татар теле Яя хәрефе 2 класс
план-конспект урока (2 класс) на тему

Саетова Лилия Махмутовна

Я хәреф 2 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaya_hrefe_2_klass.docx29.78 КБ

Предварительный просмотр:

Сарман районы “Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                 Тема: “Я хәрефе”

            2 сыйныфта  яшь укытучылар алдында  

            үткәрелгән татар теле дәресе

                           

     

Үткәрде:Беренче категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы:Сәетова Л.М.

                                                                             

                   22 ноябрь,2016 ел

Тема:Яхәрефе.

Максаты

1) Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;

2) Укучыларның сөйләм телләрен, хәтерләрен, игътибарлылыкларын белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәсен үстерү;

3) Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек, әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү, парларда дустанә эшләүләренә җирлек булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Белергә тиеш:

-Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә -[йа] , нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә ] дип укырга кирәклеген.

Башкара алырга тиеш:

-Я хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- укуга карата кызыксыну хисе булу,

- укыган шигырьдәге, мәкальләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Предметара нәтиҗәләр.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
  • Эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- Дәреслек белән эш итә белү.

- Укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
  • Парларда, төркемнәрдә эшли белү.

Төп төшенчәләр

Аваз кушылмасы, хәреф, калын сүз, нечкә сүз.

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек: В.А.Гарипова,Г.Р.Шакирова“Татар теле”(1 нче кисәк);

Презентация, тест биремнәре, ИКТ

Оештыру  Үткәрү технологиясе Укучы эшчәнлеге

  Укытучы эшчәнлеге

   Һәр этапның биремнәре

 Һәр этапның диагностик биремнәре

Дәрес барышы

  I этап. Оештыру. Мотивлаштыру.

- Хәерле көн,килгән кунаклар, укучылар! Бүгенге  дәресебезгә  бик күп кунаклар килгән- Әйдәгез аларга без елмаю бүләк итик.

- Укучылар, кәефләрегез ничек?

 - Кояшлы иртә кебек.

Ана телен, туган телне

Өйрәнергә дип килдек

 Бер-беребезгә карап елмаегыз әле,

Елмаеп карагыз  дөньяга,

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

- Әйе, укучылар, без сезнең белән шушындый гүзәл көндә ана телебез – татар теленнән белемнәребезне тагын да ныгытырбыз, тирәнәйтербез.

Татар теле дәресен башлыйбыз.

II этап. Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, хәзер без сезнең белән узган дәрестә үтелгән материалны искә төшерәбез.

1...Сезгә шундый бирем. Экрандагы сүзләрне укып чыгыгыз, төркемнәргә бүлегез:

Аю,юкә,юрган,ютәл,юмарт,юка,юк,юынгыч,юньле.

- Сүзләрне ничә төркемгә бүлдегез?

(2торкемгә--калын сүзләр,нечкә сүзләр.)

- Төркемнәргә бүлгәндә нинди кагыйдәләрне искә төшердегез?

Җавап:Ю хәрефе сүз, иҗек башында килгәндә һәм сузык аваз хәрефләреннән соң [йу], [йү] аваз кушылмасын белдерә.

Ул калын әйтелешле сүзләрдә [йу] дип укыла.Бу сүзләргә кайсы сүзләр керә.? Аю, юрган, юмарт,юка,юк,юынгыч.

Нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү] дип укыла. 

Юкә, ютәл, юньле.

III этап. Уку мәсьәләсен кую- Укучылар, ә хәзер әйдәгез, тапкырлыгыгызны сынап карыйк.

“Табышмак әйтәм, җавабын тап”.

1.Көндез ул начар күрә,

Нәкъ менә шуңа күрә,

Үз корбанын сагалап,

Төнлә тора чамалап

-Бу нинди кош? (ябалак)

 ,

2.Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә. (яфрак)

3.Лампа түгел җылыта,

Мич түгел яктырта.(кояш)

4.Ялт-йолт ялтырый,

Җирнең өсте калтырый,

Энҗе кебек тезелә,

Ефәк кебек сузыла. (яшен)

4.Уку мәсьәләсен кую.

