Уку дэресе
план-конспект урока чтения (2 класс) по теме

Уку дәресенә эшкәртмә. "Ипи кадере" хикәясе өстендә эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_derese.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Субаш урта гомуми белем мәктәбе

Уку дәресе

Тема. “Ипи кадере” хикәясе өстендә эш.

Үткәрде: ТР Балтач муниципаль районы

Субаш урта гомуми белем мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Антонова Нәфисә Гарифулловна

Дәрес темасы. “Ипи кадере” (Афзал Шамов) хикәясе өстендә  эш.

Максат. Укучыларның йөгерек, аңлап, сәнгатьле укулары өстендә эшләү.

                Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

                Укучыларның тикшеренү эшчәнлегенә җитәкчелек  итү.

                Игенче хезмәтенә хөрмәт, икмәккә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Компьютер, проектор, Афзал Шамов портреты,  рәсемнәр, музейдан   кул тегермәне, ипи көрәге,  чабагач, җилпуч.

Материал. Уку китабы, 2 нче класс, 1 нче кисәк, 101 – 103  нче битләр,

                    Р. Вәлиева “Без нәни игенчеләр”, “Безнең булышчылар” китаплары,                                  

                  “Көч һәм рух тамырлары”.

Дәрес планы.

  1. Актуальләштерү.
  1. Табышмак-шигырь уку. Дәрес темасын әйтү.
  2. Икмәк турында кереш әңгәмә.  
  1. Яңа материал өстендә эш.
  1. Афзал Шамов турында кыскача белешмә.
  2. Сүзлек өстендә эш.
  3. Хикәяне укытучының укуы.
  4. Аңлауны тикшерү, беренче кичерешләр һәм уйлар буенча фикер алышу.
  5. Текстны анализлый барып, укучылардан кабат укыту.
  6. Хикәянең төп фикерен билгеләү.
  7. Физкультминут. “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштерү.

III. Үтелгәнне ныгыту. Укуга бәйләп үткәрелгән иҗади эшләр.

1.Төркемләп эшләү. Малайлар ипи үстерү, кызлар ипи пешерү эзлеклелеген билгелиләр.

2.Укучылар катнашы белән ясалган “Икмәк – табын кояшы” китабы битләрен ачу.

3.Икмәк, игенчеләр турында китап күргәзмәсе белән таныштыру.

IV. Дәресне йомгаклау.

       V. Өй эше бирү.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

Табышмак-шигырь уку. (Заһирә Гомәрова)

Кабара да кабара,

Аның саен агара,

Мич эчендә кызара,

Тәмле исләр чыгара.

Мичтән алгач мактыйлар,

Уңган, диләр, ах, диләр;

Ул барында һәркемнең

Күңелләре шат, диләр.

Кисәләр дә: аһ, диләр,

Мактыйлар да мактыйлар.

Ул булганда, мул булганда,

Тормышлар гөрләп бара –

Нәрсә ул, әйтеп кара?  (икмәк)

- Бик дөрес, укучылар. Димәк бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

  -  Ипи турында.  

 -  Әйе, без бүген уку дәресендә  Афзал Шамов язган  “Ипи кадере” хикәясе белән танышырбыз.

Әйдәгез башта бераз галиҗәнап икмәк турында сөйләшеп алыйк.

Кечкенә баланың теле дә иң беренче “әннә”, “мәм-мәм” сүзләре белән ачыла.Ана  һәм ризык. Димәк,  ризык - адәм баласы өчен Әни шикелле үк кадерле нәрсә икән. Алар булмаса, җир йөзендә тереклек булмас иде. Ә тереклек итә торган җир – туган җир. Шуннан мондый нәтиҗә килеп чыга: (Экранда шигырь юллары)   

Икмәк, Ватан, Ана – бу өч сүзнең

Кадерләре бер үк зурлыкта.

Һәммәсен дә хөрмәт итсә генә

Яшәр кеше һәрчак муллыкта.

Тагын шуны да әйтергә кирәк, моннан 15 мең еллар элек кыргый икмәкне табигатьтән хатын-кызлар табып алалар һәм әкренләп үстерә башлыйлар. Чөнки ирләр ауга йөргәннәр, балык тотканнар, ә хатын-кызлар ашарга яраклы төрле үләннәр, тамырлар җыйганнар. ( Экранда шул темага рәсем). Шулай итеп, бодай, арпа, кукуруз кебек икмәк азыкларын алар тапкан, алар шуларны, игәргә яраклы культура хәленә китереп, тормышка кертеп җибәргән. Бу да бик гыйбрәтле факт: безне тудырган ана – безгә икмәкне табып бирүче дә икән әле.

Шул вакытлардан башлап, икмәк кеше белән гел янәшә.

