[д], [д'] авазлары, Д, д хәрефләре.
учебно-методический материал (1 класс) на тему

Әлифбадан дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл План урока.21.3 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Чат башлангыч мәктәбе.

Тема: [д], [д'] авазлары, Д,д хәрефләре.

1 класс.

Төзеде: Чат башлангыч мәктәбе укытучысы

Бәдертдинова Зөһрә Баязит кызы

Тема: [д], [д'] авазлары, Д,д хәрефләре.

Максат: [д], [д'] авазлары,  Д д хәрефләре  белән таныштыру;  [д] авазын дөрес әйтергә өйрәтү, д  хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтеп уку һәм язу күнекмәләрен үстерү; телгә, туганнарга  мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз: дәреслек, компьютер, плакат

Дәрес барышы

  1. Оештыру.
  1. Исәнләшү
  2. Уңай психологик халәт тудыру.
  3. Үткәннәрне кабатлау.
  • Без узган дәрестә нинди хәреф белән таныштык?
  • Е хәрефе белән.
  • Е хәрефе нинди авазларны белдерә?
  • Калын сүзләрдә [йы], ә нечкә сүзләрдә [йэ] авазларын белдерә.
  • Әлифбадан 43 бит. Чылбырлап  укыту.
  1. Уку максатын кую.
  • Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

         А) Мыр-мыр мырлысы,

        Бик каты икән борыны. (Дуңгыз)

         Б) Төрән танау җир сөрә. (Дуңгыз)

- Дуңгыз сүзе нинди аваздан башлана?  Ул безгә танышмы?

- Димәк, без бүген нинди аваз белән танышачакбыз?

- Без бүген [д] авазы белән танышачакбыз, алар белән сүзләр укырбыз.

        III. Яңа белемнәр ачу.

-Укучылар, барыбыз бергә [д] авазын әйтәбез.

-[д] авазы сузык авазмы, тартык авазмы.

-Тартык аваз, чөнки аны әйткәндә һава агымы каршылыкка очрый.

-Ә хәзер колакларны каплап әйтегез.  [д] авазы  яңгыраумы, саңгыраумы?

-Яңгырау тартык аваз.

1. Кушылмалар укыйбыз:  

Да   дә   ды    ду   де  дү   до   дө  ди

Ад  әд    ыд    уд    эд   үд    од    өд   ид

2. Дәреслектән сүзләр уку.  44 – 45 бит.

3.  Ял итеп алабыз.

Бер, ике – без бастык.                    

Чат, чат итеп кул чаптык

Аякларны бер урында                  

Тып – тып – тып итеп бастык.      

Утырдык, кабат бастык,                

Бер утырдык, бер бастык

Инде бераз хәл алдык,                    

Тыныч кына утырдык.                    

4. Ә хәзер дәреслектәге  текстны укыйбыз. (Текст буенча әңгәмә)

5.Тактадагы рәсемне карагыз.  Предметларны белдергән сүзләрнең кайсында

[д] авазы ишетелә?  Шул сүзләрне кертеп җөмләләр төзегез.

6. Сүзлек эше. Кассада сүзләр язу: дала, дару, дөя, дуңгыз һ.б.

7. Дәфтәрдә Дд  хәрефләрен язу.

IV. Белемнәрне ныгыту.

  1. Мин сезгә предметлар күрсәтәм, ә сез предметларның исемнәрен атагыз.  [Д]  ававзының урынын билгеләгез.
  2. Тактада язылган сүзләрне берничә кабат укыгыз, истә калдырыгыз. Мин сүзләрне каплыйм, ә сез нинди сүзләр булуын әйтеге. (Кадак, үрдәк, дару, дәрес, дуслар.)

Динә

Динус

Динар

Дилара

Исемнәрне  укып чыгабыз. Мин сезгә  исемнәрне төрле җирдән укыйм, ә сез шул исемнәрне табып, кырыендагы шакмакны буягыз.

V. Рефлексия.

- Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?

- [Д]  нинди аваз?

- Үзегезнең белемнәрегезне ничек бәялисез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....

[җ],[ч] авазлары һәм җ,ч хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....

Сузык Яя хәрефләре һәм аның авазлары.

"Сузык Яя хәрефләре һәм аның авазлары" темасына әзерләнгән презентация...

[гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре

1 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә технологик карта...

Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.

Урок по татарскому языку в 1 классе....

Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.

Урок по татарскому языку в 1 классе....

[ц], [щ]авазлары. Ц, щ хәрефләре.

Технологическая карта урока по татарскому языку...