 Ябалак,яшен сүзләренә игътибар итегез әле  .    

-Бу ике сүздән табыгыз  язуы белән охшаган, ә әйтелеше белән аерылып торган хәрефне.

-Я хәрефе.

- Димәк бүген  дәрестә нинди хәреф турында сөйләшербез  икән, балалар?

Карагыз әле, ябалак сүзендә я хәрефе ничек укыла, ә яшен сүзендә?

-Ябалак сүзендә я калын [йа] дип укыла, ә яшен сүзендә [йә] дип укыла.

-Ә нәрсәгә карата шулай укылалар бу сүзләр?

-Дөрес. Сузык авазларга карата.

Нәтиҗә ясыйбыз: калын сузыклы сүзләрдә я хәрефе [йа] дип укыла, ә нечкә сузыклы сүзләрдә [йә] дип укыла.

Тактада схема ясала, балалар бу схеманы укыйк эле.

                                                                       Я

                                       

                                                          [йа]                        [йә]

Ябалак                                                                                     яшен          

-Ә хәзер, әйдәгез, беренче баганадагы сүзгә бергәләп фонетик анализ ясыйк.

Транскрипциясен күрсәтәбез - [йабалак]

1 укучы такта янында анализ ясый:

-Ябалак-сүзен ничек ишетәбез?

Ябалак---[йабалак]

-Хәреф белән аваз саны туры киләме?(Саныйбыз) 6 хәреф,7 аваз

-Юк .Ни өчен?

Калын сүзләрдә я хәрефе[йа]дип укыла.

2укучы такта янында :

--- Яшен [йәшен]

-Хәреф белән аваз саны туры киләме?(Саныйбыз) 4 хәреф,5 аваз

--Юк .Ни өчен?

Нечкә сүзләрдә я хәрефе[йә] дип укыла.

---Димәк нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Калын сүзләрдә я хәрефе [йа]дип укыла.

 Нечкә сүзләрдә я хәрефе[йә] дип укыла.

 3.Матур язу.

-Әйдәгез дәфтәрләрне ачыйк та каллиграфик дөрес итеп числоны,сыйныф эшен языйк. Яя хәефләрен 1 юл язып куик.

Язганда мин туры утырам ,

Тигез тора иңсәләр.

Яза башлыйм хәрефләрне
Пөхтә һәм матур итеп.

4. Рәсемле диктант.

- Укучылар, тактадагы рәсемнәргә игътибар белән карагыз, аларны сүзләр белән әйтегез һәм исегездә калдырырга тырышыгыз.

- Ә хәзер шушы сүзләрне  дәфтәрегезгә язып куегыз.

- Дөреслеген парларда тикшерегез. Карандаш белэн билгене дәфтәр читенә куегыз.

Кояш,кыяр,дөя,куян,бияләй,чия.

- Укучылар, дәфтәрдәге сүзләрне тагын бер кабат укып чыгыгыз.

- Укучылар, дәфтәрдәге сүзләрне тагын бер кабат укып чыгыгыз.

1) Я хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында килә?

2) Я хәрефе ничә авазга билге булып йөри?

3) Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә ничек укырга кирәк?

4) Я хәрефен нечкә әйтелешле сүзләрдә ничек укырга кирәк?

- Димәк, сез нинди нәтиҗә чыгардыгыз? Әйдәгез сезнең фикерләрегезне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырып карыйк . (Дәреслек, 55 нче бит, тылсымчы кагыйдәсен уку, парларда кабатлау.)

Кагыйдә: Я хәрефе ике авазга билге булып йөри.

Я хәрефен калын әйтелешле

сүзләрдә - [йа], нечкә

әйтелешле сүзләрдә [йә] дип укыргакирәк.

5.Физминутка.

6.Уку мәсьәләсен чишү.

Дәреслек белән эш.

-Әйдәгез дәреслектәге Тылсымчы кагыйдәсен укып карыйк.

- Дәреслек буенча эш. 106 нчы күнегү, 55 нче бит. (Телдән эшләү)

- Шигырьне укы, я хәрефе кергән сүзләрне тап.Я хәрефе нинди авзларны белдерә?

Яз,кояш,яфрак,яра,чия.

- Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?Шигырьдә  сүз яз турында бара.Май чәчәкләре,май күбәләкләре......

7. Төркемдә эш.  Сүзләрне тикшер.

1 торкем– ялгыш (ялгыш сүзе 2 иҗектән тора,ял-гыш,5 хәреф,6 аваздан тора,чөнки,я хәрефе ----2 аваз белдерә.

2төркем– яфрак

3 төркем-ярдәм

4 төркем –яшел

5 тәркем-яка

Төркемнән бер укучы җавап бирә.

- Я хәрефе кергән сүзләрне әйтелешләре буенча ике төркемгә бүлегез.

8. Тест биремнәрен үтәү.

- Укучылар, ә хәзер дәрестә үткәннәрне йомгаклап, белемнәрегезне тикшерер өчен тест биремнәре эшләрбез.

6.Тест уен рәвешендә булыр.

Дөрес булса басасыз,дөрес булмаса утырасыз.

1. Кояш сүзендә 5 аваз бар.+

2.Яка сүзендә  авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк.+

3. Ябалак сүзендә 2 иҗек.-

4. Яшел сүзе калын әйтелә.-

5. Аяк сүзендә  я хәрефе [йә] дип укыла торган сүз.-

6.Я хәрефеннән башланган кеше исемнәре бар.+

7.Якын  сүзендә 5 хәреф.-

Ни өчен басмадыгыз?

Булдырдыгыз ,балалар.

9..Сезнен алдыгызда ак кәгазләр.Я хәрефе кергән сүзләр язарга.Төркемдә эш.

10. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

1. Өй эше. 109 нчы күнегү, 56 бит – сүзләрне авазлар белән күрсәтергә; 55 бит, кагыйдәне кабатларга.

2. Дәрестә нәрсә белдек? Нинди нәтиҗәләр ясадык?

Бүген дәрестә сезнең  белән нәрсә өйрәндек?

-Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәндек.

-Нинди кагыйдәгә таянабыз?

-Калын сузыклы сүзләрдә я хәрефе [йа] дип укыла, ә нечкә сузыклы сүзләрдә [йә] дип укыла.

Схема бунча сөйлә:

мин белдемhello_html_m4851b83d.gif

              истә калдырдым

             эшли алдым

Бәяләү. -Үзегезгә нинди бәя куяр идегез ? Үзбәя.

-Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.

Мин 2 класста татар теле дәресе күрсәттем.

Темам ”Я хәрефе” иде.

Шундый максат белән кердем:

Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү.

ФГОСның төп максаты балаларның үзләренә максат куйдырып,кирәк белемнәрне алып,үзләренә нәтиҗә чыгарырга өйрәтү .Мин үземнең куйган максатыма ирештем диеп уйлыйм.Балалар дәрес буе нәтиҗәле эшләделәр,теманы аңладылар.,нәтиҗә ясый белделәр.

Әзрәк класс турында да эйтеп китмичә булмый.1 класста 10 укучы иде.Быел 1 сентябрьдән 3 укучы килде.Ә менә бу чиректән тагы 6 укучы килеп кушылды.Бу балалар класста элегә адаптация чоры үтәләр .Шуңа карамастан алар үзләрен иркен тоталар.,коллективка бик тиз кереп киттеләр.Ә класска килгәндә класс бик актив,тату,бердәм.Бер-берсенә карата ярдәмчел.Балалар күп булгач эшләве дә рэхэт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар теле. Эш программасы. 2 класс

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат : телне аралашу чарасы буларак  үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...