Элек икмәкне үстерү эшләре кул көче белән башкарылган.(Экранда рәсем)

(Мәктәп музее материаллары белән таныштыру.)

II. Яңа материал өстендә эш.

1. Хәзер без “Ипи кадере” хикәясен укырбыз. Аны Афзал Шамов  язган. (Экранда – Афзал Шамовның портреты. Кыскача автор турында белешмә бирәм).

Афзал Шамов 1901нче елда Татарстанның Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Татар Танае авылында туган.

Гражданнар сугышы елларында үзе теләп Кызыл Армия сафларына китә. Һәм шул авыр елларда яза башлый. Ул хикәяләр жанрында уңышлы эшли. Аның “Госпитальдә”, “Ана”, “Миңнур карт” хикәяләре, “Рәүфә” повесте кебек әсәрләре яратып укыла.

Ул Бөек Ватан сугышында да катнаша, газеталарда хәбәрче булып эшли. Намуслы хезмәте өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.

1990 нчы елда вафат булды.

  2. Хикәядә очрый торган берничә сүз белән танышыйк:

Җан әрнеткеч – газаплы, йөрәккә тия, үзәкне өзә торган.    

Җикеренү – ачуланып кычкыру.

Асфальт сүзенең язылышын истә калдырыгыз.

3. Ә хәзер хикәяне тыңлагыз. (Хикәяне укытучының укуы).

4. Аңлауны тикшерү, беренче кичерешләр һәм уйлар буенча фикер алышу.

- Хәлил абый нинди җан әрнеткеч хәлгә очрый?

- Малайларның берсе белән ул нәрсә турында сөйләшә?

-  Хәлил абый ипи турында малайга нәрсә дигән?

- Ул ничә яшендә эшли башлаган?

- Аны кемнәр эшкә өйрәткәннәр?

5. Текстны укучылардан укыту.

Хикәяне өлешләргә бүлеп укыту, һәр өлешне анализлау.

6. Хикәянең төп фикерен билгеләү. (Ипинең кадерен белергә кирәк, ипи кадерен белеп үсү өчен, кечкенәдән эшләргә кирәк).

7. Физкультминут. “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштерү.

III. Үтелгәнне ныгыту. Укуга бәйләп үткәрелгән иҗади эшләр.

      1.  Хәзер әйдәгез бергәләп  эшләп алыйк. Шигырьдә әйтелгәнчә, “әти ипи үстерә, әни ипи пешерә”. Әйдәгез без дә берничә минутка булса да шушы ипи үстерүче әти һәм ипи пешерүче әни булып  торыйк әле.    

    Малайлар төркеменә мин  икмәк үстерү эзлеклелеген күрсәткән

рәсемнәр бирәм. Алар рәсемнәрне тәртип буенча тезәргә тиеш.

     Ә кызларга мин ипи пешерү серләрен әниләрегездән сорашыгыз дигән идем. Сез ипи пешерү эзлеклелеген  билгеләрсез. (Малайлар һәм кызлар  музыка астында төркемләп эшлиләр. Соңыннан дөреслеген экрандагы рәсемнәрдән һәм язулардан карап тикшерәләр).

Ә менә сез әле генә эшләгән эшләр турында Зыя Мансур нинди шигырь язган:

Ипи бит ул йокысыз төн,

Уттай эш барган кыр ул.

Иелгән, сары камылга

Мөлдерәп тамган тир ул!

Иртә яздан соң көзгәчә

Моторлар сузган җыр ул,

Мичләрдә пешсә бер сәгать,

Кырларда “пешә” бер ел.

  1. Менә безнең егетләребез  тир түгеп үстергән, кызларыбыз тәмле итеп пешергән икмәкне табын түренә чакырыйк. (Өстәлгә суккан сөлге өстенә пешкән ипи куям).

       Бер укучы сөйли:

      Алдыбызда күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Никадәр кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул! Әллә нинди ризыклар торса да, аннан башка табында ямь юк. Табын падишаһы ул, тормыш падишаһы! Ул тамагыбызның тук булуын, тормышыбызның мул булуын раслый.Шушы икмәккә караган саен хозурлыгым, горурлыгым арта. Борыныма бәреп кергән хуш исендә иркен кырлар исен, җылысында туган туфрак җылысын тоям.

  Икмәкнең күп төрләрен карау. (Экранда рәсемнәр).

     2.”Икмәк – табын кояшы” китабы белән танышу.

       - Балалар, икмәкне олылавын халкыбыз мәкаль-әйтемнәрдә үткен итеп күрсәткән, шагыйрьләр, язучылар  аңа багышлап күпме шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, җырлар иҗат иткәннәр. Сез үзегез дә икмәк турында бик күп эзләнү эшләре алып бардыгыз: табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, шигырьләр, җырлар, хикәяләр, әкиятләр җыйдыгыз. Икмәк турында музей  материаллары белән таныштыгыз, Интернеттан да файдаландыгыз. Тукай исемендәге хуҗалыкның алдынгы игенчеләре турында мәгълүмат тупладыгыз. Сезнең шушы эшләрегезне без “Икмәк – табын кояшы” дип исемләнгән китап итеп ясадык.  Ә хәзер әйдәгез шушы китапның кайбер битләре белән танышыйк.

 - Мәкальләр битен ачам. Хәзер мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез дәвам итегез.

  1. Ил табыны ...(икмәктән башлана).
  2. Каенның яме – яфрак белән туз, ...

       (Өстәлнең яме – икмәк белән тоз.)

  1. Икмәкне җир уңдырмый, ... (тир уңдыра).
  2. Ипекәне кадерсезләмә, ...

      (Үзең кадерсезгә калырсың.)

  1. Ипи-тоз - ...(якты йөз).
  2. Җирең нинди булса, ... (икмәгең шундый булыр).
  3.  Кайсы мәкаль бүген без укыган текстка туры килә?

  1. Икенче битебез сынамышлар бите. (Балалар сынамышлар әйтәләр).
  2. Яз көне елгада ташу көчле булса, иген уңар.
  3. Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.
  4. Бодайны томанлы көнне чәчсәң, яхшы булыр.
  5. Кыш карлы булса, җәй ярлы булмый.
  6. Майда яңгырлар күп булса, арыш уңар.

  1.  Өченче битебез – шигырьләр бите. Хәзер якташыбыз Фәридә Шакирова язган  “Буразнада үскән балалар” шигыреннән өзек тыңлап үтегез.

                     Авыр чорның батыр хатыннары,

Күз яшьләрен эчкә яшереп,

Ипи өчен “уфалла”лар тартып

Станцадан орлык ташыды.

Баласыдай якын, газиз күреп

Үстерде ул кырда игенен.

Әбәтенә башак уып капкач

Салкын суга ирен тидерде.

Икмәк өчен көрәш мәңгелек ул,

Тынганы юк аның бүген дә.

Иң кадерле, мәртәбәле булып

Икмәк торсын табын түрендә.

         Укучыларның икмәк турында әзерләп килгән шигырьләрен укулары.

  1. Дүртенче бит безне Тукай исемендәге хуҗалыгыбызның алдынгы игенчеләре белән таныштыра. Игенчеләр турында мәгълүматны Вафин Илсур хуҗалыкта экономист булып эшләүче әнисе ярдәмендә туплады. Иң алдынгы игенчеләр арасында безнең сыйныфта укучыларның да әтиләре бар. (Экранда фотолар).

  1. Әле алардан тыш иген үстерүдә башка укучыларның әти-әниләре дә өлеш кертә. (Нинди өлеш кертүләрен санау).

  1. Китабыбызның бишенче битен ачабыз. Анда икмәк, игенче турында җырлар. Әйдәгез, бергәләп “Ничек тизрәк үсәсе?” җырын җырлап алыйк. 

  1. Игенчеләр, икмәк турында китап күргәзмәсе белән таныштыру.

        (“Безнең булышчылар”, Р. Вәлиеваның “Без нәни игенчеләр” китаплары куелган)

IV. Дәресне йомгаклау.

   -  Укучылар бүгенге  дәрес сезгә ошадымы? Нәрсәсе белән ошады?

   - Димәк, бүген дәрестә сүз икмәк һәм игенче турында барды. Дәресне файдалы, кызыклы итүдә барыгызның да бик зур өлеше керде. Шуңа күрә мин барыгызга  рәхмәтемне белдерәм.

V. Өй эше бирү.

    Өйдә “Ипи кадере” хикәясенең эчтәлеген сөйләргә әзерләнерсез.

Иҗади эш: Икмәк турында шигырь ятларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре

Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....

Математикадан ачык дэрес!!!

Предлагаю вашему вниманию мой открытый урок по математике который был представлен для родителей моих учащихся!...

парламент дэрес

тэрбия сэгате...

Математикадан дэрес эшкэртмэсе

Куст методик берлэшмэсендэ уздырылган математикадан дэрес эшкэртмэсе...

татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе

Татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе...

Математикадан уен дэрес

укучыларның телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту; идивидуаль эшләүләренә ирешү; логик фикер  йөртүләрен үстерү; белемнәрен ныгыту; фәнгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү....

Математикадан уен дэрес

укучыларның телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту; идивидуаль эшләүләренә ирешү; логик фикер  йөртүләрен үстерү; белемнәрен ныгыту; фәнгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү....