерү; белемнәрен ныгыту; фәнгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү....

Математикадан уен дэрес

укучыларның телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту; идивидуаль эшләүләренә ирешү; логик фикер  йөртүләрен үстерү; белемнәрен ныгыту; фәнгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү....